Алимә Сафинаны Ринат Рәхмәтуллин ирле иткән!

16 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
“Син янымда”, “Урман күле”, “Сөйлә сереңне”, “Әниле йорт” җырлары аша таныш булган татар эстрадасы җырчысы Алимә Сафина кияүгә чыкты. Кияү егетенең каян булуы, туйның ничек узуы, кемнәрнең чакырылуы турында җырчы “Интертат”ка сөйләде.
“Никах белән туй – икесе бер көнне, 28 апрельдә Казанда булды. 60тан артык кунак җыелды, бик күңелле узды. Мин теләгәнчә, хәләл мәҗлес булды. Туебызны ике көн буе бәйрәм иттек: беренче көнне олыларны чакырсак, икенче көнне яшьләр белән җыелыштык. Кунаклар арасында артистлар да бар иде: Нияз Сафиуллин, Булат Гыйләҗев, Мәскәү җырчысы Динара Ряхимова, Динар Зиннәтуллин, Булат Нәҗипов, Алинә Әхмәтшина һәм башкалар”, - дип сөйләде җырчы.

“Иремнең исеме – Ризван, ул Самара өлкәсеннән. Минем кебек үк мишәр (Алимә тумышы белән Әлки районы Алпар авылыннан)”, - ди Алимә. Җырчы тормыш иптәше белән узган ел Ринат Рәхмәтуллин концертында танышкан. “Безне Булат Гыйләҗев исемле бик шәп алып баручы һәм җырчы таныштырды, кавыштырды. Ул – Ринат Рәхмәтуллинның алып баручысы, гастрольләргә дә мине нәкъ менә ул чакырды. Узган ел 8 декабрьдән бирле очрашып йөрдек. Аллага шөкер, без – бәхетле!” – ди Алимә.

Алимә белән Ризванны котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла