Залда – “Ак калфак”, сәхнә артында – фаҗига: Мосафирның соңгы егылуы

27 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Гомере буе театр дип яшәгән – татар театрының артисты, режиссеры һәм драматургы булган, Камера театры дип хыялланган Гафур Каюмовның 60ы туларына җиде ай кала халык театрының сәхнә артында фаҗигале төстә гомере өзелә. “Татар-информ” татар драматургия дөньясында югары бөеклекләргә күтәрелгән һәм иҗади яктан “янып бетеп” мосафирлыкка чыккан, ахыр чиктә туган ягына кайтып егылган татар шәхесенең тормышына һәм иҗатына күзәтү ясады.

 Әлеге фаҗига Арчада “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышы барган көннәрдә була. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан җыелган актив татар хатын-кызлары Арчада төрле чараларда катнашып, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныша. Арча районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов әйтүе буенча, Арча халык театры кунаклар өчен мәдәни программа әзерләгән була. Аның кысаларында ике спектакльдән өзек күрсәтелгән. Берсе - Әнгам Атнабаев пьесасы буенча “Балакайларым” әсәренең кыскартылган варианты, икенчесе Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы” пьесасы буенча куелган спектакльдән бер өзек.

Танылган драматург һәм режиссер Гафур Каюмов алар өчен кичке программа әзерләгәндә сәхнә артында декорацияләр янында өскә терәп куелган баскычтан егылып җәрәхәтләнгән һәм операцияне күтәрә алмыйча реанимациядә вафат булган. Дөресрәге, егылганда да әле аңында була, әмма операцияне күтәрә алмый. 


Хәбәрчебез Гафур Каюмов турында кайбер фактларны туплады.

Гафур Каюмовның иҗаты, күп кенә башка талантлы шәхесләргә хас булганча, тигез бармады. Ул тиз һәм якты күтәрелде, татар театры дөньясында балкыды, тирән эз калдырып, профессиональ сәхнәдән югалды. Әмма, югалса да, ул бу дөньядан сәхнәдән китте.

Гафур Каюмовның биографиясе дә тигез булмады. Ул театр дөньясында дәрәҗәле урыннарга билгеләнсә дә, үзенең карашлары һәм фәлсәфәсе белән гомер буе мосафир булды. Аның драматург буларак тәхәллүсе дә "Мосафир" иде. Һәм ул тормыш азагында мосафир булып калды. Соңгы елларда аның аның кайда яшәвен беркем әйтә алмады. Гафур Каюмовның берара Язучылар берлегендә гомер кичерүе хакында сөйлиләр.

Арча: Залда – “Ак калфак”, сәхнә артында фаҗига

Озак еллар Арча радиосының дикторы булып эшләгән хпалык театры ветераннарының берсе Резеда Гарифуллина әлеге фаҗигале кичне сәхнәдә булган халык артистларының берсе.

Резеда Гарифуллина: “Бик мөлаем, бик итагатьле, җайлы кеше иде. Уңай сыйфатларын санап бетерә торган түгел. Мәхәббәтле кеше иде. Ул һәрберебезне аерым яратты. Күп эшләр турында хыяллана иде. Безне сез Камал театрында уйнарлык артистлар дип очындыра иде. Без аның белән бер генә спектакль чыгарып өлгердек. Әнгам Атнабайның тууына 100 еллык уңаена аның “Балакайларым” спектаклен бик яратып өйрәндек. Җәйге ялга туктаган идек әле. “Ак калфак”лар менә өч көн инде Арчада. Кичә, 26 июль көнне алар көнозын Арчада булдылар. Без аларга “Балакайларым “спектакленең кыскартылган вариантын күрсәтергә уйладык. Чөнки күп артистларыбыз ялда булгач, тулы составта җыела алмадык. Шулай да Гафур әфәнденең ул спектакльне бик чыгарасы килде, кыскартылган вариантка булса да бик шатланды. Ул көнне очынып, канатланып йөрде. Без 7 белән 8 арасында җыелдык. Мин килгәндә ул да сәхнәдә иде. “О, Резеда ханым килде”, дип елмаеп каршы алды.

Без спектакль алдыннан әзерләнеп йөри идек. Бөтенебез сәхнәдә. Шул арада сәхнә артында баскычка менгәндә, белмим, йөрәге тотканмы, йөрәге дә авыртулы булган бит, баскычтан уңайсыз төшеп тимергә туры килгән. “Ашыгыч ярдәм” бик тиз килде. Беренче ярдәм дә күрсәтелде. Көчле рухлы яшәүгә дәртле кеше булган: носилкага салып алып чыгып киткәндә аңында иде әле. Нәрсәдер әйтте дә. Һәрдаим спектакль барышында шалтыратып тордык. “Әле опреация бара”, диделәр. Аллаһыдан исән калуын сорап, спектакльне куеп чыктык. Икенче өзекне дә уйнап чыга алдык. Кайткач ватсаптан хәбәр килде. “Бер Аллам, хәерле хәбәр булса иде”, дип ачкан идем - булмады. Операция ясалып беткәч, реанимациядә үлгән, диделәр. Коткарып кала алмадылар.

Гафур әфәнде Арчаны бик ярата иде. Бик матур бит хәзер безнең Арча. Алдагы көнне бакчамда үскән чәчәкләремнең фотоларын җибәргәч: “Минем бакча болай матур түгел, сезнеке матур икән”, дигән дип язган иде ватсаптан. “Бәлки, Резеда ханым бу чәчәкләрнең суганчалары белән бүлешер”, дип язган иде. Сәгать соң иде инде, ирем кем белән язышуымны сорагач: “Әле Гафур әфәнде белән чәчәкләр утыртабыз”, дидем. Кичә генә сөйләштек, дип үзәкләрем өзелә”.

Гафур Каюмовның тормышында сәхнәдән егылу очрагы булган 

Матбугат чараларында “оркестр чокырына егылды” дигән сүз үткән. Әлбәттә, ул оркестр чокырына егылмаган. Әмма аның иҗат тормышында оркестр чокырына егылуга бәйле хатирә бар. Ул куйган “Сагынырсың мин булмам” спектаклендә психолог ролен уйнаган Хөрмәт Фәйзуллин оркестр чокырына егылып төшкән. Анда тимерләр дә тырпаеп торган. Ул чакта вакыйга фаҗига белән тәмамланмаган...

Гафур Каюмов - иң талантлы драматургларның берсе

Мин Гафур Каюмовны аның яшендәге драматурглар арасында иң талантлысы дип саныйм. Аның “Җыен” (“Мирас”) әсәре академия сәхнәсендә барды.

Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов: “Гафур Каюмов татар драматургиясенә 80 еллар ахырында килеп керде. Алар тулы бер буын булып килделәр: Фәнәвил Галиев, Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Данил Салихов, Хәбир Ибраһим. “Упкын өстендә уен” (“Мирас”) дип аталган пьесасы рухи һәм матди кыйммәтләр үзгәргә вакытта аталар һәм балалар арасындагы каршылыкның бер-берсенә кул күтәрүгә китереп җиткерүе тасвирлаган иде. “Ыру” пьесасында тарихи яссылыкта гомумкешелек кыйммәтләре турында уйлана. Минем карашымча, бу – татар драматургиядә үз урынын алган әсәр. Драма әсәрләре күп булмаса да, режиссер буларак татар театрында эз калдырды. Татар театрына Камера театры тәкъдим итүе үзе үк аның яңа проектлар белән яшәгән кеше икәнлеген күрсәтте.

Кызганыч ки, татар дөньясы фәлсәфи мәсьәләләрне күтәргән Камера театры идеясен кабул итеп бетерә алмады. Ул киң яңгыраш тапмады. Шул ук вакытта Гафур Каюмов Әлмәт театрында биш ел эшләү дәверендә кызыклы, җәмәгатьчелек тарафыннан хупланган спектакльләр куйды, Әлмәт театры традицияләрен дәвам итте. Мин Гафур Каюмовны ачык йөзле, ярдәмчел, татар мәдәниятен яшәешенең мөһим өлеше дип санаган кеше дип беләм”.

Гафур Каюмовның актер буларак иң билгеле рольләренең берсе - Рамил Төхфәтуллин төшергән "Зөләйха" фильмындагы төп рольләрнең берсе. Актер анда Сәлимҗанны - Зөләйханың ире ролен уйный.


Гафур Каюмов "Зөләйха" фильмында Сәлимҗан ролендә

Әлмәт чоры: Триумфаль старт һәм... "провал" спектакльләр

Әлмәт тарихына багышланган китаптан юллар: 

“2005 елның 22 февралендә Гафур Каюмов Әлмәт театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Шул ук көнне театр директоры итеп Фәридә Исмәгыйлева куела. Һәм, ниһаять, беренче премьералар. Н.Птушкина әсәре буенча эшләнгән “Бары бер генә...” моңсу комедиясе һәм Данил Салиховның “Парлы ялгызлар” мелодрамасы. Бу спектакльләр баш режиссерның гына түгел, бөтен театр коллективының тынгысыз, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 60 нчы сезон ябылырга санаулы гына көннәр калганда бу спектакльләр тамашачы өчен зур бүләк булды.

Билгеле булганча, Г.Каюмовның изге хыялы – психологик-фәлсәфи пландагы камера театры төзү, әлеге куелышында аның үз-үзенә бераз хыянәт итү сизелә. Бу юлы ул Әлмәт театры сәхнәсендә үзенең игътибарын күбрәк “тамаша кылуга” нигезләнгән алаган жанрына юнәлткән. Бу жанрның, билгеле инде, төп үзенчәлеге психологик әсәрләрдән нык аерыла. Монда күбрәк буффонадага, гротескка игътибар бирелә.

6 ел өзеклектән соң, ниһаять, Казанга зур гастрольләрен оештыра. 2006 елның 6 апреленнән 12 апрельгә кадәр Камал һәм Тинчурин театрында 8 спектакль уйнала. Татар театрының 100 еллыгына багышланган гастрольләр башкала тамашачысының, театр әһеләренең зур игътибарын җәлеп итә...”

Әлмәт театры тарихына багышланган китапта хәбәр итүенчә, әлеге сигез спектакльнең берсе – драма, берсе – мелодрама, алтысы комедия жанрында була. Гастрольләр Мансур Гыйләҗев комедиясе белән ачыла.

Наилә Нәҗипова: “Гафур театрда күп эшләде, спектакльләре кызыклы булды, гадәти түгел иде. Үзенең Камера театры турында сөйли иде. Мин аның спектакльләрендә күп уйнамадым, әмма бернинди үпкәм юк. Икебез дә Камал театрыннан килгән кеше булгач, мине якын итә дә кебек иде. тик төрле артистлар бар бит инде. Кемдер кабул итеп бетерә алмады. Артист роль бирсә эшли инде ул, булмаса... Аны Фәридә Багыйсовна да үз итә иде кебек. Булыша иде. Гафурның характеры да бар иде. Аңа йә бөтенесе кирәк, яки – бернәрсә дә. Идеяләре бик күп иде. Камера театры турында хыялланды, Казан турында сөйләде. Аның безгә күңеле утырып бетмәде кебек. 

Гафур Каюмов үзе язган “Аерылабыз ахрысы” спектаклен куйды, Әлмәткә Шамил Зиннурович килеп тә карады. Шулхәтле мактады. Казанга алып бардык – анда бу спектакль "провал" дип билгеләнде. Анда яңалыклар булгандыр – ул гадәти түгел иде. Тамашачы “Туй күлмәген” хәзер дә яратып искә төшерә. Анда мин дә роль уйнадым. Матур комедия иде. Тырышты ул. Урыны җәннәттә булсын. Бик фаҗигале үлем”.

"Гафур өчен ике генә бөек кеше бар иде: режиссер Гафур Каюмов һәм драматург Мосафир"

Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров: “Сәнгатьне бик нык ярата иде, ординар булмаган кеше иде, үзенчәлекле, амбициоз иде. Минем Әнисә белән бәхәсләшәләр дә иде инде. Әнисәнең әйткәне бар: “Гафур өчен ике генә бөек кеше бар – драматург Мосафир һәм режиссер Каюмов”, дигән иде. Драматург Мосафир ул үзе иде – тәхәллүсе. Янәсе, күктән килгән. 

Без аның белән “Сагынырсың әле син дә бер” пьесасын чыгардык. Авторы үзе иде. Бик тирән әсәр иде. Мин анда рәссам Кәримне уйнадым. Ул анда үз язмышын язгандыр. Үзе сәнгать кеше иде бит, хатыны сәүдә тирәсендә эшләгән булдымы икән? Аерылышу, бала проблемалары иде. Безгә килеп берәр ел эшләде, ләкин коллектив белән уртак тел таба алмады. Казанның 1000 еллыгына Мансур Гыйләҗевның бик матур әсәрен чыгарды. Фантасмагорияле, эксцентрикалы әйбер дип тәкъдим итте. Тамашачы бик кабул итмәде, артистларның да күбесе яратмады. Фестивальләргә йөрде кебек. Кайбер тәнкыйтьчеләр бик яратты инде. Безнең өчен ул суперфальшьлы булып тоелды. Соңгы әсәре дә шулайрак булды. Ул “Беренче театр” белән “Артист” әсәре кушып, татар театрының 100 еллыгына грандиоз спектакль чыгармакчы иде. Тәнкыйтьчеләр “бетереп аттылар”. Хакимияткә яраклаша белмәде инде ул. Үзе язган әйберләрне куярга тырышты. Дини яктан үз фәлсәфәсе бар иде. шактыйдан вегетарианецмы, веганмы иде. Бәлеш ашый иде, итен чүпләп читкә алып куя иде. Сарык мае барыбер бәлешкә сеңгән була иде бит инде дия идек. Миңа болар сәер тоела иде. аның ниндидер космик югарылыктагы фәлсәфәсе, яшәеше бар иде.

Үз фикерен әйтә белде, сыгылмалы була белмәде, хәйләкәрләнә белмәде бугай. Минем иҗатымның үсеш баскычында Гафурның роле бик зур”.

Гафур Каюмов Әлмәт театрында озак эшләмәгән, бер-ике ел чамасы дип билгеләде артистлар. Бездә булган мәгълүматлар буенча, коллектив белән уртак тел таба алмау сәбәпле, кайбер артистлар Гафур Каюмовның китүен сорыйлар. Әлмәт чорыннан соң аның кайда булганы, нәрсә белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат юк.

Казан. Язучылар берлегендә эшләү һәм яшәү

2012-2016 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән шагыйрь Рафис Корбан: “Ул Казанга кайткач, мин аны Язучылар берлегенә эшкә чакырдым. Мин аны башта бинага комендант итеп чакырган идем, ул минем ярдәмчем дә булды, урынбасарым да. Тукай клубы ачылгач, анда мөдире итеп билгеләдем. Аның фатирында ул вакытта кызы яши иде, торырга урыны булмагач, мин Гафурга бер бүлмәне бирдем. Ул Язучылар берлегендә өч ел яшәде. 

Аның бит гаилә тормышы бик барып чыкмаган иде, хатыны белән күптән аерылышканнар иде. Хатыны Данил Салиховның икетуган сеңлесе иде. Кызы Ләйсән бар. Актриса. Тукай клубында булган чараларга аны Гафур гел чакыра иде инде. Фатирын кызына калдырды. Үзе авылда йортын салды. 

Мин киткәч, Данил Салихов торырга урыны да юк аны дип эштән алды. Ул, халык театрында эшлим дип, Арчага кайтып китте”.


2012 ел. Гафур Каюмов Язучылар берлеге бинасы коменданты. Ул шушы елларда Язучылар берлегендә яшәгән дә.

Арча. Халык театрында эш һәм авылда яшәү

Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов: “Без аның кайда яшәвен дә белми идек. Бер шалтыратканда – Казанда, бер шалтыратсак, авылында була иде иде. Йә "недоступен" була иде”.

Арча халык театрын дәүләт театры итәргә хыялланган

2018 елда Арча театры үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үтә. 1986 елда әлеге халык театры нигезендә “Җидегән чишмә” исемле халык театры ачыла. Аның оештыручылары – журналистлар Гөлсинә Зәкиева һәм Илфат Фәйзрахмановлар. “Җидегән чишмә” үзенең иҗат юлын башкорт драматургы Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектакле белән башлап җибәргән булган. Халык театры юбилее хөрмәтенә Гафур Каюмов бу спектакльне яңадан куя. 

Әлеге театр артисты, район газетасы журналист Гөлсинә Зәкиева халык театрының Арчада Дәүләт театры ачу хыяллары булуы турында яза. “Гафур да бу хыялга ышана. “Эшлибез, алабыз без ул исемне”, дип әйтә иде ул”, - ди. 

"Тәкъдирдән качып булмый"

“Ирекле кеше иде. Тәкъдиреннән качып йөрде. Әмма тәкъдирдән качып булмый икән”, - диде Гафур Каюмовны озатырга Арчага кайткан язучы Ркаил Зәйдулла.

Ркаил шулай ди. Бәлки, Мосафир тәхәллүсен сайлаган Гафур Каюмов хыялындагы Камера театрын ачарга Арчага таба юл алган булгандыр. Бу хакта беркем дә белми. Әмма ул чокырга егылмаган – ул өскә менгәндә егылган. Монысы хак.

"Авылдагы йорты театр студиясе кебек иде"

Журналист Илфат Фәйзрахманов: "Иҗат кешеләренең бәхетләре ташып тормый. Гади тракторчы бер яртысы булса, бәхетлерәк булырга мөмкин. Иҗат кешесе яна-көя. Гафур шундый кеше иде. Без телевидениедә бергә эшләдек, Әлмәт театрында бер әсәремне сәхнәләштерде. Ул зур уңыш белән барды. Аның бер кимчелекле ягы юк иде. Гафурның үлеме бигрәк тә үкенечле. Ул үз фикерле кеше иде, начальникларга “ләббәйкә” укып тормады, ялагайлана белмәде. Ялагайлана белмәве карьерасына да йогынты ясады. Наданнар белән килешмәде. 

Соңгы елларда ул авылында йортын җиткерде. Ул йортын бик матур итеп театр студиясе кебек итеп ясап куйган. Чакыра иде – икебез дә Арча районында үз авылларыбызда яшибез бит. Вакытында килеп җитә алмадым, болай буласын белсәм, җәяүләп килеп җиткән булыр идем...”

 


Илфат Фәйзрахманов фотолары

  • Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театры артисты. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында эшли - Дәүләт театрлар буенча белгеч була. 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли – театр турында тапшырулар әзерли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.  

1990 елда аның Татар академия театрында «Мирас» дигән трагифарсы, 1991 елда тинчуринлылар театрында «Язмышлар ярында» исемле драмасы куела. Соңгысы төрле елларда Түбән Кама яшьләр театры, Уфадагы «Нур» татар театры, Әлмәт драма театры сәхнәләрендә дә тамашачыга күрсәтелә. 1992 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Һинд кызы» музыкаль комедиясе аеруча уңыш казана, пьеса туксанынчы еллар дәвамында Чаллы татар драма театры, Уфаның башкорт яшьләр театры, Туймазы татар театры коллективлары тарафыннан да сәхнәләштерелә.

Татар академия театрының кече залында балаларга атап сәхнәләштерелгән «Сарык Арыслан» әкияти пьесасы, борынгы кыргый заманны хыялый гәүдәләндергән «Ыру» оптимистик трагедиясе, «Кабан күле серләре» музыкаль сатирасы һәм башка пьесалары да хис-фикергә бай булулары, тормыш күренешләрен фәлсәфи аспектта хәл итәргә омтылуы белән театр режиссерларының даими игътибар үзәгендә тора.

Инде искәртеп киткәнебезчә, Гафур Каюмов хатыны белән аерылган. Кызы Ләйсән Каюмова Әтнә халык театры актрисасы. Әтнәдә яши. 


Ләйсән Каюмова. Рамил Гали фотосы

 

Фикерләр








Җәмгыять

"Син акылдан язгансың, җиргә төш, диләр". Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин Санкт-Петербургка җәяү бара

23 яшьлек Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин озак уйлаганнан соң күптәңге хыялын тормышка ашырырга була: Санкт-Петербургка җәяү сәяхәткә чыгып китә. Ул 6 август көнне, бөтен документлар һәм җәяүле сәяхәт өчен кирәк-яракларны әзерләп, иртәнге сәгать сигездә юлга кузгала. Аның максаты 1402 км юл үтү. Ул кулында нибары 200 сум акча белән чыгып китә.

Җәмгыять

Алимент түләмәүчедән акча алу авырмы? Суд приставлары рейдыннан репортаж

Алиментлары буенча бурычлыларны эзәрлекләү тагын да көчәйтелде. Бу хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бурыч суммасы соңгы 4 ел эчендә бер дә үзгәрмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үз контроленә алды. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла