Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

47 яшьлек Лера Кудрявцева 30 яшьлек иреннән бәби тапты

Аның 28 яшьлек улының да әле яңа гына баласы туды. Лера Кудрявцева - яшь әни һәм әби.

news_top_970_100
47 яшьлек Лера Кудрявцева 30 яшьлек иреннән бәби тапты
47 яшьлек Лера Кудрявцева һәм аның 30 яшьлек ире спортчы Игорь Макаров гаиләсендә бәби туды. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Лера Кудрявцеваның йөклелеге вакытын матбугат чаралары язып торды. Ире төрле фотолары куйгалап, фанатларын интригада тотты, Лера үзе исә дәшмәде. Ул "Муз-ТВ" премиясендә дә катнашмады.

Бәби тапкач, Лера микроблогында хәбәр итте. Ул баланың аяк табаннарын гына күрсәтте. 



Бу кыз бала Лераның икенче баласы. Ире Игорьнең исә - беренче баласы. Лера Кудрявцеваның 28 яшьлек улы Жан бар. Күптән түгел генә аның улының да баласы туган иде. Хәзер Лера яшь әни һәм шул ук вакытта әби дә, диелгән әлеге хәбәрдә.
  • Июньдә Лера белән Игорь гаиләсенә биш ел тулды. Бу турыда алар инстаграмда язган иде.

Доченька 

Публикация от KUDRYAVTSEVA LERA (@leratv)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100