Татарстанда өч яңа министр: Габделганиев, Кузюров, Шадриков

8 Февраля 2018

Автор: Динара ПРОКОПЬЕВА, sntat.ru
Бүген республиканың берничә министрлыгында җитәкчелек алышты. Татарстанның икътисад, экология һәм урман хуҗалыкларын кемгә ышанып тапшырганнар?

Татарстан икътисадын фәннәр докторы Габделганиевка ышанып тапшырганнар

Татарстан элекке икътисад министры Артем Здуновны Дагыстанга премьер-министр итеп җибәрергә өлгермәде, яна билгеләнүләр турында хәбәрләр килде. Татарстан икътисад министрлыгында Здуновның урынын Фәрит Габделганиев алды. Рөстәм Миңнеханов экология экс-министрының яңа эшкә билгеләнүе турындагы боерыкка бүген кул куйды.

Казанда Универсиадага әзерлек барганда, Фәрит Габделганиев Универсиада шәһәрчегенең мэры булып торды. 2015 елның сентябрендә ул Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгын җитәкли башлады.


Габделганиев идарәчелеге чорының соңгы яңалыклары суга һәм һавага пычраткыч матдәләр ташлау буенча килешү белән бәйле иде. Гыйнвардан башлап мондый рөхсәтләрне Татарстанның экология министрлыгы бирә, элек бу эштә Росприроднадзор да катнаша иде.

“Яңалык кертү белән Татарстанның экология министрлыгы хезмәткәрләренең эшләре аз гына артачак. Без дәүләт контролен җайга салу һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда  өстебезгә алган бурычларны үтәргә тиешбез”, - дип сөйләде безгә Фәрит Габделганиев.

Татарстанның экология министрлыгының тагын бер яңа проекты батарея, лампа һәм градусник кебек куркыныч калдыкларны җыю белән бәйле иде. Казанда 30 урында кулланылган батареялар өчен махсус контейнерлар пәйда булды, ә 2018 елда шәһәрдә терекөмешле градусниклар һәм лампалар өчен 60 контейнер урнаштырачаклар. Чаллыда 40 контейнер куелачак.

Габделганиев  экология Министрлыгы белән 2 елдан артык җитәкчелек итсә дә, аңа икътисад өлкәсе якынрак. Казан финанс һәм икътисад институтын тәмамлавына 20 ел булса да, фәннән китмәгән ул. Габделганиев икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсенә ия, ул КФУның Идарә иту, икътисад һәм финанслар институтында  дәүләт һәм муниципаль идарә иту кафедрасы доценты булып тора.

Шадриков туган ягы Чүпрәледән Татарстанның экология министрлыгына күчкән

Экология министрының бушаган урынын Чүпрәле районы җитәкчесе Александр Шадриков алган. Үткән елның ноябрендә ул муниципалитетының уңышлары турында сөйләгән иде: районны М5 трассасы белэн тоташтыручы яна юл; белгечләрне җәлеп итүче сәнәгать паркы; Дуваново авылында агропарк өчен 500 га җир рәсмиләштерү.


Иске Чүпрәле – Шадриковның туган авылы. Ул Чүпрәле районын биш бармагы кебек яхшы белә. Районда ул Татарстан икътисад министрлыгы һәм сәнәгать эшләре бүлеген җитәкләгән,  шулай ук Татарстан төзелеш министрлыгының  МРФ №2 тармагындагы Техник инвентаризация  бюросы”н җитәкләгән. Шадриков биш ел Чүпрәле районы җитәкчесе урынбасары булып тора, аннан соң күрше Ульян өлкәсендә эшли. Анда ул шәһәрнең Свияга аръягы районы хакимиятен җитәкли. 2 ел узгач, 2013 елда Шадриков  янәдән үз районына кайта. Татарстан экология министрлыгының яңа  җитәкчесе Шадриковның ике югары белеме  бар – ул Казан дәүләт педагогика институтында  “физика һәм информатика” белгечлегенә укыган, соңыннан Чуваш дәүләт университетын  тәмамлап, юриспрунденция буенча квалификацияле белгеч булып җитешә. Шадриков өйләнгән, ике бала тәрбияли.

2018 елда яңа экология министрына зур федераль проектны җайга салырга туры киләчәк. Татарстан - Идел елгасын саклап калу программасында алга киткән регион. Иделнең сыйфатын яхшырту белән бәйле 29 чарага 16.7 млрд сумлык  гариза җибәрелде инде.  12,5 млрд сумлык 25 төп чара чистарткыч корылмалар төзүгә һәм торгызылуга тотылачак.

Нурлатның элекке башлыгы Татарстанның төп урманчысы булды

Кичә Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре җитәкчесе Равил Кузюровның отставкага киткәнлеге билгеле булды.

Бу урынны калдыру теләге турында Равил Кузюров Совет районының хисап утырышында хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, отставканың сәбәбе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан хөкүмәтенә эшләү тәкъдиме.

Нурлат экс-җитәкчесе Аксубай бистәсендә туган. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган. Инженер-төзуче-технолог дипломына ия.

Кузюров Нурлат районы белән 2013 елның декабреннән башлап идарә итте. Муниципалитетның перспективалары турында  ул узган елның август аенда “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән иде. “Нурлат сөте” сөт эшкәртү предприятиесе азык-төлек җитештерү комбинатын торгызырга тели, анда макарон һәм газлы эчемлекләр җитештереләчәк. “Тюрнясево” сәнәгать мәйданын барлыкка китерү өстендә эш бара. Анда ике юнәлеш булачак: берсе авыл хуҗалыгына кагылышлы, икенчесе текстиль продукциясе җитештереп чыгару.


“Иртәннән төнгә кадәр баш күтәрми эшли идек. Мин беләм, безнең нәтиҗәләр горурланырлык. Таяныч булганыгыз өчен зур рәхмәт”, - диде Кузюров Совет районы хисап утырышында.

Белгечләр фаразлаганча,  Кузюров Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгының яңа җитәкчесе булды. Гыйнвар урталарында бу урынны Алмас Нәзиров ташлап китте. Йомгаклау коллегиясендә ул Татарстанның премьер-министры Алексей Песошиннан үзен пенсиягә җибәрүен сорады – аңа 62 яшь.
Кузюровны идарә тармагы коллективы белән таныштырганда, Песошин яңа җитәкченең күп яхшы яклары турында сөйләде, аның эйбәт оештыручы икәнлеген әйтте.

Равил Кузюров рәхмәт әйтте.  “Алдыма куелган бурычлар үтәлсен өчен бар көчемне куярга әзер”, - диде ул.

Татарстан төзелеш министрлыгында эшләгән Әхмәтшин Нурлат белән җитәкчелек итәчәк

Татарстан премьер-министры яңа җитәкчегә урман хуҗалыгын алга җибәрү бурычын куйды.  Моның өчен инвестицияләр җәлеп итәргә һәм урман хуҗалыгы белән бәйле эшмәкәрлекне үстерергә кирәк булачак.

Алты ел төзелеш министрлыгы җитәкчесе урынбасары, “Энергопрогресс” инженерия үзәге баш директоры булып торган Алмаз Әхмәтшинга Нурлат белән идарә итүне ышанып тапшырдылар.

“Җитәкчелек һәм хуҗалык эшләрендә зур тәҗрибәсе бар аның. Хезмәт эшчәнлеген ул Нурлат районында башлый. Соңгы елларда республиканың башкарма хәкимияте органнарында җитәкче вазыйфаларын үтәде. Төзелеш министры, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары булып торды”, - дип сөйләде Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе Әхмәтшин алдына куелган бурычларның үтәләчәгенә ышануын әйтте.

Фикерләр








Җәмгыять

Отышлы, уңайлы, якында: “Ситилинк” электрон дискаунтеры Казанда икенче тулы форматлы кибетен ачты

Күңелле музыка, кызыклы конкурслар һәм кулларында тартмалар булган дистәләгән бәхетле кеше. Татарстан башкаласында Зәкиев урамы, 1 йортта урнашкан “Победа” сәүдә үзәгендә Россиядә әйдәп баручы онлайн-ритейлер – “Ситилинк”ның терминаль сату буенча икенче тулы форматлы үзәге эшли башлады. “Ситилинк” – илдәге иң эре «MERLION» IT-дистрибьюторының берәмләп сату пректы электрон дискаунтеры.

Җәмгыять

Яңа клуб ачылышында катнашкач, "Интертат" хәбәрчесенең авылга күчеп китәсе килгән

Арча районы Урта Бирәзә авылында яңа клуб ачылды. Бу тантаналы вакыйгада яшь журналист Назлыгөл Мәсәлимова да катнашты. Ул Айдар Фәйзрахмановның туган ягында алган тәэсирләре белән уртаклаша.

Җәмгыять

"Мин гомер буе "ярый" дип яшим". "Ярый" сүзенең мәгънәсе танылган шәхесләр ничек аңлата

Авыздан чыккан бер сүз кырык кешегә җитәр, диелә татар халык мәкалендә. Шуңа күрә, әйткән сүзләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Игътибар иткәнегез бармы икән: урынлы-урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә “ярый" яки "ярар” дип еш әйтәбез. Көненә әллә ничә тапкыр без әлеге сүзне кабатлыйбыз, бүтәннәрдән дә ишетәбез. Аның асыл мәгънәсе хакында уйламыйбыз да. Танылган шәхесләр нинди очракта “ярый” дип әйтә, әлеге сүзнең мәгънәсен алар ничек аңлый? “Интертат” хәбәрчесе шул хакта сораштыру уздырды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла