Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Нурминский белән очрашуга килгән меңнән артык фанат рэперны “ашап бетерә" язган

Без китүгә полиция хезмәткәрләре дә килгән икән, ди рэпер.

news_top_970_100
Альберт Нурминский белән очрашуга килгән меңнән артык фанат рэперны “ашап бетерә" язган

-Альберт, очрашуыңа күпме кеше килде?

-Якынча меңнән артык, диделәр.

-Син фан-очрашу була дип алдан ук инстаграм аккаунтыңа язган идеңме?

-Әйе, без алдан ук яздык. Фан-очрашу була дигән постны куйганда, ике атнадан азрак вакыт калып бара иде.

-Сез шуның кадәр кеше җыелыр дип көткән идегезме соң?

-Юк, без фотога төшәрбез дә, шуның белән тәмам дип уйлаган идек. Минем дус егетләрнең инициативасы иде ул. Алар автотавыш студиясендә эшлиләр, төрле музыка белән җиһазландырылган машиналары да бар. Шулай бергәләп оештырып алыйк дидек инде. “Сиңа да пиар булыр”, диделәр дә... Гадәттәгечә булыр дип уйлаган идек без. Андый фан-очрашуларга шул 30-50 кеше килә. Минем Яр Чаллыда да, Казанда да оештырган бар аларны. Кемдер килә алмый кала, кемнеңдер вакыты җитми.

Бу очрашуга килгән кешеләр белән бергә фотога төшәрбез, сөйләшербез дигән идек. Шуңа күрә “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу үзәгенең машиналар туктау урынын сайладык. Анда урын да күп. Изге ниятләр белән эшләнелгән эш инде, тик торганнан түгел. Мин бит әле, җитмәсә, авырыйм, ләкин, аңа карамастан, Аллаһка шөкер, очрашуны башка көнгә күчермәдек.

Шуның кадәр халык җыелганын күргәч, без шаккаттык. “Нишлибез, программа буенча ничек?” дип, бөтен кеше шок хәлендә калды анда.

Башта халык арасыннан көчкә уздык, аннан соң мине егетләр машина түбәсенә бастырдылар да, шуннан бергәләшеп җырлый башладык инде. Бик шәп булды. Фанатлар мине чактан гына “ашап бетермәде".

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мне нравится ваш бог - Я ему благодарен! Я благодарен всем кто был,всем этим сотням сердец которые пришли и ждали ,в надежде услышать то чего они хотят, «Отдайте молодым..этот дым!Всем кто нуждается...Всем кто ругается»..Спасибо всем!!! Обнял бы всех - если б тока возможно спасибо пацанам @audiomaster_kazan @roma_musin @ramkishop116 @sstrela13 #Нурминский ... Пацаны с улиц тянутся к людям План по завоеванию мира..день 58

Публикация от Нурминский (@nurminski105)


-Татарча җырлар да башкардыңмы?

-Юк, анда русчаларын гына башкардым, татарча да җырларга сорадылар, ләкин программа буенча русча җырлар гына булды.

Без китүгә анда полиция хезмәткәрләре дә килгән икән...

Без дөрестән дә шулкадәр кеше булыр дип уйламаган идек. Фотога төшеп, сөйләшеп алырбыз дигән идек. Хәтта очрашуга алдан ук килеп баскан кешеләр дә булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100