"Ак Барс" хоккейчысы булган Алексей Морозовның дүртенче баласы туды

11 Марта 2018

Укылган: 522 тапкыр

Фото: Алексей Морозов инстаграмы
“Ак Барс” хоккей командасының элеккеге уенчысы, капитаны Алексей Морозов дүртенче тапкыр әти булган.

Ул үзе бу турыда инстаграмда хәбәр итте.

“Тормышыбызга гөл бүләк иткән өчен, рәхмәт!"- дип язган Алексей Морозов.

Алексейның хатыны Ирина ир бала тапкан. Аларның Никита исемле улы, кызлары Анастасия һәм Диана бар.

А.Морозов “Ак Барс”та тугыз сезон уйнады. 2013 елда ЦСКА клубы белән килешү төзеде. 2014 елда исә хоккейчы карьерасын тәмамлавы хакында белдерде.

Хәзерге вакытта Алексей Морозов Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры вазифасын башкара. 



Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла