«Улым прививкадан соң аутизм белән авырый башлады»: министрлык эксперты прививкалар турында нинди фикердә?

6 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: pixabay.com
Өч айлык Артем АКДС прививкасыннан соң озак кына авырып ала. Тагын бер елдан ул мөгерәгән авазлар чыгара башлый, әти-әнисе белән аралашудан туктый. Хәзер Артемның әтисе: “Прививка ясату – үз балаңа үлем хөкеме чыгару ул”, - ди. Прививкалар салдыру мәҗбүриме? Алар организмга зыян китермиме? Бу сорауларга җавап эзләп, “Татар-информ” хәбәрчесе ике якның – прививкаларны кирәк диючеләрнең һәм аларга каршы чыгучыларның фикерләрен тыңлады.

Кечкенә Артемга коклюш-дифтерия-столбнякка каршы прививканы нәкъ тиешле вакытында – 3 ай тулгач керткәннәр. Андый вакытта бала ике-өч көн тәне кызышып, температурасы күтәрелеп ала, аннары организм авыруга каршы торырга өйрәнә. Артем белән дә шулай булыр, дип уйлыйлар. Тик сабыйның температурасы тугыз көн буе югары килеш тора, аннары хәле тагын да начарая башлый.

“Ярты елдан Артем, сәламәт балалар шикелле авазлар чыгарып, сөйләшергә маташуыннан туктады. Тагын ярты елдан бары мөгерәгән тавышлар чыгара иде. Аннары әти-әнисе белән аралашмый башлады", - дип сөйли Артемның әтисе Николай. Баласының көннән-көн начараюын күреп, әти кеше бар булган мәгълүмәтне укый, тикшерә, һәм шундый нәтиҗәгә килә: вакцина керткәннән соң Артемның баш мие нейроннарының җимерелү процессы башланган. “Бу процесс бик акрын бара – ел ярымнан алып ике елга кадәр дәвам итә”, - ди Николай.

Нәтиҗәдә табиблар балага аутик спектрның какшавы дигән диагноз куя. Авыруның шушы кәһәр суккан прививка аркасында килеп чыгуына Артемның әти-әнисенең иманы камил.

“Иммун системасы ныклы бер балага прививка ясадылар ди. Ул өч-дүрт көн температуралап, чирләп алыр да, иммунитеты барлыкка килер, антитәнчекләр эшләп чыгарылыр. Ә башка бала, иммун системасы зәгыйфьрәк булганга, вирус белән көрәшә алмый, һәм бик авыр хәлдә калачак. Ә балага вакцина кертергә ярыймы-юкмы икәнен аңлар өчен, аны башта тикшерергә кирәк. Аннары инде уйларга – прививка салыргамы бу сабыйга, әллә юкмы”, - ди Артемның әтисе.


АКДС һәм БЦЖ – бу вакциналар эчендә ниләр бар?

АКДС вакцинасы тирәсендә шау-шу, гауга чыгып кына тора. Безнең илдә кулланыла торган вакциналар арасында иң каршылыклы препарат шулдыр. АКДС “адсорбированная коклюшно-дифтерийно-столбнячная” дигәнне аңлата. Бер вакцинада берьюлы өч куркыныч авыруның вируслары бала тәненә кертелә. Ә инде БЦЖ – организмда туберкулезга каршы тору сәләте булдыра торган вакцина.

Бу вакциналарның икесе дә, табиблар билгеләп узганча, безнең илдә ярты гасырдан да артык вакыт дәвамында кулланыла.

Вакцина ике өлештән тора: антиген (вирус яки бактериянең бер өлеше, ул организмга антитәнчекләр эшләп чыгарырга стимул бирә), һәм консервантлар – болары вакцина бозылмасын һәм озак саклансын өчен кирәк.

«Вакцинада консервантлар күләме шулкадәр аз. Мәсәлән, бала көндәлек ашый торган сникерс кәнфитендәге консервантлар саны белән чагыштырырлык та түгел, анда бит Е дигәненең генә дә әллә нинди төрләре бар. Беркем дә бу турыда уйлап карамый”, - ди эпидимология табибы, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе Дмитрий Лопушов.

Ләкин ата-аналарны вакцина составындагы аерым бер матдә – тиомерсал дигән кушылма борчуга сала. Чөнки бу кушылма эчендә терекөмеш бар. Тиомерсал ялкынсынуларга каршы һәм гөмбәләр үрчемәсен өчен кулланыла.

«Бу матдә вакцинага бактерияләр белән пычрану булмасын өчен өстәлә. Бу кушылма организмда ике өлешкә таркала, алар икесе дә, тоткарланмыйча, организмнан чыгарыла, шуңа күрә вакцина керткәннән соң тәндә терекөмеш җыела дию гомумән нигезсез. Һәм градусниктагы терекөмеш белән вакцинадагы терекөмешне чагыштыру бөтенләй дөрес түгел. Мәсәлән, хлор – ул агу, натрий да саф матдә килеш алганда чиста агу, ә хлор белән натрийның кушылмасы, натрий хлориды – бусы гап-гади тоз, ул организмга кирәк, кеше аннан башка яши алмый”, - дип аңлата медик.

АКДС ≠ АУТИСТЛЫК

Табиблар әйтүенчә, АКДС вакцинасы яки башка вакциналар кертү белән аутистлык арасында исбатланган бәйләнеш юк. Алай гына да түгел, белгечләр фикеренчә, вакцина берничек тә аутизм китереп чыгара алмый.

«Гадәттә аутист бала үзен ике-өч яшьләргә белдерә башлый. Кызганычка каршы, бу вакытка әти-әниләр инде вакцинация зарары турында төрле имеш-мимешләрне күпләп тыңлап өлгергән була, ә чынлыкта исә бу авыру төрле сәбәпләрнең бер-берсенә өстәлеп килүе аркасында туа”, - дип искәртә Дмитрий Лопушов.

Белгеч сүзләренчә, кайсы вакцинаны гына алма, аның билгеле бер очракларда бала организмына килешмәве, зыянлы булу ихтималы бар. Нинди очракларда прививка ясарга ярамый - әти-әниләрне һәрвакыт кисәтәләр.

«Хроник авыруларның көчәеп киткән вакытында, кискен авыру булганда, йомырка сарысына аллергия булганда прививкалар ясалмый. Мисал өчен, БЦЖ ны авырлыгы ике килога җитмәгән балаларга ясамыйлар, бала әзрәк мантып киткәнне көтәләр. АКДС ны баланың нерв системасы зарарланганда ясамыйлар, әмма ул зарарлану прогрессиядә булганда гына. Ягъни даими рәвештә авыруның яңа симптомнары туып тора һәм сабыйның тормыш сыйфаты начарая бара. Калган очракларда вакцина ясалырга тиеш, аны баланың организмы торышын тикшереп, табиб рөхсәт биргәннән соң ясыйлар”, - дип аңлата Дмитрий Лопушов.


Әти-әниләр ни уйлый?

Кечкенә Артемның әтисе озак еллар буе табиблар фикерен, тикшеренүләрне, башка гаиләләрдә килеп туган шундый ук очракларны өйрәнгән дә, шундый фикергә килгән: вакциналар составына иммун системасын гына түгел, баш миенең кәүсә күзәнәкләрен дә җимерүче матдәләр керә.

«Баланы кинәт үлеп китүе синдромы дигән төшенчә бар (синдром детской внезапной смертности – ДВС – ред.). Табиблар баланың нидән үлүен аңлата алмаганда, шушы ДВС ка сылтыйлар. Ә мин мәсәлән шундый өч очрак таптым: балалар бер үк вакцинадан соң бер үк симптомнар белән прививка ясаганның өченче көнендә үлеп китә. Һәм беркем дә бу балаларны вакцинадан үлде дими, ә ДВС дип кенә әйтәләр”, - ди Николай.

Артемның әтисе фикеренчә, прививка ясату – үз балаңа үзең үк үлем хөкеме чыгару белән бер.

«Мин привикалар ясатырга кирәкми дип саныйм. Ләкин башка юл да бар – балаларны өч яшеннән соң вакцинацияләү. Бу вакытка баланың иммун системасы инде ныграк формалашкан була. Табиблар баланың кайбер ризыкларга аллергиясы бар икәнен белә. Баланың иммунитеты ни дәрәҗәдә көчле икәнен табиблар белеп тора”, - дип нәтиҗә ясый Николай.

Җиде яшьлек кыз бала тәрбияләүче Василиса прививкалар булмаса кешелекнең яртысы эпидемияләрдән һәм үлемнәрдән кырылып беткән булыр иде, дип саный.

«Баштан ук безнең гаиләдә беребезнең дә аллергияләре булмады. Кызыбызның да бернинди аллергик реакцияләре дә күзәтелмәде. Бала яхшы үсеш алды, барысы да норма кысаларында иде. Мин прививкалар турында мөмкин булган бөтен нәрсәне дә укып чыктым. Прививка ясатып, балалары авырган гаиләләр турында да укыдым, ләкин шул ук вакытта вакцинацияләү кешеләрне ничек коткарганы турында да белештем. Кайбер очраклар аеруча тетрәндерде. Мәсәлән, бер елны Таҗикстан хөкүмәте полиомиелиттан вакцина сатып алмаган, һәм киләсе елда авыручылар саны кискен арткан. Өйрәндем бу мәсьәләне, һәм ахырда, прививка ясатырга кирәк, дигән карарга килдем. Син бит, дөресен әйткәндә, ике куркынычның берсен сайлыйсың – прививкадан зыян күрү куркынычы да бар, йогышлы авыруларга тару куркынычы да. Прививка ясатып, без бит балаларыбызны коточкыч авырулардан коткарабыз”, - дип аңлата үз карарын яшь ханым.

Үзенең кызына Василиса туганнан алып бөтен привикаларны да ясатып килә. Бары АКДС урынына гына ул бу вакцинаның чит илдә чыгарыла торганын - «Пентаксим» ясаткан. Василиса әйтүенчә, ул вакытта аңа чит ил вакцинасы Россиядә чыкканыннан куркынычсызрак булып тоелган.

«Прививкалар турыда җитәрлек белмәгән килеш, аларны бетереп хурларга да, бик каты якларга да кирәкми. Һәр әйбернең үз аңлатмасы була, уйларга, фикер йөртергә кирәк, өйрәнергә бу мәсьәләне. Әлбәттә инде, баланың сәламәтлеген һәрвакыт күзәтеп торырга”, - дип өсти Василиса.

Привикаларны ясауның кирәклеге

Табиблар үзләре үк таныганча, бер генә вакцина да кешене вирус яки йогышлы авырудан 100 процент яклый алмый. Ләкин прививка ясалган бала авыруны күпкә җиңелрәк кичерәчәк һәм өзлегүләр (осложнениелар) булмаячак.

«Әлбәттә, күп кенә вакциналар буенча әти-әниләрнең баш тартуы теркәлә. Ләкин менә карагыз: хәзер прививкалар календарендә балага ике ай вакытында ясала торган пневмококк инфекциясенә каршы прививка бар. Әти-әниләр аннан баш тарта, гәрчә үпкә ялкынсынуы белән авырулар саны бик югары. Андый ата-аналарны аңлавы авыр, бу прививкадан баш тарту бит алар үзләре үк балаларының пневмония белән авырып китүенә риза дигән сүз. Авырса, төрле өзлегүләр дә алырга мөмкин, антибиотиклар белән дәваларга туры киләчәк, ә баласының интегүен күреп әти-әниләрнең өзгәләнүен әйтмим дә инде”, - дип искәртә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече.

Бүген балаларны һәм олыларны вакцина ярдәмендә саклап кала торган күп инфекцияләр юкка чыкмаган, алар һәрвакыт әйләнә-тирә мохитта бар, бер китеп, бер кире кайтып тора.

«Прививкалар кеше организмы өчен бер төркем йогышлы чирләрдән ныклы калкан булып тора. Бу авыруларның кайберләре үлемгә китерә, мәсәлән, полиомиелит. Әлбәттә, көне-төне антибиотиклар эчеп яшәсәң дә була, тик организм шундый җәберләүгә түзәр микән? Ә болай – бер-ике тапкыр прививка салдырасың да, дифтерия, столбняк, корь кебек куркыныч чирләр барлыгын онытасың”, - дип нәтиҗә ясый Дмитрий Лопушов.

Фикерләр








Җәмгыять

“Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям...” – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды. "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары һәм аның тормыш иптәше мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. 

Җәмгыять

Роберт Миңнуллин: “Бәлки безнең бөеклегебез еракта гына калгандыр, ләкин без бүген яшибез”

11 октябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты мисалында татар әдәбиятының бүгенге торышын төрки дөньясындагы күренекле галимнәр сөйләде. Чара шагыйрьнең 70 еллык юбилена багышланды. Әлеге очрашуда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла