Япон егете Юто Хишияма: Япониядә Татарстанны бик белмәсәләр дә, Алинә Заһитованы беләләр

18 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
2014 елның апрелендә Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Гран-при алып шаккаттырган япон егете Юто Хишияма турында ишетмәгән татар юктыр. Юто татар телен камилләштерү өчен ике ел дәвамында КФУда магистратурада белем дə ала. Хәзер инде япон егете саф татар телендә иркен сөйләшә, яза ала. Моннан тыш, аның татар теленә һәм Татарстанга бәйле булган әңгәмәләрен, фәнни мәкаләләрен күрергә була, ул социаль челтәрдәге аккаунтларын татар телендә дә алып бара. "Татар-информ"га Юто үзе һәм татар теле турында сөйләде.

Шунысын аерым атап әйтеп китик, 2017 елда Юто Хишияма шулай ук татар телен өйрәнгән японнар - Мидзуки Накамура, Акира Сакурама белән берлектә Татарстанга багышланган китап та чыгарды. 

Япониядәге Publib китап нәшриятында “Tatarstan Fanbook” (or Tatarstan Funbook) дип исемләнгән китап басылып чыкты. Тиражы – 1500 данә, ул киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. “Tatarstan Fanbook” китабына Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматлар туплап бирелгән.


Юто Япониядә япон студентларына татар телен укыта, башкаларда да татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята. Менә шундый тырыш, татар милләте өчен янып, көеп йөргән шәхесләребез бар дөньяда. Ютоны татар теле белән нәрсә бәйләп тора, әллә аның нәсел җебендә татар каны агамы? Телне өйрәнүнең нинди серләре бар? Япониядә белем бирү системасы безнекеннән кай ягы белән аерыла? Бу сорауларны без Ютоның үзенә бирдек.


Юто үзе һәм гаиләсе хакында

– Юто, син кайда тудың, әти-әниләрең турында таныштырып китә алмассыңмы? Йөргән кызың бармы?

– Мин Япониянең Канагава префектурасында тудым. Ул – Токионың көньягында урнашкан. Әтинең туган авылы да шушы префектурада. Әти – журналист булып эшли, инглиз телен яхшы белә. Әни – Нагасаки шәһәрендә туып үскән, шунда телевидениедә эшләгән. Гаиләдә өч бала – мин һәм ике сеңлем. Олысы инде кияүгә чыкты, кечесе манга (япон комиксы) ясаучы булып эшли. Йөргән кызым юк.

Япониядәге мәгариф системасы турында

– Ничә яшьтән укырга кердең? Балалар бакчасына йөрдеңме? 

– Япониядә укырга 6 яшьтән керәләр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр балалар бакчасында тәрбияләнә. Япониядә ике төрле балалар бакчасы бар. Ётиэн һәм Хойкуэн. Ётиэнда көндезгә кадәр, Хойкуэнда кичкә кадәр балаларны карыйлар. Мин 4 яшьтән 2 ел Ётиэнда тәрбияләндем. Шул чакта мин Япониянең префектуралары белән кызыксына идем.

– Кайсы мәктәптә укыдың? Сездә белем бирү системасы нинди?

– Бездә өч төрле мәктәп бар: башлангыч, урта һәм югары мәктәп. Башлангыч мәктәп – 6 ел, урта мәктәп – 3 ел, югары мәктәп – 3 ел. Башлангыч һәм урта мәктәптә уку, ягъни 9 ел белем алу мәҗбүри. Югары мәктәпкә керү өчен имтиханнарны тапшырырга кирәк. Уку елы апрельдә башлана, мартта бетә.

Мин Токиодагы гади мәктәпләрдә укыдым. Башлангыч мәктәптә укыганда ук чит илләр белән кызыксына башладым, дөньяның барлык илләренең башкаласын ятладым, кәгазьләрдә дөнья картасын ясарга маташа идем. Урта мәктәптә укыганда кызыксынуым чит телләргә күчте, аерым алганда, корея һәм төрек телләрен үзлектән өйрәнә башладым. Токио чит телләр университетының төрек теле бүлегенә укырга керергә теләк туды. Шул сәбәпле, югары мәктәптә укыганда, имтиханнарны уңышлы тапшырыр өчен, инглиз телен тырышып өйрәндем.

– Югары уку йортына ничек кабул итәләр? Бездәге кебек Бердәм дәүләт имтиханнары системасымы? Әллә уку йортына кергәндә дә имтихан бармы? 

– Дәүләт университетларына керү өчен БДИ кебек имтиханнарны бирергә кирәк. Бездә ул “Үзәк имтиханнары” дип атала. Аннары университетның үз имтиханнарын тапшырырга кирәк. Шәхси университетларга керү өчен Үзәк имтиханнарын тапшырырга кирәк түгел. Токио чит телләр университеты дәүләт университеты булганга күрә, мин икесен дә тапшырдым. Имтиханнарны гыйнвардан мартка кадәр, ягъни мәктәпне тәмамлаганчы тапшыралар. Уңышлы бирә алмаганнар мәктәпне тәмамлаганнан соң йә өйдә, йә махсус курсларга йөреп, киләсе елдагы имтиханнарга әзерләнә.

– Университетны бетергәннән соң эшкә урнашып буламы? Мәсәлән, Төркиядәге кебек эшкә юллама белән җибәрәләрме яисә Россиядәге шикелле үзеңә эзлисеме?

– Гадәттә, студентлар 3нче курста укыганда эш эзли башлый. Кагыйдә буларак, эш бирүчеләргә 4нче курста укыган студентларны июнь аеннан соң сайларга ярый. Студентлар 4нче курста укыганда эш таба да, университетны тәмамлагач, эшли башлый. Укыганда нинди тармакта эшләргә икәнен уйлыйсың, аннары шушы тармактагы фирмаларга гариза җибәрәсең. 100дән артык фирмага гариза җибәрүчеләр дә бар. Эш табу җиңел түгел, шулай да статистикага караганда, быел эшкә урнашырга теләгән студентларның 98% эш тапкан.

"Татар телен өйрәнүемә "Аерылмагыз" җыры сәбәпче булды"

– Ни өчен нәкъ менә татар телен өйрәнә башладың?

– Әйткәнемчә, балачактан ук чит илләр белән кызыксына идем. Аннан соң чит телләрне, аеруча төрек телен яратып өйрәнә башладым. Шуның өчен мин 2009 елда Токио Чит телләр университетының чит телләр факультетына төрек теле бүлегенә кердем. Анда ике ел төрек телен өйрәнгәннән соң, башка төрки телләрне дә өйрәнергә теләгем туды. Университетыбызда үзбәк, казак, уйгыр телләре дәресләре дә бар. Шуңа күрә мин бу телләрне дә өйрәндем.

2011 елның август аенда, YouTube сайтында “Аерылмагыз” дигән җырны тыңладым. Бу җыр миңа бик ошады. Аннан соң мин татар теле белән кызыксынып, аны өйрәнә башладым. Татар телен өйрәнү, башка төрки телләрне өйрәнүдән дә кызыграк тоелды миңа. Шуңа күрә мин татар телен өйрәнүне дәвам иттем.

Юто Хишиямага татар телен өйрәнүгә кызыксыну  тудырган җыр

Аннан соң интернеттан өйрәнеп килдем. Интернетта татар матбугатын укыйм, Яңа Гасыр каналын карыйм, һәм татар радиоларын тыңлыйм. YouTube сайтында татар җырларын тыңлыйм, татар киноларын карыйм. Татар теленең грамматикасын немец телендә язылган татар теле дәреслегеннән өйрәндем (Margarete I. Ersen-Rasch, TATARISCH, Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene, Harrassowitz Verlag, 2009). Татар теле төрек теленә бик охшаган. Шуның өчен татар грамматикасы һәм төрәк сүзләренә охшаган татар сүзләрен өйрәнү миңа авыр түгел. Аңламаган сүзләрне сүзлек аша өйрәнәм. Мин татар телен яратам һәм татар теле турында күбрәк беләсем килә.

– Үзеңнең кызыксынуларың, телләргә булган мөнәсәбәтең турында ишетәсе килә. Ничек уйлыйсың, телне өйрәнү өчен кешедә кызыксынудан кала телне өйрәнү сәләте дә булырга тиешме? Яисә кеше теләсә нинди телне өйрәнергә сәләтлеме? Телне өйрәнүдә хәтер нинди роль уйный, ул мөһимме?

– Беренче чиратта, кызыксыну булырга тиеш. Телне өйрәнү сәләте булса, тизрәк үзләштереп буладыр. Шунысы да мөһим: туган телең нинди тел булуына карап, берәр телне өйрәнү йә җиңел, йә авыр булырга мөмкин. Әйтелеше, язу системасы катлаулы булган, грамматика кагыйдәләрендә чыгармалар күп булган телне өйрәнү һәркемгә авырдыр. Татар теле дә исәптә, төрки телләрнең грамматикасы япон теленекенә охшаш, чыгармалар да аз. Шуңа күрә, төрек, татар телләрен өйрәнү, мәсәлән, рус телен өйрәнүгә караганда, миңа бик авыр булмады.

Хәтер, минемчә, бик мөһим роль уйный. Чөнки телне өйрәнгәндә грамматика кагыйдәләрен генә түгел, меңләгән сүзләрне дә ятларга, һәм аларны онытмаска кирәк. Рус теле кебек телне өйрәнгәндә, чыгармаларны да искә төшерәсе бар. Шуңа күрә, яшь чакта өйрәнү яхшырактыр.

- Әти-әниең, иптәшләрең моны ничек кабул итә?

– Әти-әни минем нинди кеше икәнемне, балачактан ук чит илләр, чит телләр белән кызыксынуымны белә. Шуңа күрә, минем татар телен өйрәнә башлавыма бик гаҗәпләнмәделәр. Дусларым да шулай ук.

"Япониядә татар авыллары?"

– Лингвист буларак, татар теленең нинди кызыклы, үзенчәлекле якларын әйтер идең?

– Татар (һәм башкорт) теленең башка төрки телләрдән аерылып торган иң зур үзенчәлеге – сузыкларның алмашкан кебек булулары. Мәсәлән, башка төрки телләрдәге [o] татар телендә [u] була (төрекчә: on, татарча: ун). Ә башка төрки телләрдәге [u] татар телендә [o] була (төрекчә: un, татарча: он). Тагын рус теленнән калькалар күп булуын да әйтеп була. Мәсәлән, татар телендә “Сиңа ничә яшь?” дип әйтәләр. Төрек телендә “Sen kaç yaşındasın? (Син ничә яшендәсең?)”, казах телендә “Сен неше жастасың? (Син ничә яшьтәсең)”дип әйтәләр. Татар телендә алмашлык юнәлеш килешендә - "сиңа". Бу – урыс теленең тәэсире булырга мөмкин.

– Син татар теленең үзенчәлекләрен белеп язасың. Бервакыт “әби-бабай янына кайтам” дип язган идең. Бу гыйбарәне телне яхшы белгән кеше генә яза ала. Син ничек моңа ирешә алдың?

– Алай язганым булды микән? Бәлки, авылга кайтканым турында язганмындыр... Минемчә, бер татар кешесенең “Әбиләргә кайтам” диюен ишетеп истә калдыру җитәр. Иң мөһиме – телнең чын тормышта ничек кулланылуына игътибар итү. Моны бары тик халык белән аралашып кына өйрәнеп була. Шуңа күрә, Татарстанга килеп, татарлар белән аралашу миңа телне үзләштерүдә зур ярдәм итте.


(Юто "әби-бабай янына кайттык" дип язгач, фейсбукта Япониядә татар авыллары бар икән дип уйлаучылар булды. Андыйларга җавап итеп, Юто "Япониядә татар авыллары гына" дип шаяртып җавап язды).

– Япон теле татар теле белән охшашмы?

– Грамматикада охшашлыклар бар. Мәсәлән, сүз тәртибе, икесе дә SOV (Subject, оbject, verb – ия, туры тәмамлык һәм хәбәр – ИТ).

"Татар һәм япон халкының менталитетында уртак сыйфат - тырышлык"

–  Татар халкы белән танышканда, нинди үзенчәлекләренә игътибар иттең?

Казанда яшәгәндә, татармы, урысмы икәненә карап зур аерма күрмәдем. Төрле кешеләр бар. Минемчә, яшәгән ил мөһимрәк. Россия халкы белән Япония халкы арасындагы аермаларны әйтә алам. Мәсәлән, Россиядә белмәгән кеше белән аралашканда елмаймыйлар. Япониядә этикет буенча чит кешеләргә дә елмаерга тиешсең. Россиягә беренче килгәндә, үпкәләгән килеш утырган кассачылардан бераз курка идем.

– Япониядә Татарстанны, татарларны никадәр дәрәҗәдә беләләр?

– Татарстанның бәйсез дәүләт булмавы сәбәпле, аны белүчеләр бик аз. Токиода урамга чыгып сораштыру уздырсаң, 90-95% кеше “Белмим, ишеткәнем дә юк” дип җавап бирер дип уйлыйм. Алинә Заһитованы күп кеше белә, ләкин аның татар икәнен белмиләр, рус кызы дип уйлыйлар. Казанны белүчеләр, бәлки, күбрәктер. Дөнья чемпионаты вакытында Япония җыелма командасы Казанда кунды. Мин, иптәшләрем белән Татарстанны, татарларны таныту максатыннан блог ачтым, аннары китап та чыгардык. Китап узган елның ноябрендә чыкты. Татарстанны, татарларны белүчеләр күбәер дип өметләнәбез.

– Татарстан авылларында булганың бармы? Нәрсәсе кызык?

– Бар. Иң башта (2013 елда) Яшел Үзән районындагы бер авылда булдым. Анда минем Токиода танышкан беренче татар дустым чакырды. Ул – аның әнисенең туган авылы. Татар ризыклары, хәтерләвемчә пилмән, белән сыйладылар, анда миңа Юныс дигән татар исемен уйлап таптылар.

Тагын Азнакай районындагы бер авылда ике тапкыр булдым, 2015 һәм 2016 елда. Ул – икенче бер дустымның туган авылы, Чатыртаудан ерак түгел. Дустым белән Чатыртауга меңдем, аннары беренче тапкыр татар мунчасына кердем.

Япониядәге авыллары белән чагыштырганда, юлларның әле асфальт булмавы аерылып тора. Йортларның дизайны да, әлбәттә, икенче төрле. Сездә бер катлы йорт күп, ә бездә гомумән йортлар ике катлы. Татар авыллары кырда урнашкан булса, япон авыллары таулар арасында. Охшаш яклары да бар. Авылда картлар күп, яшьләр аз.

 Аш-суга килгәндә, охшаш якларга караганда, аерылып торган яклар күбрәк. Япония – утрау дәүләте. Төрле диңгез продуктлары бар. Төп ризыгыбыз – дөге. Шуңа күрә, чи балык ите һәм дөгедән ясалган Суши – япон ризыгының символы кебек. Халыкның менталитетында уртак сыйфат – тырышлык.

– Хәзер син кайларда, ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Хәзер мин Токио чит телләр университетта аспирантурада лингвистика юнәлешендә белем алам. Татар теленең грамматикасы турында мәкаләләр язып барам, конференцияләрдә чыгыш ясыйм. Алла бирсә, ноябрь башында конференциядә катнашырга Казанга кайтам.


Фикерләр








Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

Җәмгыять

Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар

Казахстан - территориясе буенча иң зур төрки дәүләт. Соңгы елларда Казахстан төрки халыкларның вәкилләре катнашында күп чаралар уздыра. Казан-Астана арасында мөнәсәбәтләр дә елдан ел якыная бара. Шул уңайдан, "Интертат" Казахстан турында кызыклы 30 мәгълүмат туплады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла