Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева үзенә начар комментарий язучыларга лайк куючыларны ачулана

Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева нахак сүз язучылар турында Инстаграм сәхифәсендә фикерен белдергән.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева үзенә начар комментарий язучыларга лайк куючыларны ачулана
"Нахак сүз сөйләүчеләргә ачуым килә. Әле алар монда комментарийларга да кереп язалар. Ә бар шундыйлары - башкалар язган начар комментарийларга лайк куеп утыралар.

Берсенә дә үпкә тотмыйм, хәтта аларны "черный список"ка да кертмим. Күрәсең, алар шуннан ләззәт ала. Аларның тормышында шатлыклы вакыйгалар да юктыр дип, җәлләп тә куям. Чөнки бәхетле кеше андый эш белән шөгыльләнми.

Ә сезнең нәрсәгә, кемнәргә ачуыгыз килә?" - дип сораган Алсу Фазлыева.

"Мин кәефемне төшерә торган кешеләр белән бөтенләй аралашмыйм, теләсә ни язганнарны блокировать итеп барам. Бәлки сиңа да шулай эшләргәдер", - дип киңәш биргән композитор Айдар Тимербаев.

"Мескеннәр инде алар! Мин шулай дип карыйм хәзер аларга. Башка эшләре юк бит аларның. Энергетический вампирлар алар", - дигән җырчы Нурзадә.

"Карамагыз юк бар чуп сүзләргә. Нахаклары барыбер бер үзләренә кайтыр. Аларны сөендермэгез. Ничек бүгенге көндә матур, тигез, балалар куанычына сөенеп яшисез, һәрчак шундый тормыш булсын. Иң мөһиме - гаилә бәхете. Эт өрми торалмый инде ул. Азатыңның терәге, кирәге булып яшә, бетермә үзеңне", "мин андый кешеләрне булдыксыз дим, үзләренең кулларыннан берни дә килми. Әмма кешене тикшерә беләләр инде. Ә эш кешесенең аның вакыты юк кеше тикшерергә, гел эштә ул", - дип язган халык.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Нахак сүз сөйләүчеләргә ачуым килә Әле алар монда комментарийларга да кереп язалар. Ә бар шундыйлары - башкалар язган начар комментарийларга лайк куеп утыралар. Берсенә дә үпкә тотмыйм, хәтта аларны "черный список"ка да кертмим. Күрәсең, алар шуннан ләззәт ала. Аларның тормышында шатлыклы вакыйгалар да юктыр дип, җәлләп тә куям. Чөнки бәхетле кеше андый эш белән шөгыльләнми. Ә сезнең нәрсәгә, кемнәргә ачуыгыз килә? #алсуфазлыева #утырыпуйларуйладым

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100