Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән авыруы билгеле булды

Актриса Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән авыруы билгеле булды

news_top_970_100
Актриса Анастасия Заворотнюкның яман шеш белән авыруы билгеле булды
"Моя прекрасная няня" сериалыннан соң популяр казанган актриса Анастасия Заворотнюкка табиблар баш мие шешенең соңгы стадиясе дтгән диагноз куйганнар. Бу хакта Super.ruның Телеграм каналына сылтама белән news.mail.ru хәбәр итә.

Заворотнюкның онкология авыруы белән чирли башлавы кызы Мила туганнан соң башланган дип билгеләп үтелә. Кыз октябрь ахырында дөньяга килгән.

Актрисаның директоры Марина Потапова диагноз турындагы мәгълүматны шәрехләүдән баш тарткан. "Минем нәрсә җавап бирәчәгемне беләсез", - дип белдергән ул.

Узган җомга көнне Заворотнюкның баш мие шешә башлаган дигән хәбәр таралган. Актрисаны реанимациягә күчергәннәр. Ул Россия хастаханәсенең даими күзәтүе астында ята. Актриса Европада нәтиҗәсез дәвалау алганнан соң, ике атна элек хастаханәгә салына.

Заворотнюк яман шеш белән көрәшә, дигән хәбәрләр элек Массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан булган. Актриса аларга шәрехләү бирмәгән. 5 сентябрьдә журналистларның сәламәтлеге торышы турындагы соравына ул җавап бирмәгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100