Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: "Акчасыз бер көн дә яшәп булмый, әле ярый авылларыбыз бар"

Алсу Фазлыева: "Акчасыз бер көн дә яшәп булмый, әле ярый авылларыбыз бар"

news_top_970_100
Алсу Фазлыева: "Акчасыз бер көн дә яшәп булмый, әле ярый авылларыбыз бар"
Җырчы Алсу Фазлыева базарга ит алырга килгән.

Ит бәяләре гаҗәпләндергән, күрәсең, Алсу акча турында пост язган:

"Шәһәр тормышы шулай: акчасыз бер генә көн дә яшәп булмый. Ярый әле авылларыбыз бар, әти-әни ярдәме белән, авыл ризыгы студент елларында ач калдырмады, әле дә кайткан саен төяп алып китәбез. Иң мөһиме - ул ризык экологик яктан да чиста.

Ит бәяләре шулайрак: 300-350 сум. Авылда күпмедән саталар?" - дип сорый инстадашларыннан Алсу.

Җырчы инстаграмына видео да элгән, ул базарда ит сатучыдан бәяләрне белешә. "Ә тел күпме тора, ә бу нәрсә ите?" - дип сорый.

Алсуның инстадашлары үз авылларында итнең күпмедән сатылганын язган. 

Ә бер комментарий аеруча кызык: Авылда акча кирәкми бит ул, таң атмас борын торасың да, караңгы төшкәч кереп тәгәрисең, пешереп ашарга да хәлең калмый", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100