Журналист Рәмис Латыйпов: Татар ярыгымы, такта ярыгымы - язучы Исхакый һәм режиссер Җаббаров "Тормышмы бу?" әсәре аша ни әйтергә тели?

1 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Салават Камалетдинов
Инкыйраз булачакмы? Күпме вакыт калды? Кемдер ул киләчәк ди, кемдер юк дип ышандыра... Дөресе ничек? "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов Камал театрында "Тормышмы бу?" спектаклен караганнан соң фикерләре белән уртаклаша.

Минемчә, инкыйраз инде ул инде килгән. Без инкыйраз заманында яшибез. Әмма аны үзебез сизмибез генә. Мунчада ис тиеп агулану процессы вакытында кеше үзенең агуланганын белмичә, “Монда безгә ис тимәс микән?” дип сөйләшеп юынуын дәвам иткән кебек, без дә - инкыйраз чордашлары “инкыйраз булачакмы?” дип сөйләшүләрне дәвам итәбез. Финиш сызыгына чыккан борылышта агулану процессы дәвам итә.

Татар телле татар өлкәсендәге тарафларга күңел күзе белән карасаң, процессны күрмәс өчен сукыр булырга кирәк. Ясалма саннар белән үзебезне алдап инкыйразда дөнья кичереп ятыш. Милли мәгариф, әдәбият, матбугат, телевидение, фән – кая карама, шул өлкә холодец кебек дерелдәп тора. Кырыйдан караганда кирпеч кебек, әмма үзәге холодец.

“Тормышмы бу?” спектаклен карагач, шулай дип уйладым. Исхакый заманыннан соң йөз ел үтсә дә, берни үзгәрмәгән. Бар да искечә.

Гаяз Исхакый - кеше психологиясен тирәнтен аңлый торган гениаль язучы. Режиссер Айдар Җаббаров язучының шул идеяләрен хәзерге заманга яраклаштырып бирә алган. Шулкадәр оста итеп уйланылган - "бармыйм" дип мыраулаган мәчеләреннән алып, түшәмгә кадәр чәчрәгән утын пүләннәренә кадәр мәгънә салынган. Бу нигә шулай дип әйтә торган бер генә элемент та юк.

Спектакльне карагач, башта моны башка милләт вәкилләре аңлый микән, бу татар проблемасы гынадыр дигән уй килгән иде башка. Бәлки, моны "Алтын битлек"кә тәкъдим итү ялгыштыр, кемгә хаҗәт татар кайгысы дип уйладым. Аннары соңрак шундый нәтиҗәгә килдем: "Тормышмы бу?"да татар проблемасы гомумкешелек проблемалары яссылыгында бирелгән. Шуңа күрә "Алтын битлек" тәнкыйтьчеләре бу спектакльдәге гомумкешелек проблемаларын күрер дигән өметем бар.

"Милләтме бу?"

Исхакый заманында да “милләт” дип йөргән "тәрәккый пәрвәр"ләр булган. Кулларыннан нидер килеп чыкмагач, халыкны наданлыкта гаепләгәннәр. Исхакый шушындый бер вәкилне - Хәлимнең халыкны агартырга теләп, чарасызлыктан интегүен сурәтли. Шул ук вакытта Хәлим шул халыкның вәкиле - надан бер бичара. Гәзит укыган, халыкны наданлыкта гаепләгән Хәлим тоташ комплексларга баткан надан ир. Кызларга ошарга тырышам дип акылдан шашып йөри, үзе аларга сүз әйтергә дә курка. Үз-үзен ашаудан башкага сәләтсез егет "кыз-кыз" дип йөри торгач, ахыр чиктә фахешханәгә китә, аннары авылга кайтып, бәлеш төбе ашап йөри торган муллага әйләнә.

Карап утырдым да шуңа, хәзерге заманда милләт өчен көрәшәм дип йөргән, дипломнары булган һәм "Эхо Москвы"ны тыңласалар да, үзләре орышкан халыктан еракка китмәгән, муеннан наданлыкка баткан замандашларыбыздан нәрсәсе белән аерыла бу кеше дип уйладым. Искәндәр Хәйруллин геройны мәңгелек татар кешесе итеп сурәтли алган.

Спектакльдә алдынгы карашлы Хәлим карагруһларны тәнкыйтьли. Ә үзенең фикер сөрү рәвеше шул карагруһларныкыннан тарафы башка булуы белән генә аерыла. Менә нәкъ хәзерге заман инде! Мин Хәлимнең монологын тыңлаганда милләтнең алдынгы сафында булырга тиешле шәхесләребезнең сөйләгәннәрен күз алдына китереп утырдым. Хәлимнең сөйләгәне “Интернетта язганчы, шалтыратып әйтеп булмыймы” дигән чыгыш ясаучыларны күз алдына китереп утырдым. Берәр проблема килеп чыкканда сүзен әйтәсе урынга “Туган телне” җырлаган, туган телне саклау өчен җыелган митингта "Салкын чәй"гә биегән милләттәшләребезне.

Бүгенге заман Хәлимнәре алар адым саен! Үзен акыллыга санаса да, ботинка үкчәсе кадәр каланчасыннан башканы күрмәгән сезнең белән без инде ул Хәлимнәр! Андыйлар спектакль караучылар арасында да тулы! Менә театрга да зыялы һәм акыллы татарларыбыз йөри. Шунда да бар ул Хәлимнәр. Спектакль бара, пешкән ит исе чыга. Каршымда утырган бер ханым, пакетыннан өчпочмак чыгарган да, ашап утыра икән. Кыштыр-кыштыр, кыштыр-кыштыр пакетын кыштырдата - әрлән кебек ике кулы белән тотып кимерә өчпочмагын. Ачка катасыңмы инде, бәгырем, ике сәгатьлек спектакль вакытында ашамый торсаң? Студент булса, ул кадәр ачуым да килмәс иде, кырык яшьлек хатын бит ул!

Артта яулыклы ике кыз. Берсе икенчесенә спектакльне тәрҗемә итеп утыра. Соң, наушник ал инде! Берочтан, кодаларын, кодачаларының гайбәтләрен дә катыштырып сөйләп ала. Кешене тыңлау бидгать икәнен беләм инде, бер дә тыңламас идем кана гөнаһка батып, акырып сөйләмәсә! Аптырагач, кисәтеп тә карадым. Гафу-гафу дигән булды да, сөйләвен дәвам итте.

Алда бер егет белән кыз. Егете кызга массаж ясый. Рәхәттер инде икесенә дә, әмма алай кыланасылары килсә, кинога гына барсыннар иде. Ярар инде, гел котырып утырып булмый, яшьләр бит - рәхәтләнеп калсыннар, әмма кызга төртеп: "Сеңелем, бер якка җайлап ят та, селкенми торчы", - дип әйтәсе килде. Кыз йомырка өстендә утырган каз кебек - әле бер, әле икенче җилкәсен авыштырып утыра. Аннары егетнең кулы арыды, кыз моның үзенә массаж ясый башлады. Егет, спектакль барганда, басып, пиджәген салып, утыргычына элеп куйды. Кызы өчен уңайлы шартлар тудыра! Джентельмен!

Ярар, бу лирик чигенеш.

Хәлимнең фикердәше – “чәйдәше” белән милләт турында сөйләшкәннәре хәзерге замандагы милләтпәрвәрләрнең сөйләшүләреннән бер генә нәрсә белән аерыла бугай. Исхакый заманында милләт турында сөйләшүләр татарча булган, хәзер русча сөйләшәләр. Берни дә үзгәрмәгән.

Такта ярыгы

Спектакльдә күп кенә элементлар символларда бирелгән. Такта ярыгы - иң көчле символларның берсе.

Татарның бер үзенчәлеге бар: ярыктан карау. Татарның бу сыйфатын әле шул дәрәҗәдә күрсәтә алганнары юк иде дип беләм.

Татар һәм рус авылларына булган кешеләр белә торгандыр – алар бик нык аерыла. Татар авылында йортлар бер-берсенең өстенә менеп урнаша, аннары күршеләр ярты метр җир өчен гомер буе күршесе белән талашып яши. Рус авылларында йортлар бер-берсеннән читтә, иркенлектә урнаша.

Мәсәлән, рус авылында егет урам буйлап уза, капка төбендә апалар утыра: “Куда пошол, Вань, к Машке штоли?” Тегесе җавап бирә: “Да, Марьванна, к Машке!” “Соскучился небось?” – “Да, Марьванна!” Һәм бетте. Бөтенесе дә ачык. Яки. Киләсең рус авылына. Урамда агайлар. "К нам пожаловали что ли, гости? Кто вам нужен?" Сорадың - җавабын алдың.

Татар авылында бөтенесе дә яшерен эшләнә, әмма кемнең нәрсә эшләгәнен бөтен кеше белеп тора: чөнки ярыктан карыйлар. Киләсең авылга, юл сорарга бер кеше дә юк. Кеше юк икән бу авылда дип уйлыйсың. Бераздан, еллар узгач, шул ук авылга барасың, шул авыл кешеләре белән сөйләшәсең. Алар әйтә: “Әйе, сез килгән идегез ике ел элек безнең авылга. Безнең капка төбендә тордыгыз. Номерыгыз 235 идеме?” – “Әйе, каян беләсез?!!” – “Без карап тордык сезне!” Шуңа да миңа коллегаларым белән татар авылына баргач, монда "кеше юк бит барыбер" дип бәйлек һәм бәйлек сүзләр кушып сөйләшкәндә гел әйтә идем: авыл тулы халык. Шуңа күрә чамалап сөйләшегез. Кайда соң алар? Кайда-кайда? Такта ярыгында!

Хәлим – чын татар кешесе. Аның шушы авылдагы койма ярыгы үзе белән шәһәргә килгән. Чемоданында ярыклы такта йөртә. Шул ярык аркылы кешеләрне күзәтә. Шушы ярыклы такта аны гомере буе озата бара.

Татарның асыл зыялысы да дөньяга ярык аша карагач, ни көтәсең инде?

Бу проблема да беркая да китмәгән. Татар әле дә дөньяга ярыклы такта аша карый. “Туганым, син нәрсә эшлисең?” – дип килеп сорыйсы урынга, шул ярыклы такта аша карап кемнең нәрсә эшләгәнен белеп тора, шул рәвешчә итәк астыннан ут йөртә. Кечкенә генә милли дөньяда әллә нинди кадими-җәдиди сугышлар бара.

Зур чемодандагы ярыклы такта - татарның иң мөһим атрибутларының берсе. Дөньяга шундый тар карашлы булганга дөньясы да тар.

Зур чемоданына ярыклы такта тыккан Хәлим миңа кыршылып беткән пакетына "Звезда Поволжья" газетасының ксерокопияләрен тутырган хәзерге заман милләтпәрвәрләре булып күренә. Юк, кимсетеп әйтү түгел. Әмма алар - шундый. Хыяллары, ниятләре изге, әмма нәрсә дә булса тоҗырырга сәләтсез. Сүздән башка берни юк. Хәлим хәтта гаиләсен түгел, үз тормышын да рәтли алмаган кебек, хәзерге заман Хәлимнәре дә үз гаиләләрендә дә тәртип урнаштырырга - баласы белән татарча да сөйләшә алырга яраксыз кешеләр.

Бу - фаҗига.

Идәнгә тәгәрәгән глобус: татарга стратегик караш кирәкме?

Тагын бер символик образ - глобус. Дөньяны колачлау һәм стратегик караш символы. Татарның милли үсеш стратегиясе турында сөйләшү барганда бигрәк дә актуаль кебек тоелды. Бу үсеш стратегиясеннән берәр нәтиҗә көтә алабызмы без? Ул стратегия өстәлгә куелган, якты лампа утында өйрәнелә торган глобус булырмы, әллә аны язып бетергәч, "тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар" дип берничә зыялы үзара сөйләшә торган әйбергә әверелерме?

Хәлимгә "якты дөньяга" кайтырга соңгы мөмкинлек бирелә - дусты "Чәйдәш" аның хәлен белешергә дип авылга кайта. Хәлимнең гадәти бер авыл мулласына әйләнгәнен аңлагач, ул аны алып китергә өнди башлый. Исхакыйны укымаган кешеләргә дә нинди нәтиҗә булачагын аңлыйдыр: билгеле, авылга берегеп ябышкан кеше, балаларын, хатынын, авылын ташлап, инде хәзер беркая да китмәячәк. Татарны күчмә халык дип әйтәләр, билгеле, әмма ул инде кайчан булган! Шуңа да "чәйдәш"нең алып китмәкче булуын шанс дип әйтеп тә була микән әле ул?

Хәлим, "алдынгы карашлы" замандагы атрибутларын - глобус-китапларын алып, чәйдәшенә утырып калага юлга чыккан җиреннән сикереп төшеп кала. Дөрес эшлидер ул. Карагруһлык сазлыгына кергән кеше барыбер яшьлек тормышына әйләнеп кайта алмас иде. Үзен дә, хатынын да бәхетсез генә итәр иде, чәйдәше алдында күз көеге булып җан асрар иде. Шуышып йөрергә туган оча алмый дигән бит Горький.

Чәйдәш, Хәлимнең үзе белән китмәсен аңлагач, аның әйберләрен чанадан ата. Идәнгә атылган глобусның залга тәгәрәп төшүен дә мин режиссерның бик оста символик алымы дип уйлыйм. Шушы символ һәм Хәлим хатынының "Җәгърәфия" укыганда "нәрсәгә кирәк ул таулар миңа?" дип мыскыл итеп көлеп утыруы аша режиссер инде әйтеп кителгән күренешне: татарның географиясе тар һәм аның дөньяда бөтенләй эше юк икәнен күрсәткән.

Глобусның тәгәрәп киткән вакытлары булды һәм аз түгел. Андый вакытта татар нишләде? Тотарга дип сикердекме без? Юк, Хәлим кебек бер читкә утырып, "ярый әле чанадан төшеп калдым" дип куанып утырдык.

Ә глобус идәнгә - тамашачы янына төшеп китә. Тамаша сәхнәдә бара, ә калганнар аны карап утыра дип символик рәвештә карасак, Хәлим - татар, тамашачы - башка кавемнәр. Идәнгә тәгәрәгән глобус та - инкыйраз инде ул. Аны тәгәрәвен туктатырга була, аның өчен кул белән үрелмәсәң, аяк белән булса да сузылырга гына кирәк, бары тик бераз гына артык хәрәкәт. Әмма - юк. Хәлимнең бу адымны эшлисе килми. Чөнки иң начар әйбер инде булган - организм газ белән агуланган, ул кеше хәзер газдан котылу турында түгел, ә шушы ләззәтне үз гомеренә җитәрлек итеп сузу турында гына уйлый.

Ә аның гомеренә әле кабак ләвешләре дә, самавырдагы чәй дә җитәчәк.

Түбәнлеккә тәгәрәү бик тиз

Кеше түбәнлеккә бик тиз тәгәри. Хәлимнең фахишә белән бергә түбәнгә тәгәрәвен туры мәгънәсендә шәп итеп күрсәтелгән: кызыл җәймәгә яткан килеш икесе дә сәхнә астына төшеп китәләр. Кызыл җәймә, елан кебек шуышып аска төшеп китә.

Режиссер – молодец. Бу элементы өчен плюс биш! Актриса Айгөл Абашевага - үзе түбәндә булган хатынның янына килгән "зыялы" шәкертләргә түбән карауны шәп итеп күрсәтә алуы өчен молодец. Супер.

Кеше үзе генә берни дә эшли алмый

Кеше үзе генә бернигә дә ирешә алмый дигәнне җиткергән Исхакый-Җаббаров. Хәтта гений булса да, командасы булмаса, кешене система йота. Хәлимне “бу төбәкне күтәрер” дигән өмет белән озата иптәшләре авылга. Менә акыллы кешеләрме инде алар? Нишли алсын ул берүзе? Үзгәртерсең пычагым берүзең системаны! Аннары әле Хәлимгә үпкәлиләр. Хәлимнең милли рухы сынуы кешелек рухы сынуына да китерә - асрау хатын белән чуала башлый. Исхакый рухы сынган ирнең кичерешләрен шәп итеп тасвирлый алган.

Иң начар сыйфатларның берсе – йомшак холык

Тагын бер идея әйтелә монда: кешенең иң яман кимчелекләренең берсе – йомшак холык. Холкы йомшак кеше үзенә генә түгел, тирә-яктагыларга да зур бәла китерергә сәләтле. Батыр булмаган кеше, никадәр генә акыллы, гыйлемле булса да, берни дә тоҗыра алмый бу дөньяда. Кыюлык – ярты бәхет дигән сүз шуннан чыккан да.

Инкыйразга китергән сәбәпләрнең берсе – куркаклык. Батыр булмаган кеше әйбәт язучы да, журналист та, режиссер да, укытучы да була алмый. Чөнки аны тирә юньдәге соры дөнья үз баткаклыгына суырып ала һәм кеше шул баткакның бер элементына әйләнә.

Үзем журналист булганга шул өлкә якынрак булганга әйтәм – ай ничек кирәк татарга кыю журналистлар! Әмма алар бармак белән генә санарлык. Батырлыгы булмаган журналист - журналист түгел, хәбәр-репортаж язучы кеше. Кешене язарга өйрәтеп була, әмма батырлыкка өйрәтеп булмый.

Тәкъдир, тәкъдир дип кабатлыйлар спектакльдә геройлар. Йомшак холык - ул тәкъдир. Гомумән, кешенең холкы инде ул тәкъдир. Кешегә холык бирелә, шул холык- кешенең тәкъдире. Йомшак булып туу Хәлимнең тәкъдирен дә билгели. Акыллы кешеләрнең юлында очравы да бу тәкъдирне берничек тә үзгәртә алмый.

Ялгыш пар сайлау

Спектакльдә мәңгелек проблема: кешенең үз парын дөрес сайламавы күрсәтелә. Ике образда. Хәлим, йомшак холыклы булу сәбәпле, үзенә лаеклы хатын алмый – чәй эчү, матур ашау, күлмәк турында уйлаган кызны ала. Әтисенеке бар да гади: "Мулла кызы ал". Үзен яклап сүз әйтә алмагач, үз тормышын “Тормышмы бу?” дип әйтерлек дәрәҗәгә җиткерә.

Бу – мәңгелек проблема. Күпме кеше, матур кыз дип кызыгып, яки инде башка кеше ала күрмәсен дип, үзенә тиң булмаган пар сайлап, гомере буе интегеп яши. Хәзер ике гаиләнең берсе аерылыша - ә ул заманда, аерылышулар мөмкин түгел диярлек булганда, тоташ газап булгандыр бу хәл.

Байлык өчен үз тормышын корбан итәргә әзер булган кыз образы да Исхакыйда бар. Авыру мулла белән яшәргә риза булган остазбикә спектакльдә шул дәрәҗәдә символик итеп бирелгән, ул бер гасыр элек татар авылындагы кыз фаҗигасе итеп кенә түгел, хәзерге заман кешесенеке итеп карала.

Режиссер Айдар Җаббаров Исхакыйның әсәрен хәзерге заман тамашачысына шушы рәвешчә җиткергәне өчен макталу мөнбәренә лаек.

Искәндәр Хәйруллин – үзе бер казаныш: спектакльнең башында милләт дип янып торган егеттән спектакль азагына сүнгән бичара картка әйләнә.

Остазбикәне уйнаган Гөлчәчәк Гайфетдинова ирен яратмаган хатынны шундый итеп сурәтли алган: ай-яй хатының мондый булса дип котың калып торырсың, валлаһи. Исхакый интим тормышны түбәнгә тәгәрәмичә сурәтли алган язучы: режиссер һәм актерлар аны сәхнәдә дә шул рәвешчә күрсәтә алган. Иреннән рәт чыкмагач, хезмәтче куенына кергән остазбикәнең кичерешләрен һәм хатын-кыз бәхетен күргәннән соң рәте булмаган иренә мөнәсәбәте яхшыруын ачкан да салган. Гөлчәчәккә зур-зур алкышлар!

Бичара ир – Галиәкбәрне уйнаган Фәннүр Мөхәммәтҗановның хатынын һәм хатынының иренә әйләнгән хезмәтчене чанага утыртып өстерәве генә дә ни тора.

Олег Фазылҗанов явыз кешеләрне бик шәп итеп уйный. Монда ул хатыны кубызына биегән авыл карты ролендә. Хатыны да шәп сиптерә, Олег та шәп бии – авыллардагы образлар күз алдына килә, их, сагындым авылымны һәм кешеләрен дип җырлап җибәрәселәр килә прәме.

Бер кимчелеген әйтим инде. Миңа кайбер урыннарда динамика югалган кебек тоелды. Галиәкбәрне авылга мулла итеп җибәрүне сайлау эпизоды бик озакка сузылган кебек. Хәлимнең дөньядан ваз кичкән чыгышы – соңгы монологы да озын. Гаяз Исхакыйдагыча. Ләкин Исхакыйда ул әдәби әсәрдә, ә монда сәхнәдә. Минемчә, фаҗигане арттыру өчен аны монолог итеп кенә түгел, символик итеп күрсәтергә, озакка сузмаска кирәк иде.

Инкыйраз җиткән, без шул заманда яшәгәнебезне үзебез аңламыйбыз гына, чөнки үзебез инкыйраз заманы кешеләре дип язган идем башта. Тулы инкыйраз җитүдән саклап торган элементлар бар чөнки. Берсе – театр. Татарның театрына инкыйраз череге кермәгән дип уйлыйм мин. Театр – бер гасыр элеккегә юлында татарга тугры хезмәт итә, чынлап та мәгърифәт учагы.

Кем белә, бәлки театр инкыйразны кичектереп торадыр да. Эстрада белән бергә.

“Тормышмы бу?” дип сорый төп герой халыктан азактан. Тормыш бу. Татар тормышы.

PS Бу язма бик хәсрәтле килеп чыкты. Каты итеп гаепләмәгез инде - инкыйраз килеп ята бит, язарсың нибуч. Әмма, моны укып, хәсрәткә биреләсе түгел, спектакльгә бармаган булсагыз, минем кебек бер елга сузып ятмагыз дип өндәп язуым.




  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Сәмәй Татар сәнгать мәктәбе Казахстанда гына түгел, ә Татарстаннан читтә дә мондый юнәлештә белем бирә торган бердәнбер мәгариф оешмасы"

Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиллеге, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе хакиме белән очрашуы вакытында әйтелгән йөкләмәсен үтәү йөзеннән, «Татар сәнгать мәктәбе» өчен яңа бина алу мәсьәләсен карый. Тулы вәкаләтле вәкиллек белешмәсеннән чыгып, яңа бинаның нинди икәнлеген ачыкладык.

Җәмгыять

Кашкайлар һәм каҗарлар, юрүкләр һәм салырлар: аз билгеле төрки халыклар

Үзбәк, төрек. азәрбәйҗан, казах, уйгур кебек күпсанлы төрки халыкларны барыбыз да белә. Ә гомуми саны 160 миллионнан артып киткән төрки халыклар арасында бик үк билгеле булмаганнары да бар. "Ниссан-Кашкай" автомобилен Иранда яшәүче кашкайларны таныту өчен японнар атаганын белә идегезме? Без дә төрки халыкларны барладык. Иң төньякта - тундрада яшәүче долганнар, иң көньякта - Фарсы култыгындагы кашкайлар, иң көнбатыштагы Польша татарлары һәм иң көнчыгыштагы - Манчьжуриядәге фуюй кыргызлары аралыгында яшәгән төркиләрне искә төшерик.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла