Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

13 балалы хатын сорау биргәч, губернатор елаган

13 балалы хатын сорау биргәч, губернатор елаган

news_top_970_100
13 балалы хатын сорау биргәч, губернатор елаган

Забайкалье губернаторы вазифасын башкаручы Александр Осипов телевидениедә тапшыру вакытында елап җибәргән. 9 үз баласын һәм дүрт үги бала үстерүче ана губернатордан аварияле торак буенча ярдәм сораган булган. Түрә тынып калган, аннары калтыранган тавыш белән җавап биргән. Ул берни дә эшли алмавын әйткән. Түрәнең битеннән күз яшьләре тәгәрәгән. Бу турыда «МК-Чита» хәбәр итте.

Бүген, 21 мартта,Забайкалье губернаторы Александр Осипов белән "Прямой разговор" тапшыруы булган. 13 бала анасы үзәктән суүткәргече булмаган йортта яшәвен әйткән. «Баланы тәрбияләгәндә дымлы салфетка гына куллана алабыз», — дип сөйләгән ул.

Моны ишеткән түрә ни дип җавап бирергә дә белмәгән. Бераздан ул әйтеп салган: «Без, кызганычка каршы, бөтен кешегә дә ярдәм итә алмыйбыз». Шуннан соң губернатор елап җибәргән, диелгән бу хәбәрдә.

Өлкәдәге матбугат чаралары туры эфир барганда губернаторның күз яшьләре турында язды. Тик соңыннан чыккан видеода түрәнең нәкъ менә шул җавабы һәм елаган мизгеле юк иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100