ВИЧ-инфекция: үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга

28 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Наталья РЫБАКОВА
Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктырган 13 473 кеше диспансер исәбендә тора. Быелның сигез аенда ВИЧ-инфекциянең 772 яңа очрагы ачыкланган. ТР СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова үзеңне һәм балаларыңны әлеге вирустан ничек сакларга кирәклеге хакында сөйләде. 

ВИЧ-инфекция күбесенчә җенси юл белән күчә. Быел ВИЧ йоктыручыларның 67 проценты вирусны нәкъ менә шушы юл белән эләктергән. Шуның 98 проценты — гетеросексуаль элемтәләр аша.

- Үзеңне СПИДтан саклау өчен инфекция барлыкка китерә торган вирусның организмга ни рәвешле эләгүен белергә кирәк. Вирус белән зарарлану куркынычы бик югары булган очраклар да бар. Шунлыктан аларны һәрвакыт истә тотарга кирәк, - ди Лилия Мөхәммәтҗанова.

- Йөклелек чорында, бала тапкан һәм күкрәк сөтен имезгән вакытта ВИЧтан саклану өчен тиешле чаралар күрелмәгән очракта, анадан балага вирус йоктыру ихтималы 40-50 процентка тигез. Саклану чараларын күрсәгез, ВИЧ-инфекция эләктерү ихтималы 0-2 процентка кадәр кими, - ди бүлек мөдире.

ВИЧ һәм СПИД барлыгын аңлау һәм аларның куркыныч булуын белү генә җитми. Шуны истә тотарга кирәк: кеше ВИЧ-инфекция йоктыруын белмичә дә яшәргә мөмкин, чөнки вирус озак вакытлар үзен берничек тә белгертми. Мондый "яшерен чор" 10 елга кадәр дәвам итә һәм бу вакытта аның вирусны башка кешеләргә дә йоктыру курыкынычы бар. ВИЧ статусы уңай булган, ягъни бу вирусны эләктергән кеше тиешенчә дәваланганда озак еллар яши ала. Никадәр иртә дәвалана башласаң, шул кадәр яхшырак. Ә моның өчен тестлар тапшырып, үзеңнең ВИЧ статусыңны белеп тору кирәк.

- Асоциаль яшәү рәвеше алып барган кешеләргә генә тикшеренергә кирәк дип уйлау – зур хата. Сездә ВИЧ булуы мөмкин түгел дип уйлаган очракта да, тест үтәргә кирәк. Беренчедән, вирусның юк икәнлеген раслау беркайчан да комачауламый. Икенчедән, теләсә кайсы нормаль кешедә бераз гына икеләнү булырга тиеш. Өченчедән, вирус йоктырдым бугай дип бераз гына шикләнсәгез дә, һичшиксез, тикшеренергә кирәк, - ди Лилия Мөхәммәтҗанова.

ТР СПИД үзәге белгечләре киңәш итә

  • Тәртипсез җенси тормыш алып бармагыз, җенси партнерыгыз ышанычлы булсын. Шуны истә тотыгыз: презервативлар – ВИЧтан саклану өчен иң нәтиҗәле чара.
  • Тиешле профилактика чаралары үткәрелгән һәм дәваланган очракта, авыру анадан сау-сәламәт бала туу ихтималы 99 процентка җитә. Мондый сабыйларны дөньяга килүгә үк ясалма тукландыруга күчерәләр.
  • Әгәр гаиләдә ВИЧ-инфекция йоктырган кеше яши икән, шәхси гигиена чаралары кулланырга кирәк.
  • Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, иммун системасын ныгытыгыз. Исерткеч эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланмагыз. Исерек һәм наркотиклар кулланган вакытта кеше үз гамәлләрен контрольдә тотмый. Шуны истә тотыгыз: бүгенге көндә ВИЧ-инфекция күбесенчә җенси юл белән күчә.
  • Кирәге чыга калса дип, үзегез белән һәрвакыт презерватив йөртегез.
  • ВИЧ-инфекциядән тулысынча коткара торган препаратлар әлегә уйлап табылмаган. Инфекция йөртүчеләргә ретровируска каршы терапия билгелиләр, ул вирус үсешен тоткарлый һәм иммун системасына тернәкләнергә мөмкинлек бирә. Бу исә организмда башка авыруларның баш калкытуына юл куймый. Уңышлы дәваланган очракта кеше тулыканлы тормыш белән яши, бәхетле гаилә кора һәм сау-сәламәт балалар үстерә ала.

Фикерләр








Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

Җәмгыять

Казахстан турында 30 факт: Бөек дала, гаҗәеп Астана, сәер спорт, ак корт һәм башкалар

Казахстан - территориясе буенча иң зур төрки дәүләт. Соңгы елларда Казахстан төрки халыкларның вәкилләре катнашында күп чаралар уздыра. Казан-Астана арасында мөнәсәбәтләр дә елдан ел якыная бара. Шул уңайдан, "Интертат" Казахстан турында кызыклы 30 мәгълүмат туплады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла