Татар матбугатының хәле ничек: басма тиражга почта комачаулый, интернетта эшләргә белгечләр җитми

19 Мая 2018

Укылган: 698 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
19 май – Татарстан матбугаты көне. “Интертат” электрон газетасы татар матбугатының бүгенге хәлен белеште.

Төп фикерләр:

Миңназыйм Сәфәров: Интернет версияне рәхәтләнеп куллансыннар, ләкин басма матбугатны корбан итү юлы белән түгел!

Ринат Билалов: Балалар һәм махсус юнәлешле басмаларга дәүләт тарафыннан куәтле грант ярдәме булырга тиеш

Нияз Әхмәдуллин: Матбугатның интернетта эшен киңәйтү өчен, дәүләт тарафыннан эш җитешми

Фаил Фәтхетдинов: Бүгенге журналист конвергент булырга тиеш

Илназ Фазуллин: Газеталарның интернет-версиясен үстерү өчен сайтларның матур эшләнеше җитешми

Раиф Усманов: Газеталарны әзрәк яшәтик дисәк, газетага иптәшкә кечкенә генә газеталар кирәк

 

“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров: 

– Надо идти от обратного, дип әйтәләр бит: матбугатның кәгазь версиясен бетерсәләр, теләсәң-теләмәсәң дә шул электрон версиясенә барасың. Мәсәлән, бик ашкынып, безнең матбугатның басма версиясен бетерү ягына таба баралар. Почта, мәсәлән. Ябырылу дип кабул итмәгез, миңа районнардан шалтыратып әйтмәгән бер генә атна да юк. Безгә газета килмәде, безгә атнага бер тапкыр гына китерделәр, дип зарланалар. Шулай дәвам итсә, кая барасың. Почтальоннар безгә кайвакыт үзләре үк: үпкәләштән булмасын, без атнага 4 тапкыр ташып йөргәнче, абунәчеләрне атнага бер генә илтә торган басмаларга яздырабыз, дип әйтәләр. Аларны да гаепләп булмый, алар да әз акчага күп эшләгәнче, әз акчага әз эшләү ягын карыйлар. Бу бит нормаль логика, бер уйлаганда. Аларга үпкәләш юк. 

Шуңа күрә без инде хәзер замана белән бергә атларга кирәк, дип әйтәбез. Хөкүмәт безгә юбилейга ("Ватаным Татарстан" быел 100 еллык юбилеен билгеләп үтте - ред.) биргән акчаны тотып, электрон версиясен яңартырга, камилләштерергә, функцияләрне арттырырга җыенабыз, чөнки ничек дип әйтәләр әле – с волками жить, по-волчьи выть. 


Шулай да, газетаның кәгазь версиясе кирәк дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Мин үзем дә өйгә алдырам аны: өйгә килгән әйбер икенче бит инде ул, күз алдында ул. Электрон әйбер башкарак нәрсә, аны тиз генә табып булмый, тиз генә әйләнеп кайтып булмый, аның белән эш итү авыррак. Шуңа күрә берсе икенчесенә көндәш булырга тиеш түгел. Яшьләрнең укырга вакытлары юк, Интернет версиядән файдаланырга өйрәнгәннәр икән, рәхәтләнеп куллансыннар, ләкин берсен корбан итеп, икенчесен арттыру юлы белән түгел дип уйлыйм.

Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, басма версияне юкка чыгару соңрак үкенечле булуы да ихтимал.

– Без һәрвакытта шулай: берәр чатаклык килеп чыкканчы гына... Башта бетерәбез, аннары ашыкканбыз, бусы болайрак, моның бу ягы да бар икән, дип әйтергә мөмкинбез. Шуңа ашыкмаска кирәк. Без һәрвакыт ашыгып яшибез. Россиядә бигрәк тә. Бер мәгълүмат икенчесен алмаштырганда, төптән җимерәбез, яңасын төзибез, аннары яңасын төзи алмыйбыз, искегә кайтабыз. Совет системасыннан да әле тегесен, әле монысын алырга маташабыз. Тормыш үз җаен ала ул, аны ясалма алга җибәреп, ясалма үтереп тә булмый, шуңа күрә мин ашыкмыйча гына яшәргә кирәктер дим.

"Бизнес-онлайн Закамье" интернет-ресурсы баш мөхәррире Ринат Билалов:

– Бүген милли матбугатта проблемаларның берсе – журналист кадрларны әзерләү. Милли телләрдә укуның кимүе, тиражлар кыскаруы да проблема. Миңа калса, милли матбугатка – балалар һәм махсус юнәлешле басмаларга дәүләт тарафыннан куәтле грант ярдәме булырга тиеш.

Иҗтимагый-сәяси, башка басмаларга килгәндә, кайберләренә заманча караш җитми дип саныйм. Бу материал бирелешенә дә кагыла. Икенче яктан, хәзер инициативалар бар, кешеләр үз массакүләм мәгълүмат чараларын булдыра. Базар шартларында алар яши алырлык кебек.

Газеталарның басма версиясен саклау кирәкме, дигәндә, ихтыяҗдан чыгып карарга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, үзем озак кына басма матбугатта эшләдем, моның әллә ни перспективасы юк дип нәтиҗә чыгардым. Кемнәрдер тизрәк, кемнәрдер акрынрак – барыбер Интернет-версиягә күчәләр. Мин киләчәк аларда дип уйлыйм. 

Татар телле ММЧларны алсак, интернетта артта калу бар. Басма продукция белән чагыштырганда, электрон версияләргә икенчел мөнәсәбәт сизелә. Проблема шунда: интернет ММЧ ларда башкача язарга, материалны башкача бирү кирәк. Тулаем алганда, оперативлык, тирән, үткен темалар җитми кебек. Икътисад, сәясәт белән бәйле темаларга язмалар, шушы темаларны яктырта ала алырлык квалификацияле журналистлар да җитми. Үткенлек күбрәк кирәк, - дигән теләктә Ринат Билалов.

“Татарстан” журналы баш мөхәррир урынбасары Нияз Әхмәдуллин:

Вакытлы матбугат, әлбәттә, чыга, әмма тиражлары кими бара, күп кенә журналлар сайтка күчә. Бу табигый әйбер, берни эшләп булмый. Чит илләрнең тәҗрибәсен карасаң да, анда бит күбесе сайтта утыралар.

Татар матбугатына күчсәк, беренчедән, телне саклап калу кирәк. Кызганыч, тел бетә. Яшерен-батырын түгел, татар матбугатын бит күбрәк авыл җирлегендә укыйлар. Авыллардан яшьләр киткәч, авылларда да укучылар кими бара. Республика күләмендә чыга торган газеталарны карасаң, бер хәл әле, ни кызганыч, район матбугатының тиражлары да кими бит. 

Минемчә, беренчедән, тел мәсьәләсе, журналистларны әзерләү буенча бик күп эшләргә кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә татар журналистикасы сыйфаты түбән үк түгел, әмма мактанырлык та түгел. Без берәр тема күтәрә башласак, сәяси, икътисади темаларга яза торган журналистлар юк диярлек. Социаль мәсьәләләрне яктырта торган журналистлар бар, ә бүтән өлкәләр турында язучылар юк, - ди әңгәмәдәш.

Нияз Әхмәдуллин фикеренчә, Интернетта эшчәнлекне киңәйтү, артта калмау өчен, дәүләт тарафыннан ниндидер система кирәк.

– Шул вакытта эшләп була. Соңга калдык димәскә, эшне алга таба алып бару кирәк, әмма моның өчен система булу мөһим, әлегә ул юк. Социаль челтәрләрдә дә, сайтлар белән дә эшләп була. Ләкин татар теле беткән, укучылар саны кимегән вакытта, нинди перспективалар турында сүз алып бара алабыз. Локаль характерда эшләп була, әмма киң күләмдә эшләр өчен дәүләт тарафыннан зур эш үткәрергә кирәк. Бүген дәүләт тарафыннан бу эш җитешми. 

Башкортстанның Уфа шәһәрендәге “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов:

Басма гәҗитләр якын киләчәктә бетмәячәкләр. Монысы хак. Без көнбатыш илләре шундый алга киткән дибез, алардан үрнәк алырга тырышабыз: анда бит гәҗитләрнең басма вариантлары әле дә бар. Әлбәттә, тиражлар төшәчәк, әмма билгеле бер чиккә җиткәч, туктаячаклар. Монысы беренче.

Заманында бит кино барлыкка килгәч, театрлар бетәчәк, дип әйткәннәр. Буген аларның барысы да менә дигән итеп гөрләтеп эшләп ята. Хәтта яңа театрлар да ачыла. Интернет версиядән баш тартмаска кирәк. Бүген 25-30, хәтта 50 яшьтәгеләр интернет белән эш итә. Журналистлык эшчәнлеген төрле юнәлештә алып барырга кирәк. 

Гәҗит версиясен дә, интернет-версиясен дә саклар өчен, журналистларның эшен камилләштерергә кирәк. Бүген татар журналистлары гәҗит версиясенә өстенлек бирә, ә бүгенге журналист конвергент булырга тиеш. Конвергент журналист ул бер мәгълүматны төрле мәгълүмат чаралары өчен әзерләү дәрәҗәсенә ирешкән белгеч дигән сүз. Интернет дигәч сайтны гына күз алдында тотабыз, ә бит әле социаль челтәрләрне, мессенджерларны да яуларга кирәк. Басма вариантка әзерләгән текст интернет вариантка, социаль челтәрләргә ярамый. Социаль челтәрләрдә утырган кешеләр алар барысы да материалны кыска хәбәри вариантта гына укырга өйрәнгән. Алар, әлбәттә, үз вакытында онлайн куеп барылырга тиеш. Шул вакытта гына интернеттагы, я, булмаса, социаль челтәрдәге басманың укучылары арта. Ә гәҗит вариантында һәр вакыйгага анализ ясап, аналитик материал итеп эшләргә кирәк. Кыскасы, бер материал берничә мәгълүмат чыганагына яраклаштырылырга тиеш. Интернет вариантындагы материалны, әлбәттә, инфограмма, аудио-видеоязмалар, фото белән киңәйтү, камилләштерү отышлы. Заман белән бергә атлаган татар матбугаты бервакытта да бетмәячәк, - дип саный Фаил Фәтхетдинов.


Аның фикеренчә, татар матбугаты үсеше журналистлардан гына тормый. Басма тиражны арттыру күп төрле сәбәпләргә кайтып кала, ди ул.

– Нәфис әдәбиятны, басма гәҗитләрне укырга өйрәтү гаиләдән, мәктәптән килергә тиеш. Җәмгыятьнең һәрбер өлкәсе моңа этәргеч бирергә тиеш. Мәсәлән, мин Башкорстанда татар мәктәбендә укыдым, ләкин башкорт телендәге балалар гәҗитен дә, яшьләр гәҗитен дә, татар телендәге гәҗитләрне алдыра идем. Без класс сәгатьләрендә гәҗитләрдә чыккан материаллар буенча әңгәмәләр кора идек. Минем әткәй-әнкәйләр икесе дә гади колхозчылар булды, ләкин алар бездә гәҗиттәге әйберләргә үз фикереңне белдерүне тәрбияләгәннәр. Алай булмаса, без ул гәҗитләрне алдырыр идекме – алдырмас идек. Шул ук мәктәп, шул ук университет, Армиядә чакта да безне гәҗит укырга өндиләр иде. 

Бүген тираж үсмәүдә “сез гәҗит чыгара белмисез” дип, журналистларны гаепләмәкче булалар. Бу бөтенләй хата фикер. Бөтен җәмәгатьчелек, дәүләт системасы бер юнәлештә эшчәнлек алып барырга, һәм ул эшчәнлекнең идеологиясе булырга тиеш. Әти-әниеңә, туганнарыңа, туган телеңә, милләтеңә, тарихыңа, илеңә мәхәббәт тәрбияләү – үзе зур идеологик эш. Татар әдәбияты, татар матбугаты шушы әйберләрне халкыбызга сеңдерергә тырыша бит. 

Әдәби китапларның, матбугат басмаларының тиражлары 500, 1 мең экземпляр булганнары да җитәрлек. Уйлап карасаң, ул тираж мени инде. Татар телендәге басмаларны укучыларның кимүе, дәүләт тарафыннан идеологик эшчәнлек алып бармауның нәтиҗәсе дә ул. 

Искә алсагыз, үткән гасырның 90 елларында, милли үзаң күтәрелеше чорында, тиражлар ел саен арта барды. Мәктәпләрдә, барлык югары уку йортларында диярлек туган телләр өйрәнелде. Балалар, яшьләр үзләре теләп уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәнделәр. Мәсәлән, мин үзем Башкортстан дәүләт университетының Хокук факультетында, Уфа финанс, Уфа статистика техникумнарында татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бардым. Шул чорда яшьләрнең үз теләкләре белән туган телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә омтылышы тиешле идеологик нигезгә корылмады, ә ул бары тик механик рәвештә генә башкарылды. Гади генә итеп әйткәндә, ни өчен туган телне, әдәбиятны өйрәнергә кирәклеге баланың аңына сеңдерелмәде. Шуның нәтиҗәсендә әкренләп яшьләрнең теләкләре сүрелде һәм сүнде. Шул вакыттагы зур мөмкинчелек кулдан ычкындырылды. Бүген урта мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә карата килеп туган хәл – шуның җимеше ул. Шулай булгач, тиражлар төшү бары тик журналистлар, гәҗит хезмәткәрләреннән генә тормый, ул җәмгыятебезнең идеологик бер җитешсезлеге дә, - ди баш мөхәррир.

Ул Интернетта татар матбугаты белән һәрдаим танышып баруын әйтте.

– Интернетны күзәтеп барам. “Татар-информ”ны, “Интертат”ны, “Азатлык”ны карап чыгам. Алар һәркайсы теге яки бу вакыйганы үз карашыннан чыгып бәяли. Шуннан кайсы ничек яктыртканы турында фикер туа. Мин, Хөкүмәт гәҗите вәкиле буларак, безнең сайтларда, безнең социаль челтәрләрдә бер үк вакыйганың ничек яктыртылганын һәм оппозицион басмаларда ничек тасвирланганын чагыштырам. Шулай ук төрле гәҗитләрне укыйм. Хөкүмәт басмалары вакыйгаларны күпкә тулырак, дөресрәк яктырталар. Чөнки үземә, рәсми гәҗит җитәкчесе буларак, ул чараларның күбесендә катнашырга туры килә, шулай булгач, вакыйгаларның эчендә мин үзем дә кайныйм дигән сүз. Башкалар исә, Хөкүмәт эшчәнлегенең уңай якларын күрмичә, сенсация артыннан гына куып, ул эшчәнлектән кер эзләү белән генә мәшгульләр. Тираж арттырабыз дип уйлап сары басма стиленә өстенлек бирәләр. Шулай ук, кешеләрнең шәхси тормышларындагы ир-хатын мөнәсәбәтләренә күбрәк игътибар бирүне алгы планга куялар. Кемнең ничә хатын, яисә ир белән бәхетле  яшәве, минемчә, милләт тәрбияләү өчен бер дә кирәкле әйберләр түгел. Татар халкы өчен бер хәләл җефет белән гомер кичереп күп бала тәрбияләү үрнәкле санала. 

Милләт өчен ят идеяләргә өстенлек бирүче басмалар берничә елдан ялкыта һәм алар чыгудан туктый. Минемчә, йөз еллык тарихлы “Ватаным Татарстан”, “Кызыл таң” гәҗитләре тормышны күпкә объектив яктырта. Хөкүмәт басмаларына, сез күбрәк әйбәт якны гына күрәсез, дип, безне гаепләмәкче булалар. Без бит барыбыз да халык иҗаты әсәрләрен, матур әдәбият укып үскән кешеләр. Татар әдәбиятында, рус әдәбиятында да уңай һәм тискәре геройлар булганын беләбез. Һәрвакытта да шул уңай геройлардан үрнәк алдык, алар кебек булырга омтылдык, аларга охшарга тырыштык. Шулай булгач, ни өчен безнең гәҗитләр җитәкче дәрәҗәсенә тормышның авырлыкларын җиңеп, үз көче белән ирешеп, эшен үрнәкле алып барган чиновник турында язмаска тиеш?  Я булмаса,  фермер турында. Фермер булу өчен бүген күпме каршылыклар, тормыш сикәлтәләре  аша үтәргә кирәк. Я булмаса, гади эшче, сыер савучы, мал караучы, завод эшчесе турында. Гади хезмәт кешесен хөкүмәт гәҗитләреннән башка берәрсе зурлыймы?  Шулай итеп, безнең гәҗитләр арабызда яшәүче уңай хезмәт геройлары аша үз укучыларын тәрбияләүче дә ул. 


“Сабантуй”, “Ялкын” журналлары баш мөхәррире Илназ Фазуллин:

– Бүген интернет-весиягә өстенлек күбрәк бирелә, анысы белән килешергә кирәк. Басма матбугат әкренләп югала бара – ачык факт, шуңа карамастан, журналларга килгәндә, аларның гомере озын булыр дип уйлыйм мин. Әле югалу турында сүз юк. Үз мисалымда әйтсәм, интернетны да, басма матбугатны да кызыклы итү өчен, без мартта бер яңалык кертеп җибәрдек. Без журналларга текстлар һәм рәсемнәр куябыз, ләкин аларны чикле күләмдә генә куеп була. Интернетның өстенлеге шунда: фоторепортажларны да күбрәк куеп, видеоны да кулланып була. Басма матбугатның кимчелеген бераз “юар” өчен, шундый яңалык керттек: журналда QR-код керттек. Смартфонны шул кодка куйгач, ул аны укып, сайттагы яңалыкка кереп китә. Анда без гадәттә видео куябыз. Мәсәлән, музыка дәресе. Журналда тексты, ноталар бирелә, ә сайтта шул ноталар буенча уйнау видеосы. Журналда бер тәм-томның кызыклы рецептын бирәбез, ә сайтта аның видеосы бар. Әйтергә кирәк, мондый ысул балаларга шактый кызык. Интернет версияне дә тигез дәрәҗәдә алып барырга тырышабыз. Никадәр уңышлы һәм файдалы булуын вакыт күрсәтәчәк, - диде Илназ Фазуллин.


Әңгәмәдәш балалар матбугаты үсешендә әти-әниләрнең ролен билгеләп узды.

– Бала үзе генә, миңа журнал кирәк, дип әйтмәячәк. Ата-аналарның, өлкәннәрнең социаль җаваплылыгы роль уйнарга тиеш дип саныйм. Совет заманы белән чагыштырырга яратабыз, аенда беренче чиратта ата-аналар яздыра иде, үзләре өчен дә, балалары өчен дә. Бүгенге көндә балаларның һәрберсенең кулында смартфон, мәгълүмат киңлегендә алар мөстәкыйль, нәрсә тели, шуны укый, карый алалар. Бу, бер яктан, ата-аналар өчен җайлы, балаларының нәрсә белән шөгыльләнгәнен уйламыйлар, үз иркендә калдыралар. Әмма, ничек кенә булмасын, басма матбугатны үстерү өчен, беренче чиратта, өлкәннәр җаваплы.

Газеталарның интернет версиясен үстерү өчен нәрсә җитешми дигәндә, миңа калса, Татарстанда сайтларның матур эшләнеше җитешми. Сайтларның укучы өчен уңайсыз булуы да аның үсешенә комачаулый. Икенчедән, социаль челтәрләрдә, шул ук Интернетта тарата белмәү комачаулый. Бүген эшләр алып барыла, ләкин өйрәнәселәр күп әле.

Бүгенге көндә шундый тренд бар: федераль, дөньякүләм басмаларда бер юнәлешле генә сайтлар үсеш ала. Татар матбугатында да, бәлки, шундый юнәлешне кулланып карарга кирәктер. Бер юнәлешле генә интернет-сайтлар булдырып эшләп караргадыр. Республикакүләм басмалар интернетта азмы-күпме дәрәҗәгә ирешкән дип саныйм, үз укучыларын булдырганнар. Район гәҗитләренә тырышырга кирәк, шулай араларында үрнәк күрердәй мисаллар бар. Алар күбрәк рус телендә чыга торганнары. Менделеевск, Мамадыш гәҗитләренең интернет версияләрендә кулланучылары күп кебек, ялгышмасам. Район өчен генә кызыклы яңалык, уникальлек һәм эксклюзивлык белән алдыра ала инде алар.

Ирек мәйданы” газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов:

– Газеталарның басма вариантын саклап калу өчен, ничек тә кызыклырак итеп чыгарырга инде. Без, мәсәлән, үзебез өчен бүген киңәю мәсьәләсен куйдык. Күп кенә газета-журналлар, нигездә, Татарстанда гына. Татарларның Татарстанда өчтән бере генә, өчтән икесе читтә яши дип әйтергә була бит. Татар матбугатының республикадан читтә үсеш мөмкинлекләре зурдыр дип саныйбыз. Шушы юнәлештә эшлибез, 2014 елдан Башкортстанда “Манзара” газетасын чыгара башладык. Башта 250 кеше язылган иде, тырыша торгач бүген 8,5 мең кешегә җиткердек, 1,5 меңләп укучы киосклардан сатып ала, - диде Раиф Усманов.

Ул Башкортстанда татарларның безнең газеталарны алдыруда сүлпәнлегенең сәбәбен дә аңлатып узды.

– Безнең газеталар озак бара. Уфа белән Казан арасында туры транспорт элемтәсе юк, я Свердловск, я Мәскәү аша бара. Шуңа без газетаны электрон вариантта җибәрәбез. Бүген кич эшләдек, төнлә басыла, иртә белән ул анда тарала. Газеталарның күпмедер өлеше Башкортстан яңалыкларына багышлана, күпмедер өлеше бөтен татар дөньясына кагылышлы язмалар. Безнең газета 24 битлек булып чыга, 1 нче октябрьдән, 8 биткә арттырып, 32 битле итәргә исәбебез бар. Бу 8 битне гел Башкортстан яңалыкларына, андагы татар авыллары тормышына багышларга телибез, - ди Раиф Усманов.

Баш мөхәррир “Ирек мәйданы”ның Татарстанда 38 мең тираж белән таралуын, шул ук вакытта күрше өлкәләрдә актив эшләү нияте булуын белдерде. Киров өлкәсе, Мари Эл, Ульяновск өлкәләрендә газетаны 4 меңгә якын кеше яздырып алуын әйтте. Татарстанда газетаның “Манзара”, “Башкортстанда “Манзара-Башкортстан”, Татарстанда “Ирек мәйданы”, башка җирдә исә, “Ирек мәйданы - Җомга көн кич белән” дип таратылуын искәртте.

– Башкортстандагы кебек, бу төбәкләр өчен дә газетаны бераз үзгәртү нияте бар. Әйтик, без Татарстан яңалыклары турында хәбәрләр бирәбез, ул аларга кызык булмаска мөмкин. Аларга үзләренең хәбәрләре, илдәге вакыйгалар, татар дөньясы турында мәгълүматлар кирәк. Эчтәлек турында уйлау мөһим. Мин сөйләгән әйберләр яңалык түгел, билгеле. “Комсомольская правда в Татарстане”... дип эшләгән кебек, без дә шул юлдан барабыз. Ләкин кыенлык шунда: безнең аудитория чикләнгән. Безгә бит татар телендә укучы аудитория генә кирәк, шуңа безгә кисәк кенә тираж җыеп китү кыенрак, дип искәртә әңгәмәдәш.

Ул планнары белән уртаклашып, 1 июльдән Свердловскида аерым газета чыгара башлау ниятен билгеләп узды.

– “Манзара” газетасы Урал һәм Себер төбәкләре өчен таралачак. Екатеринбургта басылып, Свердловск өлкәсе, Курган, Пермь, Оренбург, Төмән, Чиләбе өлкәләре өчен дип чамалыйбыз. Оренбург, Төмән, Пермь өлкәсенең Барда районында өч гәҗит чыга. Ә Свердловск өлкәсенең үзенең татар гәҗите юк дип беләм. Чиләбе өлкәсенең дә район гәҗите бар, өлкәнеке юк. Ничек булып чыгар, күз курка, кул эшли, - ди мөхәррир.

Раиф Усмановның газета чыгаручыларга үзеннән киңәше дә бар.

– Без дәүләттән заказ җыя алмыйбыз, шуңа газеталарны әзрәк яшәтү дигәндә, газетага иптәшкә кечкенә генә газеталар кирәк. Әгәр газеталар берничә була икән, бүген берсенең тиражы төшсә, калган икесе тиражы хисабына яшәргә мөмкин. Темаларны төрләндерү дә әйбәт. Бүген бит нинди гена темага татар газеталары юк, әлбәттә эчтәлеген күтәрергә кирәк, ләкин монысы киләчәк эше дип уйлыйм. Кемнәрдер матбугатның киләчәге юк, интернет кына калачак ди, ә мин өметсезлеккә бирелмим. Хәер, интернетта үзебез әлегә сүлпәнрәк эшлибез. Иң кул-аяк җитмәгән өлкә бу безнең өчен. Киләчәктә без аны эшләргә тырышачакбыз. Кем ничек бит инде – берәүләр социаль челтәрдә эшли, ә без чит өлкәләргә газета чыгару белән мәшгуль. Бөтенесен бергә колачлау кыенрак. Әле җаваплы кешеләрен дә табарга кирәк бит. Теләкләр, ниятләр, планнар зур, - ди баш мөхәррир. 

Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла