Татар яшьләре көннәреннән фоторепортаж: теплоходта Ульяновск, Самара, Тольятти шәһәрләренә сәяхәт

28 август 2017

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил ГАЛИ
Быел "Татар яшьләре көннәре" форумы 25-29 августта уза. Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан Казанга җыелган 150 делегат "Борис Полевой" теплоходына утырып, Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәткә китте.

XXVII "Татар яшьләре көннәре"н оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" Республика яшьләр үзәге.

1990нчы еллардан оештырылучы "Татар яшьләре көннәре"нең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
"Татар яшьләре көннәре" 25 августта Казанда, Татарстан Дәүләт Советы бинасында, парламент вәкилләре катнашында тантаналы төстә ачылды.

Форумның программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраша.

Ульяновскида теплоходтан төшүгә, делегатларны татар җыр-биюләре һәм милли ризыклар белән җирле Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары каршы алды. Яшьләр танылган Ленин мемориалы белән танышты һәм шәһәрнең Татар мәдәни үзәгенә юл алды.

"Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар 27 ел буе төрле төбәкләргә сәяхәт итсәләр дә, Ульяновскига әле беренче генә тапкыр килде. Шуңа күрә өлкә җитәкчелеге дә, шәһәр җитәкчелеге дә моңа ныклап әзерләнде. Губернатор урынбасары бу чарага оештыру комитеты булдырды. Бу җитәкчелек тарафыннан без, татарларга, булган ихтирамны күрсәтә", - диде Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин кунакларны сәламләп.

Ульяновскидан соң татар яшьләре Самарада һәм Тольяттида туктап, җирле татарлар белән очрашты.























































































































  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды”. Мөслим имам-мөхтәсибе фаҗигале рәвештә вафат

Исән чакта, аяклар йөреп, күзләр күреп торганда беркөнлек дөньяның кадерен белеп, булганына Аллаһка шөкер әйтеп, куанып яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр шул. Күңеле чәчәк атып, балаларының бәхетен күреп яшәгән кешенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. Бәхетле дөнья, кояшлы тормыш бер мизгел эчендә челпәрәмә килә. Бүген иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов, алты баласын калдырып, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл читенә төшеп каплана...

Җәмгыять

Илһам Гомәров: “Хәзер фәнгә килүче яшьләрнең белем ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә торулары сизелә”

“Татар-информ” хәбәрчесе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең җитәкчесе Илһам Гомәров белән институтның эшчәнлеге, илле меңлек архив материал тупланган “Мирасханә” үзәгендә нәрсәләр сакланганы, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә институтның керткән өлеше, сөйләм теле, әдәби тел һәм дөньякүләм танылган Болгар язучысының иҗаты ни өчен өйрәнелмәгәне хакында сөйләште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла