Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

74 яшьлек Евгений Петросян сөйгәненең 30 яшенә нәрсә бүләк иткән?

74 яшьлек Евгений Петросян сөйгәненең 30 яшенә нәрсә бүләк иткән?

news_top_970_100
74 яшьлек Евгений Петросян сөйгәненең 30 яшенә нәрсә бүләк иткән?
Артист Евгений Петросянның 30 яшьлек сөяркәсе Татьяна Брухунова күптән түгел инстаграмында юбилеена нинди бүләкләр алуы турында язган. Инстаграм кулланучылары Евгений Петросянның сөйгәненә күпме акча тотуын санап чыгарганнар. 

Беренчедән, пар бу бәйрәмне Гарәп Әмирлекләрендә билгеләп үткән. Алар биш йолдызлы купшы отельдә тукталганнар. Петросян белән Брухунова люкс номеры сайлаган, анда яшәүнең бер атнасы 200 мең чамасы тора. Отель ресторанында "яшьләр" Татьянаның 30 яшен билгеләп үткәннәр, аларга иң затлы ризыклар тәкъдим ителгән, дип яза СтарХит.

Дубайда алар шопинг да оештырган. Евгений сөйгәненә Chanel брошкасы бүләк иткән. "Монда сайлау мөмкинлеге шундый зур!" - дип язган инстаграмында Татьяна. Бу брендның эшләнмәләре 70 мең сумнан 700 мең сумга кадәр. Татьяна нинди брошь алганын язмаган.

Алар Dior кибетенә кереп, 100 мең сумлык сумка да алганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100