Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова: Мәчет клуб эшен бозып, клуб мәчет эшен бозып, халыкны аерып, талаштырып ятмасын иде

Җырчы Алия Исрафилова татарларның милли бәйрәме - Сабантуе турында үзенең фикерен белдергән.

news_top_970_100
Алия Исрафилова: Мәчет клуб эшен бозып, клуб мәчет эшен бозып, халыкны аерып, талаштырып ятмасын иде
"Кайбер авылларда дин әһелләре Сабантуй ише бәйрәмнәрне һәм концертларны шайтан туе дип атап, халыкны ул бәйрәмнәрдә катнашмаска өнди, дип ишеттем. Ниндидер мәгънәсез тартышу. Милли бәйрәмнең кемгә зыян китергәне бар? Инде ничә еллар төрле район һәм төбәк Сабантуйларында катнашып барам. Елдан-ел кызмача килеш мәйдан уртасына чыгып, алпан-тилпән килгән ирләр саны бер-ике саныннан артмый да, кимеми дә. Калган бөтен халык биешеп, җырлашып матур гына күңел ача, ял итә. Ат чабышы, төрле уеннар, көрәш, тәмле сый-нигъмәтләр белән чәйләп алу, туганнар белән күрешү - берсеннән берсе матур бәйрәм мизгелләре.

Концерт карап, халык бозык юлга баса дигән фикер белән дә берничек тә килешә алмыйм. Инде, иң "дерзкий" дип әйтимме соң, яисә "фыртый" саналган татар артистлары арасында да ул хәтле бозыклыкка төшкән, халыкка начар үрнәк күрсәтүчеләр бар димәс идем. Урыс я Европа артистлары белән чагыштырганда, безнең иң фыртыйлары да бик тыйнак күренә.

Дин белән мәдәният берсен берсе хуплап, бер аяктан атласа иде. Авылларда берсеннән берсе матур мәчетләр, берсеннән берсе матур мәдәният йортлары төзелеп килә. Мәчет клуб эшен бозып, клуб мәчет эшен бозып, халыкны ике ярга аерып, талаштырып ятмасын иде.

Моңлы азан тавышлары белән башланып киткән Сабантуй бәйрәме бәрәкәтле була, нурлы була. Дин көчле булганда - рухыбыз, мәдәният көчле булганда - күңелебез керләнмәс. Дус яшик, бердәм булыйк", - дип язган Алия Исрафилова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100