“Язучы ике мең тиражлы китап белән генә ерак китә алмый”. Татарстанда аудиокитаплар чыга башлаячак

8 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Александр Эшкинин, Солтан Исхаков, Рамил Гали
Заман шулкадәр тизлек белән алга бара ки, хәзер күпләрнең кулына китап тотып утырырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Берәүләр социаль челтәрләр, гаджетлар тоткынлыгыннан ычкына алмаса, икенчеләр китап укыр өчен вакыт җиткерә алмый.

Әмма китаплар басылып тора һәм алар үз укучысын, һичшиксез, табарга бурычлы. Аннан соң әдәбиятның йөзек кашы булган әсәрләр дә киштәдә тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Шул уңайдан, Татарстан китап нәшрияты яңа проект башлады. Быелдан нәшрият аудиокитаплар нәшер итә башлый.

Бу хакта сентябрь башында ук нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр иткән иде.

“Әлегә аудиокитаплар төрле чыганакларда яши”

– Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур. Мондый китаплар бар һәм булганнарында да авторлык хокуклары тулысынча сакланмаган. Алар төрле чыганакларда, сайтларда "яши". Тикшерә башласаң, йә аларның форматлары туры килми, йә юридик мәсьәләләр бар. Әмма ихтыяҗ бар һәм ул бүген генә без уйлап тапкан ихтыяҗ түгел. 

Хәзер халык кабаланып, ашыгып яши, күпләрнең озаклап китап тотып утырырга вакытлары юк. Шундый укучыларыбызның күпсанлы мөрәҗәгатен исәпкә алып, без “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр агентлыгы ярдәме белән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан аудиокитаплар әзерләүдә булышлык итүне сорадык. Аңа бик зур рәхмәт, ул бу идеяне хуплады, җавапсыз калдырмады. Президентыбызның алга таба да ихтыяры булса, без татарча аудиокитапларның иң зур базасын ясарга өметләнәбез. Быел һәм киләсе елда исә, шактый гына аудиокитаплар чыгарырга планлаштырдык. 

Инде бу эш башланды. Студиядә тавыш яздырабыз. Быел Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, татар халык әкиятләре, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз. Без эчтәлеге ягыннан сыйфатлы, популяр һәм юридик килешүләре расланган әсәрләр яздырырга ниятлибез. Китаплар www.tatkniga.ru сайтына урнашачак. Аларны тыңлау бушлай һәм теләгән һәркем файлны үзенә күчереп алырга мөмкин, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Аудиокитаплар төрле чыганакларда яши дигәннән, чыннан да, теләге булган кеше бүген аларны рәхәтләнеп тыңлый ала.

Әйтик, “Вконтакте”да Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” (Фәнис Җиһаншин һәм Нур Хөсәенов укуында), “Матурлык” (Әзһәр Шакиров, Ренат Арслан, Нур Хөсәенов), “Бала” (Айрат Арсланов), “Бер генә сәгатькә” (Фәнис Җиһанша), “Әйтелмәгән васыять” (Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров), һәм хәтта авторның үзе башкаруында 1993 елда яздырылган “Курай” хикәясе дә бар.

Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” (Әзһзр Шакиров), “Зөләйха” (Камал театры артистлары куелышында), “Җан Баевич” радиоспектакле һәм “Остазбикә” (Әзһәр Шакиров) аудиокитапларын тыңларга була.

Шулай ук Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким шигырьләре дә төрле артистлар тавышы белән яздырылган.

“Татарча аудиокитаплар кытлыгы булганга, күбрәк русча тыңлыйм”

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйров маладис ул яктан. Ул, гадәттә, машинасында аудиокитаплар тыңлап йөри. Шулай ук тимер атына утыргач, Коръән сүрәләре, догалар тыңлап йөрүчеләр дә бар.

– Аудиокитаплар – минем өчен аерым бер дөнья, мәгълүмат кабул итүнең бик җайлы һәм якын ысулы, - ди Айваз. – Мин үзем дә аудиовизуал, радиода эшләгәнгәдер, күрәсең. Кайбер кеше мәгълүматны күзе белән күреп, икенче берәүләр колак белән тыңлап, өченчеләр тоеп кабул итә. Миңа мәгълүматны тыңлап кабул итү җиңелрәк. Аудиоспектакль тыңлыйммы, монолог формасындагы китапмы – мин алар аша образларны яхшырак кабул итәм, алар минем күз алдыма шундук килеп баса.

Айваз Садыйров аудиокитаплар “уку”га күчүен болай аңлата:

– Мин болай да китап укырга яратам һәм вакыт аз булганлыктан, кулга гел китап тотып утырып булмый. Шуңа күрә машинада Арчага кайтканда яки күрше шәһәрләргә, ерак җирләргә чыгып киткәндә аудиокитаплар куеп җибәрәм. Бик уңайлы ул: юл да тизрәк үтелә, китап та укыла. Күпчелек очракта рус телендәге аудиокитапларны тыңларга туры килә, чөнки, кызганычка, татар телендә мондый китаплар юк диярлек. “Татарстан” радиосының әдәби архивында спектакль һәм әдәби әсәрләр бик күп. Мине әлегә шулар коткара.

Айваз төрле вакытта төрле жанрдагы әсәрләр “укый”.

– Кайвакытта мин гел татарча спектакльләр тыңлыйм. Күпмедер вакыттан соң сизәм, алар минем башка керми башлый, рус һәм дөнья әдәбияты прозасына күчәм. Аннан туеп китсәм, татарча әсәрләргә кайтам. Күпмедер вакыттан соң нон-фикшн - әдәби булмаган әдәбиятны да тыңлый башлыйм. Тарихка да кереп чыгам, рус телендәге аудиоспектакльләрне, радио форматындагы интервьюлар, кызыклы шәхесләр биографик язмаларны тыңларга яратам, - ди ул.

– Аудиокитаплар аша, беренче чиратта, рухи азык алам, белем, мәгълүмати яктан да өстенлеге зур. Рухи яктан ләззәт тоям. Аудиокитапны җәяү йөргәндә дә тыңлыйм. Көндез бассейнга йөри башладым, бассейнда да су үтми торган наушниклар белән аудиокитаплар тыңлыйм. Физик эш эшләгәндә тыңлаштыргалыйм. Йокларга ятканда да аудиокитап тыңлап йоклап китәм.

“Яздырулар башланды”

Татарстан китап нәшрияты бүген, җиң сызганып, аудиокитаплар әзерләү белән мәшгуль. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева сөйләде.

– Аудиокитаплар чыгаруга фатиха бирердәй ике тендер уйнатылды, аларда барлыгы 4 аудиостудия катнашты. Китапларның нинди студиядә яздырылачагы билгеле булды — шәхси эшмәкәр Р.Р.Вәлиев. Бүген әлеге студиядә артистлар, тавыш яздыру белгечләре тарафыннан аудиокитаплар әзерләнә. Дәрдемәндне, мәсәлән, Камал театры артисты Әзһәр Шакиров укыды. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыятен" дә ул яздырды. Рәшит Әхмәтҗанов белән Разил Вәлиевны шулай ук Камал театрыннан Илдус Әхмәтҗанов укыды. Илдус абый инде ул татар шигырьләрен иң үтемле, иң оста укый торган артист. Шулай ук Мөдәррис Әгъләм, Муса Җәлил шигырьләрен дә аннан укытырга телибез.

Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестен Камал театрының яшь актеры Ришат Әхмәдуллин укыячак.

Айсылу Галиева сүзләреннән аңлашылганча, эш җиңел түгел.

– Башта әсәрләрне яздырып бетерәсе, аннан монтаж ясыйсы бар. Язмаларны чистартырга кирәк булачак. Аудиокитаплар әзер булганчы әле шактый вакыт кирәк. Ул бит әле без бер төрле уйлап та, икенче төрле килеп чыгарга мөмкин. Кайбер аудиокитаплар, мәсәлән, “Җомга көн кич белән” 12 сәгатьлек китап. Ул – калын роман. 12 сәгатьлек китап әзерләү өчен аны ким дигәндә 25 сәгатьләп яздыру сорала. Кеше бит робот түгел, ничек бар, шулай итеп кенә укып булмый. Буталасың, туктыйсың, ял итәргә кирәк, сүзләрне дөрес әйтмисең, кабаттан башларга кирәк... Чама белән шулай билгеләдек, ике сәгать укылган язмадан бер сәгатьлек аудиокитап чыгачак.

Быел әлеге проект кысаларында яздырылырга тиешле 21 автор каралган. Аларның 35ләп аудиокитабы булырга тиеш. Аның эченә, әйтик, Гаяз Исхакыйның төрле әсәрләре керә. “Кәҗүл читек”, “Остазбикә”, “Тормышмы бу?” Шушында ук Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” һәм Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” кебек олы күләмле әсәрләре дә керә. Шулай ук Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре дә керәчәк. Без аны “Сайланма әсәрләр” дип алабыз, бу шигырьләр арасында 70ләп шигырь бар. Аны бер аудиокитап итеп чыгарырга уйлыйбыз. Шушында ук керә “Татар халык әкиятләре”. 

Монтаж эшләре төгәлләнә бару тәртибендә без аудиокитапларны бүгеннән үк үзебезнең www.tatkniga.ru сайтына элә башладык. Бу хезмәтләр киләчәктә радиолар файдалансын өчен дә уңайлы булыр.

Айсылу Галиева сүзләренчә, Рәшит Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъләм, Разил Вәлиев, Муса Җәлилнең сайланма шигырьләре аерым җыелачак.

Студиядә аудиокитапны яздыру вакыты

“Аудиокитаплар укучыларның да, укытучыларның да эшен җиңеләйтә”

Татарстан китап нәшрияты быел аудиокитаплар чыгару өчен авторларны ничек сайлап алган соң?

– Исемлекне төзегәндә иң популяр авторларны һәм XX йөз башы татар әдәбиятының классикасын алырга тырыштык. Бөтен хикмәт шунда. Бик популяр, безнең укучыларыбыз сорый торган һәм чын мәгънәсендә татар әдәбиятының лаеклы җәүһәрләре саналган авторларын алырга тырыштык. Рәшит Әхмәтҗанның шигырьләрен укып карасагыз, алар искиткеч, чын сәнгать әсәрләре. Ә Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан – болар инде классикларыбыз. XX гасыр башында татар әдәбияты формалашып беткән була, татар әдәби теле барлыкка килә һәм болар мәктәп программасына да кергән әсәрләр. Бу аудиокитаплар укытучыларга да, укучыларга да уку барышында зур ярдәмлек булачак.

Ә киләсе елларда әкренләп сорау һәм популярлык буенча башка авторларга да күчәчәкбез. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Без быел һәм киләсе елга программа төзедек. Аннан соң башка авторларга күчү дә күздә тотыла, - диде Айсылу Галиева.

“Китапны интернет өчен яздыру – иң кирәкле эшнең берседер”

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров – әлеге проектка беренчеләрдән булып кушылган актер. “Татар-информ” аннан аудиокитапларга карата булган мөнәсәбәтен сорашты.

– Бу күптән кирәкле, күптән башкарыласы эш иде. Чөнки хәзер интернет заманы бит. Ә яшьләр интернет белән бәйләнгән. Шуларның берсе генә булса да, биш минут буе татар язучыларының әсәрләрен тыңласа, йә шигърияткә, йә әдәбиятның берәр өлкәсенә кереп китмәсме дигән өметем дә бар. Шуңа күрә минем өчен бу – күңелемдә йөрткән иң зур әйберләрнең берсе. 

Радио өчен мин әсәрләрне күп яздырдым, әмма шуларны интернет өчен әзерләү, минемчә, иң кирәкле эшнең берседер. Яшь кешеләргә тәэсир итәргә тиеш укылган әйбер. Мин бу проектка бөтен күңелем белән алындым һәм үз алдыма бик зур максат куйдым. Әле мин алга таба да яздырачакмын. Бу эшне, зинһар, дәвам итсеннәр иде. Хәзер әле аны яздырырлык кешеләр бар. 

Әсәрне тавышландыру - бик авыр хезмәт. Аның өчен чын татар телен белергә кирәк һәм кеше сөйләшергә дә күнегергә тиеш. Шуңа күрә аны яздырырлык кешеләр булганда, языдырып алу әйбәт булыр иде. Артистның тавышы әсәрнең аһәңенә туры килергә тиеш. Тавыш туры килсә, ул көчлерәк яңгырый. Бу – милләт хакына, киләчәк хакына башкарылган, кабатланмас эш булып калачак.

“Әйтелмәгән васыять”не яздырганчы, ике тапкыр укып чыктым”

Әзһәр абый әсәрне студиягә барып яздыру өчен зур әзерлек кирәклеген дә әйтеп узды.

“Әйтелмәгән васыять”не радио өчен яздырган булсам да, әлеге проект өчен, студиягә барганчы, өйдә ике тапкыр укып чыктым. Аны укыр алдынннан эчтәлеген дә белергә тиешсең. Мин үзем өчен җавап бирәм, бәлки кайберәүләр алай эшләми дә торгандыр. Әмма бу эштә ансыз мөмкин эш түгел. Әсәрнең эчтәлеген белү генә түгел, мәгънәсен аңлау, атмосферасын тою да зур әйбер. Яздыра башлагач та үз-үзеңә таләпчәнлек зур.

Әгәр мин яздырган әсәр 5 минут кына тыңлаганда да кешенең йөрәгенә, күңеленә үтеп керсә, ул аны алга таба да тыңлаячак. Бу проект кысаларында китап яздырган артистларның тавышы кабатлана торган түгел. Шул кабатланмас тавыш укучыны үзенә җәлеп итәргә мөмкин, - диде ул.

“Үзем укыган өчен сөенмим”

Әзһәр Шакиров нәшриятның әлеге тәкъдименә шатланып риза булган.

– Мин бу тәкъдимгә риза булдым дию генә, үзем яздырган өчен горурлык һәм сөенү дә юк, шушы проектка алынган, аны булдырган кешеләр өчен шатланам. Ул китапларны яздырып чыгару өчен күпме хезмәт куярга кирәк әле. Шушы эшне башлаучыларга рәхмәтем зур, ничек акыллары җиткән диген?

Мондый язмаларның кайберләрен телевидение яздырырга тиеш, ул тагын да көчлерәк тәэсир итәргә мөмкин. Әмма монысы да миңа бик матур башлангыч, алга таба да дәвам итсен иде, - ди артист.

Әзһәр Шакиров проект җитәкчелегенә “Әйтелмәгән васыять” белән Һади Такташ шигырьләрен укуны үзе тәкъдим иткән.

–Дәрдемәндне дә биргәч, каршы килмәдем. Киләсе елга Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен дә укырга телим. Чөнки бу әсәрләр мәңгелек. Әгәр татар дигән милләт яшәсә, бу әсәрләр гомерлек. Аны руслар укыса да шаккатачак, – ди Камал театры актеры.

“Язучыга танылу өчен ике мең тиражлы басма китап кына җитми”

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Cалихов хәзерге технология һәм информацияләр заманында аудиокитапсыз яшәүне артта калу дип саный.

– Җир шарының теләсә кайсы почмагына бер төймәгә басу белән чыга алабыз. Интернет заманы. Әгәр дә адәм баласы чор белән бергә атларга тели икән, алгарышсыз булмый. Язучы әле ул үз чорыннан алдарак та барырга тиеш, аның үзен танытасы, күрсәтәсе килә икән, Татарстан китап нәшриятында чыккан ике мең тиражлы китап белән генә канәгатьләнергә тиеш түгел. Шуңа күрә дөнья шушындый көч белән барганда, электрон һәм аудиокитаплар кирәк. Укучы сайлап укый аны. Басма әдәбият, ягъни кулына китап тотып, электрон китап аша һәм әсәрне тыңлау юлы белән кабул итә торган кешеләр була. Әйтик, Америкада яшәүче кешенең татар язучысы әсәрен укыйсы килә икән, ул аны таба, татар телен үзенең аңында яңарта.

Бүген язучылар социаль челтәрләрдә аккаунтлар булдыра, шигырьләрен элә, “Минем укучыларым шулкадәр” дип постлар яза. Хәзер адәм баласы күп юл үтә, машинада, транспортта күп йөри. Аудиокитаплар юлны кыскартырга һәм вакытны әрәм итмичә мәгълүмат һәм рухи азык алырга ярдәм итә.

Минтимер Шәрипович белән дә ул турыда сөйләшкәнебез бар. Аның фикере дә шундый: аудиокитапны фон буларак куеп җибәреп тә, мәгълүмат алырга була.

Миннән нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшинның да бу хакта фикеремне сораганы бар. Әйтик, мин үз китабымның аудио вариантын чыгаруга биш куллап риза. Укучы укысын гына, китап таралсын һәм тәрбияли алсын. Без китапны тарату өчен язабыз.

Элек совет чорында Дюма китабын күреп, 5 сумга сатып алсак, шатланып бетә алмый идек. Ул вакытта унар, хәтта 50шәр мең тираж белән чыккан китаплар җитми иде. Ә хәзер язучының китабы ике мең тираж белән чыга. Телисеңме-теләмисеңме, аудиокитаплар чыгаруны дөнья сорый.

Аудиокитаплар әсәрнең таралышына популярлык алып килергә мөмкин, - диде Данил Салихов.

Аудиокитапларны уку бушлай

Татарстан китап нәшрияты ел ахырына кадәр 162 сәгать яздырырга планлаштыра. 2019 елда исә 585 сәгать аудиоматериал дөнья күрергә тиеш.

Татар язучыларының иң күренекле әсәрләре, нигездә, Камал һәм Тинчурин театры артистлары, телевидение һәм радио дикторлары тавышы белән язылачак. Билгеле булганча, татар халык әкиятләрен Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла.

Татарча аудиокитаплар чыгаруда төп ярдәмне “Татмедиа” агентлыгы күрсәтә. Китаплар www.tatkniga.ru сайтында урын алачак, аларны тыңлау бушлай. 

Фикерләр








Җәмгыять

Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар

Казахстан - территориясе буенча иң зур төрки дәүләт. Соңгы елларда Казахстан төрки халыкларның вәкилләре катнашында күп чаралар уздыра. Казан-Астана арасында мөнәсәбәтләр дә елдан ел якыная бара. Шул уңайдан, "Интертат" Казахстан турында кызыклы 30 мәгълүмат туплады.

Җәмгыять

Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса: “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, - дия иде

Күптән түгел фаҗигале төстә һәлак булган баянчы Шәфәгать Салихов үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаган. Музыкантның беренче хатыны үлгәч, аны мәрхүмәнең сеңлесенә өйләнгән дигән хәбәр таралган иде. Шәфәгать абый үзе бу темага беркайчан да ачыктан-ачык сөйләмәгән. Тик вафатыннан соң барысы да бу хакта яза башладылар. Әйе, бу - факт, тик Шәфәгать хатыны Лариса апа белдерүенчә, танылган баянчыбыз бу хакта язу белән бер дә килешмәс иде. "Тагын бер тапкыр моның турыда сүз кузгатсалар, судка бирәм!" - диде ул "Интертат"ка.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла