Татарстанның Кара китабы

4 октябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Регина Гомәрова, Светлана Щеглова, Рәмис Латыйпов, pixabay.com
КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров “Татарстанның Кара китабын” әзерли. Үсемлекләр дөньясы – флорага куркыныч тудырган үсемлекләрне галимнәр шулай атый. Татарстанның Кара китабына нинди үсемлекләр кергән, алар белән ничек һәм ни өчен көрәшергә кирәк – биолог шулар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

1. “Кызыл китапка караганда Кара китап күпкә актуальрәк”. 

2. Сосновский балтырганы - Кара китапка кергән һәм юкка чыгару өчен көрәш алып барылган бердәнбер үсемлек. 3. Амброзия – Татарстандагы иң куркыныч үсемлек. 

4. "Америка өрәңгесе үскән җирдән бакалар да кача, кошлар да сайрамый". 

5. Кара китапка эләккән төрләрнең күпчелеге - декоратив үсемлекләр. 

6. Җимеш агачы ирга да Кара китаптагы үсемлек.

7. Кара китаптагы үсемлекләр арасында суүсем дә бар - Канада элодеясы. 

8. “Инвазив үсемлекләрне кайбер төрләрнең саны кисәк арту белән бутарга ярамый”. 

9. Инвазив җәнлекләр: Америка чәшкесе Европа чәшкесен юкка чыгарган. 

10. Татарстанның Кара китабын һәм инвазив төрләргә каршы көрәш буенча законнарны булдырырга кирәк. 

11. Чарасызлык: Кара китапка кергән үсемлекләргә тап булгач, кеше нишләргә тиеш дигән сорауга җавап юк.

Вадим Прохоров Татарстанның Кара китабына һичшиксез керергә тиешле үсемлекләр исемлеген әзерләгән

Кара китап – асылда “Кызыл китапның” антонимы. Кызыл китап – популяцияләре кимү сәбәпле сакланырга тиешле үсемлек һәм җәнлек төрләре. Ә Кара китапка контрольсез үрчегән һәм шул сәбәпле куркыныч тудырган, юкка чыгарылырга тиешле хайван һәм үсемлек төрләре кертелә.

Россиядә беренче Кара китапны 2010 елда МГУ галимнәре чыгара. Басмага Үзәк Россиядәге 80 гә якын үсемлек кертелә. Бу хезмәттән соң башка төбәкләр дә үз китапларын чыгара башлый. Безгә якын күршеләрдән Кара китапны Удмуртия чыгарды, аларда басма 2016 елда әзерләнде. Татарстанда КФУ галимнәре куркыныч төрләр исемлеген төзегән, ләкин алар аерым китап булып басылып чыкмады әле. Җәнлекләр буенча Кара китапның әлегә чыкканы юк.

Вадим Прохоров безгә Татарстанның Кара китабында һичшиксез булырга тиешле үсемлекләр исемлеген тәкъдим итте.

  • 1. Әрем яфраклы амброзия (амброзия полыннолистная)
    2. Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского)
    3. Америка өрәңгесе (клён ясенелистный)
    4. Күп яфраклы әче борчак (люпин многолистный)
    5. Берьеллык вакбаш (мелколепестник однолетний)
    6. Вак чәчәкле бохар кынасы (недотрога мелкоцветковая)
    7. Вак чәчәкле галинзога (галинзога мелкоцветковая)
    8. Гигант сары чыбык (золотарник гигантский)
    9. Җир грушасы (топинамбур, подсолнечник клубненосный)  
    10. Канада сары чыбыгы (золотарник канадский)
    11. Башаклы дүңкәл (ирга колосистая)
    12. Канада элодеясы (элодея канадская)
    13. Пенсильвания корычагачы (ясень пенсильванский)
    14. Тал яфраклы кашкарый (астра ивовая)
    15. Америка эт тигәнәге (череда облиственная)
    16. Чәнечкеле эхиноцистис (Эхиноцистис шиповатый)

“Кызыл китапка караганда Кара китап күпкә актуальрәк”

“Кара китапка кертелгән төрләр проблемасы Кызыл китаптагы төрләргә караганда күпкә актуальрәк”, - дип саный галим.

- Кара китапка кергән үсемлекләр табигый бергәлекләргә куркыныч тудыра. Икенче төрле аларны инвазив дип атыйлар. Инвазия – басып керү дип тәрҗемә ителә. Ягъни бу үсемлекләр үзләре өчен ят булган мохиткә басып керә. Аларны кайвакыт “килмешәк төрләр” дип тә атыйлар, - ди Вадим Прохоров.

- Проблема нәрсәдә? Үсемлекләр, хайваннар үзләре таралган төбәктән – ареалдан читкә эләгә икән, анда аларның санын җайга сала торган табигый дошманнары, авырулары булмый. Һәм алар контрольсез рәвештә үрчи башлап, җирле үсемлекләрне һәм җәнлекләрне кысрыклап чыгара. Алар табигый бергәлекләрне тулысынча юкка чыгарырга мөмкин. Галимнәр шушыңа борчылып, Кызыл китап формасында, тулы тасвирлама белән исемлекләр төзи башлый һәм аны Кара китап дип атый.

"Сосновский балтырганына каршы гына көрәш бара"

- Сез зарарлы һәм куркыныч үсемлекләр исемлеген төзедегез. Киләсе этап нинди булырга тиеш?

- Кызыл китапны карасак, анда үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтелгән. Кара китапта - көрәш чаралары язылган. Үсемлекләрне юк итүнең химик, биологик, механик, агротехник алымнары бар.

Ләкин монда бер проблема бар. Авыл хуҗалыгы өчен зарарлы чүп үләннәренә каршы Россельхозцентр көрәшә. Ә Кара китапка кергән үсемлекләр авыл хуҗалыгы өчен бернинди куркыныч тудырмый. Алар белән кем көрәшергә тиеш? Әлегә беркем дә түгел. Хәзергә бер генә инвазив үсемлеккә каршы көрәш алып барыла, ул - Сосновский балтырганы (Борщевик Сосновского).

Сосновский балтырганы. Фото: Wolk9, pixabay.com 

Мин күптән түгел Карелиягә бардым. Юлда уңаендагы Ярославль, Иваново, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләрендәге кырларны балтырган күмеп киткән. Офыкка кадәр тоташ балтырган гына үсә. Аларда бу үсемлеккә каршы көрәш программалары бар. Татарстанда да бу мәсьәлә буенча фикер алышу булды һәм киләсе елга программаны эшләтеп җибәрү карары кабул ителде кебек.

Балтырганны механик ысул белән юкка чыгарырга мөмкин. Ләкин ул - күпьеллык үсемлек, димәк, бер генә чабып бетми. Чәчәк атып, орлык биргәнче берничә мәртәбә чабарга яки сукаларга кирәк. Бу - бик чыгымлы эш. Химик ысуллар бар, ягъни үсемлекләргә махсус гербицидлар сибәләр. Ләкин анысы куркыныч, чөнки химикатлар башка үсемлекләрне дә үтерә, кош-кортларны агулый.

Биологик алымнар бар. Әлеге үсемлек яшәгән төбәктән аны юкка чыгара алырдай берәр корткыч яки авыру, вирус, патоген табарга кирәк. Тарихта мондый мисаллар бар. Инвазив төрләрдән иң зур зыян күргән континент - Австралия. Аларда барлык проблемалар да диярлек биологик ысуллар белән хәл ителгән. Мәсәлән, Австралиядә яшәүчеләр кактуслардан – Мексика оппунцияләреннән – “тере читән” утыртканнар. Анда әлеге кактусларны ашый торган җан ияләре булмый. Шуңа күрә кактуслар барлык көтүлекләрне басып ала. Кисү дә, химик эшкәртү дә ярдәм итми. Эзләнә торгач, Мексикада кактусларның дошманын – утлы күбәләкне табалар һәм алар опунцияләрне ашап бетерә. Австралиядә бу күбәләккә һәйкәл куялар. Бу - дөньяда бөҗәккә куелган бердәнбер һәйкәл.

Дөньяда бөҗәккә куелган бердәнбер һәйкәл Австралиядә утлы күбәләк хөрмәтенә урнаштырылган

Амброзия – Татарстандагы иң куркыныч үсемлек

Татарстандагы иң куркыныч үсемлек - амброзия - мәктәп клумбасында үсә

- Вадим Евгеньевич, балтырганның ни өчен Кара китапта булуы аңлашыла. Ул - куркыныч үсемлек, кешегә зыян сала, кагылсаң, химик пешү алуың бар. Бу турыда сөйлиләр, язалар. Сезнең исемлектәге башка үсемлекләр турында сөйләгез әле. Исемлектә беренче - амброзия. Бу үсемлекне зыяны нәрсәдә?

- Минемчә, амброзия - иң куркыныч үсемлек. Балтырганга караганда да зыянлырак! 

Балтырганның согы тәнгә тигән очракта гына химик пешү алырга мөмкинсең. Әгәр сез үсемлекне урап узасыз икән, балтырганның зыяны тими. Ә амброзия – иң көчле аллерген, чәчәк аткан вакытта аның серкәсе көчле аллергик реакция китереп чыгара. (Поллиноз, яки сезонлы аллергик риноконъюнктивит – ТИ). Борынгы грек мифологиясе буенча, амброзия - аллалар ризыгы, ул кешене яшәртә дип санаганнар. Ә чынлыкта ул бик куркыныч. Мин әлеге үсемлек аркасында фатирын алыштырырга мәҗбүр булган кешеләрне дә беләм, чөнки аның серкәсе аркасында килеп чыккан аллергиягә бернинди дарулар да ярдәм итми. Ә кешеләр үзләрендә амброзиядән аллергия икәнен дә аңламый, аңласалар да бу үсемлекнең кайда икәнен таба алмый. Амброзия – әремгә охшаган, күзгә ташланып тормый торган бер үсемлек. Ул безнең бинадан ерак түгел, Достоевский урамында үсә...

Шулай дигәч, Вадим Прохоровтан бу “күзгә дә ташланмый торган куркыныч” үсемлекне күрсәтүне сорадым. Аның белән урамга чыгып киттек, амброзия... мәктәп бакчасындагы клумбада үсә булып чыкты! Амброзиянең яфраклары бәрхет гөлнекенә охшаган, бакчаны карап торучылар аны чәчәк дип уйлаган. Чүпләрне утаганнар, ә амброзияне су сибеп үстерәләр...

“Бәхеткә, амброзияләр бездә әлегә күп түгел, ул чагыштырмача сирәк очрый”, - диде галим. Татарстанда бу үсемлек беренче тапкыр 1987 елда табылган, популяциясе куркыныч дип әйтерлек санга җитмәгән.

"Амброзиянең серкәләре - иң көчле аллерген"

"Америка өрәңгесе үскән җирдән бакалар да кача, кошлар да сайрамый"

- Тагын нинди куркыныч үсемлекләр бар?

- Кара китапка кергән куркыныч үсемлекләр күп түгел. Төгәлрәге, икәү - балтырган һәм амброзия. Гомумән, безнең якларда агулы үсемлекләр күп түгел. Тупасрак итеп әйтсәк, җитди агуланыр өчен кешегә аларны шактый күп ашарга кирәк.

Россиянең Кара китабы тышлыгана халык тарафыннан ялгыш "котырган кыяр" дип аталган эхоноцистис ясалган.

- Вадим Евгеньевич, сезнең исемлектә “Котырган кыяр” (“бешеный огурец”) та бар. Аның зыяны нәрсәдә?

- “Котырган кыяр” - эхиноцистисның халык арасындагы исеме. Ул аның дөрес атамасы түгел. Чын “котырган кыяр”ның җимешләре чәнечкесез була. Эхиноцистис кыска гына вакыт эчендә ташландык җирләрне басып алырга мөмкин.

- “Ясенелистный клен”, аңлавымча, Америка өрәңгесе?

- Әйе. Торак пунктларны яшелләндерү максатыннан, аларны 1960 елларда күпләп утыртканнар. Ул тиз үсә, талымсыз, карарга, тәрбияләргә кирәкми. Аннары ул ташландык җирләрдә үзе дә үрчи башлый. Америка өрәңгесеннән иң зыянны су буйларындагы әрәмәләр күрә. Елга буйларында элек тал, имән урманнары булса, хәзер өрәңге бу җирле агачларны кысрыклап чыгара. Кайбер кече елгаларның читләрендә хәзер өрәңгедән башка агач юк та. Мәсәлән, Алабуга янында - Түбән Кама милли паркында бары тик өрәңге генә үсә торган урын бар. Елга буендагы агачлыкта зур агачлар - өрәңгеләр, яшь үсентеләр, чирәм урынына - өрәңге шытымнары. Ягъни, тулысынча шушы килмешәктән торган табигый бергәлек.

Америка өрәңгесе елга буйларында үсә башласа, башка агач, куакларны кысрыклап чыгара, әрәмәләрдәге кошлар, бакалар юкка чыга

- Минем шуңа игътибар иткәнем бар - су буендагы шушы өрәңгеләргә кошлар оя кормый. Өрәңге кошлар өчен зыянлымы әллә?

- Бу туклану чылбыры өзелгән дигәнне аңлата. Шуңа күрә анда җан ияләре - кошлар, бакалар юк. Инвазив төрләрнең куркыныч ягы балтырган кебек кешегә зыян салуда түгел. Инвазив төрләр, табигый бергәлекләрне юкка чыгарып, кеше яши торган мохитне тулысынча үзгәртергә мөмкин. Аларның зыяны шунда. Монда мең, миллион еллар буена формалашкан урманнар да, болыннар да калмаячак. Барлык җирле фауна һәм флора юкка чыгачак һәм кеше әлеге килмешәк үсемлекләр арасында калачак.

Система ничек төзелгән? Кояш яктырта, үсемлекләрдә фотосинтез процессы бара, алар һавадагы азотны азыкка әйләндерә, ул үсемлекләрнең яфракларын бөҗәкләр ашый, бөҗәкләр белән кошлар, бакалар туклана. Алары, үз чиратларында, башка җан ияләре өчен азык булып тора. Ә бу үсемлекләрнең яфракларын ашаган яки аларның тормышына куркыныч янаган махсус бөҗәкләр юк. Бу төрләр арта, биомасса туплый һәм җирле үсемлекләр белән үзара конкуренциядә җиңеп чыга. Әгәр бездә яфраклары беркемгә дә кирәкмәгән үсемлекләр үсә икән, энергия тапшыруның тулы бер чылбыры өзелә дигән сүз. Өрәңге белән тукланучы бөҗәкләр юк. Шуңа күрә әрәмәлектән башта бөҗәкләр юкка чыга, аннары – алар белән тукланган кошлар, аннары тагын кайсыдыр.

Безнең территорияләр өчен иң куркыныч үсемлекләрнең берсе – өрәңге. Шуңа күрә дә Удмуртия Кара китабының тышлыгына өрәңге фотосын куйганнар. Чөнки кече елгаларда әрәмәлекләр калмады дияргә була. Аларны Америка өрәңгесе басты. Аның белән көрәшү чаралары юк.

- Кисеп бетереп булмыймы?

- Кисү – проблемадан чыгу юлы түгел. Беренчедән, бу бик зур мәйданнар. Кыйммәткә төшә, су буйларында техника белән эшләү уңайсыз. Ә өрәңгенең үрчү тизлеге шулкадәр зур - кишәрлекнең бер башына барып җиткәндә, без кисеп үткән урында яңа үсентеләр барлыкка киләчәк. Ел саен әрәмәне кисеп тору мөмкин эш түгел.

Әче борчак, яки люпин - матур чәчәге өчен үстерелгән декоратив чәчәк

"Бакчалардагы качаклар"

- Аңлавымча, бу үсемлекләр барысы да элек бездән еракта - башка континентларда үскән. Алар монда ничек килеп эләккән?

- Үсемлекләр очраклы рәвештә кергән булырга мөмкин. Бездәге бака яфрагын Америка индеецлары “ак тәнле кеше эзе” дип атыйлар. Бака яфрагы орлыклары европалыларның аяк киемнәренә эләккән һәм алар белән бергә океанны кичеп, Америкага эләккән. Европалылар узган урыннарда бака яфрагы үсә башлый. Бу – очраклы рәвештә таралу. Мәсәлән, амброзия Америкадан, ул Европага очраклы рәвештә килеп эләккән. Галингоза да очраклы таралган.

Үсемлек махсус кертелергә мөмкин – бу “интродукция” дип атала. Ягъни, аларны алып кайтканнар, утыртканнар һәм алар алга таба үзләре тарала башлаган. 

Андый үсемлекләр күп. Мәсәлән, Сосновский балтырганы - Кавказдан, аны культуралы үсемлек итеп, силос өчен үстерә башлаганнар һәм алга таба ул үзе таралган. Тал яфраклы кашкарый бакчадан “качкан”. Гигант алтынбаш, гигант сары чыбык та “качкын"нар, аларны йортлар каршындагы бакчаларда үстерәләр, икенче атамасы – “алтын розга”. Люпинның чәчәге бик матур, ул шулай ук декоратив үсемлек буларак таратылган. “Бүлбеле көнбагыш”ны - җир грушасы, топинамбур дип беләбез - ашарга яраклы бүлбеләре өчен утыртканнар. Ул хәзер су буйларын басып алып бара. Эхиноцистис та декоратив үсемлек, пенсильвания корычагачын шәһәрләрне яшелләндерү өчен утырталар.

Дүңкәл - ирга да Кара китапка кергән зыянлы үсемлекләр исемлегендә. Фото: pixabay.com

Тәмле, әмма зарарлы ирга

- Исемлектә дүңкәл (ирга) да бар. Бу шул ашарга яраклы җимеш агачымы? Ул да зыянлымы?

- Әйе, бу безнең бакчаларда үсә торган җимеш агачы. Җимешләре тәмле, кайнатма ясыйлар, бер караганда, аларның таралганына шатланырга гына кирәк бит! Әмма ирга бик нык тарала. Бездә әлегә бу куркыныч тудырмый, ә Россиянең көнбатышында, мәсәлән, Брянск өлкәсендә барлык нарат урманнарын да ирга басып алган. Наратлар агачлары астында ирга үсә, ә ирга астында бернәрсә дә үсми. Бер агач та мәңгелек түгел, нарат 200 ел үсә, аннары картаеп ава. Урман ул яңарып торса гына яши, яшь үсентеләр юк икән, урман яңара алмый. Шуңа күрә, әгәр нарат урманнарына ирга үтеп керә икән, күпмедер вакыттан соң наратлар калмаячак дигән сүз. Ул урман урыннарында киләчәктә нәрсә булачак – билгесез.

- Вадим Евгеньевич, әгәр бакчадан читтә үскән ирганы күрәбез икән, аны чабып ташларга кирәк дигәнне аңлатамы бу?

- Әйтеп булмый. Гадәттә, культуралы үсемлекләр кыргый табигатьтә үрчеми. Алар үссен өчен утыртырга, суын сибәргә, чүбен утарга, ашларга кирәк. Ләкин кайбер үсемлекләр кыргыйланырга сәләтле. Кайсы культуралы үсемлекнең контрольсез үрчи башлаячагын алдан фаразлап булмый.

Хәтта сулыклар да куркыныч астында!

- Исемлектә су үсемлеге – элодея да бар. Бездә әлеге суүсем баскан күлләр, инешләр бар. Бу суүсем безнең сулыкларга каян килеп эләккән?

- Канада элодеясын аквариум тотучылар алып кайткан. Аквариумнардан ул табигый сулыкларга күчкән. Алга таба ул вегетатив юл белән үрчи башлаган, кошларның тәпиләренә эләгеп, бер сулыктан икенчесенә күчә башлаган.

Иң кызыгы шул: элодея – ике өйле үсемлек, ягъни, орлыгы булсын өчен ана һәм ата төрләренең булуы шарт. Россиядә ана төрләре генә очрый, шуңа күрә бездә бу үсемлек орлык бирә алмый, ул вегетатив юл белән генә, ягъни яңа үрентеләр биреп кенә үрчи. Шулай итеп, Россиянең бөтен сулыкларын бер үсемлек басып алган дияргә була – безнең илдәге барлык элодея үсемлекләре бер үсемлекнең өлешләре.

“Инвазив үсемлекләрне кайбер төрләрнең саны кисәк арту белән бутарга ярамый”

- Ә җирле төрләр үрчеп, башкаларын кысрыклап чыгара аламы? Мәсәлән, соңгы елларда бөтен җирдә тузганак үсә башлады, ул хәтта билчән кебек чүп үләнен дә юкка чыгарды.

- Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең кайбер төрләре кисәк артуы күзәтелә торган күренеш. Моның ни өчен шулай икәне билгесез.

Мәсәлән, быел адмирал күбәләген һәркайда күрергә мөмкин иде. Ул Кызыл китапка кертелгән бөҗәк, быелга кадәр аларның бөтенләй күренгәне юк иде. Соңгы тапкыр адмирал күбәләгенең болай кисәк артуы 2004 елда күзәтелде. 14 ел узгач, адмираллар тагын кисәк үрчи башлады. Киләсе елга алар булмаячак һәм тагын бик озак булмаячак.

Җирле төрләрнең табигый дошманнары бар. Әгәр адмирал күбәләге арта икән, алар белән тукланган кошларның эшләре җиңеләя, аларны күбрәк ашый башлыйлар, чөнки азык табу җиңелләшә. Шуңа күрә киләсе елга алар быелгы кадәр булмаячак. Бу табигый, үзеннән-үзе җайга салына торган система.

Инвазив төрләргә килсәк, ул очракта үзлектән җайга салыну системасы юк. Шуңа күрә аларның саннары чиксез артырга мөмкин, аларны киметә ала торган әйбер юк.

Тузганакка килгәндә, бу ниндидер тәэсир белән бәйледер дип уйлыйм. Тузганак тапталуны җиңел кичерә. Әгәр элек билчән үскән урында кеше йөрсә, ул юкка чыга һәм шул урында тузганак үсә башлый. Аннары безнең климат үзгәрә, без бит сизәбез – җылыта. Татарстанда 2005 елда беренче тапкыр суфи чикерткә тоттылар. Бу сенсация булды бездә урамда суфи чикерткәне күрү - фил күрү белән бер иде. Ә хәзер аларны Казанның һәр урынында күрергә була. Әгәр климат җылына икән, барлык төрләр дә төньякка күченә. Киресенчә, салкынайта башлагач, алар юкка чыга. Мондый күчешләр һәрчак була, бу - табигый процесс.

Америка чәшкесен кертү сәбәпле, җирле җәнлек - Европа чәшкесе юкка чыгып барган төрләр исемлегенә эләккән

Инвазив җәнлекләр: Америка чәшкесе Европа чәшкесен юкка чыгарган

- Вадим Евгеньевич, үсемлекләр белән аңлашылды кебек. Ә бездә нинди инвазив җәнлекләр бар?

- Җәнлекләр арасында да андыйлары бар. Иң еш таралганы - ротан-головешка балыгы. Ерак Көнчыгыш елгаларындагы кечкенә генә балык, аквариумнарда үрчетелгән, сулыкларга да аквариумнардан күчкән дип санала. Ротан булган сулыкларда башка балыклар һәм бакалар юкка чыга, чөнки ротан уылдыкларны, чукмарбашларны һәм вак балыкларны ашый. Нәтиҗәдә, элек балыклар һәм җир-су хайваннары яшәгән экосистемада бер ротан гына кала. Ә соңыннан ротан үз-үзе белән туклана башлый – уылдык чәчә, аннан вак балыклар чыга, зур ротаннар вакларын ашый.

Күп кенә төрләрне кеше махсус керткән. Бөек Ватан сугышы алдыннан Ерак Көнчыгыштан Россиянең урта полосасына кыйммәтле мехлы җәнлекләрне китерәләр. Кайбер төрләр безнең экосистемага уңышлы гына кереп китә. Мәсәлән, янутсыман эт. Янут үзен инвазив төр кебек тотмый. Яки ондатралар. Алар Төньяк Америкадан китерелгән, әмма безнең экосистемага яхшы яраклашкан. Чөнки аларны күчерер алдыннан тикшерүләр уздырылган, аларның безнең җирлектә нинди урын алып торачагы, нәрсәне дә булса кысрыклап чыгармаячаклармы икәнлеге өйрәнелгән.

Ә менә Америка чәшкесе Европа чәшкесен тулысынча юкка чыгарды. Җирле төрдәге чәшке Кызыл китапта, юкка чыгып барган төрләр исемлегендә. Татарстан җирендә соңгы Европа чәшкесен 1965 елда Бөгелмә районында аулаганнар. Америка чәшкеләре Европа чәшкеләрен юкка чыгара. Америка чәшкесенең үрчү чоры иртәрәк башлана. Америка ата чәшкеләре, бу вакытта үрчүгә сәләтсез булган ана Европа чәшкеләрен талап үтерә.

Әлегә галимнәр үсемлекләрне өйрәнә. Җәнлекләр буенча күләмле хезмәтләр эшләнмәгән.

Татарстанның Кара китабы кирәк!

- Вадим Евгеньевич, аңлавымча, Татарстанның Кара китабын чыгарырга кирәк?

- Әлбәттә, кирәк. Ләкин китап белән генә булмый. Бу китапның җитешсез ягы шунда – ул документ статусына ия түгел. Кызыл китап - документ. Анда кергән төрләрне юкка чыгарган өчен штрафка кадәр язылган. Моның белән шөгыльләнгән махсус ведомстволар бар.

Ә Кара китап бернинди юридик көчкә дә ия түгел. Бездә инвазив үсемлекләр белән көрәшү түгел, хәтта бу өлкәдә мониторинг белән шөгыльләнгән оешма да юк. Эшне һичьюгы менә шуннан башларга кирәк. Якын киләчәктә куркыныч тудырырга мөмкин булган төрләрне ачыкларга кирәк. Һәм законнар кирәк. Әлегә дәүләт органнары берни дә эшли алмый, чөнки алар эшләсен өчен законнар юк.

Без мәгълүмат җыябыз, безнең билгеле бер мәгълүматлар бар. Әмма китапны чыгарыр өчен нинди дә булса заказ кирәк. Кызыл китапны алып баруны күптән түгел генә Биоресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырдылар (Элек Кызыл китап урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында иде - ТИ), алар хәзер бу проблеманы өйрәнә. Без аларга бу эшнең дә мөһимлеген җиткереп торачакбыз.

- Ә бу проблема буенча нинди дә булса алга китеш бармы соң?

- Аерым бер төр – балтырган буенча гына ниндидер үзгәрешләр бар. Гомумән, проблемада алга китеш юк. Нигә шулай? Чөнки Сосновский балтырганы кеше өчен куркыныч, шуның өчен аның белән көрәшергә кирәк. Сосновский балтырганы 2012 елга кадәр культуралы үсемлекләр исемлегендә иде. Шуның аркасында, Россельхознадзор аңа каршы көрәшә алмады, чөнки культуралы үсемлекләр белән көрәшмиләр. Балтырганны культуралы үсемлекләр реестрыннан чыгардылар, хәзер аны юкка чыгару буенча программа башланачак.

Бездә авыл хуҗалыгына куркыныч тудырган чүп үләннәре яки корткычларга каршы көрәш системасы бар. Әгәр чит илдән нинди дә булса үсемлек кайтарырга телисең икән, карантин фитосанитар сертификатлары алырга кирәк. Бу сертификатларны бирә торган махсус хезмәт бар, аларның рөхсәтеннән башка орлык, үсенте алып кайтып булмый. Ләкин бу авыл хуҗалыгы өчен куркыныч тудырган үсемлек һәм хайваннарга гына кагыла. Табигатькә килгән зыянны беркем дә күзәтми. Бу табигый үсемлекләр, алар үсә дә үсә, алар белән берни эшләргә кирәкми дип саныйлар.

Инвазив төрләр белән дәүләт дәрәҗәсендә генә көрәшү җитми, дәүләтара килешүләр дә кирәк. Чөнки, хайваннар өчен дә, үсемлекләр өчен дә дәүләт чикләре юк.

Чарасызлык: Кара китапка кергән үсемлекләргә тап булгач, кеше нишләргә тиеш дигән сорауга җавап юк

- Вадим Евгеньевич, соңгы сорау. Әлегә китап чыкмаган, закон базасы да юк. Сез кешеләргә нәрсә киңәш итәр идегез? “Котырган кыяр” күрсә, туган як табигатенә ярдәм итәр өчен, ул аны өзеп ташларга тиешме?

- Бу - бик авыр сорау. Үсемлекләр контрольсез үрчи башлаганда, аларга каршы көрәшер өчен инде соң була. Минем укыган бар - әгәр эхиноцистис бакчалардан “туклану алмый” икән, кыргый килеш табигатьтә озак яши алмый. Ягъни, аның белән көрәшү өчен, бакчаларда үстерүне туктатырга кирәк.

Балтырганга килсәк, нәтиҗәле чаралар бар. Мәсәлән, фермер арендага җир алган, ләкин аны эшкәртми һәм анда балтырган үсә, ди. Җирне максатчан кулланмаган өчен штраф салырга була. Шулай итеп, җир хуҗасын балтырганны бетерергә мәҗбүр итеп була. Әмма шуны әйтик - башка төбәкләр белән чагыштырганда, балтырган буенча Татарстанда хәлләр бераз яхшырак. Чөнки ул дым ярата, урман зоналарында иркенләп үсә. Бездә урман-дала зонасы һәм аңа монда дым җитми. Шуңа күрә ул безнең якларда нигездә сулыклар янында үсә.

Инде әйтеп киттем бит, Россиянең төньяк-көнбатышында барлык ташландык кырларда да балтырган үсә. Элек анда басулар булган, аларны эшкәрткәннәр һәм көтү көткәннәр. Хәзер терлекләр калмаган, ә ашлык үстермиләр, чөнки ул “рисклы игенчелек зонасына” керә. Ягулык, алынган ашлык бәясенә караганда кыйммәтрәк. Изге урын буш тормый, бөтен җирне дә балтырган басып алган. Әгәр басуларны эшкәртсәләр, анда балтырган үсмәс иде.

Ә башка үсемлекләргә килгәндә, мөгаен, аларга каршы көрәш чаралары әлегә юктыр. Чөнки бу бик аз өйрәнелгән тема. Бу тема буенча эшләргә кирәк. 

Фикерләр








Җәмгыять

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый

Артык авырлыктан котылу, сәламәтлекне яхшыртуның нинди генә ысулларын тәкъдим итмиләр. Интернеттагы төркемнәрдә дарулар, төрле үләннәрдән ясалган коктейльләр турында сөйлиләр. Тик бу ысулларның файдасы вакытлыча гына, ә сәламәтлеккә зыяны зур булырга мөмкин. Туклану рационын тәҗрибәле табиб киңәшләренә таянып төзергә кирәк. Шуның өчен "Интертат"та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны дәвам итә. Дөрес туклану ябыгырга ярдәм итеп кенә калмый, иммунитетны да ныгыта бит.

Җәмгыять

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

Һәрберебез, көнгә бер генә мәртәбә булса да, көзгегә карап, “эх, бераз ябыгасы иде, яшәрәсе иде” дип кабатлый. Бу теләкләр Яңа ел бәйрәме алдыннан бигрәк тә көчәя. Шуңа да без сезгә ярдәм итәргә булдык: “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонына старт бирәбез!

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла