Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага тәкъдим ясаган: "“Барыбер минеке буласың, дия иде"

Җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов кичә үзенең йөргән кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага хатыны булырга тәкъдим ясаган. Зөлфирә ризалыгын белдергән. Туташ белән элемтәгә кердек.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов җырчы Зөлфирә Шәйдуллинага тәкъдим ясаган: "“Барыбер минеке буласың, дия иде"

- Зөлфирә, беренчедән, без сине котлыйбыз! Тәкъдим ясавын көткән идеңме?

- Көтмәдем! Шулай да Алмаз хисле кеше, һәм гади генә тәкъдим булмаганын белә идем. Аннан соң Алмазның да яше бара, һәм мин аның вакыт уздырып йөрмәвенә ышана идем. Бу көннәрдә кулымны сорар дип уйламаган идем, чөнки бернәрсә дә сизмәдем. Әти үлгәч, гел янымда булды, авылга да бергә кайттык.

- Ничек булды ул?

- Кичә апамның иренең туган көне иде. Без бары тик Казан урамнары буенча йөреп кайтырга чыккан идек. Хәзер арка яныннан үткәндә, Алмаз: “Әйдә фотога төшик әле”, - диде. Ишетәм: көй китте. Музыка уйный башлаганчы, башыма да кулымны сорар дигән уй килмәгән иде. Алмаз биючеләрне дә чакырган. Әле иң кызыгы: биючеләрне күргәч: “Хәзер кемгәдер тәкъдим ясаячаклар, әйдәгез карыйк”, - дидем. Алмаз: “Юк, юк”, - диде.

- Димәк, апаң белән абыең бу хакта белгән?

- Әйе, алар белгәннәр һәм миңа әйтмәгәннәр. Апама тәкъдим ясаганда, мин аны матур итеп киендереп, бәхәсләшә-бәхәсләшә, күлмәк кидерттем. Ә апам, минем сизгер икәнемне белеп, миңа әйтмәгән. Шуңа күрә чалбардан гына идем.

- Ни өчен Алмаз белән мөнәсәбәтләрегез турында сөйләп йөрмәдегез?

- Берсенә дә әйтмәдек. Беренчедән, мактанып йөргән шикелле дә була ул. Көне-төне егет белән фото куюларны яратмыйм. Икенчедән, күз тиюгә ышанам һәм аннан куркам. Ничек булдыра алдык, шулай яшердек.

- Шулай да бу көннәрдә Алмаз бергә төшкән фотогызны тамашачысына күрсәтте, соңыннан икегез дә тәкъдим ясау видеосын куйдыгыз. Күз тияр дип курку бетте әллә?

- Курку бар, әлбәттә. Алмаз минем белән фото керткәч, безне котлый башладылар. “Никах укыткансыз икән” яисә “Туегызны көтәбез” дип яздылар. Безнең өчен бик күп кеше сөенә, һәм без моңа шат. Безнең өчен сөенсеннәр!

- Күпме йөрдегез?

- 4-5 ай чамасы йөрдек. Без-беребезне күптән беләбез. Хәтта бер өч ел элек йөреп тә караган иде, тик ниндидер сәбәпләр аркасында бергә була алмадык.

- Сезнең яшь аермагыз да бар кебек?

- Әйе, Алмаз миннән ун яшькә зуррак. Миңа – 22, Алмазга 7 августта 32 тула.

- Ничек йөреп киттегез?

- Алмаз һәрвакыт миңа: “Барыбер минеке буласың”, - дия иде. Чын ир-атларча артымнан йөрде һәм үзенеке итте.

- Никах, туй кайчан?

- Никах быелны булырдыр, ләкин туйны икенче елга калдырырбыз. Әйткәнемчә, быелны әтием үлде, шуңа күрә әти үлгән елны бер дә туйлыйсым килми.

- Алмазда сиңа нәрсә ошый?

- Ул минем кебек эчкерсез. Танышканда ук озак-озак еллар бер-берсен белгәннәр кебек сөйләштек. Ул да тиз кыза, мин дә. Шул ук вакытны тиз арада суынабыз да. Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. Төгәл беләм: ул – икенче “половинкам”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100