Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаяновны администраторы алдаган

Алмаз Мирзаянов бу көннәрдә Башкортстан буенча гастрольләр белән йөри. 4 октябрь көнне Илеш районы Югары Яркәй авылында ул алтмыш кешегә концерт куйган. Башта аңа егерме билет сатылган дип хәбәр иткән булганнар. 

news_top_970_100
Алмаз Мирзаяновны администраторы алдаган

- Егерме кешегә концерт бирергә әзер идеңме? Яисә бу синең өчен көтелмәгән күренешме?

- Әлбәттә, нигә егерме кешегә җырламаска? Кеше, акчасын әрәм итеп, концерт карарга барам дип планлаштырган бит. Концертта, гомумән, алтмыш булып куйдылар. Бүген егерме бер кешегә куячакбыз.

- Залның арендасын ничек түлисең?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ел фасыллары күчешендәге атмосфера булды бүгенге программада. Узган сезонның иң тәмле өлешләре белән саубуллашып, яңасына төрле ингредиентлар барлый башладык. Яңа программа үзен беренче тапкыр свиданиегә килгән кебегрәк хис итә әле Мондый тамашачылар булганда җайланыр әле, Алла бирса! 12нче ноябрьдән Балык Бистәсендәге концертыбызда тулаем яңарыр дигән өмет бар. 20 билет сатылган дигән хәбәр белән чыгып киткән идек бүген иртән. 60 булып куйдылар! Аллага шөкер! Информацион ярдәм күрсәткән дусларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, төркемебезнең артистларына һәм хөрмәт итеп килгән тамашачыларга зуууур рәхмәт 5 ноябрь Дүртөйле, 6 ноябрь Чакмагыш, 11 ноябрь Туймазы

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

- Менә бүген 7500 сум түлиячәкбез. Билет бәясе 400 сум. Алтмыш кешегә куйгач, бик әйбәт. Аренданы түләрлек акча була. “Бәлки куймассыз”, - дип шалтыраталар. Куям, дим. Беренче адымнар җиңел булмый инде ул.

- Боекмыйсыңмы?

- Юк, килгән хәтлесенә дә сөенәм. Кайбер җырчыга анысы да юк бит әле. Һәм әлеге концертларга реклама да тулысынча бирелмәде, чөнки акча юк. Соңыннан администратор да бераз алдады.

- Кая куясың акчаңны?

- Өйләнешкәч, тизрәк фатирга күчәсе килде. Гаилә коргач, аерым яшисе килә бит. Акча фатир мәшәкатьләренә китте.

- Администраторың нәрсә дип алдады?

- Август аенда аңа билетларны тапшырган идем. Концертка ике атна кала, шалтыратып, билетларның булмавын әйттеләр. “Билетларыгыз кайчан килә?” - диләр. Теге администратор: “Эшлим-эшлим, оешмаларга бирәм”, - дип акланды. Көне килеп җиткәч: “Концертыңны үткәрмә”, - ди. Ничек инде үткәрмисең?! Алдыйлар шул, кызгыныч.

- Кемне гаеплисез?

- Беркемне дә гаепләмим.

- Популяр булып китәр өчен күпме вакыт кирәк икән?

- Ул һәр җырчының бәхет эшедер. Мәсәлән, Әнвәр Нургалиев. Беренче елны ул да кайбер концертларын үткәрмәде. Тырыш булырга һәм кеше булып калырга кирәк. Кая гына барсак та, Илсөя Бәдретдинованы безгә үрнәк итеп күрсәтәләр. Ул да, беренче килгәндә, утыз-кырык кешегә концерт куйган. “Мин бу залны барыбер тутырам”, - дигән. Һәм менә тулы залларга концерт куеп йөри.

- Хатының белән уртак концерт куясыңмы?

- Әйе, “Алмаз-Зөлфирә” дигән яңа программа әзерләдек. Бар да булыр Алла боерса. Без дә тулы залларга чыгыш ясарбыз. Тырышырга кирәк – бары шул.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100