Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үзем юлда, ә күңелем белән өйдә": Фирдүс Тямаевны дорфалыкта гаеплиләр

"Үзем юлда, ә күңелем белән өйдә": Фирдүс Тямаевны дорфалыкта гаеплиләр

news_top_970_100
"Үзем юлда, ә күңелем белән өйдә": Фирдүс Тямаевны дорфалыкта гаеплиләр
Фирдүс Тямаев бу көннәрдә Башкортстанда гастрольләрен тәмамлап, Себер якларына китеп барган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхисенә үзе язып куйды.

"Башкортстаннан туры 10 көнгә Себергә киттек. Үзем юлда, ә күңелем белән өйдә", - дип яза Фирдүс.

Ул җылы итеп киенгән, туганнарын сагынуын сөйли, балаларын белән төшкән кадрларны күрсәтә.

Әлеге постка иң беренче итеп комментарий язган кеше Фирдүснең киемен тәнкыйтьли. Дорфарак кына итеп көннең җылы булуын яза, "Шулчаклы киенеп йөрмә, урамда -30 градус кебек", ди.

Фирдүс бу комментарийга җавап язган. "Чык та урамга майка белән трусиктан йөр", ди ул.

Инстачыларның күбесе Фирдүсне якларга керешкән, дорфа комментарий язучыны "ник кердең монда" дип сүгәләр. "Ник синең эчең поша, шуны аңламыйм, кара эчле кешеләр, үтеп кит, эчең пошса, эче черек", диләр.

Инстачылар җырчыны мактый, аны үзләренә концерт белән килергә чакыра. "Фирдүс, ничек телисең, шулай яшә", диләр.

Ләкин Фирдүснең үзен дә дорфалыкта гаепләүчеләр табылган. "Нишләп син вечно грубить итәсең подписчикларыңа", - дип яза бер инстачы. Фирдүс бу комментарийга җавап бирмәгән иде.    


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100