"Үләм-үләм!!!" "Ничек йөрәге ярылып үлмәгән?" Лилия Биктимерова олы яшьтәге апасын "американская горка"да йөрткән - видео

8 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/liliiabiktimirova/
Җырчы Лилия Биктимерова Пермь өлкәсе Бардадан килгән Алсу апасын "американская горка"да йөрткән. "Башланганда бик яхшы, кызык күренә иде, әмма күренә генә иде! Көлә-җылый бардык", - дип язган ул. 

Апа горкага утырганда бик елмайган, шат кыяфәттә булса да, кузгалып китүгә үк "үләм-үләм" дип кычкыра башлый. 

"Ник утырган ул апа? Яше олы. Инфаркт булса?" - дип сораган бер укучы. "Ничек икәнен белми утырды бит. Ул тикле курыкканын белсәм, утыртмаган булыр идем", - дип җавап биргән Лилия.

Мондый аттракционнарда булганнар "тәҗрибә уртаклаша":

"Аллам сакласын, бер утырмыйм, башка утырмыйм. Акыртып музыка уйнатмасалар, бөтен шәһәр ишетер иде ишетмәгәнен".
"Мин чәнечкән чучка кебек чинадым". 
"Көлүен көләсез, Анапада бер бала йөрәге тотып үлгән".
"Ярый әле кычкыра гына, башы әйләнеп коса башласа..."
"Мин сеңлемне йөрткән идем - бер атна минем белән сөйләшмәде".
"Ник туганыңа үкенерсен монда".
"Апаның асты коры микән?"
"Ничек йөрәге ярылып үлмәгән?"



  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла