ТНВга эшкә кемнәрне алалар яки мин нигә телевидение йолдызы була алмадым: "Әйдә ТНВга!" бәйгесендә катнашучының күргәннәре

25 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа "йолдызлар" кабызу максатыннан "Әйдә ТНВга!" дигән бәйге игълан иткән иде. Җиңүчеләр телеканалның грантын отып, КФУда журналистика белгечлеге буенча уку мөмкинлегенә, соңыннан телеканалда эшләү хокукына ия булды. Бәйгенең финалына үтеп, төп имтиханда төшеп калган катнашучының - Актанышның 1нче мәктәбе укучысы Энҗе Габдуллинаның "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән репортажын тәкъдим итәбез.

"Хөрмәтле зәңгәр экраннар каршында утыручы тамашачыларыбыз, без реклама чыгарылышына тукталып алабыз, бездән аерылмагыз!», «Сезнең белән фәлән-фәлән иде» яки «Без туры эфирны фәлән-фәсмәтән җирдән алып барабыз» ише сүзләр безнең өчен көндәлеккә әйләнеп бара. 

Беркөнне кич белән «артистларның гайбәт сатып әкият сөйләп утыруларын күрсәтәләр бит, инде моны да тапшыру итеп төшереп яталар» дип сукрана-сукрана телевизор карап утырам. Ичмасам, күчереп тә булмый: бирелеп китеп дәү әни карый. 

Төнге бердә уятып: «Җир йөзендәге иң сөймәгән әйберең нәрсә?»- дисәләр, бер дә уйламый «реклама» дияр идем. Бер сәгатьлек тапшыруның кырык биш минутын алып торучы әлеге бүленешләр башлануга нерв җепселләре уянып, үрле-кырлы сикерә башлыйлар. Әлеге тапшыру да шулай бүленеп куйды. Карыйм - ниндирер яңа төрле реклама, тәүлекнең һәр сәгате саен 10 тапкыр күрсәтелүче сөт, цемент, «сникерс» яки шампунь рекламалары түгел. ТНВ конкурс уздыра, грант бирә, ди. 

Беренче ишетүдә миндә бернинди дә кызыксыну уятмаган конкурс турында бераздан уйлап йөри башладым. Интернетка кереп, нигезләмәсен укып чыктым. Җәмгысе 3 турдан торучы конкурс икән. Инша. Видеоролик. Финалда интервью аласы. 

Беренче сынау: Инша

Инша дигәненең темасы үтә дә мавыктыргыч булып чыкты - «Якын дустым». Шунда ук уйлаган беренче уем «менә сиңа тема ичмасам!» булды. Ни дисәң дә, «бераз» гына тапталган шул. Аның бит бер эские бар: тема җайлы булган саен аны ачу авырлаша. Банальлектән туйганлыктан, яңача язып карарга булдым. Тик «иртәгә язам» дигән көн соңгысы булу сәбәпле, төнем илһам килгәнен көтеп үтеп китте. 

Иншам да соңгы көнне генә Казан якларына юл тотты.

Икенче сынау: Видео

Укытучы апам шалтыратып: «Почтага кош теледәй хат килгән. Кыскасы, видеоңны төшерәсең инде», - ди. Монысы да соңгы көнгәчә сузылды. Минем оешмаганлыктан түгел. Калган 5 көннең 4се олимпиада белән туры килү сәбәпле, җыелган видеоларны да бергә җыйнау минем стиль буенча соңгы көнне булды. Телефоннан бөтен җыелып килгән үчемне алган кебек булды ул көн. Бер дәрес тә укымадым. 


Инде җибәрәбез дигәндә генә очлы күзле укытучым - Ленара Рафаиловна видеоның иң беренче секундындагы сүздә үк хата тапты. Инде, мин әйтәм, бу юлы нервыларым түзмәс. Бар нәрсәне яңа баштан эшләп чыктым. Булды дигәч кенә, компьютер видеоның форматын ошатмый булып чыкты. Нәрсәсен ошатмагандыр, тик ачмады. Соңгы тамчы түземлекне эшкә җигеп, форматын үзгәрттем. Ниһаять, көннең икенче яртысында видеокүзәтмә дә Казанга юл тотты.

Мин - ТНВ финалисты  

Монысы да шулай онытылды. Шулай бер көнне инстаграм челтәрен актарып утырам. «ТНВ финалистлары билгеле!» дигән сүзләрне күрү белән каршыма әҗәл килеп басканмыни, сикереп тордым. И баскалыйм телефонның экранына: имеш, исемлекне табам. Юк кына бит! Тырыштым барыбер - таптым, укыдым. Бөтен исемлекне берьюлы карарга тырышам - берни аңламадым. Киттем иң азактан. Мин юк. Менәм өскә таба. Мин юк. Инде паникер булуым үзен сиздерә башлады. Булды бу, мин әйтәм, бу юлы да берни барып чыкмады. 

Бөтен фантазияләрем җимерелде - үземнең исемне таптым. Кайсы сан астында диегез. Мин исемлектә беренче.


Өченче сынау: Интервью

Бераз гына күкнең җиденче катына да менеп төштем. Финалга бер атна калды дигәндә интервью алыначак кешеләрнең исемлеген җибәрделәр. Аңа әзерләнү дә Җиңү көне белән туры килгәнлектән, һаман да вакыт таба алмыйча йөрдем. Кем генә булуларына карамастан, әле алар турында Интернет тулы мәгълүматы да юк бит. Булса була, булмаса юк дидем дә, керештем инстаграм буенча тикшерү үткәрергә. Әлеге күзәтүдән чыгып, үзенә күрә ачыш та ясадым әле: нинди дә булса кеше турында беләсегез килә икән, ике дә уйламый инстаграмга керегез. Ул хәзер нишли, нәрсә ашый, ничек киенә, нәрсә хакында күбрәк уйлана, нәрсә белән кызыксына, кемнәр белән аралаша - барысы да шунда ярылып ята. Чөнки хәзерге заманда ике кешенең берсе тырнак ясаучы мастер булса, икенчесе һичшиксез инстаграмда блоггер.

Актаныш белән Казан арасы ерак: иртәнге 3 тә торып, юлга чыгарга туры килде. Барып җиткәч тә, бераз гына адашып йөрдек. Тез буыннарының калтырануы гына җитмәгән, ТНВның ишегалдына кергәч, бөтенләй коелып төштем. 

Эчкә үткәч кенә җанга җылы йөгерде: алай ук куркыныч җир түгел икән ул. 6 финалист та кызлар. Егетләр әллә бөтенләй катнашып тормаган, әллә сәбәп бүтәндә. Берничәбездән интервью алдылар да, җирәбә үткәрергә дип конкурс булачак студиягә алып керделәр. Андагы куркуларым! Беренче итеп ничәнче сан астында чыгыш ясаячагыбызны, аннары нинди шәхестән «сорау алачагыбызны» ачыкладык. Бәхетебез үз кулыбызда иде, кыскасы. Кәгазь кисәген ачып карауга, авызлар ерылып, күңелләр күтәрелеп китте. Әһә, мин әйтәм, болай булгач, өмет бар. Мин 5 нче сан астында кереп, «Татар-информ» сайтының татар бүлеге баш мөхәррире Рәмис Латыйпов белән әңгәмә корырга тиеш булдым. (Күңелләр күтәрелүе әлеге шәхескә багышланган сорауларымның кызыклырак булуы белән бәйле иде). 


Интервью алганнан соң селфи: Рәмис Латыйпов, Ленара Галиева, Энҗе Габдуллина

Бәй карыйм - тагын бер кыз шул ук исемне яздыртып ята. Хәзер ул сораган сорауларны мин дә биреп, күңелсез халәт тудырсам - бетте баш була бит. Әлеге кызның чираты үтте, миңа килеп җитте. Торабыз хәзер чиратта, ишек төбендә. Рәмис әфәнде килде дә, оештыру эшләре белән шөгельләнүче бер апага: «Нигә мин ике тапкыр ул?» - ди. Әлеге апа: «Бүтәннәрне эфирда бер минут күрсәтсәләр, сине ике минут күрсәтерләр. Йолдызлы мизгелең синең», - диде дә, безне кертеп җибәрде. 

Әлеге этап конкурсның кульминацион ноктасы иде. Башлап җибәрдем, кыскасы, минем бөтен сорауларым да шул инстаграмнан чыгып бирелгән сораулар иде. Әлбәттә, Рәмис әфәнде моны беренче сүздән үк аңлап, ирен кырые белән генә елмаеп куйды. Эчтән генә, әллә алдагы кыз да шул ук сорауны бирде микән дип тә, бу абый «җүнле сорау да таба алмаганнар» диеп утыра микән дип тә уйлыйм. Шул ук вакытта икенче сорауны ничек бирергә дип баш ватам, боларына кушып, җавапны да тыңлыйм.  

Бүленеп бирелгән вакыт - җәмгысе биш минут, үтте дә китте. Шушы биш минут дәвамында үзем белән үзем көрәштем. Нигә икәнен белмим, әңгәмә вакытында бер тапкыр да жюриларга карамадым. Югыйсә, мин Муму, алар Герасим да түгел инде, батырырга теләп, усал күзләр белән дә карап тормыйлар. Тик сыныйлар. Чөнки алар шуның өчен билгеләнгән. Студиядан чыккач, иңнәрдән тау кадәрле йөк төшкән кебек тоелды, җиңеләеп калдым.

Безне «билгеле булгач, шалтыратырбыз» дип озатып калдылар. Курка-курка кергән ишек алдыннан, авыз ерылган халәттә, иркен сулап чыгып киттем. Аның чаклы рәхәтлекне тойган булмаган, күрәсең. Кайтып җиткәнче хыялланып, хискә бирелеп утырдым. Юлның арытканы да сизелмәде хәтта. Бу минем беренче тәҗрибәм, беренче практик эшем иде.

Җиңелү ачысы

Бөтен авыл, бөтен мәктәп белән миңа җан аттылар. Әнигә дә шалтыраталар, әтигә дә, дәү әнигә дә. Кыскасы, ышанучылар күп иде миңа.

Тик берничә көн узуга: «Син бу юлы үтмәдең, икенче конкурсларда уңышлар телибез!» - дип шалтыраттылар. Ышанычларын да акламадым, хыялларны да чынга ашырмадым булып чыкты. Шулай тиеш кебек кабул иттем дә, ачуымны чыгару максатыннан киттем йөгерергә (һәркем үзенчә тынычлана бит). 12 километр буена бер туктамый әлеге хәл турында уйладым, ярсыдым да, тынычландым да. «Дөньяда синең кебек күпме кеше яши. Конкуренция булган җирдә яшәве дә күңеллерәк бит. Үзеңнән көчлерәкләр белән көрәшкәндә генә алга таба үсеп була. Көчсезләрне җиңү - җиңү түгел ул» дип үземне юаткан булам да, «булдыксыз инде син!» дип сүгеп тә алам.

Җиңүчеләрне интернет аша котладым. Үз көчләре белән тырышып алган җиңүләре ич аларның. Үтмәгәнмен икән, димәк, барысы да «шома» гына булмаган, кытыршылары да очрагандыр. «Яңа гасыр» каналының инициативаны үз кулына алып, татар телен корыту максатыннан татар журналистикасына да кагылган кешеләргә каршы баруларына таң калдым. Сәләтле яшьләрне таныту һәм үстерүгә юнәлтелгән булуы да ихтирамга лаек. Җитәкчеләргә, башлап йөрүчеләргә, оештыручыларга, катнашучыларга барысына да зур рәхмәт әйтәм. Әле рәхмәтемне, ничек кенә яңгыраса да, бу сәбәпне тудыручыларга да әйтәм. «Рәхмәт»ем күп булудан түгел, алар булмаса, мондый масштаблы проектлар булмас иде бит диюем генә. 

Журналистика - иң кызыклы профессия

Әлеге конкурстан соң, күп кенә кешеләр, хәтта журналист дусларым да шалтыратып: «Бәлки, бүтән юнәлеш сайларсың? Татар журналистикасының киләчәге юк, ипилек-тозлык акчага гына эшләп йөрү җиңел түгел ул», - дигән сүзләр әйтте. Әлбәттә, башта аптырадым. Соң нигә алайса эшләп йөриләр? Китсеннәр! Тик дөньяга ал күзлектән карарга гына ярамаганлыгын да аңлыйм. Тик, минемчә, бөтен кеше дә шулай диеп, хәзергесеннән читләшеп йөрсә, киләчәге дә булмый, үткәне дә югала аның.

Төрле сүзләр ишетергә туры килсә дә, әлеге профессияне иң кызыклысы диеп саныйм. Конкурста җиңелүемне сәбәп итеп, татар журналистикасын хурлап йөрергә дә җыенмыйм. Хәзер телевизордан берәр тапшыру караганда да, аяк калтыраулары искә төшеп китә. Болар инде тәҗрибәле шул, сыек чыбык кебек бөгелеп-сыгылып төшмиләр дип үземчә бәя дә биреп утырам. Таш йөри-йөри шомара, диләр. «Кытыршы» җирләр дә шомары, «сыек чыбыклар» да бер ныгыр әле. Тормыш дәвам итә, димәк, барысы да алда, барысы да үзебезнең кулда.


Энҗе Габдуллина укытучысы Ленара Галиева белән ТНВ студиясендә

Энҗе Габдуллинаның "Яңа Гасыр" каналындагы "Әйдә, ТНВга!" конкурсына җибәргән язмасы: Якын дустым 

“Халык күңеленә тагын да ныграк якын булу өчен, мин журналист булдым”. Генри Люс                                                                            

- Энҗе, телевизордан бер реклама карадым. ТНВ каналы журналист булырга теләүче 11 сыйныф укучылары өчен конкурс оештыра, ди. Язып кара, син бит оста язасың!

Бу сүзләрне очраган  ике кешенең береннән ишетеп,  инде нәрсә икән монсы? - дип, ачып карарга булдым. Беренче тур. Эссе. “Якын дустым”. Иң беренче уйлаган уем: бу бит инде ”тапталган”тема булды. Ничәмә-ничә көннәр буена гел шуның турында  уйланып йөрдем. Мин бит бик  каты ялгышкан булып чыгам. Хәзерге заман өчен иң актуаль тема лабаса! Тирә-юньгә күз салдым, үз тормышымны, гомумән, бөтен күңелемне айкап чыктым. Чыннан да, каты ялгышканмын икән..

Хәтеремә әнием сөйләгән бер вакыйга килеп төште..

- Минем медицина көллиятендә укыган чагым. Шулай бер дәрестә психология укытучысы миннән алда гына утыручы ике дус кызга карады да:

- Сез якын дуслармы?- дип сорады. Тегеләр бернинди шикләнүсез баш кагып куйдылар.

- Ә сез бер-берегездә булган кимчелекләрне, хаталарны, дустыгың белән килешмәвегезне турыдан-туры  әйтәсезме?

Алар мондый сорау көтмәгәннәр иде, күрәсең. Аптыраулы караш белән “әлбәттә, юк” дип җавап бирделәр. Шунда укытучы:

- Алайса, сез чын дуслар түгел. Чын дуслар беркайчан да бер-берсенә ялганламый. Әйе, хак сүзләр йөрәккә ук булып кадалып, үпкә хисләре тудырырга мөмкин. Тик шул дөрес сүзләр генә кешенең дустына булган мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итәчәк. Чөнки ул дустының кимчелекләрен әйтеп, аны дөрес юлга кертеп җибәрергә сәләтле, - диде. Без бөтен аудитория белән шул кызларга төбәлдек. Алар ни әйтергә белми, икесе ике җиргә төбәлеп, сүзсез калдылар.

Әйе, бу вакыйганы мисал итеп китерүем юкка түгел. Чөнки, минем уйлавымча, дуслык ялагайлану, ялганга, бер-береңә ярашырга теләүгә корылган булырга тиеш түгел. Бу бары тик үзеңнең теләкләреңне, ихтыяҗларыңны үтәү булып чыга түгелме соң?!

Һәр кеше бала чагында үзенә күрә бер тормыш мәктәбен үтә. Балалар бакчасында башланган танышулар, яңа дуслар эзләүләр кешене гомер буена озата бара. Мәктәп чорында үзеңә терәк булырдай дусны үз сыйныфыңнан эзлисең. Тик бу чорлар үтеп китә. Һәрчак бергә булачакбыз, дуслыкны гомер буена саклаячакбыз дип антлар эчкән дуслар да төрле тарафларга таралыша. Аларның яңа җирләрдә  яңа тормышы, яңа дуслары һәм танышлары пәйдә була. Кечкенә чактагы “якын ”дусларны яңа “якын” дуслар алмаштыра. Әйе, мондый хәлләрне күпләр үз башыннан кичергәндер. Гәрчә араны бөтенләй өзеп ташламасаң да, аралашу  инде бөтенләй икенче төсмер ала.

Күпләр якын дуслары дип әниләрен саныйлар. Әйе, әлбәттә, мин дә мондый фикер белән килешәм. Әни кешедән дә бигрәк синең кайгыңны үзенә алырдай булып утыручы, чын күңелдән  сиңа бары тик изгелек кенә теләүче, тәнкыйтьләгән очракта да каты бәрелмәскә тырышучы кеше бөтен Җир шарында, мөгаен, юктыр. Әни генә нинди генә хәлләргә эләгүеңә карамастан, һәрчак синең якта була. Тик, аның четерекле ягы  да бар. Әни - яшьтәш түгел. Ул инде күптән мондый тормыш мәктәбен узган, ул бар нәрсәгә дә үзенең тәҗрибәле күзлегеннән карый. Ул баласына беркайчан да явызлык теләми, аның аңына дөреслекне үгет-нәсыйхәт аша җиткерәсе килә. Тик, бала-чага әле моны аңлыйдимени?! Әлбәттә, юк.

Мин бу мәсьәлә турында бик күп баш ваттым, күп уйландым һәм үзем өчен ачышлар да ясадым.Үземнең әлеге кыска гына тормыш юлымда күп төрле дуслар очратканмын икән бит! Тик мин аларга, дөресен әйткәндә, алар да миңа ихтыяҗларыбызны тормышка ашырыр өчен генә кирәк лабаса! Ягъни, мин өй эшләрен язарга онытканмын, яисә берәр мәсьәләм килеп чыкмый икән, мин бер дустыма шалтыратам, ул да нәкъ шулай эшли. Әгәр дә минем саф һава  сулап керәсем килә икән, мин икенче дустыма шалтыратам, ул да нәкъ шулай. Тик, кычкырып бер елыйсы, кемгәдер бәйнә-бәйнә эчеңдәге серләреңне сөйлисе, кемнеңдер иңсәсенә башыңны куеп онытыласың килсә, алар сиңа ярдәмгә килә алмыйлар. Чөнки алар җан дуслары түгел.

Мондый уйларга бирелүем мине азаккы ноктага китереп җиткезде. Җаныңны әйләндереп салырдай кеше минем өчен апам икән. Туганнарны ниндидер икенче төрле җепләр бәйли, диләр. Минемчә, бертуганнарны йөзләгән-миллионлаган җепләр бәйли. Кечкенә чагындагы сугыш-талашлар, йә беребезгә каты гына эләгеп, йә икебез  ике якка китеп үпкәләшеп утырышулар белән үрелеп барса да, үсә төшкәч, инде бераз гына акыл туплагач, туганның кем икәнен аермача ачык аңлыйсың икән.

Апам исә, ничек күрә, шулай әйтә. Ул үпкәләтәм диеп курыкмый, чөнки белә - мин барырбер үпкәләмәячәкмен һәм ул үзе дә нәкъ шулай.  Ниндидер бер хәл булса, аның номерын җыям, кемгәдер бүләк сайларга кирәк булса, аңа язам, кемдер рәнҗетсә, аңа сыенам, кемгәдер гашыйк булсам, хыялларга бирелеп аңа сөйлим, гап-гади генә саналган адымнарны да аның белән киңәшләшеп атлыйм.  Күкнең җиденче катында хыялларда йөзеп йөргән чагымда да, ул мине Җиргә бер сүз белән төшерә. Әйе, аның шул бер сүзе җитә. Төннәр буена йокламый серләшеп чыккан чаклар да бихисап. Ул - минем өчен үзем кебек кеше. Беренчедән, ул минем туганым. Икенчедән, ул минем яшьтәшем, шуңа күрә дә ул минем ниләр хис итүемне сүзсез дә аңлый.

Минем өчен иң мөһиме: туганнар арасында ялагайлану юк. Туган нәкъ  әни кебек: сиңа бары яхшылык кына тели, яшьлек дусларың кебек кәефеңне бер-ике шаян сүз әйтеп күтәрергә, чын дошманың кебек кимчелекләреңне йөзеңә бәреп әйтергә сәләтле.

Мин бәхетле! Минем сыенырдай, туган буларак та, дус буларак та ышанырдай терәгем, үз кешем бар. Дусларны тормышта үзең сайлыйсың. Тик туган да, дус та ул Ходай тарафыннан бүләк ителгән хәзинә, минемчә.

Дуслардан башка тормыш күңелсез һәм бик авыр булыр иде. Кечкенә  шатлыгыңны да зур яңалык итеп  аңа әйтәсе, борчу-мәшәкатьләрең белән бүлешәсе, һич сәбәпсез дә юк сүзне бар итеп сөйләшергә кирәк ул якын дус. 

 

 

 

 

 

Фикерләр








Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

Җәмгыять

Фәрит Фарисов: Рус кешеләре татар телен белергә тели, әмма телне дөрес итеп тәкъдим итәргә кирәк

Мәскәү шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюда соңгы вакыттагы актуаль мәсьәләләр - татар теле өчен көрәш, яшь татар лидерлары һәм дуңгыз итен “хәләл” дип сату турында фикерләрен җиткерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла