Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов хатыны белән әнисенең дуслашуы турында яза: "Миңа сөйләшергә кеше калмады"

Алмаз Мирзаянов хатыны белән әнисенең дуслашуы турында яза: "Миңа сөйләшергә кеше калмады"

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов хатыны белән әнисенең дуслашуы турында яза: "Миңа сөйләшергә кеше калмады"
Эстрада артисты Алмаз Мирзаянов әнисе һәм хатыны турында кызыклы пост урнаштырган.

"Әни килде! Зөлфирә белән икесенең аралашуына карап куанам, сөбханаллаһ! Әни кызым ди, Зөлфирә әнкәй дип дәшә! Авызлары авызга береккән, миңа сөйләшергә кеше калмады. Сездә ничек дәшәләр?", - дигән ул.

"Сөбхәналла гел дә шулай булсын. Мин 26 ел бием белән яшәдем, беренче көннән үк әни диеп дәштем". 

"Башта шулай була ул, брат", - дип язган күрәсең күпне күргән бер егет.

"Аннары ни була?" - дип сораган Алмаз, күрәсең шикләнеп. 

"Төрле якка үзгәрә!" - дип язу белән чикләнгән теге егет. 

"Башта нәрсә була, соңыннан да шул була. Әниең киленен кеше баласы дип карамаса, килен дә үз итәр".
"Алар бергә тормыйлар, бар да әйбәт булыр, Алла боерса".
"Күзләр тимәсен, башта шулай була да, аннары кемдер арага керә башлый, китә дөньяның яме. Бик кешеләргә сиздермәгез яратканны, әллә нинди күзләр бар".
"Килен кайнана туфрагыннан дип әйтәләр, мин аны Зөлфирәнең әнисе дип торам", - дип юатканнар Алмазны.

Кайберәүләр Алмаз Мирзаяновны хатынының әнисенә "Әни" дип әйтергә кыстыйлар. Ул "Әби" дип әйтәм дигән. "Безнең якта шулай дәшмиләр", ди ул. 

"Әни дип олылап дәш, Алмаз, бик рәхәт кияүләрдән әни сүзе ишетүе. Ике кияү дә әни диләр". 
"Кайнана яхшы булса, килен дә яхшы була, ә син тещаңны картайтма, әни диген", дип язалар аңа.

Моңа каршы да төшкәннәр. 

"Әби электән килгән сүз. Хәзер генә төче телләнеп әни дигән булалар".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100