Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновның очрашып йөргән кызы башкага кияүгә чыккач та, аның белән бер фатирда яшәгән

Алмаз Мирзаяновның очрашып йөргән кызы башкага кияүгә чыккач та, аның белән бер фатирда яшәгән

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновның очрашып йөргән кызы башкага кияүгә чыккач та, аның белән бер фатирда яшәгән
Татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы Алмаз Мирзаяновның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә өстәмә концерты узды. 

Ул концертында мәхәббәт тарихын сөйләде. 

“Лениногорск шәһәрендә музыка училищесында укыганда янымда яраткан кешем йөргәнен аңладым. Без аның белән 1 курстан бирле бергә укыйбыз, ә мин аны өченче курста гына “күреп” алдым. Җаваплы мәхәббәт булды, без очрашып йөри башладык. Өйләнешергә ниятләдек. 
 
Өйдәгеләргә өйләнү турында сүз кузгаткан идем. Безгә рөхсәт булмады. Онытып җибәргәнмен миңа 17, аңа 16 яшь икәнен. Без бер ел көтәргә уйладык. 

Аннары җәйге каникулларга кайтып киттек. Мин Татарстанның Мөслим районына, ул Башкортстанның Туймазы районына. Җәй буена аның янына барып булмады. Бәлкем барырга кирәк тә булгандыр. Әмма минем “матай” белән авылдан ерак чыгып китеп булмый. Мин аңа дүрт тапкыр шалтыраттым, анысы да күршеләр телефоныннан. Миңа җиткән инде, аңа җитмәгән күрәсең. 
 
Уку елы башлангач чәчәкләремне күтәреп тулай торакка киттем. Ул ишекне ачты да, кире ябып куйды. Мин чәчәкләрне күтәреп кире кайтып киттем.

Шул кичтә без Лениногорскида шәһәр көнендә җырларга тиеш идек. Ул бик моңсу җырын җырлады. Мин “Сау бул, бәхетле бул” җырын башкардым. Имеш сер бирмим, горурлык үзенекен итте. Ярар сөйләшмәсә сөйләшмәс. Беренче курска никадәр кызлар килгәндер әле. Җырны җырлап үземне алдадым, әмма йөрәкне алдап булмый. Мин аның ни өчен сөйләшмәвен дә аңламадым ул вакытта.

Күрше авыл егете белән ике бүлмәле фатир “снимать” итеп яши идем. Шул фатирның икенче бүлмәсенә дустымның туганнан туган абыйсы килде, таксист булып эшләргә. Бервакыт бу таксист егет белән мине ташлаган, мин яраткан кыз очраша дигән сүз чыкты. Мин ышанмаган идем. Әмма ул кыз бөркөнне дәрес башланганчы бөтен курс алдында балдак күрсәтеп, “теге егет миңа тәкъдим ясады, мин ризалык бирдем” диде. Бөтен курс кул чапканда мин дә чаптым. Күрсәтәсе килмәде авыр булганын. 

Никахлары булды. Аннары кайда яшәгәннәрен аңлыйсыздыр. Күрше бүлмәдә яшәделәр. Аларның үпкәләшкән һәм талашканнары вакытлары да булды. Бервакыт ул ачынып миңа әйткән иде. Ул миңа җәй килмәгән өчен генә үпкәләгән булган икән. Минем битарафлыгым аркасында гына юри кияүгә чыкканлыгын аңладым. Алар озак яшәмәде. 

Интернетта һаман да сине яратам дип язганы бар. Мин аның белән еш очрашам. Безнең дусларыбыз уртак, бер компаниядә без. Яңа елны да бергә каршы алдык.

Сезне бергә булу җае юкмы дигән сорау кызыксындыра инде. Әмма бер киселгән икмәк ябышмый. Хәзер без бергә була алмыйбыз”, - дип сөйләде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2023
    Исемсез
    Фикер шул бердигэн кызны элэктерден матур как курчак тыныч кына яшэгез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100