"Теплицабыз бакча буйлап йөзеп йөрде, мин еладым да еладым". Борындык авылы халкы язгы ташудан күргән зыянны барлый

22 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Расих Фәсхетдинов, Динә Йосыпова
Кайбыч районының Борындык авылын ел саен диярлек язгы ташу сулары баса. Авыл халкы өчен бу яңалык түгел, алар “безнең өчен бу нормаль хәл, безгә шулай тиеш кебек”, диләр. 


Борындык авылына килеп җитүгә, анда сөйләшергә кеше булмый калмас дип, кибеткә юл тоттык. Әмма авыл башындагы кибет безне зур йозак белән каршы алды. Бу кибет эшләми икән. Шуңа да авыл халкы азык-төлеккә авылның икенче башындагы кибеткә йөри. Язгы ташу сулары баскан авыл урамнары буйлап атлау бик җиңел димәс идек - аяк киеменә адым саен катлам-катлам ләм ябыша. Кара туфрак белән балчык катышкан ләмдә "Татар-информ" машинасы да батып калды. 


       “Күпер төзеделәр, судан саклаганы күренми”


Авылның икенче башындагы кеп-кечкенә, өч кеше сыешлы, әмма мул товарлы кибеттә сатучы Гөлия ханым Төхвәтуллина белән сөйләштек:

- Безне ел саен дигәндәй су баса. Быел язгы ташу бик көчле булды. Ниндидер ярдәме булыр дип, күпер төзегәннәр иде дә. Әмма, ул күпергә карап, суның өйләргә керми калганы юк. Нишләтәсең инде... Су баскан вакытларны кешеләрне авыл башыннан керә торган җиргә трактор белән чыгардылар. Башкача керә торган да, йөри торган да булмады. Бу язгы ташу әниемнең өенә бик каты зыян китерде. Аның өендә су идән асты тулы. Әнинең арт бакчасы, мунчалар, барысы да суда. Белмим, кайчан кибеп бетәр...


Борындыкка быел су Бәрле елгасыннан кергән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, язгы ташуда Борындыкта барлыгы 27 ишегалдын су баскан булган.


       “Бозларны шартлатырга кирәк!”

“Татар-информ” хәбәрчесе сатучы ханым белән сөйләшкәндә, кибеткә, ипи алырга дип, Гөлгенә ханым Абдрахманова керде. Аның үзен тотышы, сөйләве, күзенә килгән яшьләре буенча барысы да аңлашыла: быелгы язгы ташулар аның күңелендә кара тап булып калган. Ул су басуны булдырмый да калып була, моның өчен чарасын алдан күрергә кирәк дигән фикердә.

- Безнең Бәрле елгасындагы бозны вакытында шартлатырга кирәк! Шул гына. Авыл җитәкчелеге моны үзе белергә тиеш бит инде. Белергә һәм берәр нәрсә эшләтергә тиеш! Яз җиткәч алар җыелышып нәрсәдер сөйләшәләр инде. Бозны шартлатырга кирәк, әмма, имеш, күпергә зыян килә дип, ярамый дип, бозларны шартлатмыйлар. Менә шунда тыгыла да инде ул боз. Җибәрми бит күпер, ирек бирми. Яз көне сулар килә башлый, чөнки авылдан, кар эри башлагач, сулар ага. Шуннан боз күтәрелә башлый. Ул тыгыла башлый, чөнки елга кырыйларында таллар, агачлар бозларга китәргә ирек бирми. Шуның өчен бозны алданрак шартлатырга кирәктер дип уйлыйм мин.


“Язгы ташудан соң бакчаларыбыз диңгез кебек”

Кибеттәге ханымнар белән сөйләшкәч, Гобәева Зөлфия ханым янына киттек. Аның ишегалды һәм йорты аеруча зыян күргән, диделәр. Зөлфия ханым авылның Ленин урамында яши. Өйгә кергән су җиһазларга зыян салмасын дип, аларны күтәртеп куйганнар. Мәсәлән, диван урындыклар өстендә тора. Икенче бүлмәдә кер юу машинасы диван өстендә тора. (Ирексездән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында уйлап куйдым). Зөлфия ханымның базында, өй астында, мунчасында, абзарында, бакчасында, ишегалдында - бөтен җирендә су! 


- Язгы ташудан соң ярдәм итүче дә юк. Кем ничек ярдәм итсен инде. Су бит бөтен кешене дә баса. Мин, мәсәлән, өйдә бутый белән йөрдем. Бөтен кешедә дә шул хәл инде ул. Ә инде бакчамны никадәр су басканын әйтәсе дә юк. Анда көймә белән йөрерлек иде. Мунчаның яртысына кадәр су менгән иде. Монда диңгез кебек иде. Сулары бит әле дә сеңеп бетми. Йөреп тә булмады, бакчамда бернишләп тә булмады. Мунчага бер-ике көн гомумән керә алмыйча, анда хәтле барып җитә алмыйча яттык. Менә хәзер инде бер генә сорау: кайчан минем мунчам ягып, юынырга керерлек була? Кайчан мин мунчама керә алачакмын? Кайчан кибәчәк ул? Мунча пиченең бернинди балчыгы калмаган. Су юып төшергән. Бу хәлләрне аңлатып бетерә торган түгел! Әнә, үзегез карагыз... Барысы да күренә. Су баскан көннәрне бик каты еладым, утырдым да еладым, утырдым да еладым. Бер үзем бит мин. Булышырга бер кеше дә юк. 11 апрель иде ул... 11 апрель килде менә шушы... Бик каты итеп кинәт кенә килде ул сулар. Күрми дә калдык. Минут, секунд эчендә бакчам бөтенләй су астында калды. Су астында калган өйләр, кызганыч, күп шул монда безнең... Монда бит әле минем күршеләрнең бакчалары һаман да бөтенләй су астында.

- Кибә дә башламаган. Сулары ди китмәгән. Менә монда кеше кайчан бәрәңге утырта? Диңгез кебек әле монда. Бу суларның тиз генә сеңеп тә бетәсе юк. Тавыкларымны, су җырып йөри-йөри, тартмага тутырып, өй алдына кертеп куйдым. Өйдә үзем генә утырдым, беркая чыга алмадым. Аннары МЧСлар килде инде. Рәхмәт МЧСларга, көймәдә йөзеп килделәр, әйберләремне күтәреп чыгып киттеләр. Зур капкамны ачтылар да, көймә белән керделәр, башкача керә торган түгел иде монда. Өч егет кереп, әйберләремне күтәреп чыгып китте. Көймәне кайдан алганнарын белмим, мин бит өйдән тәрәзәдән генә карап утырдым, беркая да чыга алмадым. Район җитәкчеләре, хуҗалар килде, карап йөрделәр. Алдан да карап йөрделәр. Су баскан көнне дә килделәр. 





Зөлфия ханым авыл халкы язгы су басуга инде ияләнгән дип саный.

- Без инде ташуны, дөресен генә әйткәндә, беренче генә ел күрмибез. Безгә шулай тиеш кебек инде. Яз җитә башлагач, без “ташу була, ташу була” дип, шулай көтәбез. Хәлдән килгәнчә ташудан соң каралты-кураны төзәтәм инде. Хәлдән килмәгәне торып тора. Пенсияне бит барысына да җиткереп тә булмый, - дип уфтана Зөлфия ханым.


Борындыкта су бер тәүлек торган. Аннары, МЧС хезмәткәрләре килеп, тыгылган урыннарны ачкач, китә башлаган. 

- МЧСлар да, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә, янгын сүндерүчеләр дә безне саклап төн кунганнар диделәр монда. Соңыннан ишеттем инде барысын да, су баскан вакытта чыгып, кеше күреп, сөйләшә алмадым. Шушы авылда яшәп 65 яшькә җиттем инде менә, - дип сөйләде Зөлфия ханым.

Авылга су тулгач, билгеле, урамнарга машина белән кереп булмаган. Кешеләр машиналарын трассада калдырганнар.


           “Теплицабыз бакча буйлап йөзеп йөрде...”

Зөлфия ханымның күршесендә дә булдык. Бу йортта торган әби белән бабай йөзләрен дә күрсәтмәделәр, исемнәрен дә әйтмәскә куштылар. Әби сүзләренчә, язгы ташудан аларның өйләренә бик нык зыян килмәсә дә, ишегалдында булган барлык әйберләр, яңа материаллар бозылган. Баздан бер әйберне дә чыгарырга җитешмәдек, бәрәңгеләр һәм башка бар нәрсә дә бозылды дип сөйләде әби.


- Иртәнге биштә бабам уятты, тор, су баскан, ди. Хайваннарны коткарырга тотындык. Абзарның бөтен җирен су басты. Төрле кораллар, ишегалдына кирәкле вак-төякләр - барысы да су астында калды. Теплицабыз бакча буйлап йөзеп йөрде. Тиздән мунча төзибез, өйне яңартабыз дип алган төзелеш материаллары да су астында калды. Күпме әйберебез әрәмгә китте инде менә. Баздагы бер нәрсәне дә коткара алмадык. Куркытты инде, куркытты, бик каты курыктык...


     “Язгы ташу ир-атларны да елата!”

Шул ук урамдагы Гыйззәтуллин Марат янына да кереп чыктык. Язгы ташу турында сөйләгәндә, аның күзләре яшьләнде:

- Абзарлар, мунчалар суда калды инде. Теплицамны су киткәндә йөзеп барып тотып калдым да, урынына тартып китердем. Әгәр дә рәшәткә булмаган булса, ул Бәрле елгасына чыгып китәр иде, рәшәткәгә эләгеп калды. Мунчаларга, абзарларга, ишегалдындагы бар җиргә дә керде су. Җитәкчелек нәрсә, булыша инде, страховой түли. Ул акча бар килгән зыянны төзәтеп бетерергә җитми дә инде, әмма нишләтәсең. Берәр файдасы була барыбер. Куркытты инде бу ташу, куркытмыйча. Минем бит әле авыру әнием бар, әнием белән торам. Җитәкчелек кайчан безне цивилизациягә кертер, билгесез. Яңа күпер салып куйдылар алар, шул күпер тота авылны бераз.


Борындык авылындагы мәктәп белән балалар бакчасы бинасы юлын да су баскан. Авыл халкы сүзләренчә, ул юлны гел шулай су баса, аны әйләнеп, бинага арткы яктан керергә кирәк.

          “Аллаһ биргән суны мин нишләтим?”

Башларына бәла төшкән авыл халкы белән сөйләшкәннән соң, Борындык авыл җирлеге советына авыл башлыгы Рифат Гыймадиев белән әңгәмә корырга киттек. Әмма ул урынында юк иде. Эшләре буенча чыгып киткән икән. Башлыкның сәркатибе Флүзә ханым Рифат Гыймадиевка, телефоныннан шалтыратып, килергә үгетләп карады, әмма Рифат Гыймадиев эш урынында күренмәде. Әңгәмәне телефоннан гына корырга туры килде:

- Су керә инде, соң, нишләтим соң мин ул язгы ташуны. Күпер төзедек, алай язгы ташу белән көрәшергә бер әйбер дә төземәдек инде, бер нәрсә дә юк. Табигый елга, табигый су инде ул. Аны бернишләтеп тә булмый. Кешеләр елый дисез сез. Алар бит страховой акчаларын алдылар. Гадәти хәл бит инде бу, соң нишләтергә кирәк соң инде аны. Мин бернәрсә дә эшләтә алмыйм монда. Аллаһ биргән су бит ул. Бернинди дә корылма ясап булмый монда. Үз вакыты җитмичә, су китми инде ул. Аны бернишләтеп булмый. Халык зарланырга ярата инде ул. Арттырып та сөйләүчеләр бардыр... 


Борындык авылы Кайбыч районында, район үзәге Олы Кайбыч авылыннан 24 чакрымда, Колангы тимер юл станциясеннән – 6, Вязовы пристаненнән 53 чакрым ераклыкта урнашкан. Борындык авылы – җирле үзидарә үзәге. Борындык авылы Казан ханлыгы чоры авыл атамалары исемлегеннән кергән. Авыл атамасы Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә (1565-1567 елларны эченә ала) дә искә алына. И.П.Ермолаевның “Казанский край во второй половине XVI-XVII вв.” дигән хезмәтендә 1674 елның 23 декабрь датасы белән Борындык авылы искә алына.


РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 20 апрельгә биргән мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта Татарстанда бер торак пунктта алты участок су астында кала бирә. 6 муниципаль районда 5 түбән урнашкан күпер һәм грунт юлның бер участогын су баскан. Күпчелек сулыклар боздан әрчелде, диелә хәбәрдә. Шушма, Казансу, Мишә, Иж, Нократ елгаларында су күтәрелү дәвам итә, башка елгаларда суның кимүе күзәтелә.

Фикерләр








Җәмгыять

Шәфәгать Салиховның хатыны Лариса: “Син миңа, картайгач, бер эскәмия ясап бирсәң, мин, шунда утырып, гармунда уйнармын”, - дия иде

Күптән түгел фаҗигале төстә һәлак булган баянчы Шәфәгать Салихов үзенең шәхси тормышы турында сөйләргә яратмаган. Музыкантның беренче хатыны үлгәч, аны мәрхүмәнең сеңлесенә өйләнгән дигән хәбәр таралган иде. Шәфәгать абый үзе бу темага беркайчан да ачыктан-ачык сөйләмәгән. Тик вафатыннан соң барысы да бу хакта яза башладылар. Әйе, бу - факт, тик Шәфәгать хатыны Лариса апа белдерүенчә, танылган баянчыбыз бу хакта язу белән бер дә килешмәс иде. "Тагын бер тапкыр моның турыда сүз кузгатсалар, судка бирәм!" - диде ул "Интертат"ка.

Җәмгыять

Илнур Нурмөхәммәтов: «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының бурычы - юл хәрәкәте иминлеген тиешле дәрәҗәгә җиткерү"

2019 елдан Россиядә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты тормышка ашырыла башлаячак. Яңа проектны 2017-2018 елларда гамәлдә булган «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының дәвамы дип әйтергә мөмкин. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының стратегик үсеш идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов аның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Җәмгыять

Көзге каникулларда Казанда яшүсмер бала күрергә тиешле 13 милли урын

Күпләр сәүдә-күңел ачу үзәкләреннән башка, гаилә белән рәхәтләнеп ял итәрлек бер урын да белми. Мәктәп балаларының көзге каникулларында аларга күңелле дә, файдалы да булсын дисәгез, без тәкъдим иткән маршрут буенча сәяхәт итеп, татарның бөек шәхесләре турында мәгълүмат туплагыз, Казанның татар халкы өчен мөһим булган урыннарыннан йөреп чыгыгыз. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла