Алсу Фазлыева Зәйнәп Фәрхетдинова исемендәге сыйныфта укыган

19 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева Зәйнәп Фәрхетдинованы туган көне белән котлап, аның исемендәге сыйныфта укыганы турында исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.
"Зәйнәп апа минем өчен яраткан җырчы гына түгел, ә минем балачагым, мәктәптә уку елларым белән дә бәйле шәхес! Безнең класс җитәкчебез яраткан җырчысы буларак, сыйныфыбызның исемен дә Зәйнәп апа белән бәйләргә булдык. Әйе, нәкь шулай, Зәйнәп Фәрхетдинова исемендәге класс!!! Беренче тапкыр, Зәйнәп апага бу турыда әйткәч, шаклар каткан иде! Бездән соң 3 буын Зәйнәп апа исемен йөртте!

Ә иң истә калганы: соңгы кыңгырау көнне без стройда җырлап торганда, машиналарын кычкыртып, барыбызны хушка салып, бәйрәмгә кайтып төште Зәйнәп Апа белән Зөфәр абый. Зур артист кайтканны белеп, ничә минут эчендә авыл халкы җыелган иде", - дип язган Алсу Фазлыева.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буген Татарстаннын халык артисты @zaynabfarhetdinova туган коне! Зэйнэп апа минем очен яраткан жырчы гына тугел, э минем балачагым, мэктэптэ уку елларым белэн дэ бэйле шэхес! Безнен класс житэчебез @gulnurkhabibullina61 яраткан жырчысы буларак , сыйныфыбызнын исемен дэ Зэйнэп Апа белэн бэйлэргэ булдык. Эйе, нэкь шулай-Зэйнэп Фэрхетдинова исемендэге класс!!! Беренче тапкыр, Зэйнэп апага бу турыда эйткэч, шаклар каткан иде! Бездэн сон 3 буын Зэйнэп апа исемен йортте! Э ин истэ калганы, сонгы звонок конне,без стройда жырлап торганда, машиналарын кычкыртып, барыбызны хушка салып, бэйрэмгэ кайтып тоште Зэйнэп Апа белэн Зофэр абый Зур артист кайтканны белеп, ничэ минут эчендэ авыл халкы жыелган иде. Халкыбызнын монлы сандугачы Зэйнэп апа, озак еллар тамашачы мэхэббэтенэ торенеп, шатлыкта-бэхеттэ яшэргэ язсын Сезгэ #зайнапфархетдинова

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла