"Ярты гасыр ремонт күрмәгән": Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы мәктәбе грант ярдәменә өметләнә

20 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: ата-аналар
Әлмәт районы Яңа Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе бүгенге көндә аяныч хәлдә. 1973 елда төзелгән мәктәпкә 45 ел эчендә бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Балалары әлеге мәктәптә белем алган, хафага төшкән ата-аналар, ярдәм сорап, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына мөрәҗәгать итте.

Ата-аналарның мөрәҗәгатендә Әлмәт районы Яңа Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе 1973 елда төзелгәне, 45 ел эчендә мәктәпкә бер тапкыр да ремонт ясалмаганы хәбәр ителә. 2006 елда мәктәпнең бер өлешендә урнашкан спорт һәм актлар заллары, ашханә биләмәләрен, алар авария хәлендә булу сәбәпле, җимергәннәр. Бүгенге көндә мәктәптә 97 бала укый һәм 19 укытучы белем бирә.


  • Әлмәт районында, Яңа Кәшер мәктәбеннән кала, тагын ике мәктәп - Миңлебай һәм Кузайкино авыллары мәктәпләре дә авария хәлендә.

Мәктәп директоры: "Мәктәпкә ремонт керсә, ул 40-50 ел эшләячәк"

Ата-аналар мөрәҗәгатеннән соң без мәктәп директоры Лилия Ризатдинова белән элемтәгә кердек. Ул бу мәктәптә 2017 елның декабрь аеннан бирле директор.

- Мәктәп бүгенге көндә шул ук хәлдә. 1973 елда төзелгән мәктәпкә бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Капиталь ремонтка документлар җыя башладык. 2018-2019 елларда “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән идек. Министрлыкларга да яздык. Әлмәт башкарма комитетына да яздык, безнең мәгариф идарәсе җитәкчесе хәбәрдар. Бүгенге көндә ул капиталь ремонтка акча табарга тырыша. Ничек булыр, ничек барып чыгар, төгәл бер әйбер дә әйтә алмыйбыз әле, - диде Лилия Ризатдинова.

- Балалар бүгенге көндә спорт белән кайда шөгыльләнә? Кайда ашый?

- Безнең икенче бинабыз бар. Ул бинада бер бүлмә спорт залына яраклаштырылган. Кышкы салкыннарда, яңгырлар яуганда шунда шөгыльләнәләр, башка вакытта урамда инде. Җәйге җылы чорда шөгыльләнер өчен махсус майданчыгыбыз бар.

- Мәктәптә, аңлавыбызча, әти-әниләр тарафыннан әлеге мәсьәлә еш күтәрелә. 

- Әйе, җыелышлар еш була. Бу мәсьәләне ата-аналар да күтәреп чыга. Ике тапкыр ТНВ телеканалы килде, газеталардан да килделәр, төшерделәр, язып чыктылар. Балалар һәм әти-әниләр Президентыбызга да хат язды.

- Лилия Рәисовна, сез бу мәктәпкә директор итеп билгеләнгәндә мәктәп инде шундый хәлдә булган. Җаваплылык куркытмадымы?

- Мин андый кыенлыклардан курка торган кеше түгел. Инде үзем дә аптырыйм, “Бәлки, Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр бу”, дип тә уйлыйм. Бәлки ул “Эшләп кара” дип әйтә торгандыр. Өметләнәм инде, тырышам-тырмашам, кайларга гына мөрәҗәгать итмим. Йөрмәгән җирем калмады. Үз кызым Камилә дә шушы мәктәптә укый. Быел, Аллаһы боерса, алтынчы класска бара.

Безнең мәктәпкә капиталь ремонт керсә, ул әле тагын 40-50 ел эшләячәк.

Мәгариф идарәсе белән башкарма комитет “булышмыйбыз” дип әйтми, “тырышабыз инде, акча эзлибез” диләр.

Әлмәт районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе: "Мәктәп грант алыр дип көтәбез"

"Татар-информ" Әлмәт районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская белән дә элемтәгә керде. Ул Яңа Кәшер авылы мәктәбенең 2019 елга авыл җирлекләрен үстерү республика грантларына тәкъдим ителгәнен әйтте. “Гариза бирү срогы 15 июль көнне иде. Миңа калса, гариза инде җибәрелгән. Хәзер икенче сорау: гаризаларны карау процессы. Без Яңа Кәшер мәктәбе грант гаризасына эләгер дип көтәбез”, - диде ул.

- Мәктәп грант ала алмаса, нишләячәксез?

- Нигезне ныгытачакбыз. Без Әлмәт районы башлыгына бу сорау белән хат язып мөрәҗәгать иткән идек, бу юнәлештә эшләячәкбез. Президентка да мөрәҗәгать иткән идек... Бүгенгә грант көтәбез.

Шул сәбәпле без Әлмәт районы башлыгы Айрат Ринатович (Хәйруллин, Әлмәт районының элекке башлыгы. Быелның 24 июненнән бу вазыйфаны Тимур Ногманов башкара. – ред.) элемтәгә кердек тә инде. Ул нигезне ныгыту эшләрен хуплады, шуңа күрә мәктәп 2019 елда грантка эләкмәсә, нигезне ныгытачакбыз, - дип вәгъдә итте Ирина Павловская

Белешмә:

  • 2019 елда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән. Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.

2019 елда Татарстанның түбәндәге мәктәпләренә капиталь ремонт керәчәк:

1. Түбəн Кама муниципаль районы МБББУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” (лимит: 2 545,2 мең сум)
2. Түбән Кама муниципаль районы МБББУ “28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” (лимит: 3 806,0 мең сум)
3. Биектау районы Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы – Ташлы Кавал башлангыч урта белем бирү мәктәбе һәм Ташлы Кавал авылы “Кояшкай” балалар бакчасы (лимит: 11 115,7 мең сум)
4. Түбән Кама шәһәре МБББУ “19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” (лимит: 5 598,3 мең сум)
5. Түбән Кама шәһәре МБББУ “25 нче гимназиясе” (лимит: 9 336,6 мең сум)
6. Нурлат муниципаль районы 1 нче номерлы мәктәбе (лимит: 1 053,1 мең сум)
7. Казан шәһәре 2 нче номерлы лицей-интернаты (лимит: 29 851,7 мең сум)
8. Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 40 041,9 мең сум)
9. Теләче муниципаль районы Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 20 769,6 мең сум)
10. Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназиясе (лимит: 9 342,4 мең сум)
11. Түбән Кама шәһәре 22 нче номерлы гимназиясе (лимит: 3 830,8 мең сум)
12. Түбән Кама шәһәре 21 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 6 714,8 мең сум)
13. Түбән Кама муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 10 320,3 мең сум)
14. Түбән Кама шәһәре 32 нче номерлы гимназиясе (лимит: 9 532,5 мең сум)
15. Тукай муниципаль районы Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 31 348,3 мең сум)
16. Яр Чаллы шәһәре 11 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 54 725,0 мең сум)
17. Балык Бистәсе Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 7 184,9 мең сум)
18. Балтач районы Нөнәгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Нөнәгәр балалар бакчасы (лимит: 44 775,0 мең сум)
19. Югары Ослан гимназиясе (лимит: 36 878,2 мең сум)
20. Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе (лимит: 44 476,5 мең сум)
21. Алексеевск районы Урманасты Шынталысы төп гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 14 917,0 мең сум)
22. Аксубай муниципаль районы Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 7 960,0 мең сум)
23. Саба районы Югары Симет мәктәбе һәм “Акчәчәк” балалар бакчасы (лимит: 11 452,9 мең сум)
24. Лаеш районы Советлар Союзы герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 67 087,1 мең сум)
25. Буа районы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар бакчасы (лимит: 29 356,1 мең сум)
26. Кама Тамагы районы Тенеш бистәсе Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 15 217,7 мең сум)
27. Чүпрәле районы “Стародувановская башлангыч мәктәп – балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе (лимит: 1 203,5 мең сум)
28. Түбән Кама шәһәре 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 1 709,4 мең сум)
29. Тәтеш районы Олы Шәмәк урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 4 975,0 мең сум)

ТР буенча: 537 125,3 мең сум.

Коррекцион мәктәпләр:

1. Яшел Үзән районы Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет – интернат мәктәбе (лимит: 47 467,1 мең сум)
2. Казан шәһәре “Н.Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” ябык типтагы дәүләт казна махсус укыту-тәрбия гомуми белем учреждениесе (лимит: 29 993,3 мең сум)
3. Минзәлә районы Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты (лимит: 29 206,3 мең сум)
4. Минзәлә районы Советлар Союзы герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге Минзәлә кадет мәктәп-интернаты (лимит: 6 965,0 мең сум)
5. Тәтеш районы майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты (лимит: 20 610,5 мең сум)
6. Лаеш районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе (лимит: 20 763,4 мең сум)
7. Тәтеш районы майор Владимир Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты (лимит: 18 288,1 мең сум)
8. Зәй районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 9 нче номерлы Зәй мәктәбе (лимит: 13 034,5 мең сум)
9. Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 67 нче номерлы мәктәп (лимит: 40 464,2 мең сум)

ТР буенча: 226 792,4 мең сум.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанда 2019 елгы вакцинация: прививкалар һәм аларның составы турында 7 факт

Прививкалар организм өчен куркынычсызмы? Баш тартучылар ничек барлыкка килә? Прививка ясату чыннан да мәҗбүриме? Бу турыда “Татар-информ”га Республика балалар клиник хастаханәсенең иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

Җәмгыять

Табиб-репродуктолог Фирая Сабирова: Хатын-кызлар балага уза алмау очракларының яртысында сәбәп ирләрдә

Татарстанда ЭКО һәм Суррогат ана хезмәте турында "АВА-Казан" клиникасының генераль директоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фирая Сабирова белән сөйләштек.

Җәмгыять

"Кирәк түгел миңа апа булу, яшь булып каласы килә". Кеше үзенә беренче тапкыр "апа" яки "абый" дип әйткәнне ничек кабул итә?

Сезгә беренче тапкыр кайчан "апа" яки "абый" дип дәштеләр? Өлкәнәеп китүегезне ничек кабул иттегез? Урамдагы чит кешеләр өчен "апа" яисə "абый"га әйләнгәндә кешеләр нәрсә кичергән? Бу хакта танылган шәхесләр “Интертат”ка сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла