"Туй 1200 сумга төште"

30 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: Рамил Гали
Бер танышым 1200 сумга туй уздыруы турында сөйләде. Бу мөмкинме? Туй күпмегә төшә? Туй уздырырга кирәкме? Хәзерге заман яшьләре бу хакта нәрсә уйлый? “Татар-информ” журналисты шушы сорауларга җавап эзләде.

Мин кияүгә чыгам! Инстаграмдагы туй күлмәге салоннарын аркылы-торкылы актарып, үземә килешеп торган күлмәк сайладым, чәч ясарга парикмахер, шундый мөһим көндә йолдызлардай балкып тору өчен визаж һәм маникюр ясаучыга кадәр таптым. 

Күлмәкне әллә ни озак эзләмәдем анысы. Хәзерге заманда нинди генә фасоны юк. Төрле аниме стилендәге киемнәрдән башлап, гадәти классика алырга була. Күңелеңә нәрсә хуш килә бит. Элегрәк туйны миллионлаган кеше яратып караган һәм китапларын укыган “Гарри Поттер” стилендә ясарга уйласам, хәзер бу уйдан кире кайттым. Ак күлмәк, озын, берничә метр җиргә сузылып килгән фата киясе килде. Туйны алып баручы тамадасы да табылды. Ләкин... бер кечкенә генә проблема калды. Минем егет булачак туй турында белми иде...

Икенче проблема - акчасын табасы калды. Егетен күндереп булыр да иде аның бәлки, ә акчасын ничек табарга? Шуны уйлап йөргәндә танышларым ярдәмгә килде. Туйны уздыру өчен ул юк дип әйтерлек бәягә сыешып була икән бит.

1200 сумга төшкән туй

Тулай торактагы бер танышым туен 1200 сумга төшүе хакында сөйләде.

“Без ирем белән бер кешегә дә әйтмичә өйләнешергә булдык. Әти-әниләребез дә бу хакта белмәде. Урамда йөргән җирдән ул ЗАГС ка барыйк диде. Мин ризалаштым. Язылышу көнне мин йоклап калдым. Ак кофта һәм чалбардан язылыштык. Госпошлина һәр кешедән 350 сум иде. 

Туйны да кешегә әйтмичә генә үткәрергә булдык. 50 сумга тимераякта йөрергә бардык. Тулай торакка кайтканда дусларыбыз безгә бәйрәм оештырып ята иде. Дус кызым тамада булды. Өстәлдә 150 сумга торт, 150 сумга мандариннар. 100 сумга сок бар иде. Иң бәхетле көнем якын дусларым, яраткан кешем янында үтте. Әллә никадәр кеше чакырып туй уздырганчы, без шушы юлны сайладык. Туй кызыклы үтте. Бәйрәм вакытында кыз урлау да булды. Мине тулай торак бүлмәсенең өстәл астына яшереп куйдылар. Ирем мине ике сәгать эзләде. Ул арада аякларым авыртып, билем бөгелмәскә әйләнде”, - дип сөйләде танышым.

"Туй белән никахны бергә үткәрергә булдык"

Айзат белән Алисә җиде ел йөргәннән соң өйләнешергә булды. Аларны "уртача" бәягә сыешкан дип әйтеп була. 

“Безнең танышу тарихы да кызык булды, - дип сөйләде Алисә. - Укудан соң кичләрен таксида эшләдем. Бервакыт дусларымны клубка алып барырга туры килде. Кире өйләренә дә алып кайттым. Шунда дусларым бер бик каты эчкән егетне үзләре белән алганнар иде.

Дусларны илтеп куйгач, теге егетне уята башладым. Ул тормый гына бит. Бер авыз ачып сүз әйтә алмый. Дуслар берсе дә телефоннарын алмый. Теге егетне өйгә алып кайтырга туры килде. Машинада төне буе шуны саклап утырып чыктым. Иртән уянсам, теге егет юк. Машинамны бикләп, өйгә керергә дип урамга чыктым. Чәчәк бәйләме тоткан теге егет каршыма килеп чыкмасынмы? Ул мине күптән белгән булып чыкты. Күзәтеп йөргән, танышырга оялган. Дуслар белән менә шундый план корганнар”, - дип сөйләде Алисә Айзат белән танышуын.

Аларның туйлары 250 меңгә төшкән. “15 мең - тамада, 150 мең - ресторан, 20 мең - бизәлеш, 10 мең - туй күлмәге, 15 мең - вак-төяк кирәк-яраклар, 5 мең - машина арендасы, 15 мең - салют, 20 мең - дус кызларга бертөрле күлмәк тектерү”, - дип сөйләде Алисә туйга тотылган акча хакында.

Туймы әллә ял итүме?

Йолдызларның туйлары күпмегә төшә? 

Әле күптән түгел генә өйләнгән блогер “Кызык-мызык” - Илназ Габидуллин бу хакта үз фикерен әйтте. “Барысын бергә җыйсаң якынча ярты миллион яки аннан күбрәк акча китәчәк инде. Хәзер күп яшьләр никах белән туйны бергә кушып, бер мәҗлес кенә ясыйлар, 10-15 елдан туй бик сирәк кенә үткәрелә торган бәйрәмгә әйләнеп калырга да мөмкин дип саныйм. Аны һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып уйлый. Мин туй уздырып, ял итәргә барыр идем. 

Балаларга сөйләргә бер истәлек бит инде ул. “Менә шулай туйларны гөрләтеп үткәрдек” дип. Үзебезгә дә, шулай ук картаймыш көнендә искә төшереп утырырга бик күңелле булыр”, - дип сөйләде Илназ Габидуллин.

“500 мең тирәсе көтелә”

Гөлсирин Абдуллина: “Туй - гомергә бер генә була торган гаиләнең матур бәйрәме. Бездә ул ике көн үтәчәк. Туй бәйрәме үзебездә күңелләрдә калырлык бер бәйрәм булырга тиеш", - ди. 

"Акча буенча әлегә әйтә алмыйм. Тамадага, бизәлешкә, алып баручыга акчаны әзерләп куйдык. Туй уздыру һәр кешедә төрлечә. Тамадага, нинди ресторанда уздыруына карый. Ниһаять, хыялланган туй күлмәгемне таптым. Эзли торгач, Чаллыдан барып алдык. Туй күлмәге, костюмнарны алдык. Туйга якынча 500 мең тирәсе тотылыр дип көтелә. Бәлки артыграк та булыр, әлегә әйтә алмыйм”, - дип сөйләде Гөлсирин Абдуллина.

Төркиягә путевка бәясен генә әйтә алам

Айсылу Габдинова фикеренчә, туйны төрлечә уздырып була. “Туйны бик тыйнак итеп тә, миллионнар түгеп тә үткәрергә була. Үзеңнең теләгеңә һәм акча янчыгына карап. Туй уздырыр өчен кайбер кеше зур кредит ала. Ләкин мин мондый әйбер кирәкми дип саныйм. Иң мөһиме – туйдагы атмосфера. Иң якын кешеләрең яныңда булса, күп чыгым алмаган туй да бик матур үтәчәк. 

Никах туена бик әйбәт карыйм. Никах иң мөһиме. ЗАГС икенче планда тора. Хәзер никах туйларын да спиртсыз бик матур итеп үткәрергә була. Туй – икегезнең мәхәббәтегез бәйрәме. Ул тормышта бер генә була. Иң якын кешеләреңне җыеп булса да, андый мәҗлес үткәрергә кирәк. Төркиягә путевканың 100 меңгә чыкканнын гына әйтә алам”, - дип сөйләде Айсылу Габдинова.

Эксперттан биш лайфхак

Танылган тамада Гамил Нур туй үткәрергә уйлаучыларга арзанлы мәҗлес үткәрү серләрен ачты. “Киленнәргә 18 яшь, миңа 50 яшь. Син гомереңдә бер туй да ясамаган, мин 100 туй ясаган. Минем киңәшләрне шуңа аңламаска да мөмкинсез”, - диде ул.

Беренче лайфхак. Туйга кем түли, шуның сүзен тыңларга кирәк. Әти-әни түли, яисә кияү түли икән, аларның теләген истә тотасы. Беркайчан да хыялый киленнәр теләген истә тотарга ярамый. Алар башка планетада яши.

Икенче лайфхак. Төп чыгым ашауга, залга китә. Туйны өйдә уздырырга кирәк. Бу ярлы кеше ысулы түгел. Кеше бай булырга тиеш. Ярлы туйны өендә ясый алмый, ул почмакта яши. Өйдә ашау арзанга чыга. Бер кешегә 200-400 сумлык меню төзергә була, ә ресторанда шул ук ашау өчен 4-5 мең түләргә кирәк була. Төп чыгымнар ашау-эчүгә китә. Өч йөзгә дә менә дигән тәмле, туклыклы ризык әзерләргә була, биш меңгә дә.

Өченче лайфхак. Чыгымнарның шартлылыгын белү. Аларны бик каты кыскартып була. Әгәр дә син 100 меңгә туй күлмәге алсаң, синең шушы күлмәкне сакларга иркен коттеджың һәм зур шкафың булырга тиеш. Алар булмаса, өч айдан соң 100 меңлек күлмәгеңне “Авито” да 25 меңгә сатуга куясың. Димәк, 100 меңгә күлмәк алырга кирәкми.

Дүртенче лайфхак. Никах ясарга. Никахка күлмәк алмаска, лимузин чакырмаска, зур залларны арендага алмаска, артистлар чакырмаска була.

Бишенче лайфхак. Өеңдә уздыра алмаса, эш урыны, уку урыны ашханәсендә үткәрергә була. Мәсәлән, азык-төлек аласың, туганнарың пешереп, әзерләп бирә. Зал кысан, тыгыз булса, менә дигән туй ясала. Иркен ындыр табагы кебек заллар эшкә ярамый.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Теләчедә яшәүче үзмәшгуль Айрат Вилданов: «Авылда бизнес ачар өчен авылны яратырга кирәк»

Айрат Вилданов туган авылы Олы Саурышта үз эшен башлап җибәргән кеше. Ул нәселле сарыклар үрчетә. «Авылда бизнес ачып җибәрер өчен нишләргә кирәк?» дигән соравыма «Авылны яратырга кирәк. Иң мөһиме шул», – дип җавап бирде.

Җәмгыять

Аны үлгән дип санаганнар, ә ул талавын дәвам иткән: ун ел элек банктан 11 миллион сум акча урлаган кассир Роза Әгъләмҗанова кулга алынды

Полицейскийлар 2000нче еллар башында Казандагы «Райффайзенбанк»тан зур күләмдә акча урлауга бәйле җинаятьтә гаеплене тоткарлады. Бу җинаять эше мәңге ачылмас кебек иде һәм аның ачылачагына беркем дә ышанмады диярлек. Әмма җинаять эшенең урыныннан кузгалуы билгеле булды: хокук сакчылары банкның акча урлауда шикләнелгән кассир Роза Әгъләмҗанованың эзенә төшкән...

Җәмгыять

Ризәлә Исмәгыйлова: "Болгар радиосы"нда "Тәртип" тапшырулары буларак, без Татарстанның бөтен почмагына барып җиттек

"Тәртип" радиосына биш ел тула. Татар халкының музыкаль ядкәрләрен саклауны һәм алдагы буыннарга җиткерүне максат итеп куйган бу радио бүгенге көндә ике форматта эшли: интернетта тәүлек әйләнәсе һәм "Болгар" радиосы ешлыгында көн саен алты сәгать. Кайчандыр тәүлек буе тоткан FM ешлыгыннан китәргә мәҗбүр булган "Тәртип" тыңлаучыларын ничек саклый, нәрсә хисабына яши, аны кем тотып тора, кем ярдәм итә? Беренче юбилейларына ничек әзерләнәләр? Бу хакта радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова белән сөйләштек.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла