Уральскидагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов: “Без Тукайны онытмадык”

16 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйсән ВӘЛИЕВА, КФУ студенты
Фото: автор
Чал тарихлы Уральск шәһәрендәге тырыш, уңган, кунакчыл татарлар телне һәм тарихи хәтерне саклап калу уе белән янып яши. Бигрәк тә халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай белән горурлана алар. Аның исемендә шәһәр дә урам, музей, һәйкәл дә булдырылган.
Уральск Казахстанның көнбатышында - Урал һәм Чаган елгасы буенда урнашкан шәһәр. Халкына килгәндә анда кеше күп яшәми - 200 мең чамасы. Шәһәрнең тарихы бай. 1613 елда Уральск шәһәр статусын ала, тарихта ул күбрәк Җаек буларак билгеле, чөнки 1775 елга кадәр атамасы "Яицкий городо" булган. 

Емельян Пугачевның баш күтәрүләре шушы шәһәр янында башлана да инде. Екатерина II тарафыннан бастырылгач, шәһәрнең атамасын - Җаекны үзгәртәләр. Җаек елгасын Уралга, ә шәһәрне Уральскига алмаштыралар. Нәкъ менә шушы шәһәрдә Александр Сергеевич Пушкин бөтенебезгә таныш "Капитан кызы"н язган. Ә иң мөһиме – халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай үзенең күпчелек гомерен шушы шәһәрдә яшәгән, иҗат иткән.

Уральск турында тарихчы, Габдулла Тукай музее җитәкчесе, физика, математика укытучысы Марат Баһаветдиновтан да күбрәк белүче юктыр. Уральск шәһәре халкы хәзер ничек сулый, нәрсә белән кызыксына? "Татар-информ" журналистына ул шул хакта сөйләде.

“Татар мәдәни үзәге”нә ашкынып йөриләр”

- Марат абый, Уральск шәһәрендә татарлар күпме? Алар ничек яши?

Уральск шәһәрендә 236 меңләп кеше яши. Шулар арасында җиде меңгә якын татар бар. Ләкин татар телендә чиста сөйләшүчеләр саны күп түгел: күбесенчә өлкән яшьтәгеләр сөйләшә. Татарлар бу якларга революция вакытларында күпләп күченеп килгән һәм Уральскида төпләнеп калган. Ә “Татар мәдәни үзәге” 1992 елда оеша. Аның бинасы 2006 елда төзекләндерелгән һәм Габдулла Тукай музее бинасы янында урнашкан. Үзәкне гаҗәеп оста, тырыш, кешелекле Миликеева Флүрә Ирек кызы җитәкли. Урынбасары Ишмакова Рената Ринат кызы аның уң кулы.


"Ялкын" фольклор төркеме

- Ә “Татар мәдәни үзәге”ндә нинди эшләр эшлисез?

- Үзәктә һәрдаим җыелып, төрле чаралар алып барабыз. Моңа мәктәп балалары да, өлкәннәр дә бик теләп йөри. Атнаның һәр пәнҗешәмбе көнендә “Ялкын” фольклор төркеме җыела. Аңа өлкәннәр йөри. Яшь бара дип тә тормыйлар, ашкынып киләләр безнең үзәккә. Алар халык җырларын, биюләрен өйрәнеп, төрле кичәләрдә, Сабан туйларында чыгыш ясыйлар.


"Татар яшьләре үзәге" һәм Г.Тукай музее

  • Сабантуй Уральск шәһәрендә быел 7 июльдә 16 тапкыр үтте. Бәйрәмгә Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Римма Ключарева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльмира Әмирова, яшь җырчы Фидан Сәхипгәрәев, Татарстаннан “Караш” төркеме чакырулы иде. Уральск Сабан туенда халык милли татар күлмәкләреннән килү гадәтен кертеп җибәргән. Ә ахырдан бар халыкны чәк-чәк белән сыйлау күренеше дә бар бу якларда.

“Татар рухын сеңдерүче кеше – Наҗия Мәхмүтовна”

- Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. “Күбәләкләр” җыр төркеме, “Ләйсән”, “Татар яшьләре” бию төркемнәребез эшләп килә. Уку елы вакытында якшәмбе мәктәбе дә эшли. Элек аны Наҗия Мәхмүтовна алып барды. Минем үземә дә татар рухын сеңдерүче кеше ул. Телгә генә түгел, тарих, мәдәният өлкәсе белән дә таныштырды Наҗия апа. “Сез телне саклап, балаларыгызга тапшырырга бурычлы”, - ди ул һәрвакыт. “Туксанынчы еллар вакытында мәйданда башыма зур таяк белән дә суктылар”, - дип көлдертә иде милләт өчен янып яшәгән Наҗия Мәхмүтовна. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан, барлык чараларга да килә ул. Ә җәйге ялларда балаларны Татарстанның төрле лагерьларына җибәреп торабыз. Хәзер алар “Заречье” лагерында ял итәләр. Без Татарстанга шундый мөмкинлекләр тудырулары өчен бик рәхмәтлебез.

“Тукайның күпчелек гомерен бездә үткәрүе белән горурланабыз”

Габдулла Тукай музеенда Марат абый шагыйрьнең Уральскийдагы тормышы турында сөйләде. Музей Тукайның укытучысы Мотыйгулла Төхватуллинның ике катлы йортында урнашкан.

Тукай музее 2006 елда Татарстан һәм Казахстанның элекке президентлары Минтимер Шәймиев һәм Нурсолтан Назарбаев килешүе буенча ачылган булган.


- Тукайны Тукай иткән шәхес ул аның укытучысы, “Мотыйгия” мәдрәсәсен нигезләүче - Мотыйгулла Төхвәтуллин. Ул да Тукай кебек ятим калган була. Ә шагыйрьне танытучы кеше Мотыйгулла Төхвәтуллинның улы Камил Төхвәтуллин була. Тукай татар әдәби телен тудыручы, нәкъ менә безнең шәһәребездә аның белем алуы белән без горурланабыз, - дип таныштырып китте аның бүлмәсе белән Марат Баһаветдинов.

- Ә Тукай белән бәйле җирләр барысы да сакланганмы соң? Аларны карыйлармы?

- Уральскида Тукай белән бәйле барлык җирләр дә сакланган дисәк тә була. Бары тик Тукай утырып киткән вокзал белән “Мотыйгия” мәдрәсәсе генә исән түгел. Тукай торган йортка, мәсәлән, күптән түгел генә ремонт булды. Анда мемориаль такта эленгән. Кызганыч, кешеләр тору сәбәпле анда кереп булмый.


Г. Тукай яшәгән йорт

Музейда исә Тукай чыгарган гәзитләр, аның шәхси әйберләре, мәдрәсә китаплары да сакланып калган. Уральск шәһәре композитор Нәҗип Җиһанов, Татар дәүләт академия театры артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая туган шәһәр дә. Аларга да музейда аерым игътибар бирелгән.

- Алга таба максатларыгыз нинди?

- Хәзерге вакытта музей ишек алдында ремонт эшләре бара. Үзебезнең җирле татарлар ярдәмендә бинабыз газлы булды, хәзер менә “Татар мәдәни үзәге”нә су кертә. Шундый тырыш, ярдәмчел егетләребез булганга сөенеп бетә алмыйбыз. Алга таба ишек алдыбыздагы диварга Тукай белән бәйле берәр рәсем бәйгесе игълан итү - минем хыялым.

Музей директоры бина янындагы диварны ремонтлату уе белән яна икән. Спонсорлар ярдәменә мохтаҗ икән алар. 


Музейда бик кызыклы экспонатлар бар. Мәсәлән, чынаяк. Мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәре - гомумән татарлар эчкән чынаяк бу.

Музейда Тукай эшләгән наборщик станогы та булган. Ләкин аны Татарстанга - Кырлай музеена алып киткәннәр. Ә бу музейда күчермәсе саклана. Аны Татарстанның Милли музее бүләк иткән. Мотыйгый чыгарган, Тукай актив катнашкан "Уклар" журналы, шулай ук "Әл-гаср-әл-җәдид", "Урал көндәлеге" басмалары да шунда басылган. Газета бастыру станогы, кызганыч, сакланмаган. Аны 1980 елларда металлоломга биргәннәр. 




Тукайның шәхси сандыгы да бар биредә.

“Ә ул ничектер күңелдән чыга”

- Марат абый, сезнең белән сөйләшкәндә мине иң беренче җәлеп иткән әйбер сезнең татар телендә чиста сөйләшүегез иде. Үзегезнең гаиләгез турында да сөйләп үтегезче? Татар телен шулай чиста белүегезнең сере нидә?

- Мин телне әби-бабайлар белән сөйләшеп өйрәндем. Теләгем бик зур иде. Татар телендә сөйләшү җаныма рәхәт. Кайбер сүзләрне кайвакыт беренче тапкыр ишеткән кебек булам. Ә ул ничектер күңелдән чыга. Үзем дә аптырап калам. Ә улым Рәшид исә Наҗия Мәхмүтовнага йөреп өйрәнде. Кечкенә чагыннан ук шушы үзәккә йөрде ул. Хәзер инде үзенең балаларын телгә дә, җыр-биюгә дә өйрәтә, Аллага шөкер.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Миндә ВИЧ”: сер итеп саклана торган чир белән авыручылар ничек яши?

Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Татарстанда уңай ВИЧ-инфекцияле 13 514 кеше яши. Быел гына да 600 яңа авыру очрагы ачыкланган. ВИЧ диагнозы белән яшәү һәм күпләрнең синнән йөз чөерүе турында “Татар-информ” репортажында укыгыз. Геройларның исемнәре үзгәртелде.

Җәмгыять

Башкорт-татар сүзлеге - башҡорт-татар һүҙлеге

Татар һәм башкорт халыклары Россиядә генә түгел, дөньяда да телләре бер-берсенә иң якын халыкларның берсе. Әмма шулай булса да, безнең телләрдә бер-берсенә бөтенләй охшамаган сүзләр бар. "Интертат" шушы сүзләрне барлап, башкорт-татар, татар-башкорт сүзлеген тәкъдим итә. Игътибарыгызга, башҡорт-татар һүҙлеге!

Җәмгыять

Зур фаҗигане булдырмый калган Дамир Йосыпов турында: "Намазлы, сабыр һәм тыйнак чын татар егете..."

Бүген аздан гына ил күләмендә фаҗига булмый калды. Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә очып киткән самолетның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә. Бераздан икенче двигателе дә сүнә. Самолетны  татар егете - очучы Дамир Йосыпов кукуруз басуына шассисыз килеш утырта ала. Шулай итеп ул "Урал авиалинияләре" авиакомпаниясенең А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм экипаждагы 7 кешенең гомерен саклап кала.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла