Татарстан вузларында 2018 елгы кабул итү кампаниясе: бюджет урыннары һәм уку бәяләре

4 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Оксана РОМАНОВА, sntat.ru
Фото: "Татар-информ"
Татарстанның югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Уку йорты сайлаганда абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен белгечлек исемлеге һәм аларның профиле генә түгел, ә бәяләре дә мөһим. 2018/2019 уку елына укырга керүчеләргә Казан вузлары яңартылган меню әзерләде.

КФУ

Быелгы күп кенә үзгәрешләрне уңай дип әйтеп булыр иде. Әмма бал мичкәсендәге бер кашык дегет тә бар – түләүле бүлекләргә бәяләр үсте. Хәер, барысы турында да тәртип буенча.

15 июньдә Казан федераль университеты РФ Мәгариф министрлыгыннан киләсе уку елына түләп уку бүлегенә бәяләр буенча боерык алды.

“Татар-информ” га КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров белдергәнчә, вузда уку өчен түләү уртача инфляция дәрәҗәсендә – төрле юнәлештәге белгечлекләргә карап, 4 тән 6 процентка кадәр арткан.

Иң зур хакны “Техник физика”, “Нанотехнологияләр һәм микросистема техникасы” шулай ук, “Культурология” һәм “Дизайн” курслары буенча укыганнарга түләргә туры киләчәк – елына 193 500 сум. Менеджментка (икътисад һәм халыкара бизнес буенча) монда елына 189 360 сумга укытачаклар. “Юриспруденция” һәм “Икътисад” 165 360 сум, ә “Нефтегаз” һәм “Геология” бераз гына арзан – 162 240 сум.


“Дәүләт һәм муниципаль идарә”, “Бизнес-информатика” һәм “Мәгълүмати куркынычсызлык” яңа прайс буенча 150 300 сум тора. Көндезге бүлектә иң түбән бәя – 122 460 сум. Бу сумма “Теология”, “Антропология һәм этнология”, “Тарих”, “Филология”, “Кунакханә эше”, “Педагогик белем бирү” һәм башка юнәлешләр өчен билгеләнгән.

Коммерция нигезендә КФУ эзерлекнең барлык формаларына 8 мең студент кабул итәргә әзер.

Моннан тыш, Казан университетында киләсе уку елы өчен бюджет урыннар да 7,6 процентка арткан.

“Узган ел бездә 4980 бюджет урыны булса, быел 5392 урын. Бу күпкә арту, ләкин шул ук вакытта бюджет урыннары кимегән белгечлекләр дә бар. Мәсәлән, “Икътисади куркынычсызлык” белгечлеге. Аның буенча элек 25 бюджет урыны иде, хәзер аны бөтенләй бетерделәр. “Дизайн” белгечлегеннән 21 урынны алдылар, шулай ук “Мәгълүмати куркынычсызлык” юнәлеше буенча да бюджет урыннары бетте. Моннан тыш, юриспруденция буенча читтән торып уку бүлегенә киләчәктә бакалавриатка абитуриентлар кабул ителмәү сәбәпле, бу белгечлектә 50 урын кыскартылды. Болар тәэсирендә инженер белгечлекләренә, дәвалау эше буенча бюджет урыннары шактый артты – якынча 50 урын. Шулай ук, мәсәлән, “Табигать төзекләндерү һәм су куллану” белгечлегенә 11 бюджет урын өстәлде”, - дип белдерде Олег Бодров.

КАИ


КАИның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе сүзләренчә, бюджет урыннары 56 га арткан.

“Безнең университет өчен бакалавриат буенча бу шактый зур сан. Бюджет урыннары машина төзү һәм машина төзелешен конструктор-технологик яктан тәэмин итү, ягъни авиатөзелеш, профильле белгечлек юнәлешләре буенча артты. Электроника һәм наноэлектроника да үсте, анда дәүләт оборона заказы буенча укучылар күп - Казан авиация заводы, вертолет заводы һәм Россиянең оборона комплексындагы башка оешмалар. Ә гомумән, без бюджетка 68 кеше алсак, коммерция нигезендә 600 укучы кабул итәбез. Без түләүле кабул итүне киңәйтмибез, бу укырга керүче контингентның сыйфатын тәэмин итә һәм түләп укучы студентларның дәрәҗәсен керү баллары белән дә карыйбыз”, - дип белдерде әңгәмәдәш.

Роман Моисеев белдергәнчә, быел коммерцияле урыннарга бәя арту уртача 17 процентны тәшкил иткән. Ихтыяҗ зур булган түләүле белгечлек – “Экономика” га бәя 97 000 сумнан 120 000 сумга күтәрелгән. Бу белгечлектә бюджет урыннарга кабул итмиләр.

Мондый бәя билгеләүгә без үзебез дә каршы идек, ләкин кызганыч, безгә Мәгариф министрлыгы җибәргән коэффициентлар белән эшләргә туры килә. Һәрбер вузның ул төрлечә, монда статус кына түгел (федераль университет, милли-тикшеренү университеты), ә белем бирү оешмаларының эффективлык мониторингы күрсәткечләре дә исәпкә алына. Бу исә укып бетерүчеләрнең эшкә урнашуы, студентлар арасында чит ил гражданнары булу да, Scopus журналында хезмәткәрләрнең язмалары басылып чыгу да. 

Мәгариф министрлыгы әлеге күрсәткечләр никадәр зуррак булса, шулкадәр яхшырак дип уйлый һәм шуларга бәйле рәвештә укуга түләү билгеләнә. Ләкин без барлык белгечлекләргә дә тәкъдим ителгән бәяләр арасыннан иң түбәннәрен сайлап алдык. Төрле юнәлешләр буенча интервал 120 дән 191 мең сумга кадәр. Хәзерге вакытта сорау зур булган белгечлекләргә - җитди техника кулланып корал эшләүгә иң зур бәя - 191 мең сум билгеләнде. Болар турында Владимир Владимирович Путин да Федерация советында белдерде. Авиацион ракета-космик двигательләр проектлау, самолет-вертолет төзелеше түләүле белгечлекләрнең топ-исемлегенә керде, - дип белдерде Роман Моисеев. Шулай ук, КАИ да уку бәясе, Мәскәү һәм, мәсәлән, Пермь вузлары арасында урталыкны алды, дип җиткерде.

“Балалар тели икән, аларга иң катлаулы белгечлекләр буенча укырга мөмкинлек бирергә һәм адекват бәя билгеләргә кирәк”, - диде КАИ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе.

Шулай ук Моисеев “Казан вузларының гадел уйнауларын теләр идем” диде. Әңгәмәдәш белдергәнчә, соңгы вакытта Интернетта уку бәясен киметү буенча күпсанлы кагыйдәләр барлыкка килгән. Һәр вуз үзе бәяләрне киметү өчен сәбәпләр уйлап таба.

“Ләкин әлеге кимү, вузга керем китерүче эшчәнлек белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Универстиет үзе эшләп тапкан, бюджеттан тыш акчалар хисабына киметә ала. Әгәр вуз бәяләрне киметә ала икән, ул бу адымга бара. Без башка юл белән киттек. Без быел түләп укучы студентларга стипендия билгеләү сәясәтен дәвам итәбез. Монда да баллар саны белән билгеләнә. Бу 1700 сумлык гади стипендия түгел. Безнең стипендия Россия буенча уртача бәядән югарырак: оклад 2400 сум, түләп укучы студентлар өчен бу балларга бәйле рәвештә икеләтә-өчләтә артачак, ягъни 6 меңгә кадәр. 260 һәм аннан да югары балл җыйган бюджетта укучылар, олимпиадаларда катнашучылар, льгонтиклар, “целевиклар” белән бергә кергәннәр өчен шактый яхшы стипендия – аена 15 мең сум”, - дип сөйләде Моисеев.

КНИТУ-КХТИ ның бюджет урыннарына 2018 елда 3813 кеше керәчәк. Вузның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Марат Вәлиев белдергәнчә, түләүле бүлеккә кабул итү, кагыйдә буларак шушы санга якын.

“Хәзерге вакытта безнең вуздагы 26 мең студентының 46 проценты коммерция нигезендә укый. Иң югары бәя – 180 мең 200 сум. Иң популяр белгечлекләр – “Наноинженерия”, “Төшле энергетика һәм теплофизика”, “Суыткыч һәм криоген техника”. Узган ел алар буенча уку 161 900 сум иде. Түләп уку программасының иң түбән бәясе – 41 200 сум. Ләкин бу “Менеджмент” яки “Социология” белгечлекләре буенча читтән торып уку”, - дип белдерде Марат Вәлиев.

КГАСУ


КГАСУ да 2018/2019 елга бюджет урыннары 4 процентка кимегән. Быел вуз 471 бюджет урыны тәкъдим итә, узган ел алар саны 489 булган.

“Без моны түләп укучы студентлар бәрабәренә капларбыз дип уйлыйм. Финанс ягыннан караганда, без шул ук акчаларны эшләп табарга тиеш. Коммерция нигезендә узган елгы күләмдә студентлар кабул итәргә планлаштырабыз”, - дип сөйләде КГАСУ ның уку-укыту эшләре буенча проректоры Илфак Вильданов. Төзелеш-архитектура университетында узган ел белән чагыштырганда укуга бәяләр 25 тән 30 процент аралыгында үскән, дип билгеләп үтте. 

Кайбер мәгълүмат чаралары безнең бәяләр 45 процентка арткан, дип язып чыкты. Белмим, алар бу санны кайдан алгандыр - бездә бер генә белгечлек буенча да бәяләр бу кадәр артмады. Иң югарысы - 30 процентка кадәр", - дип билгеләп үтте Илфак Вильданов.  

Узган елларда инфляция процентын мөстәкыйль рәвештә арттыру мөмкинлеге булса да, КГАСУ Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән иң түбәнен калдырды, дип җиткерде ул. Быел ведомство минималь планканың үзен шактый күтәрде. Шул сәбәпле, коммерция урыннарына бәя үсәш, әмма вуз бәяләрне тәкъдим ителгән саннарның түбән чигендә саклый.

Ләкин быел уку бәясе арткач, абитуриентлар аз булырга мөмкин. КГАСУ да иң кыйммәт белгечлек – “Дизайн”. Беренче курс студентларына ул 165 500 сумга чыгачак. “Архитектура” “Архитектура мирасларын реконструкцияләү һәм реставрацияләү”, “Архитектура мохите дизайны”, “Шәһәр төзелеше” һәм “Төзелеш” һәм башка белгечлекләрның еллык курсы – 115 800 сум. Көндезге бүлектә иң түбән бәя “Торак хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура” – 103 900 сум.

КГАСУ да 2018 елгы кабул итү комиссиясе гадәти булачак дип белдерделәр вузның матбугат хезмәтендә. Анда “Архитектура” һәм “Төзелеш” юнәлешләренә мәктәп укучылары арасында кызыксыну кимүен дә билгеләп үттеләр. Быел КГАСУда беренче тапкыр сорау зур булган, яңа ике белгечлеккә: “Җир төзелеше һәм кадастарлар”, “Торак хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура” буенча кабул итү игълан ителгән.

Традицион рәвештә КГАСУ БДИ баллары югары булган иң яхшы абитуриентларны кабул итүне планлаштырыла. Безнең планнар абитурентларның санын һәм сыйфатын арттыру буенча, соңгы еллар тенденциясенә нигезләнә. Хәзерге чыгарылыш укучылары Россиядәге күп санлы зур төзелешләрне күрәләрдер, әлеге тармакның перспективасын һәм КГАСУ да югары класслы, уңышлы белгеч булып үсү мөмкинлеген аңлыйлар”, - дип белдерделәр университетта.

Казан дәүләт медицина академиясе

Казан дәүләт медицина академиясенең контракт белән уку үзәге җитәкчесе Эльза Галимҗанова сүзләренчә, инфляцияне исәпкә алып, уку өчен бәяләр 2,5 процентка арткан. Иң кыйммәтле белгечлекләр – “Биохимия” һәм “Биофизика” – 182 500 сум. Көндезге бүлектәге иң арзанлы белгечлек – “Социаль хезмәт” – 116 000 сум. КГМА да иң түбән бәя “Социаль хезмәт” буенча читтән торып уку бүлегендә 30 000 сум.

Быел бездә федераль бюджет хисабына 423 урын тәкъдим ителә. Аларның 28 – бакалавриат программасы буенча, анда “Социаль хезмәт” һәм “Шәфкать туташы эше” белгечлекләре кергән. Медицина профиле буенча 395 урын. Бу “Дәвалау эше”, “Педиатрия”, “Медик-дәвалау эше”, “Стоматология” юнәлешләре. Белгечлек программасы буенча бездә барлыгы җиде юнәлеш бар, алар арасында “Фармация”, “Медицина биохимиясе”, “Медицина биофизикасы”. Әлеге юнәлешләр буенча кабул итүдә узган елдагы кебек үк - шул ук саннар”, - дип белдерде КГМА кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Светлана Титова.

Әңгәмәдәш белдергәнчә, КГМА да киләсе уку елы өчен бюджет һәм түләп уку буенча урыннар саны узган ел белән тәңгәл диярлек.

“КЦП (кабул итү саннары контроле) буенча да, түләүле белем бирү урыннары буенча да үзгәрешләр булмады”, - диде Светлана Титова.

Башка уку йортлары

“В.Г. Тимирясев исемендәге Казан инновация университетында бакалавриат юнәлешендә “Гамәли информатика”, “Туризм” белгечлекләре буенча бюджет урыннар бүленгәнен әйттеләр. Шулай ук университет “Дәүләт һәм муниципаль идарә” , «Юриспруденция» һәм «Экономика» юнәлешләре буенча бюджет урыннан тәкъдим итә. КИУ көллиятендә дә “Социаль тәэмин итү хокукы һәм оештыру”, шулай ук башка белгечлекләргә бюджет урыннар каралган.

Быел в«Юриспруденция», «Экономика», «Лингвистика» (кытай теле), «Дизайн», «Педагогик белем бирү», «Махсус (дефектологик) белем бирү» һәм «Техносфер иминлек» белгечлекләренә сорау зур, дип сөйләделәр кабул итү комиссиясендә.

ФГБОУ ВО “Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының (Россия Юстиция министрлыгының Хокук академиясе) Казан институты (филиалы) бакалавриат программасы буенча – “Юриспруденция”, белгечлек буенча – “Милли иминлекне хокукый тәэмин итү” һәм магистратурага “Бизнеска юридик ярдәм”, “Җинаять хокукы һәм процессы, криминалистика, оператив-эзләү эшчәнлеге” юнәлешләре буенча абитуриентлар кабул итә.

Фикерләр








Җәмгыять

"Ник шулай үз балаларын яратмыйлар - аңламыйм". Прививкалар ясатмауның зыяны турында ун факт

Татарстанда йогышлы чир күрсәткечләренең эпидемия бусагасыннан ерак булуы - республикада вакцинация 95 процент дәрәҗәдә башкарылуы нәтиҗәсе, ди табиблар. Шулай да прививкаларны өнәмәүчеләр дә байтак. Файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк дигән уй белән яшәүчеләр бар. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр моның ялгыш фикер булуына инандырырга тырышты. 

Җәмгыять

Ана сөте һәм ясалма тукландыру: Казан табибларыннан ун факт

Бала тугач та, күпчелек әниләр сабыйларын күкрәк сөте белән ашатырга тырыша. Тик кайберәүләр, “сөтем бетте” дип, ясалма ризыкка күчү ягын карый. Ана сөтен имеп үсүдән мәхрүм бала күп нәрсә югалта, ди табиблар. Ни өчен алар баланы имезергә киңәш итә? Ана сөтенең кыйммәте нидә? Баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк? “Татар-информ” хәбәрчесе, табиблар белән берлектә, шушы сорауларга җавап бирүче ун фактны туплады.

Җәмгыять

Япон егете Юто Хишияма: Япониядә Татарстанны бик белмәсәләр дә, Алинә Заһитованы беләләр

2014 елның апрелендә Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада Гран-при алып шаккаттырган япон егете Юто Хишияма турында ишетмәгән татар юктыр. Юто татар телен камилләштерү өчен ике ел дәвамында КФУда магистратурада белем дə ала. Хәзер инде япон егете саф татар телендә иркен сөйләшә, яза ала. Моннан тыш, аның татар теленә һәм Татарстанга бәйле булган әңгәмәләрен, фәнни мәкаләләрен күрергә була, ул социаль челтәрдәге аккаунтларын татар телендә дә алып бара. "Татар-информ"га Юто үзе һәм татар теле турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла