Татарстанның кара алтыны белән танышу урыннары

6 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Нефть - дөнья икътисадында мөһим роль уйнаган, кайчандыр ярлы булган илләрне цивилизациягә китергән, акча кыйммәтенә турыдан-туры тәэсир иткән җир асты казылмасы. Россиядә нефть ХХнче гасыр башында зур күләмдә Баку районында гына чыгарылган. Хәзер ул Россиянең дә, Татарстанның да икътисадында иң әһәмиятле роль уйный. 
Татарстанда нефть иң беренче 1943 елда Лениногорск районында Шөгер ятмасында табыла. Бүгенге көндә Татарстанда нефть табуга багышланган иң зур музей комплексы да Лениногорск районында урнашкан. 


“Нефть музее” комплексы

“Нефть музее” комплексы үз эченә Лениногорск шәһәрендәге өч катлы бинаның ике этажында урнашкан Татарстан нефте тарихына, “ЛениногорскНефть” нефть һәм газ табу идарәсе тарихына багышланган музей, һәм Лениногорск районының Шөгер авылындагы “Шөгер нефть музее”н үз эченә ала. Комплексның җитәкчесе Ирина Фатыхова Лениногорск шәһәрендәге музей турында сөйләде.

- Без зурлар һәм балалар аудиториясе өчен эшлибез. Быел “Тел чикләреннән азат музей” проекты җибәрдек. Бу экскурсияне өч телдә: рус, инглиз, татар телләрендә алып барырга мөмкинлек бирә. Әлеге тәкъдим балаларга да кагыла. Квест өчен аерым квест бүлмәсе бар, анда бер сәгатьлек программа үткәрелә. Квестка барлык теләүчеләрне кабул итәбез.

Лениногорск районы Шөгер авылындагы “Шөгер нефть музее”

Шөгердә урнашкан “Шөгер нефть музее” ачык һавада урнашкан. Ул элеккеге Шөгер нефть-битум заводы урынында төзелгән. Директор әйтүенчә, монда төп экспонат ул мохит. Анда гараж, әлеккеге вакытлардагы завод корылмалары бар. Тагын бурау, нефть табу, эшкәртү җайланмалары макетлары ясаганнар.

- Элек агачтан ясалган бурау җайланмалары ярдәмендә, кое ысулы белән нефтьне ничек тапканнарын күрсәттек. Җайланмаларны торгыздык, аларны реаль зурлыкта төзедек һәм шундый парк булдырдык, - диде Ирина Фатыхова.

Экскурсияләрне шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала көн саен сәгать иртәнге 8.00дән кичке 17.00гә кадәр үткәрәләр. Төркемнәр өчен алдан язылу кирәк. Ун кешедән кимрәк булган төркемнәр өчен ирекле карау мөмкин. Зурлар өчен билет бәясе 150 сум, балалар өчен 50 сум, пенсионерлар һәм студентлар өчен 100 сум.

Шөгер нефть музее экскурсоводы Светлана Хасанова Шөгер нефть музеендагы квест турында сөйләде.

- Музейдан аерым квест бар. Анда язылу аерым алып барыла. Балалар квестка ата-аналары белән керә ала, ә менә балалар төркемнәре квестка кабул ителми, чөнки квест специфик. Балаларның үзләренә генә анда куркыныч булачак, - диде экскурсовод.

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында урнашкан геология музее

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында урнашкан геология музеенда нефть тарихына аерым ике зал багышланган. Музей 8.00 - 18.00 сәгатьләрдә эшли, нефть табуга багышланган экскурсияләр сәгать 9.00 дән башлап сәгать саен үткәрелә. Соңгысы сәгать 17.00дә үткәрелә. Әлеге музейның монографик бүлеге җитәкчесе Геннадий Сонин музей экспонатлары турында барысын да белә.

Монда нефть табу тарихына багышланган нефть залында һәм Татнефть оештырган залда нефть табу процессы башыннан алып азагына кадәр тасвирланган. Залларда нефть табу технологияләрен эшләгән, алып барган шәхесләр портретлары, төрле елларда табылган нефть үрнәкләрен күрергә мөмкин. Бурау скважина макетлары, бурауланучы пластларның аркылы кисеме бар. Макетларның хәтта алтын белән йөгертелгәннәрен дә күрергә мөмкин. Кешеләрнең борау белән бораулап маташкан хәрәкәттәге моментлары сурәтләнгән. Нефть табу схемалары чынбарлыкка туры китереп ясалган. Колбаларда нефтьнең төрле төстәге үрнәкләре саклана. Алар арасында хәтта 1880 елда алынган үрнәкләре дә бар.

Еллар үтү белән нефть табу юлларының камилләшкәнен күрергә мөмкин. Геннадий Сонин музейга килүчеләргә нефть табу серләрен генә түгел, аны табу проблемаларын да ачып бирә. Галим нефтьнең барлыкка килүе турында хәтта өч төрле теория аңлатып бирә ала. Шушы һәм башка кызыклы фактларны белү өчен, һичшиксез, музейларга килергә кирәк.

Нефть турында кызыклы фактлар:

1. Нефть составында меңләгән матдә бар, аның иң күпчелеге (90 процент) - сыек углеводлар, углерод һәм водородтан торган органик кушылмалар.

2. Нефть гадәттә кара төстә була, әмма яшел һәм хәтта төссез нефть тә була. 

3. Нефть 10 метр тирәнлектән алып 5-6 км тирәнлеккә кадәр урнашырга мөмкин. 

4. Нефть борынгы организмнар һәм суүсемнәрдән барлыкка килгән. Нефть барлыкка килү процессы 50-350 миллион ел дәвам иткән.

5. Нефть сүзе фарсы телендәге нафт сүзеннән барлыкка килгән.

6. Нефтьне Борынгы Мисырда да белгәннәр, аны мәетләрне бәлзәмләү максатыннан кулланганнар. 

7. Нефтькә игътибар аннан керосин ясау мөмкинлеге ачыклангач (1823 елда - бертуган Дубининнар, 1855 елда Америкада - химик Бенджамин Силлиман) арта. 

8. Парафин нефтькә ияреп чыга.

9. Эчке янулы двигательләр ясаганчы нефтьтән керосин гына алганнар, калганын яндырганнар. 

10. Хәзерге кебек табылган очракта нефтьнең ачыкланган запаслары 40-50 елга җитә.

11. Иң күп нефтьне Россия, Согуд Гарәбстаны һәм АКШ таба. 

12. Арктикада Җир шарындагы нефтьнең 13 проценты бар дип уйлыйлар, әмма аны әлегә табу мөмкин түгел. 

13. Нефтьтән керосин ясау китларны саклап калган, чөнки керосин барлыкка килгәнче лампалар өчен кит мае кулланылган.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Россия педагогикасы атеистик совет мәктәбен идеаллаштыра, ә мөселманнар фикеренчә, хәзерге заман мәктәпләрендә балалар тискәре үрнәк ала"

Мөселманнарга дини һәм дөньяви белем бирү мәсьәләләре кайвакыт терроризм һәм экстремизм идеяләренә каршы көрәш буларак карала. Моны көч структуралары вәкилләренең ялкынлы чыгышлары да раслый. Бигрәк тә Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохоринның мөселманнарның өйдә укыту формасын сайлау белән бәйле рәвештә “икенче буын сәләфитлар” оешу куркынычы турындагы чыгышы моны дәлилли.

Җәмгыять

"Кредитларны түләр өчен фатирны сатарга туры килде". Кредит базары кайчан җайга салыначак: фаразлар

Кредит алу ул элек кенә бик сәер күренеш иде. Бу хакта кешеләр пышылдашып кына сөйләшә иде, әйтерсең урланган акча турында сүз бара. Хәзер кредитка фатир, машина гына түгел, арттырып әйткәндә, хәтта пирожки алучылар да бар. Интертат кредит чоңгылына эләккән гаиләләрнең берсе белән сөйләште һәм икътисад белгеченең киңәшләрен тыңлады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла