Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

140 килолы хатын-кыз ничек ябыга алган?

140 килолы хатын-кыз ничек ябыга алган?

news_top_970_100
140 килолы хатын-кыз ничек ябыга алган?
Бөекбританиядә яшәүче 140 килограммлы Эрика Лины табиблар артык авырлык аркасында үләргә мөмкинсең дип кисәткәннәр. Шуннан соң хатын диетага утырган, дип яза "Лента.ру".

Күп ашавы аркасында Ли селкенә дә алмаган, гел утырып торган һәм тәне авыртудан интеккән. Ул берничә тапкыр ябыгырга тырышып караган, әмма нәтиҗәләр уңай булмаган.

Ли ныклап торып ябыгу программасына керергә булган. Ул майлы ризыклар ашаудан туктаган. Шул ук вакыта ул, мәсәлән, тавык ите, көн саен бераз туңдырма ашый алган.

Моннан тыш, Ли персональ тренер белән шөгыльләнгән. Ул йөгерә башлаган һәм атнасында өч мәртәбә утызар минут күнегүләр ясаган. 

Яңа диетасы һәм физик активлыгы аркасында хатын 63 килога ябыккан. Хәзер ул полумарафонда катнашырга әзерләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100