Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова тимераякта шуа торган эте турында сөйләде - видео

Алинә Заһитова тимераякта шуа торган эте турында сөйләде - видео

news_top_970_100
Алинә Заһитова тимераякта шуа торган эте турында сөйләде - видео
Олимпия чемпионы 16 яшьлек Алинә Заһитова "Беренче канал"да чыга торган "Вечерний Ургант" тапшыруына килде. 

16 яшьлек Алинә фигуралы шуу буенча алырга мөмкин булган барлык призларны да яулаган беренче һәм бердәнбер Россия спортчысы. Ул бу җиңүләрен ике ел эчендә яулаган. 2018 елда - Олимпия чемпионы, 2019 елда - дөнья чемпионы, 2018 елда - Европа чемпионы булды. 

Алинә Иван Ургант янына Масару исемле эте белән килгән. Акита-ану токымлы бу этне аңа Япония Премьер-министры бүләк иткән. Этнең исеме "җиңү" дигән сүзне аңлата.

Масару да, Алинә үзе дә кызыл күлмәк кигән иде. Эткә күлмәкне махсус тектергәннәр. Масаруның күлмәге Алинә чыгыш ясаган костюмга охшаган. "Бу күлмәкнең итәге бик авыр иде. Аның белән сикерү авыр, ул тизлекне киметә иде",  - дип сөйләде Алинә. 

Быел ул этен Япониягә алып барасын әйтте. Алинә бу илдә шоу күрсәтәчәк. Иван Ургант Масару Алинәнең биегәнен карап тора микән дип кызыксынды. "Ул минем белән бозда чыгыш ясаячак. Ул үзе тимераякта шуа белә", - дип сөйләде Алинә. Ургант исә этнең шууын күз алдына китерә алмыйча, "сез аны бозга этеп-төртеп чыгарып җибәрәсезме", дип шаяртты.

Алинә Заһитова Иван Ургантка бала чагында фигуралы шууны чак кына ташламый калуын да сөйләде. 6 яшьлек чагында аны әти-әнисе фигуралы шуу урынына нәфис гимнастика түгәрәгенә бирмәкче булган. Әнисе аны гимнастикага китергән һәм спорт төрен алмаштыру турында әйткән. Алинә исә әнисен кабат фигуралы шууга алып барырга күндергән. "Мин ул чагында бик каты еладым һәм нәтиҗәдә әни мине яңадан фигуралы шуу түгәрәгенә алып килде", - дип сөйли ул.

Алинә фигуралы шуучыларның катлаулы тормышы турында да сөйләде. Алар көн саен өч тапкыр үлчәүгә баса икән. Әгәр гәүдә авырлыгы 100 граммга гына артса да, сикереп булмый, трюклар килеп чыкмый, дип аңлатты Алинә. Бер стакан су 100 грамм чамасы булганга күрә, Алинә су да эчми тора икән.

Шул авырлыкка бәйле җитешсезлекләр булган өчен, Алинә Заһитова быел Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья чемпионатына барудан да баш тарткан. Ул чемпионатта "Россияне оятка калдырырга теләмәгән". Чөнки үзен бик үк әзер түгел дип санаган. Аның белән бик күп сөйләшкәннәр һәм Япониягә барырга күндергәннәр. Җанатарларының теләктәшлек белдереп әйткән сүзләре генә анда үз-үзенә ышаныч уята алган. Шулай итеп ул Япониядә дөнья чемпионы титулын да яулады.

Әңгәмә ахырында алып баручы һәм тапшыруның кунагы "тактиль диктант"та ярышты. Әлеге уен күзләрне бәйләгән килеш йомшак уенчыкларны "тану"дан гыйбарәт иде. Алинә бөтен уенчыкларны диярлек танып, Ургантны җиңде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100