Татар язучысы Фатих Әмирхан - смартфоннарның уйлап табыласын беренче булып әйткән фантаст?

5 Марта 2018

Укылган: 1332 тапкыр

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали
Замана казанышларының - су асты көймәсе, атом бомбасы, башка әйберләрнең барлыкка киләсен алдан фаразлаган фантастларның исемнәрен бөтен дөнья белә. Әмма смартфоннарның барлыкка киләчәген беркем дә фаразлый алмаган дигән фикер дә бар. Әмма ни кызык - смартфон Фатих Әмирханның 1909 елда язылган "Фәтхулла хәзрәт" әсәрендә тасвирлана. "Татар-информ" хәбәрчесе смартфон һәм видеоэлемтәне беренче булып тасвирлаган татар язучысының фаразы ни өчен дөнья күләмендә танылмаган икәнен аңларга тырышты. 

Бөек язучыларда алдан күрү сәләте була дип әйтәләр. Мәсәлән, үз әсәрләрендә киләчәктәге әйберләрне алдан фаразлаган кайбер авторлар:

Жюль Верн "Двадцать тысяч лье под водой", 1869 – су асты көймәсе; Артур Кларк "Город и звезды", 1956 ел – онлайн компьютер уеннары; Герберт Уэллс "Освобожденный мир", 1914 ел – атом бомбасының шартлавы;

Герберт Уэллс "Когда спящий проснется", 1899 ел – автоматик ишекләр; Герберт Уэллс "Война миров", 1898 ел – лазер; Рэй Бредбери "451 градус по Фаренгейту", 1950 ел – наушниклар;

Роберт Хайнлайн "...А мы еще выгуливаем собак", 1941 ел – кесә телефоны; Александр Казанцев "Купол надежды", 1980 ел – ясалма ашамлык ясаучы лаборатория; Александр Беляев "Звезда КЭЦ", 1936 ел – беренче тапкыр кешенең галәмгә аяк басуы.

Кәрәзле телефонны беренче тапкыр 1910 елда Америка журналисты Роберт Слосс сурәтли, смартфон исә 1941 елда Роберт Хайнлайнның әсәрендә фаразлана дигән фикер әйтелә. Әмма татар язучысы Фатих Әмирхан смартфон, видеоэлемтәне бу кешеләргә караганда алданрак фаразлый.

1909 елда язылган «Фәтхулла хәзрәт» повестендә 1950 елгы Казан тормышы тасвирлана. 42 ел җир астында ятып, үлеп терелгән Фәтхулла хәзрәт заманча җәмгыять шартларында яши башлый. Әсәрдә автор фән-техника һәм мәдәният ягыннан күпкә алга киткән җәмгыятьне сурәтли: очып йөри торган һава көймәсе, көзгеле телефон, адәм кыяфәтендә салынган йортлар, канат куеп очып йөрүче кешеләр, үлгән кешене терелтү тәҗрибәләре һәм башкалар. 

Фатих Әмирхан күзаллавындагы киләчәк: 

Көзгедән ясалган биналар



Көзге белән тышланган биналар хәзерге вакытта да гаҗәпкә калдыра. Фатих Әмирхан шундый йортлар булачагы турында 1909 елда яза. 

"Урамдагы зур-зур пулатлар, бөтенләй көзгедән ясалган зиннәтле сарайлар һәм аларның салыну рәвешләре Миңлесылу кодачаны бөтенләй хәйран калдырды".

Кеше сурәтендә салынган биналар


Фатих Әмирхан фаразлавынча, 1950 елда кеше кыяфәтендәге йортлар салыначак. Мондый йортлар, сирәк кенә булса да, дөньяның кайбер илләрендә инде бар.

"Тәрәзәләргә каршы сузылып киткән чиксез озын урамның арырак бер җирендә адәм кыяфәтендә салынган бик зур бер йорт күренеп тора иде. Бу «адәмне» күргәч, Миңлесылуның коты очты, тезләре тетри бантлады, кычкырырга теләде, кычкыра алмады. Аның башына бу «адәмнең» Гуҗ бине Гонык булучылыгы, тиз көннән дәрьяларның суларын эчеп бетерәчәклеге, бөтен шәһәрнең ризыгын ашап бетерәчәклеге килде."

Электрон уенчыклар

Фатих Әмирхан бүген һәр кибеттә диярлек булган электрон уенчыкларны тасвирлаган.

“Бакча чын-чын бакча: агачлар үсеп торалар, исләре белән бөтен әтрафны каплаганнар, аларның ботакларында гаҗәеп тавышлы, гаҗәеп төстәге электрик кошлары гаҗәеп көйләр сайрыйлар иде”.

Вертолет



Фатих Әмирхан "һава көймәсе" турында яза.

“Бу вакытта хәзрәтнең колагына музыка тавышы ишетелә башлады. Хәзрәт, шул якка карап, ерактан бик зур, алты-җиде йөз кеше төягән бер һава көймәсе килгәнен күрде. Көймә озакламады, боларга якынлашты. Аның эчендә йөзләп адәм быргылар белән «Һава маршы» көен уйныйлар иде”. “Хәзрәтләрнең көймәсе өйләренә килеп җитте. Мосафиләребез дә өй өстендәге балконга туктап төштеләр”.

Моны язучының фаразы дип тә, ул заман казанышлары белән хәбәрдар булган дип тә әйтеп була. Беренче вертолет 1907 елда Франциядә сынала, әмма ул бары тик XX гасырның урталарында гына киң кулланылышка керә.

Фронталь камералы смартфон


Фатих Әмирхан 1909 елда ук фронталь камералы смартфоннарны сурәтли.

“Кайсы байның хәләл җефетләре икән бу сылу абыстайлар? — дип әйтеп өлгермәде, үзенә якын гына бер җирдә җиңелчә генә звонок тавышы ишетте. Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады. 

Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөйләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

- Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? — дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде”.

Кәрәзле телефон 1957 елда барлыкка килә. Фотокамера урнаштырылган телефоннар 2000 елларда гына кулланылышка керә.

Онлайн видеоэлемтә



Фатих Әмирхан хәзерге заман өчен бик гадәти булган видеоконференцияләрне сурәтли.

“Бүлмәдә каты звонок тавышы яңгырады. Ул тавышның кайдан килгәнлеген уйлап өлгерә алмады, күз алдындагы, стенага ябыштырылып куелган пыяла аркылы бер яшь егетнең илтифатсыз гына басып торганлыгын күрде (бу пыяла, егерменче гасыр уртасының телефон көзгесе булып, сөйләшә торган кешене бөтен гәүдәсе белән күрсәтә һәм белмәгән кеше бу пыяла күрсәткән нәрсәне чын кеше дип уйларлык итеп күрсәтә иде).

...Хәзрәт егеткә суккан минутта телефон көзгесе, чәлпәрәмә килеп, йөз кисәккә ватылды; егет юкка чыкты; телефон чыбыкларының башлары чыжылдап зәңгәр сыман ут чәчеп тора башладылар.

Видеоконференция (чыбыклы телефон ярдәме белән) беренче тапкыр 1947 елда, СССРда телевидение фәнни-тикшеренү институтында сынала. Телефоннарда массакүләм рәвештә бары тик 1999 елда гына тарала башлый.

Очып йөрүче кешеләр

Фатих Әмирхан фикеренчә, кешеләр очып йөрү сәләтенә ия булачак:

“Бу вакытта тәрәзә алдыннан ясалма канат куйган ике егет һәм ике кызның очып үтеп барышларын күреп, үзенең утырган бүлмәсен җәннәт сарае булырга кирәк дип уйлады һәм, гаять куанганлыгыннан, тыраклап сикерергә тотынды”.

Ричард Браунинг үзе уйлап тапкан костюмда 2017 елның 28 сентябрендә сынау уза. Сәгатенә 50 км тизлектә очып, Гиннесның рекордлар китабына эләгә.


Үлгән кешеләрне терелтү - әлегә тормышка ашмаган фараз

“Берәр сәгать үтәр-үтмәс мәет төчкерде. Тагы бераздан мәет, янәдән берничә мәртәбә төчкереп: «Алла! Әстәгъфирулла!» — дип кычкырып та җибәрде. Моннан соң профессор студентларга таралырга һәм яңа терелгән кешене тыныч калдырырга кушты. Яңадан берәр сәгать үткәч инде Фәтхулла хәзрәт күзләрен ачты, акрын гына торып утыра да башлады”.

 Фатих Әмирханның бу әсәре ни өчен танылмаган? 

 Фатих Әмирхан ни өчен танылган фантаст язучылар кебек дөньякүләм дәрәҗәдә ни өчен танылу ала алмаган? Бу сорауны без язучының әсәрләрен өйрәнгән язучыларга юлладык.

"Фатих Әмирханның фантаст буларак таныла алмавына без үзебез дә гаепле"

Филология фәннәре кандидаты, доцент Таһир Гыйлаҗев:

- Без Фатих Әмирханның фантаст буларак танылмау мәсьәләсендә күпмедер күләмдә үзебез дә гаепле. Гади халык тормышын, тормыш төбендә яшәүчеләрне, авыл хәерчеләренең тормышын сурәтләү аркасында 1920-1930 елларда Фатих Әмирхан нык «кыйнала».

Фатих Әмирхан шәһәр тәрбиясе алган шәхес. Гәрчә мулла баласы булса да, ул бик нык икътисадны, тарихны, җәмгыятьләр алмашын, аларның аспектлары ни дәрәҗәдә төп роль уйнаганын белгән. Бакый Урманче язучыны Европага йөз тоткан даһиларның берсе дип бәяли. 

Аның биографиясенә күз салыйк: ул шаулап торган яшьлек вакытында коляскага беркетелгән булып кала. Бу аның өчен олы фаҗига. Әмма ул гомер буена көчле шәхес булып кала. Мин аның хатларын, мәкаләләрен, әсәрләрен укыдым. Бер генә язмасында да төшенкелеккә бирелү юк. Ул аның шәхесенең көчле булуымы, язмышы белән килешүеме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан биргән язмышны кабул итүеме икән... Ул бит бүгенге көндә сер булып кала. 

Алдан күрүчәнлеге Фатих Әмирханның көчле шәхес булуы белән бәйледер, миңа калса. Аннан, ул бит Мәскәүләрдә, Самараларда белем алып кайта, рус дөньясы белән яхшы таныш була. Күрәмсең, без аны ниндидер сәяси фирка-партия белән бәяләмәсәк тә, Фатих Әмирхан Маркс, Энгельс, Ленин хезмәтләре белән, шулай ук дини хезмәтләр белән дә таныш булган.

Аның яшәешебезнең, рухыбызның элементы булган ислам мәдәнияте, фәлсәфәсе белән таныш булуы ачык күренә. Милли кысаларда гына чикләнмичә, дөнья әдәбияты, дөнья мәдәнияты, аның барышы, аның агышы белән таныш булуы мәгълүм.

Фатих Әмирханның әсәрләре рус телендә басылмаган, европа телләренә тәрҗемә ителмәгән, танытылмаган инде... Без гел татарча гына язабыз.

Фатих Әмирханны чит ил матбугатында танырлык, аңларлык, бәяләнерлек хәлдә инглиз телендә танытырга кирәк. 

"Фатих Әмирхан киләчәкне алдан күзаллый алган"


Филология фәннәре кандидаты, доцент Әлфәт Закирҗанов "Фәтхулла хәзрәт"нең идеясе фантастика булмау сәбәпле әсәр танылмаган дигән фикердә. 

- Әсәрнең максаты - яңарыш хәрәкәтенә киртә булган начарлык күренешләрен фаш итү. Фантастика бары тик әдәби чара булып кына килә. Ул фантастик әсәр кысаларында язылмаган, язучы моны төп максат итеп куймаган. Фантастика артта калган кешеләрне сурәтләү өчен бер алым гына. 

Башка фантастларны алсак, алар фән-техника казанышларын сурәтләүне максат итеп куя. Әсәрнең киң чагылыш тапмавы – аның герое шактый тупас, әдәпсез һәм искелек тарафдары булуындадыр, бәлки. Бер яктан караганда, әсәрдәге авторның хыял дөньясына нисбәтле киләчәкне күзаллавы – ул фантастик әсәр өчен менә дигән таяныч булган. Ләкин ни өчен ул әсәрен Фатих Әмирхан күтәреп алмаган һәм шушы планда әсәрне үстермәгән? Без моны, кызганыч ки, әйтә алмыйбаз. 

Фатих Әмирханның дөньякүләм танылган фантастлар кебек үк киләчәкне күзаллаган. «Ә нигә без аны тиешенчә бәяләмибез һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткермибез» дигән сорау билгеле бер каршылыкта.

Фатих Әмирхан бит киләчәкне алдан күзаллый алган. Аны фантаст буларак күзалласак, без кызыклы, гыйбрәтле әйбергә килеп чыга алабыз. Ә тулаем әсәрдә авторның Фәтхулла хәзрәтне көлү объекты итеп сурәтләве киләчәкне күзаллау турындагы фикерләрнең асыл мәгънәсен, аларның югарылыгын шактый киметә.

"Әсәрендә фантастикага тиешле эффект бирелми"

- Без бу әсәрне таныта алабыз дип уйламыйм. Фантастик әсәр булмаганга күрә, төп идеясе башка юнәлештә булганга күрә фантастик элементлар төп яңгыраш алмас дип уйламыйм. Мисал өчен, Сәйф Сараида "ай җир тирәсендә әйләнгән кебек, кыз егет тирәсендә бөтерелә башлады" диелә. Коперниктан ничә йөз ел алда әйтелгән! Ләкин бу ачыш түгел, ә әдәби сурәт кебек кенә. 

Әмма моны, билгеле, әйтеп китәргә кирәк. Бу кемнеңдер игътибарын җәлеп итәргә мөмкин.

Фатих Әмирхан Коръәнне дә яхшы белгән. Бүгенге көндә шул ук Коръәнгә бәйле күпсанлы могҗизаларның теге яки бу дәрәҗәдә урын алганын укып беләбез. Күрәсең, ул Коръәндә дә әлеге мөһим фикерләрне тоемлагандыр, ягъни ул үз чоры өчен барыбер алдынгы карашлы кеше булган, анысы бәхәссез. Рус әдәбиятын, Европа әдәбиятын яхшы белгән кеше төрле сурәт чаралары эзләгән. Һәм ул чакта ул фантастика элементларына караганда үзенең героен фаш итүгә өстенлек бирә.


Әмирханов Мөхәммәтфатих Зариф улы - Фатих Әмирхан 1886 елда Казанда туа. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлый, Самарада рус телен укый. "Әль-Ислах" газетасын чыгара башлый. Мәскәүдә эшли. 1907 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, паралич сугып, ике аягы да йөрми башлый. "Әл-Ислах"тан тыш "Ялт-йолт", "Кояш" басмаларында эшли. 1907 елдан әдәби әсәрләр иҗат итә башлый. Аның иң танылган әсәре - 1911 елда язылган "Хәят" повесте. Татар телендәге беренче сатирик роман авторы. 1923-1924 елларда татар театры техникумында укыта. 1924 елда шәхес культын, Ленин исемен данлауны тәнкыйтьләп "Шәфигулла агай" сатирик повестен яза. 1926 елда Казанда вафат була.


Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла