Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Голос" проектында катнашучы итальян җырчысы Валерио Сгарджи концертында Рөстәм Яхин романсын башкарачак

22 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе сәхнәсендә “O sole mio” концерт программасында итальян теноры Валерио Сгарджи татар композиторы Рөстәм Яхин романсын да башкарачак.   

news_top_970_100
 "Голос" проектында катнашучы итальян җырчысы Валерио Сгарджи концертында Рөстәм Яхин романсын башкарачак

Хәзерге вакытта Валерио Сгарджи репетиция ясый. Аның башкаруында Рөстәм Яхин романсын видеога төшереп, безгә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова юллады. 

  • Валерио Сгарджи - итальян опера җырчысы. “Дон Жуан”, “Фигуро туе”, “Мәхәббәт эчемлеге” операларының төп партияләрен башкара. Ул берничә тапкыр Россиягә гастрольләр белән килгән. 2016 елда Йошкар-Олада шәһәр көнендә чыгыш ясаган. Узган елның декабрендә артист Самарада концерт оештыра. Валерио фикеренчә, рус милләтеннән булган кешеләр белән итальяннар күпмедер дәрәҗәдә охшаш: әдәпле, кунакчыл һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булучылар. Җырчыга 39 яшь, ул музыкантлар гаиләсендә үскән. Аның әнисе дә җырчы. Бүгенге көндә артист джаз жанрын якын күрә, скрипка, гитара һәм фортепиано да уйный. Билгеле булганча, җырчы “Беренче каналда”гы “Голос” проектында катнаша. Ул Константин Меладзе командасына узды. 
Чыгыш ясаучылар арасында опера җырчысы Анна Мурадян, дирижер-маэстро Анатолий Шутиков та булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100