Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

70 яшьлек Валерий Леонтьев әти булырга җыена

70 яшьлек Валерий Леонтьев әти булырга җыена

news_top_970_100
70 яшьлек Валерий Леонтьев әти булырга җыена

19 мартта җырчы Валерий Леонтьевка 70 яшь тулды. Ул әти булырга тели һәм суррогат ана эзли. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте. 

«Леонтьев 70 яшендә дә бик популяр җырчы булып кала. Аның концерт өчен гонорары бер миллион сум чамасы. Леонтьевны корпоративларга да бик еш чакыралар. Кайчакта аңа өч миллион сум да түлиләр», — дип сөйләгән җырчының промоутеры Сергей Лавров.

Валерий Леонтьев гонорарларын күчемсез милек алуга тота икән. Әле күптән түгел генә Майамида йорт сатып алган. Аны җырчыга һәм хатыны Людмилага туры китереп бизәгәннәр. Йортта бала өчен бүлмә дә каралган. Артистның элеккеге администраторы сүзләренчә, 70 яшьлек Валерий Леонтьев соңгы елларда мирасын калдыру өчен бала тудыру турында уйлана, суррогат ана эзли.

Моңа кадәр артист әти булу турында уйламаган, карьерасын караган. «Чит кеше балконыннан карап торган бала гына яхшы. Ләкин Валера шундый карар кабул итсә, мин аңа ярдәм итәрмен», — дип сөйләгән җырчының хатыны. Валерий Леонтьев хатыны Людмила Исакович белән 47 ел бергә яши.

«Леонтьевның әти буласы килә. Валерий Яковлевичның хатыны Люся суррогат ананың шәҗәрәсе, геннары яхшы булырга тиеш дип саный. Шуңа күрә алар анкеталарны өйрәнә, бала өчен суррогат ана сайлый», — дип сөйләгән җырчының элеккеге ярдәмчесе Александр Богданович «Комсомольская правда» сайтына.

Валерий Леонтьев Россиянең халкы артисты. «Исчезли солнечные дни», «Казанова», «Арлекин», «Полет на дельтаплане» кебек җырлары белән таныш.


Валерий Леонтьев Майамида төшерелгән видеоны инстаграмга куеп, Яңа ел белән котлаган иде. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100