Татарстанда бал кортлары үлә: умартачылар басуга химикат сипкән хуҗалыкларны гаепли

10 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА
Фото: социаль челтәрләр, Салават Камалетдинов
Татарстанда 3 мең бал корты оясы үлүе теркәлгән. Интернет челтәрләрендә җирдә өемнәре белән ятучы бал кортларының фотолары һәм видеолары артканнан арта бара. Күпчелек умартачылар фикеренчә, проблема агулы химикатларны көндезен кояшлы яки көчле җил вакытында, умартачыларга хәбәр итмичә генә кертү белән бәйле. “Татар-информ” хәбәрчесе белгечләр һәм зыян күрүчеләр белән бу проблемага ачыклык кертте.

Сергей Катков: "Агулыйлар!"

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы умарта кортларының үлүе масскакүләм чагылыш алды дип язып чыкты. Бал кортларының үлеме буенча күңелсез рейтингта беренче урыннарда - Удмуртия, Марий Эл, Липецк, Саратов, Ульяновск, Курск, Алтай. Татарстан Республикасында да хәлләр мөшкел. Бердәнбер кәсебе шул булган умартачыларның хәлен күз алдына китерә торгансыздыр. Барысы да бертавыштан "агулыйлар!" дип җавап бирәләр.

Татарстан Республикасының умартачылар иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Катков республика "антирейтингын" төзегән. Аның мәгълүматлары буенча иң күп бал кортлары үлгән районнар - Мамадыш, Минзәлә, Зәй.

- Бүгенге көндәге рәсми мәгълүматлар буенча 3 меңгә якын бал корты оясы үлгән. (Бер ояда 17000-20000 бал корты бар дип санарга була - ТИ). Тик моннан тыш 20 меңгә якын агуланган умарта барлыгын да онытмаска кирәк. 2020 елның язында зыян күрүчеләрнең санын төгәлрәк белеп булачак. Күпләр өчен умартачылык бердәнбер керем һәм яшәү чарасы. Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында СанПиН эшкәртүнең элементар кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Хәзерге вакытта чәчүлекләрне чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү бара. Пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану "Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән куркынычсыз эш итү турында" Россия Федерациясе законнары нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Бу канун кырларны эшкәртү эшләрен башкарганда хуҗалыклар тарафыннан тулысынча үтәлми. Пестицидлар белән эшләгәндә дә экология регламенты үтәлми. Пестицидларны көндез кояш кызуында яки көчле җил вакытында, саклану зоналарын үтәмичә, умартачыларга алдан хәбәр итмичә куллану очраклары да бар, бу бал кортларының үлүенә китерә.

Химик яклау чараларының умартачылык продукциясенә эләгүе дә ихтимал. Ә бу, үз чиратында, кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Гомумән, 2019 елда кайбер төбәкләрдә умарталарның күпләп һәлак булуы теркәлгән. Бу - Мордовия Республикасы, Курск, Брянск, Воронеж, Липецк, Саратов, Рязань, Түбән Новгород өлкәләре һәм башкалар. 1 меңнән артык умарталык зыян күргән, башлангыч мәгълүматларга караганда, 100 меңгә якын күч һәлак булган.

Экспертиза нәтиҗәсе бал кортларының һәлак булуы пестицидлар белән агуланудан килеп чыгуын күрсәтте. Умартачылык турында бөтенләй "оныткан" агрокомплекста ул закон дәрәҗәсендә саксыз кала. Умартачылар шикаятьләреннән соң социаль челтәрләрләрдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына "умарта кортларының күпләп үлгәнен закон нигезендә карау һәм туктату" үтенече белән ачык мөрәҗәгать барлыкка килде. Әлеге мөрәҗәгать Президент Владимир Путинның туры линиясенә дә җибәрелгән иде.

Татарстан Республикасында умарта кортлары күпләп үлү турында беренче хәбәр 21 июньдә массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булды. Биектау районының Урта Алат авылында 2019 елның 14 июнендә борчак (500 га якын) һәм рапс эшкәртелгәннән соң, бал кортларының һәлак булуы күзәтелә. Умарталык хуҗасы сүзләренә караганда, бер атна эчендә ул 30 умартадан колак каккан. Авылның барлык умартачыларының да бал кортлары үлгән. 

Кайсы районнар каза күргән? Сергей Катков мәгълүматлары

Биектау районы буенча:

Барлыгы 395 умарта күче зыян күрә, шуларның 85е һәлак була, шул исәптән: Урта Алат авылында - 20, Дөбьязда - 63, Торнаязда - 2.

Биектау районының Урта Алат авыл җирлеге тирәсендә урнашкан «Әсән» ҖЧҖ 400 гектар мәйданда борчак чәчкән була. 20 июньдә «Әсән» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, уңышка зыян салучы корткычларның, ә нәкъ менә брухусның артуы сәбәпле, 2019 елның 21 июнендә кичке 21 сәгатьтән 30 минутка кадәр, 2019 елның 21 июнендә иртәнге 4 сәгатькә кадәр 1 гектарга 200 мл исәбеннән борчак инсектицид белән эшкәртелгән. Чәчүлекләрне эшкәртү турында белдерү авыл җирлеге территориясендә эленгән була. Бал кортларының агулануы һәм һәлак булуы нәкъ шул көнне күзәтелә. Кортларның зыян күрүе һәм үлүнең сәбәпләрен билгеләү өчен җирле үзидарә, участок ветеринария табибы, хуҗалык агрономы һәм умартачылар белән берлектә эшче төркем төзелгән. Эшкәртелгән үсемлекләр, бал үрнәкләре сайлап алына һәм “ФЦТРБ-ВНИВИ” ФДБФУ лабораториясенә тикшерүгә җибәрелә. Нәтиҗәләр ике айдан соң әзер булачак.

Мамадыш районы:

Агу химикатлары белән басуларны эшкәртү сәбәпле, умарта кортлары үлү турындагы белешмәдә һәлак булучы умарта корты ояларының саны 2456 тәшкил итә. Кырларны эшкәртү "РМ АГРО" ҖЧҖ предприятиесе, Мотыйгуллин Рифат Мәхмүт улы тарафыннан башкарылган.

Зәй районы:

Зәй районында барлыгы 538 умарта кортлары үлгән. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан химик эшкәртүләр турында кисәтү булмаган. Чәчүлекләрне Рәфис Рифкать улы Фәрдиев һәм "Агросила" АҖ эшкәрткән. Һәлак булучы бал кортлары, бал, туфрак һәм үсемлекләр Казан лабораториясенә җибәрү өчен үрнәккә алынган.

Минзәлә районы:

Кырларны агулы химикатлар белән эшкәртү аркасында шәхси хуҗалыкларда үлгән корт оялары 951 данә тәшкил итә. 

Саба районы:

Районда "Саба" ҖЧҖ тарафыннан авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү нәтиҗәсендә 1040 умарта күче зыян күргән, үлем очраклары теркәлмәгән, 680 умарта күчендә уртача зарарлану дәрәҗәсе бар, 360 күчнең заралану дәрәҗәсе түбән.

Актаныш районы:

Чәчүлекләрне эшкәртү турында хәбәр булмаган. Эшкәртү "Әнәк" ҖЧҖ агрофирмасында үткәрелгән. Һәлак булган умарта ояларының саны 75кә җиткән.

Лаеш районы:

"Кама ягы" район газетасы сайтында "Волжская" ҖЧҖ чәчүлекләрен эшкәртү турында хәбәр таралуга карамастан, 2019 елның 15 июнендә умарта кортлары үлү очраклары булган. Лаеш шәһәре һәм Александровка авылы торак пунктларында бал кортларының 10 нан 50 процентка кадәре үлгән, 50 умарта күче кырылган.

Бер умарталыкта булган һәлакәт

Безнең кулга Әгерҗе районы Кичке Таң авыл хуҗалыгы җирлегендәге умарталыкта уздырган тикшеренү нәтиҗәләре килеп эләкте. Бу умарталык Менделеевскида яшәүче Олег Манинныкы. 33 оядан торган умарталык урман аланында урнашкан. Фермер Владимир Сергеев 23-25 июньдә янәшәдәге рапс басуын агулый. Агулар алдыннан ул умартачыга бу хакта хәбәр итә. Манин бал кортларын ояларына бикләп куя, әмма температура күләгәдә дә 32 градуска җитә, өстәвенә бал кортлары аерылып чыга торган вакыт була. Умартачының бер оясы пешеп үлә. Шул сәбәпле, ул 24 июньдә ояларны ача. 

26 июньдә шундый картина дип язылган акктта: умарталык тирәсендә 150-300 грамм үле кортлар, умарталык тирәсендә аңгыраеп йөргән исән кортлар һәм күпсанлы агрессив, һөҗүм итә торган кортлар. Янәшә тирәдәге авылларда шундый ук картина күзәтелә.

Минин фермерга каршы гариза язудан баш тарткан. Башлангыч нәтиҗә - бал кортлары агуланып үлгән. Төп сәбәбе лаборатор тикшеренүләрдән соң билгеле булачак. 

Синең кортларың үлмиме?

Журналист Илфат Фәйзрахмановның бу килеп чыккан проблемага карата фикерен белми кала алмадым. Чөнки ул “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире булудан тыш, умартачы да. “Мин кызып киттем, әмма бөтен эш түрәләрдән тора”, – диде ул азактан.

- Илфат абый, умартачылыкка зур зыян килде. Сезнеңчә сәбәп нәрсәдә?

- Аның сәбәпләре законнарның үтәлмәвендә. Умартачылык турында закон бар бит. Хәтерем ялгышмаса, кичке 10нан иртәнге 4кә кадәр генә агулы химикатлар белән эшләргә рөхсәт ителә. Ә бу әйбер берничек тә үтәлми. Гомумән, бу кагыйдәләрнең үтәлмәве аркасында бал кортлары гына түгел, механизаторлар да, авыл халкы да агулана. Аксубайга барып кайткан идем әле бер. Кайсы җирдә икәнлеген хәтерләмим инде. Шунда бер буй булып сузылган каеннарның барысы да сап-сары. Көйгәннәр. Нишләп шулай булды икән бу дип уйлаган идем, аннары гына аңладым. Янында гына басу, ул басуны агулаганнар. Менә шулай агач көйгәнне ничек инде тереклек исән калсын?!

Безнең инвестор "Вамин" иде бит инде элек. Бөтен авылыбызны таркатты, черек фермалар бөтен җирдә. Гомумән, ничек бай яшәгән колхозыбызны изделәр. Һәм көпә-көндез, кояш кызуында пестицид, гербицид сиптереп эшлиләр иде басуда. Минем бакча башы гына. "Вамин" белән мин низагка кереп беттем. "Демонстративно", көлә-көлә бакча башында шушы агуларны сиптерделәр.

Әгәр дә ул үлгән кортларны "кем аркасында үлде икән?" дип исбатлап йөри башласаң, мәңге очына чыгарлык түгел. Нәкъ шушы басуга очканмы соң синең кортларың? Журналист буларак, кешеләргә булышып йөреп карадык без дә. Очы-кырые күренми аның.

Кибеткә белдерү элгәннәр элүен. Закон буенча белдерү эленә. Тик ул кортларны ничек асрыйсың? Сыер түгел бит ул. Ике-өч ояны саклап калып була торгандыр. Ә 50-100 баш умарта булса, аларны ничек саклыйсың? Әгәр дә аның тишеген томалыйсың икән иртә белән, өстен ачып, марля куеп, гел карап торырга кирәк. Юкса, умарта эчендә нәрсә бар - бөтенесе эреп агачак. Ул рәвешле генә кортларны саклау мөмкин түгел. Аларны төяп берәр кая алып китсәң генә инде.

Ул агулы препаратларның чыгышы да бик шикле әле. Инструкцияләре үтәлми, дөрес күләм белән чәчмиләр, көпә-көндез кояш яктысында сиптерәләр. Тагын бер нәрсә бар. Былтыр авылда карап торам: кояш кыздыра, ә кемдер бәрәңгегә агу сиптереп йөри. Анда бит инде үзең дә агуланасың, бәрәңгегә дә берничек тә тәэсир итми ул. Бөтен экологияга зыян бит бу: туфракка зыян, туфрактагы бөҗәкләргә зыян, үзең ашыйсы бәрәңгегә зыян, үзеңнең сәламәтлегеңә зыян. Мин кешеләрне мәктәптән үк "бернәрсәне дә үтерергә ярамый" дип тәрбияләр идем. Өйгә бал корты керә икән, аны чүпрәк белән тотып, тышка чыгарып җибәрәм. Кечкенәдән шулай булдым.

Икенчесе: умартачылык турында берни белмәгән депутатларыбыз безнең. Бәлки аларның йөрәкләрен май баскандыр, күзләрендә акча калҗа булып күренә торгандыр. Мин башка сүз әйтә алмыйм. Бу – җинаять. Бүгенге түрәләр үзләрен шулкадәр Алланың кашка тәкәләре итеп күрәләр үзләрен. Бу сүзләрне кыскарта күрмәгез. Бу бары тик түрәләрнең җинаяте. Мин бу сүзләрем өчен җавап бирергә әзер. Сез аны үзгәртмәгез.

2 мең баш умарта һәлак булган дип хәбәр иттеләр хәзер. Алай гына түгел ул, бик күп тапкыр артык. Минемчә, дистәләгән мең баш. 

Фән-техника заманы хәзер. Шул прогресс белән без аларга зур комачаулык тудырабыз. Кортларның бит диспетчерлары юк. Алар машина үтеп киткәнен дә, поезд үтеп киткәнен дә көтеп тора алмыйлар. Аларның үзләренең аерым бер юнәлешләре. Шул бер коридор буенча очалар алар. Юлларында нәрсә очрый, шуңа килеп бәреләләр дә һәлак булалар. Телефоннан чыккан дулкыннар да аларның юлын үзгәртә, боза. Галимнәр кешегә җайлы булсын дип әллә ниләр уйлап табалар, прогресс артыннан чабалар, шуның белән ялкаулыкка да өйрәтәләр, тереклекне дә бетереп баралар. Без шулай үзебез ахырзаман җитүен тизләштерәбез.

Коръәндә "умарта кортын үтерүче зур гөнаһка ия" диелгән. Коръәндә изге бөҗәкләр дип санала умарта корты. Ахырзаманның галәмәте ул умарта кортлары бетү. Ахырзаман җитүнең бер билгесе.

Мин үзем бик яратам шушы умартачылкны, бик шөгыльләнәм. Аларның ояларына кереп яшәр идем, Аллаһы Тәгалә шундый мөмкинлек бирсә. Анда шундый төгәллек, беркем беркемне кыерсытмый. Анда менә чын коммунизм. Менә шул изге бөҗәкләрне үтерүчеләрне мин берничек тә аклый алмыйм. Кичекмәстән законнарны эшләргә кирәк. Кичекмәстән бу әйбергә безнең президентыбыз игътибар итәргә тиеш.

- Сезнең умартага зыян килдеме быел?

- Быел Аллага шөкер әле. Безнең инвестор хәзер әйбәт. Әтнәдән килгән Алмаз исемле инвестор, рәхмәт яусын аңа. Ул бөтенләй дә химикатлар белән эшләмичә булмый бит инде. Бакча башында ашлык үсә, аңа пестицид сиптеләр. Ләкин ул салкын көн иде, кортларга зыян китермәделәр. Әле тагын, арыш, бодай дип кенә дә калдырырга ярамый. Шул арыш, бодай басуы өстеннән булырга мөмкин аларның юллары. Шул агулы басу өстеннән очканда алар агулана. Мин кортлары һәлак булучыларны бик каты аңлыйм. Ансын Ходай күрсәтмәсен. Шуның белән кәсеп итүчеләр бар бит. Алар менә нәрсә эшләргә тиеш хәзер? Бу бары тик җинаять.

Мин үзебезнең районда андый-мондый хәл булуын ишетмәдем әле. Тик шулай да булды бер елны. "Кырлай" агро ширкате шундый эшчәнлек алып барып, Арча районындагы күп кенә кортларны бетерде. 

Безнең умартачылар арасында бер генә сорау: синең кортларың үлмиме? Ярамый болай. Бөтен умартачылар берләшсеннәр иде. Бу әйбер нәрсәдер эшләргә кирәк.


 Умартачылар "директоры" Фаиз Динмөхәммәтов: "Барыбыз да гаепле: агрофирмалар да, авыл советы да, умартачылар да..."

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Фаиз Динмөхәммәтов бу хәл турында "инде барыбыз да соңга калдык" дип җавап бирде.

- Мондый һәлакәт килеп чыгуның сәбәпләре нәрсәдә һәм бу бүтән кабатланмасын өчен нишләргә кирәк?

- Соңга калдык бит инде... Умартачылык Татарстанда киң үсеш алган иде һәм алга таба да шулай барырга тиеш иде. Колхозлар бетсә дә, ул безгә кире йогынты ясамады. Моңа инде аерым хуҗалыклар алынды, корт саны да артты. Бал җыю да бүгенгесе елга хәтле бик әйбәт иде. Хәзер җитте шундый вакыт: чәчкән культураларны агулыйлар. Менә рапс культураларын алыйк. Бүгенге көндә ул матур итеп чәчәк атып утыра, бөтен кортларны үзәнә җәлеп итә. Көннәр эссе булу сәбәпле, аларга бөтен төрле бөҗәк тә, корт та ияләште, зыян сала башладылар. Шуннан инде агу белән эшкәртә башладылар. Бал кортлары чәчәккә оча бит инде, шуннан агуланып кайта һәм үлә башладылар. Быел гына килеп чыккан хәл түгел инде бу.

Күптән түгел генә монда эшли башладым. Исән-сау булып, алга таба да эшләсәк, бу эшкә ныклап алынырга кирәк. Көз көненнән үк чәчәкле культура үсемлекләрен, шул ук рапс, борчакларны авылдан читкәрәк, 5-7 чакрым ераклыкта чәчәргә дип киңәшләшергә кирәк. Умарталар элек үзләре авылдан читтә, урманнарда була торган иде, хәзер авылга күчтеләр бит инде.

Аннары без бәлки белми дә калганбыздыр, безгә әйтүче кеше дә булмады инде аны. Үзем авыл хуҗалыгы рәисе булып эшләгәндә без аны системага керткән идек. Агулауны кичке сигездән дә иртәрәк башкарырга ярамый. Без кичке сигездән төнге икегә кадәр йөри идек. Тик ул вакытта икенче төрлерәк химикатлар куллана идек. Аларның тәэсир итү вакыты да яхшы, 7-8 яки 10 сәгатькә генә сузыла иде. Аннары иртәнге 10-11 тирәләрендә без кортларны чыгарырга рөхсәт бирә идек. Ә хәзер андый нәрсә юк.

 Күп кенә химикатлар “системный” дип атала. Аларның тәэсир итү көче ике, өч тәүлеккә дә барырга мөмкин. 

Тик бит әле безнең тикшеренү нәтиҗәләре әзер түгел, бу без сәбәп дип атаган нәрсәләр расланмаган килеш. Ике айдан гына әзер була диделәр. Анда инде аның кирәге дә булмаска мөмкин...


Нәрсә дип әйтим инде? Чәчүлекләрне агуламыйча булмый. Ул рапслы культуралар хәзер бик күп. Эре агрофирмалар 500 гектарга хәтле чәчәләр хәзер. Элек күп дигәне 100 гектар була торган иде. Агуламасаң, орлыгы булмый, орлыгы булмаса, мае булмый, димәк, акча да булмый. Ул бит инде үзенә зыян сала алмый. Монда аларны гына гаепләп булмый. Монда бөтен кеше гаепле. Монда агрофирмасы да гаепле, авыл советы да гаепле, умартачылар да гаепле – бөтен кеше дә гаепле инде. 

Шундый проблема туган икән, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Умартачыларга әйтергә кирәк, “шул вакытта шул булачак, сак булыгыз” дияргә. Хәбәр итәргә кирәк, иң мөһиме. Радиодан әйтәләрме, белдерү элеп куялармы. Агуларга да җилсез вакытта чыгарга кирәк. Бу культуралар әле сентябрьдә генә сугылырга тиешле, әле вакыт күп. Алар тагын кимендә 4-5 тапкыр эшкәртелергә тиеш. Калган кортларны да, калган уңышны да саклап калу өчен киңәшләшеп эшләргә кирәк. Шул гына.

Министр каршысында мин үзем чыгыш ясадым. Ул безне дә дөрес тәнкыйтьләде. Соңга калдыгыз диде. Бөтен район башлыкларына хат җибәрде. (Татарстар Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, пестицидларны сибү кагыйдәләрен үтәүне таләп итеп, районнарга хат җибәргән - ТИ). Нинди таләпләр үтәлергә тиеш, нинди вакытта агуланырга тиеш, нинди агулар кулланылырга тиеш – барысын да аңлатып язып җибәрде.

Аннары бит әле юкә урманнарын бик нык кисәләр. Ниндидер бер кешенең мәнфәгатен кайгыртып, кемнеңдер юкә мунчасында юынасы, юкә себеркесе белән чабынасы килгәне өчен генә юкә агачларын кисәләр. Районнары белән әйтәм: Норлатта, Түбән Камада, Лаешта нык кистеләр. Бу әйбер белән дә бик нык тәэсир итә бит.

Бал кортларын иминиятләштерергә? 

Радик абый Маликов – умартачы, Татарстан умартачылары оешмасы әгъзасы:

- Элек фермерларның акчалары юк иде. Акчалары булмагач, андый химикатлар да ала алмадылар. Шуңа күрә агулау һәм агулану юк иде ул. Хәзер дә юк аларның акчалары. Димәк аларга кемдер бирә аны. Безнең илдә бар нәрсәне хакимият органнары тикшереп тора. Димәк, болар барысы да чит ил препаратлары. Чит илдә аларны кулланырга ярамый, шуңа безгә алып киләләр. Тик аларны сакчылар болай гына үткәрә алмый, димәк алар бездә рөхсәт ителгән. Дөресрәге, өстә утыручылардан кемдер биргән бу рөхсәтне. Карап, уйлашып, тикшереп тормаганнар. Бәлки анда профессионал булмаган кешеләр утырадыр, кем белсен.

Соңгы арада бездә майлы культураларга ихтыяҗ зур, алар сату өлкәсендә дә лидерлар. Гомумән, акчалы культура. Шуңа күрә, уңышны арттырыр өчен, химия куллана башладылар. Совет заманында куркынычсызлык буенча инструктаж бар иде. Бу эшкә кемдер җаваплы иде. Хәзер моңа бик тә җиңел карыйлар, дөресрәге, “халатное отношение” бу. Парадокс шунда: чәчүлекләрне серкәләндерергә дә кирәк, химикатлар белән эшкәртергә дә кирәк. Шушы ике әйберне ничек берләштерергә? Бары тик эшне уртак итеп, бергәләшеп башкарырга кирәк.

Мин “Кайдан килеп чыкканын белмибез”, “Әле экспертиза юк”, “Әле өйрәнелмәгән” ише сүзләргә ышанмыйм. Чөнки бу химикатларны ниндидер оешмалар эшли. Хөкүмәт аларга акча бирә, барысын да тикшерә, ничек кулланырга икәнен язып, инструкция эшли. Кемдер вакытында эшләмәгән, кемдер вакытында кисәтмәгән – эшкә җиңел карыйлар.

Аннары бөтен дөньяда 50-60 процент бал кортларының һәлак булуы күзәтелә. Һаман да шул басуларга химикат кертүнең нәтиҗәсе. Тик моннан беркая да китеп булмый. Тик башка җирләрдә иминият компанияләре эшли. Әйтик, умартачының 200 күче һәлак була икән, ул бик күп акча югалта. Һәм иминият компаниясе, бөтен килеш булмаса да, югалтуларны кире кайтара. Шуның белән шөгыльләнүче аерым оешмалар бар. Алар шулай ук басуларны агулауны да гел карап кына тора. Минемчә, бездә дә шундый оешма барлыкка килергә тиеш. Умартачыларга да умарталыкларын тергезергә булышыр иде бу. “Роспотребнадзор” бар барын, тик...

Бездә хәзер капитализм. Бөтен кеше акча эшләү өчен тырыша. Бөтенесенә дә күп кирәк. Тик бөтен зыян да капланырга тиеш. Кем әйтмешли, “делиться надо”. Мин шәхсән шулай дип уйлыйм.

- Сезнең шәхсән бу проблема белән очрашканыгыз булдымы?

- Булды. Ел саен була торган иде. Быел бары тик берсеннән генә шикләнәм. Бер чакрым тирәсе ераклыкта рапс басуы бар. Шул ике ел чамасы элек мин агрономнар белән очраштым. Таныштык, сөйләштек. Мин дә килеп үз законнарымны тезеп китә алмыйм бит аларга, суд белән янасам гына инде. Һәм без алар чәчүлекләрне кичке 8дән соң эшкәртәчәк һәм ике, өч, дүртенче класслы химикатлар гына кулланачаклар дип килештек. Ягъни, корт очып барган җирдән һәлак булырдайларны түгел. 

Моның белән авыл хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнергә тиеш. Кагыйдәләр кертсеннәр иде. Бу бит аларның гаебе һәм бары тик аларныкы гына. Әле тагын Алабуга шәһәрендә гербицид ясаучы завод төзеп яталар. Ялгышмасам, “Август” дип атала. Инде ике бинасы төзелгән аның. Аларның акчалары күп, ел дәвамында эшләп чыгачаклар. Тик ул завод эшли башлау белән агулау массакүләмгә әвереләчәк, ә моннан күреп торуыбызча, уңай нәтиҗә көтеп булмый. Хәзер бу сорауны үзәккә куймасак, киләчәктә тагын да куркынычрак булачак бит. Бу проблемага Авыл хуҗалыгы министрлыгы күз йомарга тырыша шул.

Аннары икенче әйбер бар. Хәбәр итсеннәр иде. Әйтик, шул Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында умартачылар өчен бер бүлек эшләсеннәр дә, басуларны эшкәртү графигын элеп куйсыннар. Умартачылар бит аны карый ала. Һәм төгәлрәк булсын иде мәгълүмат. Ай буе дип түгел, ә төгәл көннәрен язып элсәләр дә, бик әйбәт булачак бит. 

Менә шундыйрак хәлләр. Мөшкел хәлләр. Хәзер килеп чыккан вәзгыятьтә дөрес карар кабул итәргә кирәк. "Әле тикшерү нәтиҗәсе юк" дисәләр дә, химикаттан булмый, чәчәкнең хуш исеннән күчләре белән бал кортлары егылып үлә димени? Эшләгән эшкә җавап та бирергә кирәк. Алга таба да мондый хәлләр кабатланса, умартачылар авызларын барыбер йомып калмаслар. Күпме көч түгеп башкарган эшеңне бер минутта юк итсеннәр әле, Аллам сакласын! Бу бүтәннәрнең кеше хезмәтенә төкереп бирүләрен дә аңлата бит әле. 






  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Дөядән туры эфир, сыра тоткан әбиләр һәм машина урынына тәкә: “Питрау – 2019” шаккаттырдымы?

Кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында егерменче тапкыр республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды. Узды гына да түгел, гөрләде! Моңа кадәр бу фестивальнең бөеклеге һәм матурлыгы турында ишетеп кенә белә идем. Төрле фестивальләрдә күп йөргән кеше буларак, мин бары тик шуны гына әйтә алам: Питрау чыннан да исең китмәле!

Җәмгыять

Гөмбә чоры: кайда җыярга һәм реанимациягә эләкмәс өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

Татарстанда гөмбә чоры башланды. “Тыныч ау” яратучыларга җылы һава торышы һәм яңгырлар да уңай килеп тора. Гөмбәләрне ничек эзләргә, аларның кайсылары табын өчен туры килә һәм агулы гөмбә эләккәндә нәрсә эшләргә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов сөйләде.

Җәмгыять

"Мобиль сайлаучы": Дәүләт Советына сайлауда сайлаучылар теркәлү урынына бәйле булмаячак

Ай ярымнан Бердәм сайлау көне узачак – 8 сентябрьдә республика халкы Татарстан парламентының яңа составына депутатлар сайлаячак. Сайлауларга әзерләнү эшләре ничек бара, сайлау участокларында татарстанлыларны нинди яңалыклар көтә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла