Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачуринага дәгъва белдерәләр: "Көчәнеп муен тамырың шартлый бит инде, балам, интекмә"

Татарстанның халык артисты, профессор Венера Ганиева Инстаграм битендә яшь җырчы Алия Карачуринаның җырлаган видеосын урнаштырган. "Моңлы сандугачым имтиханда. Әлбәттә, бишле! Комментарийларны чамалап уйлап языгыз", - дигән ул.

news_top_970_100
Алия Карачуринага дәгъва белдерәләр: "Көчәнеп муен тамырың шартлый бит инде, балам, интекмә"
"Көчәнеп муен тамырың шартлый бит инде, балам, интекмә", "Ришаттан аерылса бу кыз җырлый алмый, хәзер төшеп кала, сүзсез", - дип тәнкыйтьләгәннәр Алияне.

"Шундый авыр хезмәт шул безнең эш, монда Алия такмак җырламый, ул семечка көнбагыш ашау түгел", - дип җавап биргән Венера Ганиева.

Алиянең җырлавын хуплап язучылар да бар: "Фонограммага җырлаганнарның гына тамыры кабармый", "Көчәнми, көнләшмәгез инде! Искиткеч җырлый, сөбханалла","Алия бик талантлы, тыйнак, сөйкемле, мәхәббәтле җырчы. Бик моңлы, җиренә җиткереп җырлый. Бәхетле бул, иҗади уңышлар сиңа, Алия! Сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аллаһы Тәгалә биргән талант, моң синдә, бернинди ясалмалылык юк. Горур бул, син супер", "Молодец, менә шулай җырларга кирәк калган җырчыларга да", - дип язган язылучылар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100