Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов Сабан туйларын тәнкыйтьли: "Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату! Тузга язмаган куркыныч ярышлар!"

Алып баручы Алмаз Мирзаянов быелгы сабан туйларына нәтиҗә ясап, инстаграмына үзенең кыю фикерен язып элгән. Алмаз язган сүзләр берәүне дә битараф калдырмады, берәүләр аны хуплады, икенчеләр киресенчә гаепләде...

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов Сабан туйларын тәнкыйтьли: "Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату! Тузга язмаган куркыныч ярышлар!"

...Быел 4-5 сабан туенда булдым, җаны юк бәйрәмнең. Беренчедән, уеннарны әллә нишләтеп бетерделәр. Тузга язмаган, сәламәтлек өчен куркыныч ярышлар күп кебек. Кем тизрәк кадак кага? Бер капчык шикәр комы күтәреп кем күбрәк әйләнеш ясый?! Хатын-кызлар арасында анысы. Авыш колгадан суга сикереп, башы белән ләмгә кадалган кешедән дә башкаларга кушылып көләсе килми. Көрәш. Каны чәчрәгән, борыны сынган, кая икәнен аңламастай итеп башын имгәткәннәрне күреп, бәйрәм рухы тумый күңелдә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәре дә булды. Ләкин көрәш шуңа да көрәш инде ул! Берничә сәгать имгәнгәннән соң, абсолют батырга микродулкынлы мич белән тәкә бүләк иткәннәрен күргәч... Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату. Аннары шуларны ук җыеп алалар киләсе елга. Дөрес, күлмәктер, чалбардыр ише киемнәр дә бар. Туганнар арасында йөз кат бирелеп, хуҗасын тапмаган күлмәкләр. Җиңеп зуррак бүләкләр алучылар да бар, шул бер биш-алты кеше инде ул, кабатлый торгач фамилияләрен ятлап бетерәм, - дип яза ул. 

Шуннан соң, матур бәйрәм үрнәген тәкъдим итә:

- Матур реквизитлар белән 5-6 уенны калдырырга да, күбрәк олыларны җәлеп итеп бераз уен уйнатырга, аннары бераз концерт биреп шуларны аралаштырырга. Аннары төп батырга көрәшне кара да, рәхәтләнеп биеп таралыш бит инде! - дип яза Алмаз Мирзаянов. Әлеге фикер белән килешәсезме?

Сабантуйлар гөрли! Дөресен әйткәндә, гөрләми! 4-5 бәйрәмдә булдым, җаны юк бәйрәмнең. Бәлки мин барган җирдә генә дисәм, коллегалардан да шундый сузләр ишеттем. Нигә алай икән дип уйлап йөрим. Уеннар! Əллә нишләтеп бетерделәр аларны. Тузга язмаган, теләсә нинди, сәламәтлек өчен куркыныч ярышлар күп кебек. Кем тизрәк кадак кага? Бер капчык шикәр комы күтәреп кем күбрәк круг ясый?! Хатын-кызлар арасында гына анысы! Монысын комментировать итмим, сүгенәсе була! Авыш колгадан суга сикереп, башы белән ләмгә кадалган кешедән дә башкаларга кушылып көләсе килми. Көрәш турында да язмыйм, каны чәчрәгән, борыны сынган, кая икәнен аңламастай итеп башын имгәткәннәрне күреп бәйрәм рухы тумый күңелдә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәре дә булды. Ләкин, көрәш шуңа да көрәш инде ул! Берничә сәгать имгәнгәннән соң абсолют батырга микроволновка белән тәкә буләк иткәннәрен күргәч... Бәлки мин дөрес уйламыймдыр, тик миңа бүгенге көн Сабантуйлары первобытный заманнарны хәтерләткән кебек. Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату. Аннары шуларны ук җыеп алалар киләсе елга. Дөрес, күлмәктер, чалбардыр ише киемнәр дә бар. Туганнар арасында туган көннәргә йөз кат бирелеп, хуҗасын тапмаган күлмәкләр. Җиңеп зуррак бүләкләр алучылар да бар, шул бер биш-алты кеше инде ул, фамилияләрен ятлап бетерәм кабатлый торгач. Концерт программасына килгәндә, ниндидер балаган ясарга туры килә. Бу яктан җырчы интегә, теге яктан ярышлар комментировать итәләр, баш әйләнә башлый. Местный алып баручылар килгән алып баручыга сөйләргә ирек бирмәскә тырыша, акча аласың бит син дип төрттерә Соң беркемнең дә бушка үзен интектереп йөрисе килми инде. Аннары мин аңламаган бер нәрсә, оештыручылар бәйрәмне максимально озаграк иттерергә тырышалар никтер. Халык та арып бетә, безнең дә башка җирдә чыгыш ясыйсы бар югыйсә. Эш әле анда гына да түгел. Яме юк бәйрәмнең! Миңа гына шулаймы?! Матур итеп, матур реквизитлар белән 5-6 уенны калдырырга да, күбрәк олыларны җәлеп итеп бераз уен уйнат, аннары бераз концерт кара, аралаштыр шуларны. Аннары төп батырга көрәшне кара да, рәхәтләнеп биеп таралыш бит инде. Əй! Сезгә дә ошамаган моментлары бармы? Языгыз әле!

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almazinde)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100