Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева кайнанасы турында: "Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә"

Алсу Фазлыева кайнанасы турында: "Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә"

news_top_970_100
Алсу Фазлыева кайнанасы турында: "Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә"

Кичә Азат Фазлыев әнисе Зөлфирә апаның вафат булуы хакында хәбәр итте. Зөлфирә Фазлыевага “миелодиспластический синдром, рефрактер анемиянең югары рисклы дәрәҗәсе” диагнозы куела, ул озак еллар авырый. Җырчы гаилә, башка туганнары, якыннары, Зөлфирә ханым үзе савыгуга өметен өзмичә, озак еллар авыру белән көрәшкән иде. 

Узган язда "Интертат" хәбәрчесе Азатның туган нигезенә кайтып, Зөлфирә апа һәм Рафаэль абый белән җылы әңгәмә корган иде.

"Бик күп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды... Бик көчле рухлы, яшим дип, балалар, оныклар дип яшәде. Без - балалар булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик күпләргә үрнәк булырлык булдың! Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә", - дип язган Алсу Фазлыева.

Җырчының Инстаграм битендә 800 дән артык кеше кайгы уртаклашып язган, "урыны оҗмахта булсын" дип теләгән, сабыр булырга өндәгән, түземлек сораган.

"Изге кешеләр кичатнадан җомгага авышканда китә ди. Урыннары оҗмахта, сүзләребез дога булсын", - дип язганнар. 


Азат Фазлыевның әти-әнисе - Зөлфирә һәм Рафаэль Фазлыевлар. 2018 елның апреле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100