Татар матбугаты ясалма телдә язамы? "Интертат" кузгаткан бәхәс: Ркаил Зәйдулла, Раиф Усманов, Марат Кәбиров, Васил Гарифуллин һ.б. фикерләре

7 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ШӘМСЕТДИНОВА туплады
Фото: "Татар-информ"
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Рәмис Латыйповның хәзерге матбугатның телен “ясалма тел” дип атавы каршылыклы фикерләр китереп чыгарды. Автор фикеренчә, “әдәби телдә язабыз” дигән сылтау белән матбугат ясалма телдә яза. “Татар кешесе бер телдә сөйләшә, язучы-журналистлар, телне ямьсезләргә ярамый, “урам теленә” күчмик дип, башка телдә иҗат итә”, - дип әйтә Латыйпов. Аның белән килешүчеләр һәм килешмәүчеләр бар. "Ясалма тел" төшенчәсен дә һәркемнең үзенчә аңлавы ачыкланды. 

Без матбугат өлкәсендә эш итүче һөнәр ияләренең бу мәсьәләгә кагылышлы фикерләрен тупладык.

Ркаил Зәйдулла: “Бу әдәби тел түгел, бу – алама тел!”

Язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла:

“Әдәби телдә язам дип, кайбер авторлар җөмләне болгата, инверсияләрне дөрес куймый һәм тапталган шаблон сүзләр – “чәчәк аталар”, “чишмә башлары”н куллана. Шушы болганчык җөмләләр белән автор үзенең наданлыгын яшерергә тырыша. Бу әдәби тел түгел, бу – алама тел. Бу – боламык. Прозада бу авыру күп язучыларга хас. Дөньяга чыккан 80 процент әйберләрне әдәбиятка якын китерергә ярамый. Ул – макулатура.

Матур әдәбият теле ул гади, ачык һәм укучыга аңлаешлы булырга тиеш. Без бит укучы өчен язабыз.

Ул электән үк килә: булган талантлылар, булган талантсызлар. Ул бездә генә түгел, русларда да бар. Әмма бездә ул көчлерәк. Күрәсең, бездә наданлык көчлерәктер”.

Юлия Дәүләтбаева: “Халык ничек сөйләшә, шулай язарга тиешбез”

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә чыга торган “Туган як” газетасы баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева:

“Калькаларны, рус теленнән кергән сүзләрне кулланырга тырышмыйбыз, ләкин рус сүзләренә алмашка иске сүзләрне дә кулланмыйбыз. Юкса, халык бездән читләшәчәк. Нәкъ менә андый сүзләр татар телен ясалма итә. Бүгенге көндә халык ничек сөйләшә, шулай язарга тиешбез. Безнең максат – мөгез чыгармыйча, аңлаешлы, гади итеп мәгълүмат җиткерү. Бу очракта “урам теленә” күчү турында сүз бармый. Әйтик, “мастер-класс” дигәннәре киң таралды. Без аны “осталык дәресе” дип әйтәбез. Үзебез генә кабул иткән алымнар бар. “Проблема” сүзе матбугатта киң таралган. Без аны, эчтәлегенә карап, “мәсьәлә, сорау, үтенеч, мөрәҗәгать” дип бирәбез”.

Раиф Усманов: “Гади итеп сөйләүче матур итеп сөйләүчегә карый да, кимсенә”

Иң зур тиражлы татар басмасы - “Ирек мәйданы” газетасының баш мөхәррире Раиф Усманов:

“Матбугатта җөмләләр төзек, гади һәм аңлаешлы булырга тиеш. Кайвакыт шундый кызык темалы язмалар килә. Язма җырлап укылырга тиеш дип уйлыйсың, ләкин, йә аның җөмләсе бик озын – ахырына хәтле җиткәнче, нәрсә белән башланганын онытасың, йә “ясалма” рәсми тел белән язылган булырга мөмкин. Андый язма беренче җөмләсеннән үк читкә этәрә – ахырына кадәр уку турында сүз дә юк. Журналист кулланган катлаулы җөмләле текстны геройның гади телдәге туры сөйләме терләндереп җибәрә, чөнки ул сөйләм, диктофоннан артык сүзләр өстәлмичә, ничек бар, шулай языла.

“Чишмә суыдай саф мәхәббәт”, “шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр” дигән сүзләрдән хәзер качарга тырышам. Гади генә сөйләүче матур итеп сөйләүчегә карый да, үзеннән ояла башлый, татарча сөйләменнән кимсенә башлый. Үзе уйлап чыгара алмый, әзер сүзләрне кабатлый. “Гади генә әйтсәм, матур булмас”, - дип куркып, шундый сүзләр өсти.

Газетадагы күңелсез язманы укучы укымый. Язма күңелсез икән, газета да күңелсез; газета күңелсез икән, укучы язылмый; укучы язылмый икән, газетаның тиражы төшә; тиражы төшә икән, журналистның күңеле төшә һәм ул тагын да начаррак яза башлый. Бер түгәрәк эчендә бер-берсен куалап йөргән факторлар. Кем шуны беренче чишә, шуннан түгәрәк кирегә әйләнә башлый. Журналист әйбәт яза башлый икән, газетаның эчтәлеге яхшыра башлый. Укучы языла икән, тираж үсә һәм журналист тагын да әйбәтрәк яза башлый”.

Васил Гарифуллин: “Болай әйтү кешенең наданлыгы турында сөйли"

Казан федераль университетының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Васил Гарифуллин:

“Һәр өлкәнең телне куллану үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, юриспруденциядә шаблоннар бар – аның үз стиле, хат язганда башка төрле стиль була. Матур әдәбиятнең дә үз стиле бар. Ул да “ясалма” була, алайса. Галимҗан Ибраһимов үз әсәрләрендә зур-зур тасвирлаулар белән яза. Ул вакытта да кеше алай сөйләшмәгән бит.

Максат бит укучының зәвыгын күтәрү. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров: “Газетаның тиражын күтәреп була, әгәр ыштаныңны төшереп күрсәтсәң” дип әйткән иде. Түбән зәвыкка, телне бозуга, культурасы түбән укучыларга яраклашып, “урам теленә” күчәргә ярамый. 

Болай дип әйтү кешенең наданлыгы турында гына сөйли! Рәмис журналистика факультетында читтән торып укыды, бәлки, белеме җитеп бетмидер”. (Рәмис Латыйпов 1997 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлаган, соңыннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып белем алган – ТИ).

Фәнис Камал: “Журналистика факультетында чын татар телендә язуга игътибар итмиләр”

ТНВ каналында яңалыклар тапшыруын алып баручы Фәнис Камал:

“Рәмис Латыйпов бу теманы күтәреп, бераз “болгатып” алган. Дөрес эшләгән! Дистә еллар буе берәүләр, тузга язмаган мәкаләләр бастырып, журналист булып эшли. Рәмис кебек кешеләр андыйларны чеметеп алгач, “нигә мине мыскыл иттеләр”, - дип зарлана башлый. Кайберсе акланырга тотына.

Рәмиснең һәр җөмләсе белән килешеп бетмәсәм да, татар матбугатында ясалмалык бар дип саныйм. Әдәби тел ул безнең чәчәк телебез, үрнәк тел. “Ясалма тел” дип мин татар телендә алыштырырлык сүзләр була торып, матбугатка кереп киткән күпсанлы чит ил сүзләрен куллануны әйтер идем. Без еш кына “республика” сүзен кулланабыз, ә татар телендә бик матур “җөмһүрият” сүзе бар, шулай ук “канун” сүзе була торып даими рәвештә “закон” дип әйтәбез, “боерык” сүзен дә онытып җибәргәнбез. Телевиденидә дә мин бу күренеш белән көрәшәм.

Журналистика факультеты җитәкчеләрен ни кадәр генә хөрмәт итсәм дә, әйтмичә булдыра алмыйм: бүгенге көндә журналистика факультетында чын татар телендә язуга битараф булып, башка әйберләргә өстенлек бирәләр кебек. Телевидениегә бу факультеттан практикант кызлар-егетләр килә. Аларга татар телендә булган сүзләрне куллану турында сөйләргә туры килә. Текст төзегән яшь журналистларга дөрес язылышны аңлатуга күп көч сарыф ителә. Үзем укыган мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеге укучылары татар әдәбиятының классик әсәрләрен журналистика факультеты студентларына караганда күпкә яхшырак белә. Театр артистлары да шушы факультетны бетереп чыккан журналистлардан белемлерәк.

Марат Кәбиров: “Казан арты татарлары сөйләшенә нигезләнгән бүгенге әдәби телебез татарны берләштерү өчен хезмәт итми”


Язучы Марат Кәбиров Рәмис Латыйповка “Шәһри Казан” газетасында җавап бирде

Рәмиснең язмасында сүз әдәби телдән культ ясарга маташу, һәр урында фәкать әдәби тел кулланылырга тиеш дигән фикерне сеңдерергә омтылу турында бара. Һәм шушы тәэсиргә бирелеп "әдәби татар телендә матур итеп язам (сөйлим)" дип тырышкан кешеләрнең вакыты белән бик кызганыч хәлдә калуларына мисаллар китерелә. Ясалма матурлыкка омтылудан, бөдрә җөмләләрдән котылып табигый телдә яза башласак, әдәби әсәрләрнең дә, гәзит-журналларның да сүзе үтемлерәк, укучылары күбрәк булыр иде дигән фикер үткәрелә.

Казан арты татарлары сөйләшенә нигезләнгән бүгенге әдәби телебез татарны берләштерү өчен түгел, ә төрле төбәк татарларын бер берсеннән аеру һәм ераклаштыру өчен хезмәт итә. Төмән өлкәсендә, яки Әстерханда татар китаплары, яки гәзит-журналлары нинди тираж белән тарала? Таралмый. Казанда басылган китапларны да анда бик сирәкләр, нигездә, безнең яклардан күченеп китүчеләр генә укый. Һәм сәхнәгә чыгып саф әдәби татар телендә берәр мәзәк сөйлим икән - көлүче булмаячак, чөнки алар минем ярты сүземне дә аңламый. 

Гомумән, татар теле мәсьәләсе бик четрекле. Тел галимнәренә кытлык булмаса да, татар әдәби теле кагыйдәләре әле бүген дә тиешле дәрәҗәдә эшләнеп җитмәгән. Шуңа күрә, хәтта телне яхшы белүчеләр (язучылар, җурналистлар, һ.б.) арасында да теге яки бу мәсьәлә буенча әледән-әле бәхәсләр туып тора. Соңгы чорда кулланышка кергән төшенчәләрнең бердәй тәрҗемәләре дә юк хәтта, кем ничек тели, шулай тәрҗемә ясый, ә галимнәр берни тәкъдим итә алмый. Тел өйрәнүне заманга яраклаштыру өчен берни эшләнмәгән диярлек”. 

Чулпан Әхмәтова: “Вьетнам базары булганда безгә Париж кирәкме?”

Татарстан Дәүләт Советының матбугат үзәгенең баш белгече Чулпан Әхмәтова:

Әдәби тел – татар теленең сакчысы! Моннан утыз еллар элек Төмән өлкәсе якларында сакланган татар авыллары буйлап йөргәндә, бер нәрсәгә шаккаттым. Себер татарларының сөйләмә телен аңлау җиңелләрдән түгел, әмма алар әдәби татар телендә язылган җырларны башкаралар иде. Мәктәпләрдә укыту Казандагыча, ягъни әдәби телдә. Әдәби телне белү авылларында үзләренчә рәхәтләнеп сөйләшергә дә комачау итмәде, киресенчә, зур татар дөньясына чыгарга юл ача иде.

Рәмис кайбер гади телдә, урам телендә язылган китапларның (әсәрләр диясем килми) масса тарафыннан яратып укылуын әйтә. Килешәм, укыйлар. Мин дә укып караган идем, гафу үтенәм, ахырына кадәр җитә алмадым. Примитив. Бу хәлгә шундый параллель китерәм – Казан халкының шактый өлеше "Вьетнам базарында" киенә. Инде ул базарны бөек мода йорты дип атыйкмы? Шундый базарлар булганда безгә Париж кирәкме?

Соңгы елларда сәхнәдән башкарыла торган җырларның текстына игътибар итсәң, чәчләр үрә тора. Менә урам сөйләменең гүзәл үрнәкләре! Җырчы әйтә: “Бу җырның сүзләрен әби язды, көен – бабай”. Рәхәтләнеп тыңла! Тыңлыйлар, концертларга билетларын алып китәләр бит.

Так что, Рәмис Латыйпов, бер дә борчылма! Без теләсәк-теләмәсәк тә урам теле әдәбиятны да, мәдәниятне дә басып алачак. Менә шулай – кукарикумакикимамак. Безнең урамда игезәк кызлар конфетны шулай дип атый иде”.

Лилия Локманова: “Укучыга яраклашам дип кенә урам телен куллану дөрес түгел”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Лилия Локманова:

“Тираж артыннан куып, сыйфатны онытырга ярамый. Укучыга яраклашам дип кенә матбугатта урам телен куллану дөрес түгел. Ни дисәк тә, әдәбият, матбугат чаралары кешене тәрбияләү чарасы булып тора. Укучыны югалтмыйбыз дип, әдәби нормалардан тайпылсак, киләчәк буыныбыз, балаларыбыз, оныкларыбыз матур татар сүзләрен мәңге ишетмәячәк тә, белмәячәк тә”.

Журналист Лилия Сөнгатуллина: “Халыктан акыллырак булып булмый”

“Язмыш кочагы”, “Адашкан мәхәббәтем”, “Безнең авыл гыйбрәте”, “Гыйбрәтханә” газеталары мөхәррире Лилия Сөнгатуллина:

“Ясалмалык”ны мин “чыктым аркылы күпер” – теләсә ничек, җөмләне уртасын башына куеп төзүдә күрәм. Үзләре уйлап чыгарып, журналистлар ясалма сүзләр китереп кыстыра, ә халык алай уйламый һәм андый сүзләр кулланмый. Андый җөмләләрне укый башлагач, “кайчан бетә инде бу җөмлә” дип уйлап куясың. Халык моны кабул итми - гәзит укымый башлый.

Авылдан абзыең шалтырата икән, ул ясалмалык турында уйлап утырмый. Карчыгы белән ничек сөйләшә, безгә дә шулай әйтеп бирә. Авыл халкы чып-чын татар телендә сөйләшә.

Халыктан акыллырак булып булмый. Халык – шагыйрь ул, дип юкка әйтмәгәннәр. Ясалмалыктан качар өчен, халык нәрсә сөйли, шуны сүзгә-сүз язып барырга кирәк. Без шулай итәбез. Бөтен газетабызны җыеп алганда, безнең тираж кырык меңгә якын.

Әдәбиятка килгәндә, “матур әдәбият” дип әйтү үзе үк ясалмалык. Түбән зәвык белән югары зәвык нәрсә була ул? Милләт темасына язмасаң, зәвыгы түбән дигән сүзме? Егерме юллык озын җөмләләр – әнә шул буламы матур югары әдәбият?

Икенче ягы дә бар бит – кыскалыкта осталык. Безнең редакторларның да максаты шул – озын җөмләләрне кыскартып, иң кирәклесен генә калдыру. Башын-азагын булдырып, күзгә күренеп торырлык җөмләләр язарга кирәк. Озын җөмлә – ул осталык һәм югары зәвык дигән сүз түгел. Зифа Кадыйрова китаплары да гап-гади итеп язылган.

Радик Сабиров: “Татар-информ” нигә әңгәмәне редакцияләмәде икән?


“Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров“Узган ел “Татар-информ” сайтында язучы һәм журналист Зиннур Хөснияр белән Рәмис Латыйпов оештырган әңгәмәне укыгач, чәчләр үрә торды: ничек бу язманы рәсми мәгълүмат агентлыгына шундый кыяфәттә биреп була да, нигә әңгәмәне редакцияләмәделәр икән? Әңгәмәдәшне пычратудан бигрәк, әңгәмә алучының да, агентлыкның да дәрәҗәсен төшерә торган материал бит бу! Ярый, бераздан ниндидер вакыйга уңаеннан (конгресс булмадымы икән?) халык шагыйре Разил Вәлиевтан шәрехләмә алынды, анда да шулай ук: аяк та юк, кул да күренми (корреспондентның телефоннан хәбәр итүе, хәбәрне алучы һәм язучының шулай “элүе” идеме икән әллә дип уйлаганым истә. Интертатта озак еллар буе эшләгән кеше буларак, мондый хәлләрнең очравына аптырамыйм. Газета-журналларда эшләүче бакалавр-магистрларның, ягъни студентларның да “чыктым аша күпер” язуы табигый хәл – яза белү осталыгы я бар, я юк, я тәҗрибә вә остазлык аша гына килә). Баксаң, хикмәт әнә шул гади стиль белән язуда, әдәби телдән качуда икән ич!”

Илдус Фазлытдинов: “Гади генә, бер сүз белән әйтеп бирерлек әйберләрне без бер җөмләгә сузабыз”

Башкортстанның "Тулпар" республика татар яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәният кафедрасы доценты, шагыйрь Илдус Фазлытдинов:

“Халык укымый, халык туган телгә битараф дип, халыкны гаепләргә бик оста без. Әмма безнең язган әйберләр халык укырлыкмы соң, дигән сорауны куеп карыйк әле. Безнең язган әйберебез халыкның зәвыгына, ихтыяҗларына туры киләме?

Мин Татарстан журналларын карап барам. Үпкәләштән булмасын, ләкин кемгә кызык ул сугыштан соңгы чорда кешенең интегүле кичерешләрен тасвирлаган әсәрләр? Бүгенге көн яшь кешегә кызыкмы ул? Миңа, мәсәлән, 70 нче еллар буыны кешесе буларак, алар кызык түгел - турысын әйтәм, яшермим. Аңлавымча, 90 еллар буынына ул бөтенләй кызык түгел.

Нәрсә ул әдәбият дигән сорау белән әдәбият теориясенә мөрәҗәгать итсәк, ул язучы хыялына манылган тормыш чынбарлыгы дип бәялибез. Әгәр без тормышта булмаган әйберне, я булмаса персонажларыбызның сөйләмен артык бизәп күрсәтәбез икән, ул укучыны кызыксындырамы соң?

Безнең тел бүгенге көндә артык катлауландырылган. Бездә хәзер бит ярымлык җөмләләрне азагына җитеп укыган кешеләр бик сирәк. Калькалаштыру көчле: “Башкортстанның икътисады тотрыклы үсеш юлыннан атлый” һәм шуның ише юлларны кем укый инде? Гәзит калькалары белән дөнья чуарланган, алардан котылу кирәк, әлбәттә. Гади генә, бер сүз белән әйтеп бирерлек әйберләрне без бер җөмләгә сузабыз. Бүген интернет заманы, ул кыскалык һәм тирәнлек таләп итә.

Марат Кәбиров бар, мәсәлән: кыска гына җөмләләр, гади генә җөмләләр, ләкин халык егылып ятып укый! Ул бит матур әдәбият булудан туктамый, Маратның әсәрләре һәм андагы фәлсәфи тирәнлек бит беркая да юкка чыкмый. Миңа калса, нинди телдә язуыңнан түгел, ә нәрсә язуыңнан һәм нинди осталык белән язуыңнан торадыр ул. Әгәр син үз фикереңне кыска гына формада әйтеп бирә алмыйсың икән, су буе сузасың. Безнең татарда бер шәп мәкаль бар икәнен беләсезме: “күп сүз бозау имезә...”, дәвамы да бар, аны әйтеп тормыйм. Күпсүзлелектән дә ныграк укучыны әдәбияттан чигерә торган әйбер, миңа калса, юктыр. Бу минем шәхси фикер. Сез башкача уйларга мөмкинсез.

Тел белгече Фәрит Фәттахов: “Тел ислахы төркеме” төзергә кирәк!”

Фәрит Фәттахов: Рәмис Латыйповның  бик күп фикерләре белән килешәм. Соңгы елларда бераз төрек телен өйрәндем, әзербәйҗан һәм кырымтатар теле белән аз гына таныштым. Һәм миндә шундый теләк-хыял туды: Ататөрек үрнәгендә “Тел комиссиясе” кебек нәрсә төзеп, (мин аны “Тел ислахы төркеме” дип атар идем) татар теле кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертер идем.

Казан татарлары ( Идел-Урал татарларына) караган барлык этнографик төркемнәрнең сөйләме “әдәби” дип танылырга тиеш. Кем генә булмасын, үз сөйләмендә (диалектында) сөйләсә дә, язса да – ничек бар, шулар кабул ителергә хаклы.

Кайдадыр “почмак” диләр, ә кайдадыр – “нүеш”, “мөеш” диләр. Шулай ук пима, ката, кистек – әдәби телдә киез итек. Мондый мисалларны бик күп китерергә була. “Почмак”ны әдәби сүз дип кабул иткәннәр дә... кайчандыр... кемнәрдер, калганнарын үги күрә башлаганнар. Нүеш яки мөеш дип язып китерсәләр, редактор яки корректор абый-апалар аны бик җитди кыяфәт илә сызып атып “почмак”ка төзәтәләр. Сүзлекләргә дә аларны кертмиләр. Керткән очракта, янына (д.) өстиләр. Диалекталь, янәсе, икенче сортлы татарларныкы. Минемчә, шул сәбәпле бик күп сүзләр кулланыштан төшеп калып туган телебезнең ярлылануына китергән.

Әңгәмә вакытында исә, “әдәби” телдә сөйләшмәүче кисәтү алырга, хәттә мыскыллауга да дучар булырга мөмкин. Бу, чыннан да, Р. Латыйпов язганча, кайберләрнең татар телендә сөйләшүдән тыелып калуына сәбәп була.

Кайбер сүзләр, нигездә бер үк булсалар да, төрле төбәкләрдә бераз үзгәрәк әйтелә. Мисал: әдәби телдә “мунча”, безнең якларда – монча. Шулай ук: морҗа – мөрҗә; көчек – кочык һ.б. Моңа мисаллар бихисап. Кабул итәргә кирәк барысын да, кырын карамаска. Кем балачактан күңеленә нинди әйтелештә сеңдергән булса, сөйләсен шулай рәхәтләнеп. Ул бит аның газиз ана теле. Ә башкалар ул вариантларны да исендә калдырсын, баетсын үзенең сөйләмен. Татар теле моннан отар гына иде!

Телебездә гарәп алынмалары бихисап. Ул сүзләрдә гарәпләр үзләре дә “әдәби” итеп әйтеп бетерә алмый торган хәреф-авазлар да бар. Бу сүзләр әйткәндә дә, язганда да шактый авырлык тудыралар. Аларның барысын да дөрес әйтергә өйрәнер өчен алты ай булса да театр мәктәбендә, яки дикторлар әзерли торган курсларда укырга кирәк. Язганда да иң күп хаталарны шушы сүзләрдә ясыйлар. Мисаллар: шагыйрь, шигырь, сәгать, мәгълумәт, тәэсир, мөэмин һ.б.һ.б Менә, үзем язам, үзем куркам, хата ясамадыммы икән дип (янымда орфографик сүзлегем юк). Нигә кирәк булган мондый катлаулылык?! Башка телләрдән сүзләр алганда, аларны асыл телдәгечә әйтергә азапланмаска, киресенчә, аларның яңгырашын да, язылышын да үз туган телеңнең кагыйдәләренә буйсындырырга кирәк. Кирәкмәгән, ясалма грамматик кагыйдәләр уйлап чыгармасаң, бу үзеннән үзе шулай килеп чыга. Пароход сүзе җырларда җырланганча “парахут” булырга тиеш! Әдәби телдә! Пальто түгел – пәлтә; станция түгел – ыстанса; лицей түгел – литсәй. Сүзләрне басканда төймәсарны шак-шок күчереп интекмәс идек.

Рәмис Латыйпов: “Әйтер сүзе булмаса, журналист “чүп сүз” куллана башлый”


“Кешенең ясалма итеп язуы, минемчә, безгә совет чорындагы “ура патриотизм” чорыннан килгән рудимент. Ул вакыттагы “чәчәкләндереп” сөйләгән - “илебез бөек адымнар белән якты киләчәккә бара”, “милләтебезнең чишмә башлары кайларгадыр барып тоташа” дигәннәрдән килә.

Рус матбугаты моннан котылды дияргә була. Аларда махсус рәвештә матурлап язу ниндидер район гәзите дәрәҗәсендә генә очрый. Рус журналистлары мондый очракларны тәнкытьли, аннан “Төньяк Корея журналистикасы” дип көләләр. Татарда мондый “күңел кылларын тибрәтеп” язу калган. Менә шушы ясалма телне ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип атыйлар һәм мин аңа каршы чыгам.

Минем “ясалма сүзеннән китик” дигән сүзне ни өчендер “урам теленә күчик” дип аңлатырга тырышалар, мине “разговаривайт итәбез” дип язарга өнди дип аңларга тырышалар. Нигә бер ахмаклыктан икенче ахмаклыкка сикерергә? Әйтерсең, бездә ясалма тел белән урам теле генә бар. Сүз аның турында бармый, ә мәгънәсе булмаган чүп сүз сөйләүдән туктарга кирәклеге турында бара.

Мәсәлән, журналист “Сабантуй шау-гөр килә башлады” дип яза. Нәрсә дигәнне аңлата бу буш сүз? Сабантуй башланып китте дигән сүзме ул? Моның мәгънәсе нәрсәдә? Репортаж язасың икән, Сабантуйны кара да, нәрсә барын яз. Шуннан чыгып кеше үзе уйласын – шау-гөр килә башлаганмы ул, пыр туза башлаганмы. Буш сүзләр текст булып бара, журналист шуның өчен гонорар ала, ә мәгънәсе юк. Менә шундый буш сүзләр белән бернинди информатив булмаган тулы бер текст язып була. Сабантуй шау-гөр килә башлады. Мондый бәйрәмнәребезнең булуы ямь өстенә ямь өсти, Сабан туйларының чишмә башы халкыбызның тарихына барып тоташа. Менә өч җөмлә булды. Бернәрсә әйтмичә дә дөнья кадәр сүз сөйләдең булып чыга. Моны язар өчен Сабан туена барасы да юк, өйдә утырган килеш тә репортаж язып була.

Җайлы һәм кыска итеп язу күпкә авыррак. Матбугат “су”ны язмаска тиеш дип саныйм. Менә телевидениедән бер репортаж башлана. “Журналист кеше һәрвакыт юлда. Иртән дә, кичен дә юлда. Әмма без бу якларга бик яратып киләбез. Чөнки бу өлкәдәге милләттәшләребез бик матур күркәм тормыш кичерә. Өлкәдәге татар автономиясе җитәкчесе бик милли җанлы, үз эшенең остасы, тырыш егет”. Ярты минут узды – ә тема әле әйтелмәгән дә, буш су агызып утыралар. Нәрсә бу? Каян чыгып әйтәсең син тырыш дип?! Фактлар, дәлилләр китер.“Фәлән мәчет төзелгән, татар курслары ачылган” дип язу өчен мәгълүмат кирәк.

Эшемә бәйле рәвештә, дөнья кадәр “су”ны укырга мәҗбүрмен. Кайбер текстның суын түгәсең икән, тексты калмый да.

Иҗатка килгәндә, мин бик үк катгый түгел. Шуңа да ул иҗат. Шушындый искиткеч “чишмә баш”лы, “ямь өстенә ямь өстәп” язылганны укучылар да бардыр...Кемдер... Мин аларга үзем хата дип санаган әйберне күрсәтергә генә телим. Шулай яза икән язучылар, рәхим итсеннәр... Бер шарт белән - китаплары дәүләт хисабына чыкмасын, кесәләреннән акча чыгарып бастырсыннар. Сайтларына урнаштырсалар була. Андыйларга Тукай премиясе дә бирелергә тиеш түгел!

Ә менә дәүләт хисабына чыккан матбугатка килгәндә, мин катгый. Дәүләт исәбенә чыккан матбугат чараларында мондый буш сүзләр һәм “әдәби тел” дигән термин артына качкан ясалма тел белән язучы су агызучылар булырга тиеш түгел.

Фикерләр








Җәмгыять

Аллаһ белән табиб арасында: хәзер реанимацияләргә авыр хәлдәге пациентларның туганнары да керә алачак

Реанимациядәге авыруның терелүенә аның якыннары ничек тәэсир итә? Ни өчен хөкүмәт законлы рәвештә Россиядәге барлык реанимацияләрне ачарга тели? Һәм табиблар моңа ничек карый? “Татар-информ” агентлыгы Казанның зур хастаханәләрендә әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Җәмгыять

“Күңелем сизеп, әнигә шалтыраттым, ул: “Кызым, янабыз!” дип елады" – Арча районында ике хуҗалык күмергә калган, гаилә башлыгы коточкыч янгында һәлак

Әби-бабайларның элеккедән килә торган мәгълүм гыйбарәсе бар. “Уттай урак өстендә ут казасы күрсәтмәсен Ходай” дигәнне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. 13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында ике хуҗалык тулысынча көлгә әйләнә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла