"Улым миңа охшаган". Ворлдскиллста катнашучы татар егетләре һәм кызлары

25 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: автор
Ворлдскиллс эшче һөнәрләр бәйгесенең төп юнәлешләрендә Татарстаннан 14 егет катнаша. “Киләчәк компетенцияләре” – ягъни киләчәктә чемпионатка кертелергә мөмкин булган юнәлешләрдә 7 егет һәм кыз. Казан чемпионатында яшүсмерләр дә катнаша, юниорлар командасында Татарстаннан 4 егет һәм кыз бар. "Татар-информ" Россия командасы составында катнашкан Татарстан студентларын барлады.

  • Мәкаләнең башында ук бер искәрмә. Ярышта катнашучыларга һәм аларның остазларына нәтиҗәләр чыгарылганчы беркем белән дә сөйләшергә ярамый. Моның өчен аларны ярышлардан төшереп калдырулары ихтимал. Шул сәбәпле, без геройлар белән “читтән торып” кына танышабыз. Бәйге биремнәре турында аерым экспертлар гына сөйли ала.
"Улым миңа охшаган!"

Илнур Дәүләтшинның эш урыны әллә каян "безнеке" дип кычкырып тора. Тимер белән эретеп ябыштырып металлдан конструкцияләр ясаган егетнең эш өстәлендә – Татарстан байрагы. Шул байракны фотога төшереп торганда татарча сөйләшкәнне ишетеп карасам – бер гаилә килгән, алар да карап тора икән. Татарчаның тәмен белеп, Минзәләчә сөйләшәләр матур итеп. Байрак турында сүз чыккач, бик белдеклегә сабышып, бу егет турында сөйләп киттем. Менә, имеш, татар егете ул, мин беләм аның турында, укыганым бар! Ә болар... Илнурның әтисе Илдар Габделнур улы, әнисе Гүзәл Исхак кызы һәм сеңлесе Инзилә булып чыкты. Гаиләләре белән Илнур өчен җан атарга килгәннәр.

Илнур Дәүләтшин - “Металл конструкцияләр җитештерү” компетенциясендә чыгыш ясаган Чаллы политехник көллияте студенты. Иң беренче итеп, Илнурның эш урынында нигә байрак тора дип кызыксындым.

- Аның өйдә дә байрагы бар. Машинасында да бар, бөтен җирендә, - ди әнисе.

- Нигә алай?

- Белмим. Үзе шундый. Чын татар егете инде ул. Татарча җырлар тыңлый, русча тыңламый да ул. Татарча җырларны миңа караганда да күбрәк тыңлый.

Илнурның әтисе автомобиль йөртүче булып эшли икән.

- Бик әйбәт. Өйдә дә гел ремонт ясый. Бик тырыш малай. Яшьләр бик уңган, алга карап эшли, - дип мактады ул.

Илнур профессияне әтисенә карап сайлаганмы икән дигән идем. Әнисе әйтә – миннән карап сайлагандыр, ди. Ул КАМАЗда металл чистартучы булып эшләгән икән.

- Малай миңа охшаган! – дип раслады Гүзәл ханым. Үзе дә гүзәл ханымга карап әти кеше тагын бер куанды. Менә бит нинди бай гаилә! 

Су астындагы камера ясаучы Айдар

Чаллының техник колледжы студенты Айдар Минеев 2014 елда WorldSkills та юниор буларак җиңгән. Ул прототиплар ясау бәйгесендә катнаша. Бу ярышта аларга бирем итеп су астында эшли торган видеокамера ясау бурычы куелган. Алар 3 көн дәвамында 22 сәгать буе пластмасса, агач, тимердән видеокамера прототибы – модель тәкъдим итә. Эксперт – Ставропольдән Ворлдскиллс вәкиле – менеджер Данилов Михаил әйтүенчә, прототип ясау өчен күзаллау да, компьютерда эшләү дә, кул белән эшләү – формаларга салуны да белү кирәк. Камера моделенең сыйфаты, матурлыгы, беркетелгән урыннарның ныклыгы бәяләнә.

Айдар Минеев “Татар-информ”га интервьюсында “Прототиплар детальне яки җайланманы зур күләмдә җитештерә башлаганчы, аларны сынарга, хаталарын, җитешсезлекләрен ачыклап яхшыртырга мөмкинелек бирә”, - дип сөйләгән иде.

Робот ясаучы егетләр

“Мобиль робототехника” юнәлешендә икешәр кеше ярыша. Барлыгы 25 команда катнаша. Берсе компьютер программасын язучы, ә берсе – робот ясаучы. Быелга бирем – КАМАЗ заводларының берсендә эшләүче робот. Билгеле, завод дигәннәре дүрт метрга өч метрлы шартлы урын, ул төрле бүлмәләргә бүленгән. Ярышта катнашучылар Ворлдскиллска кадәр робот ясарга тиеш булган. Шул роботка компьютерда программа язалар, ул “бүлмәнең” бер башыннан икенче башына - складка төрле шарлар, детальләр ташырга тиеш.

Биремне катландыру өчен, заводтагы кайбер “ишекләрне” ябып куялар икән. Робот, ишекнең ябык икәнен аңлап, башка юл аша складка барырга тиеш.

Бу бәйгедә катнашчы ике татар егет – Эмиль Мифтахов белән Оскар Арсланов – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары. “Без ярышка бик озак әзерләндек, үзебезне рухландыру өчен командалар белән җыелышып, шигарьләр дә кычкырдык”, - дип сөйләгән иде безгә Эмиль Мифтахов.

Интернет чыбыгын ялгаучы оста

Мәгълүмати кабель челтәрләре компетенциясендә Россия вәкиле – Ислам Нигъмәтуллин. Бүген алар интернет өчен кулланыла торган оптик волокно чыбыкны ялгауда көч сынашты. Пластик һәм пыяла чыбыкның нечкәлеге 0,125 мм икәнен исәпкә алганда, бик вак эш һәм зур игътибар сорый икәне аңлашыла торгандыр.

“Бер чыбыкны осталар 20 секунд эчендә ябыштыра”, - дип сөйләде ярышлар өчен җиһазларны тәкъдим иткән предприятие вәкиле Шуо Масутани.

Үз рестораныңны ач, Тимур!

Ресторан сервисындагы Татарстан вәкиле Тимур Каюмов! Бу компетенция карап тору өчен иң кызыгыдыр, мөгаен. Ресторан рәвеше китерелгән урынга “кунаклар”ны кертеп утыртканнар, ярышта катнашучылар аларны сыйлый. Тимурның эшләгәнен карап тордым. Ашаган кешене карап тору кызык булмаса да, эшләгәннәрен карау бик кызык. Ашыйсың килмәсә дә, ашата торган итеп сыйлый бу малай дип карап тордым.

Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Тимурга 19 яшь, шул вакыт эчендә өч юнәлештә көчен сынап караган – эшмәкәрлек, менчандайзинг һәм ресторан сервисы. “Әмма минем күптәнге хыялым өстенлек итте – бармен буласым килгән иде. Кем белә, мин бәлки киләчәктә үз барымны да ача алырмын”, - дип сөйләгән иде Тимур.

Инде тамагым туйды дип тәлинкәсен алып китәргә кушканнан соң кыставына чыдый алмыйча тагын бер блюдога заказ биргән апаны күргәч, уйладым әле – нинди бар гына инде, Тимур? Ресторан ача торган егет бит бу!

Ренатның чаңгысы беренче киләчәк

Менә бу егетләрнең берсе Ренат

“Киләчәк компетенцияләре” юнәлешендәге “Композит технологияләр” компетенциясендә көч сынашкан Ренат Әхмәтшәриповны инде ярышлар беткәнче үк җиңүче дип атарга була. Бу компетенциядә роликлы чаңгы ясау биреме куелган булган. Бер генә ил вәкиле дә бу эшкә алынмаган. Әгәр бер-бер хәл булып (бу урында төкеренергә кирәктер) ярышлардан төшереп калдырмасалар, җиңүче булып Россия командасы, шул исәптән ул командага кергән Ренат Әхмәтшәрипов табылачак.

Ә бу Ренат үзе

Россия командасы буш мәйданчыкта эшли - калган илләр, җиңә алмабыз дип куркып, килмәгән

Тимерлан хәзер программа яза

Алгы рәттә иң игътибар белән тыңлаучы егет - Тимерлан

Мобиль телефоннар өчен программалар язучыларның бүген иң кызу вакыты иде. Хәтта экспертларны да журналистлар белән сөйләшүдән тыелып торырга чакырдылар. Бу компетенциядә чыгыш ясаган Тимерлан Рәхмәтуллинны ерактан карап кына хушландым.

Төп компетенцияләрдәге Татарстан вәкилләре барысы да егетләр. Әмма инде берәр кыз булмаса, мәкаләбез матур булмас иде.

"Бердәнбер һәм кабатланмас" Айгөл

1С платформасында программалар төзү компетенциясендә чыгыш ясаган бик шат Айгөл Солтанова белән танышкач, “ямь өстенә ямь” өстәлде дип матурлаплар түгел, әллә ниләр язасы килеп китте. Чөнки Айгөлнең өстәлендә бер генә түгел, өч!!! Татарстан байрагы. Дөрес, утырып эшли башлагач, бик җитди һәм кырыс “бухгалтер апа”га әйләнде ул үзе. Бурычлары шундый - шартлы рәвештә “Казан нефте” дип аталган предприятиенең хезмәт хакыннан алып складтагы товарларына кадәр исәпкә ала торган программа төзү.

Дөрес, Айгөлебез татарча белми булып чыкты, әмма ул кадәр милли җанлы булгач, өйрәнер әле дигән нияттә. Айгөл - Казан кызы.

  • Казан Ворлдскиллсының үзенчәлеге – монда юниорлар да катнаша. Ресторан сервисыннан Илария Баһаветдинова, сәнәгать автоматикасыннан Ильяс Хисамиев, сантехникадан Илназ Акмалов исемнәре киләчәктә оста һөнәрчеләр буларак ишетелер дигән нияттә торам мин үзем. Әлегә алар юниор буларак уңышка ирешсен дип телик.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Теләчедә яшәүче үзмәшгуль Айрат Вилданов: «Авылда бизнес ачар өчен авылны яратырга кирәк»

Айрат Вилданов туган авылы Олы Саурышта үз эшен башлап җибәргән кеше. Ул нәселле сарыклар үрчетә. «Авылда бизнес ачып җибәрер өчен нишләргә кирәк?» дигән соравыма «Авылны яратырга кирәк. Иң мөһиме шул», – дип җавап бирде.

Җәмгыять

Аны үлгән дип санаганнар, ә ул талавын дәвам иткән: ун ел элек банктан 11 миллион сум акча урлаган кассир Роза Әгъләмҗанова кулга алынды

Полицейскийлар 2000нче еллар башында Казандагы «Райффайзенбанк»тан зур күләмдә акча урлауга бәйле җинаятьтә гаеплене тоткарлады. Бу җинаять эше мәңге ачылмас кебек иде һәм аның ачылачагына беркем дә ышанмады диярлек. Әмма җинаять эшенең урыныннан кузгалуы билгеле булды: хокук сакчылары банкның акча урлауда шикләнелгән кассир Роза Әгъләмҗанованың эзенә төшкән...

Җәмгыять

Ризәлә Исмәгыйлова: "Болгар радиосы"нда "Тәртип" тапшырулары буларак, без Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек

"Тәртип" радиосына биш ел тула. Татар халкының музыкаль ядкәрләрен саклауны һәм алдагы буыннарга җиткерүне максат итеп куйган бу радио бүгенге көндә ике форматта эшли: интернетта тәүлек әйләнәсе һәм "Болгар" радиосы ешлыгында көн саен алты сәгать. Кайчандыр тәүлек буе тоткан FM ешлыгыннан китәргә мәҗбүр булган "Тәртип" тыңлаучыларын ничек саклый, нәрсә хисабына яши, аны кем тотып тора, кем ярдәм итә? Беренче юбилейларына ничек әзерләнәләр? Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова белән сөйләштек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла