“Татар кызы - 2018” – Казанда: финалистлар 100% татарча белә, Айдагы Зөһрә кыздан оялырга кирәкми, билет бәясе нибары 100 сум

1 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали, Солтан Исхаков
Быел Казан кияү көткән кәләш кебек зур бәйгегә әзерләнә. 16 ноябрьдә Опера һәм балет театрында “Татар кызы” бәйгесе финалы узачак. Беренче тапкыр башкалада! Билгеле булганча, әлеге бәйгедә җиңгән кыз киләсе елга “Татар кызы”н үз төбәгендә уздыру хокукын яулый. Чирмешән районының Кармыш авылы кызы, булачак финансист Гөлназ Гатина узган ел Уфада “Татар кызы” данын яулады. Шулай итеп, эстафета таягын Татарстанга алып кайтты.

Тарих

“Татар кызы” беренче тапкыр 2011 елда Чиләбе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Берничә ел дәвамында әлеге проект ныгыды, җитдиләнде, катнашучылар белән бергә дәрәҗәсе дә артты. 2016 елда исә “Татар кызы” конкурсы халыкара статус алды. Узган елдан башлап, аның финалы Россиянең төрле калаларында уздырыла башлады.

Бәйгенең төп максаты – татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, тарихи-мәдәни мираска яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыру. Шулай ук конкурс милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.

“Татар кызы” бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздыра. Бәйгегә әзерләнеп йөргән көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин белән күрешеп, четерекле сорауларга җавап эзләде.

– Казанда мәктәп балалары, укучылар өчен уздырыла торган бәйге бар. Ә “Татар кызы”ның яшьләр арасында уздырыла торган һәм халыкара дәрәҗәдәгесе финалы беренче тапкыр Казанда. Шунысы иң мөһим үзенчәлек, - диде Тәбрис Яруллин.

“Казандагы “Татар кызы” үзенчәлекле булачак”

“Татар кызы” - “Евровидение” бәйгесе кебек күчеп йөри һәм җиңгән кыз аны үзенең шәһәренә алып кайта. Бүген 50ләп төбәк һәм илләрдә Татар кызы бәйгесе уза. Үз шәһәр-төбәгендә җиңү яулаган кызлар инде күптәннән Казан юлын таптый башлаган.

Тәбрис Яруллин сүзләренчә,  үз төбәкләрендә җиңгән кызлар Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында төрле сынаулар узган. Күпсанлы финалистлар арасыннан 14е финалга сайланган. 

Ул кызларны без җәй көне видеога төшергән идек. Әлеге видеоязманы кабат хәтеребездә яңартыйк әле.


Җиңүгә бер аягы белән якын торучы кызлар 5 ноябрьдән кабат Казанга килә. Алар һәр көн саен хореография, сөйләм теле, үзе-үзеңне тоту буенча иң яхшы осталардан белем алачак.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин Казанда үтә торган тәүге финалның программасын үзенчәлекле булачак дип ышандыра.

– Анда шәһәр мәдәниятен алга сөрү дә, танылган шәхесләрне күрсәтү дә, театральләштерелгән өлеше дә, татар балеты, операсыннан да өзекләр була, - ди ул.

Ни өчен “Татнефть-арена”да түгел?

“Татар кызы”ның финалы иң элек 6 октябрьдә, “Татнефть-арена” боз сараенда булачак дип хәбәр ителде. Әмма бер ай чамасы элек тамашаның көне дә, урыны да үзгәртелде. Тәбрис Яруллин моны болай аңлата:

– Вакыты күчү бик баналь, театрның буш булуына бәйле ул. Урынына килгәндә, ике форматны сайлаган идек. Берсе – “Татнефть-арена” да, анысы шоу форматы, халык күп җыела, димәк, анда супер йолдыз кирәк. Театр форматы икенче төрлерәк. Оештыру комитеты белән бергә театр форматы кулайрак дип күрдек.

“Татар кызы”н кару өчен “Татнефть-арена”га килерләр идеме?

“Татнефть-арена” - 8 мең ярым кеше сыйдырышлы зур зал. “Татар-информ” хәбәрчесен шул сорау борчый. Әгәр “Татар кызы” шунда узган булса, залны ничек тутырырлар иде икән?

– Ничек тутырырга дип, башның бер ягы чал чәчләр белән капланыр иде, мөгаен. Аннары тыныч кына уйлап планлаштырыр идек. Минемчә, “Татар кызы” ул - аудитория җыю ягыннан шәп проект. Мәсәлән, күп кенә төбәкләрдә, Ижевск, Удмуртиядә “Иман” яшьләр оешмасы бар. Алар күп еллар дәвамында “Татар кызы”н үз көчләре белән оештыра һәм бу - кешене күп җыя торган, иң зур ел чараларның берсе. Монда яшьләр үз яшьтәшләренә карарга килә, җанатарлар, олыларга да кызык. Яшь ягыннан “Татар кызы” проектына теләсә нинди яшьтәге тамашачыны чакырып була. Ул - зәвыклы проект. “Татар кызы” бик популяр, һәркемгә аңлаешлы формат, минемчә. “Татнефть - арена”ны тутыру буенча проблема тумас иде. Тамашачыны милләткә карамыйча да җыеп булыр иде дип уйлыйм. Быел “Татар радиосы” Горки-Әмәт паркында уздырган концертка 30 мең кеше килгән. Казанда татар темасының аудиториясе зур. Алар белән эшләргә генә кирәк”, - ди Тәбрис Яруллин.

Иң-иң татар кызлары фонограммага сөйләмәсме?

Узган ел Уфада узган “Татар кызы” финалында коллегаларыбыз гаҗәеп бер хәлнең шаһиты булган иде. Финалистлар, үзләренең татарча белүләрен исбатларга теләп, чыгышларын... фонограммага сөйләде. Ягъни, алдан яздырылган тавышка авызларын ачып торды. Фонограммага җырлау күренеше чит-ят түгел безгә, ә менә фонограммага сөйләү – хурлык! “Татар кызы” титулы өчен көрәшүче милли проектта бит бу! Тәбрис Яруллинның Казанда узачак финалда фонограмма кулланылмауга, алай гына да түгел, кызларның татарчаны 100 % белүенә иманы камил.

– Уфа өчен әйтә алмыйм. Мин быел күп кенә финалларда үзем булдым. Ярымфиналга татарча белүче кызларны сайладылар. 100% беләләр татарча. Финалга чыккан һәрбер кыз турында шулай дип әйтә алам. Ләкин сөйләм үзенчәлекләре бар. Без аны кимчелеккә санамыйбыз. Әстерханда үзенчә сөйләшәләр, мишәр якларында үзенчә. Ләкин минемчә ул мөһим түгел. Икенче ягын әйтергә кирәк, финалда фонограмма булмый, 100%. Бу - фәкать җанлы тавышка корылган тамаша. Фонограммга яздырсалар, жюри аларны бәяли алмый. 

Хәтерегездә булса, Татарстан финалын уздырганда да фонограмма кертмәдек, Фәнис Җиһанша конкурсантлар өчен сюрприз әзерләде. Ахырга кадәр нерваланып көтте аны кызлар. Алып баручы кызларга төрле сораулар бирде, алар аны сәхнәдә беренче тапкыр ишетте. Югалып калмадылар бит! Югалып калсалар да, ул барыбер бик табигый күренә. Ул сәхнәдә барган күренешне ихласрак ясый. Хәзер бит без ихласлыкка “дефицит” кичерәбез, - диде ул.

Тел белү мәсьәләсенә килгәндә, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйзразиевның да авырткан җире бу.

– Бәйгедә катнашучы кызлар иң элек - туган телне, әти-әни телен белергә тиеш, - ди ул. – “Мин паспорт буенча татар, ләкин сөйләшә алмыйм, телне аңлыйм”, дип кенә барып чыкмый. Безнең төп шарт – кызлар чиста татарча сөйләшергә тиеш, ул визит карточкасы кебек. Икенче яктан, безнең бәйгедә татар җырларын башкару, шигырьләр сөйләү, үзеңнең башкарган эшләрең турында татарча аңлату бар. Монда телне ипи-тозлык кына белсәң, үтеп булмый. Әгәр дә син татар телен көндәлек сөйләшүдә куллансаң, әдәби яктан белсәң генә бәйгегә килеп, финалга үтү мөмкинлегең бар, бүтәнчә барып чыкмый.

“Татар кызы” титулы өчен кемнәр көрәшә?

Оештыручылар әйтүенчә, финалистлар арасында кибет директорыннан алып, инженерга кадәр төрле профессия вәкилләре бар. Алар алдындагы төп бурыч - татар телен белү, азмы-күпме тарихтан хәбәрдар булу, мәдәниятне аңлау һәм күрсәтү. “Әгәр болар булмаса, бу бәйгенең мәгънәсе булмас иде. Чибәрлек бәйгесе ул “пошло”, - ди Тәбрис Яруллин.

“Татар кызы”ның тамырында ни ята?

Тәбрис Яруллин “Татар кызы” проектының асылында миллилек һәм гасырлардан килгән тормышыбыз, традицияләребез ята дигән фикердә. “Татар кызлары һаман Айдагы Зөһрә кыздан ерак китә алмый” дигән фикергә дә үз карашы бар аның.

– Без заманча тормышта яшибез. Татарстан финалын сөйләшкәндә, финалистлар заманча номерлар кертеп җибәрү идеясе белән чыкты. Футбол буенча Дөнья Чемпионатына ишарәләп, футболга бәйле номерлар куйдык, кызлар үзләре өчен авторитет булган хатын-кызлар турында сөйләде. Мин үзем бөтенләй тамырга балта чабу ягында түгел. Мәсәлән, Европага баргач, шундый күренешкә тап буласың. Шведлар шәһәрдә үз авылларын кечкенә генә, матур декоратив итеп ясап куялар да “Бу швед авылы, без аның бн горурланабыз” дип сөйлиләр. Шуңа шатланып, бәйрәмнәренә, фестивальләренә җыелалар, шул авылда кигән киемнәрне кияләр. Әле без дә шунда барып бәйрәм итәбез. Һәр Европа илендә авыл мәдәниятенә, костюмнарга бәйле бәйрәмнәр бар. Авылыннан да оялмый алар. Ә нигә әле без көянтәле Зөһрәдән оялырга тиеш? Бу миндә горурлык уята. “Татар кызы” дигән рок-концерт булса, күн киемнән чыгып, гиатара белән шоу ясар идек. Ә бу – “Татар кызы”. Без традицияләрне, аз гына булса да, шушы заманча кызлар аша күрсәтә белергә тиешбез. Әлбәттә, мин үзгәрергә, заманчалашырга кирәк түгел димим, әмма асылында безнең гореф-гадәтләр, барыбер, калырга тиеш.

Жюрида кызларны бәяләрлек асыл ир затлары бармы?

Быел “Татар кызы”ның Татарстан финалын тамаша кылырга туры килде. Жюри составында Зилә Сөнгатуллина, Фердинанд Сәләхов булуы истә калган. Әйтергә кирәк, алар сәхнәдәге татар кызларына дәү әти-дәү әни булырлык яшьтә. Фердинанд Сәләхов үзе дә әле: “Бөтенесе дә бик матур. Минем яшьтәге кешегә инде болар, җәмәгать. Паспортыңны учлап, аны каргап тик утырасың», - дип төрттереп алды.

Мине дә шул сорау борчый. Нигә жюри составында кызларның авторитеты булырдай яшьләр юк? Тәбрис Яруллин моны болай аңлата:

– Жюрида - ир-атлар. Араларында спортчылар да, мәдәният кешеләре дә, сәясәтчеләр, яшьләр дә бар. Бик яшьләр дә була, олы абзыйлар да.

Шунысын әйтер идем, кызлар жюрига охшарлык итеп чыгыш ясарга тиеш түгел. Татар мәдәниятенең күпкырлы мозаикасын ни дәрәҗәдә әйбәт итеп күрсәтә алуы турында уйланырга тиеш ул. Жюрига охшарга тырышып чыгыш ясау - чибәрлек бәйгеләреннән калган стереотип ул. Финалга чыкан кызлар - хатын-кыз да, ир-ат жюри да күргән супер финалистлар. Алар бит инде хәтта тарих буенча тест эшләп, эсселар да яздылар. Димәк, алар төрле яклап сынау узган 14 кыз. Иң мөһиме аларга сәхнә тотарга һәм татарча матур итеп чыгыш ясарга, – диде .

“Татар кызы” таҗын кигән кыз ел буе ниләр майтара?

Матурлык конкурсларында җиңгән кызлар шул илнең посолы булып китә, төрле чараларда катнаша. “Татар кызы” елы буе нәрсә эшли?

– Узган елгы “Татар кызы” Гөлназ Гатина ел буе күп чыгышлар ясый. Ул бик матур җырлый. Шушы титулда ул төбәкләрдә уза торган “Татар кызы” бәйгесендә катнашып килде. “Татар кызы” финалын оештыру эшләреннән алып, видеоматериаллар әзерләгәндә, шушы финалист кызларны бүләкләүдә һ.б. эшләрдә катнашып килде. Ул “Сәләт”тә дә активистка. Башка регионга чыгып, балаларны җыеп, анда да лагерьлар оештырып йөрде ул. Ул үзеннән-үзе җәмәгать эшләре белән янучы. “Татар кызы”нда җиңгән кызны кем контрольдә тота дигәндә, элек ул системага салынмаган булган. Без исә хәзер финалга узган һәм җиңүче кызга еллык план төзибез, - дип ышандыра Тәбрис Яруллин.

Беренче номер нинди – җиңүче шундый

Тәбрис Яруллин ел буе “Татар кызы” исемен йөртәчәк кызны беренче номердан ук танырга мөмкин, ди.

– Сәхнәдә үз-үзеңне тоту, татар телен камил белү, үз-үзеңә ышаныч беренче чыгышта ук игътибарны яулый. Аннан соң җырда, биюдә берәр китек ягы булса да, аңа игътибар итмисең, ташлама ясала.

“Татар кызы”н ике тапкыр Татарстанда уздыру дөрес түгел”

– Татарстан этабында җиңү яулаган Балтач кызы Гүзәл Габдрахманованың җиңүгә шанслары Гөлназныкы (Гатина – ТИ) белән бер үк. Татарстан кызларының бу бәйгедә җиңү ихтималлыклары аеруча да югары. Алар татар мәктәпләрендә укыган, татар тарихын, татар мәдәниятен мең кат сеңдергән. Ким дигәндә, алар тел һәм белем ягыннан камилләшкән, чарланган. Конкуренцияне тоталар. Әмма быел Татарстан вәкиле җиңсә дә, мин бәйгене ике тапкыр Казанда уздыру дөрес түгел дип уйлыйм. Ул җиңсә дә, берәр шәһәр сайлап, аларга да финалны бүләк итү кирәктер. Ул Татарстан шәһәре дә, башка шәһәр дә булырга мөмкин. Алай дөресрәк булыр иде.

“Татар кызы”на керү билеты – 100 сум!

“Мисс Татарстан” кебек бәйгеләрдән “Татар кызы”ның аермасы шунда – бирегә теләгән һәркем эләгә алачак. Чөнки билет бәясе һәркемнең кесәсенә яраклы итеп куелган. 100-300 сум.

– Кайвакыт шундый тантаналы чараларга чиновниклар гына эләгә. Халык керә алмый. Шуңа демократик бәяләр куярга булдык”, - ди оештыручылар.

“Мисс Татарстан” дигәннән, үзе бу бәйгене бер генә тапкыр тамаша кылмаса да, охшашлыклар, кабатлаулар булмаячак дип ышандыра урынбасар.

“Һәрхәлдә, “Мисс Татарстан”да каз өмәсе юктыр. Бездә (“Татар кызы”нда – ТИ) кызлар әлеге йоланы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән бергә күрсәтәчәкләр. “Татар кызы” бәйгесе ул - үзбилгеләнү турында. Интеллектуаль тур да, спорт та бар анда. Милли төсмер югары сәнгать аша да ачыла. “Мисс Татарстан” ул шоу. “Татар кызы” шоуга түгел, күбрәк мәгънәгә корыла, әмма аның тамаша өлеше дә бар, - ди Тәбрис Яруллин.

Тәбрис сөйли, мин күз алдына китереп утырам. Каз өмәсен җыр һәм бию аша күрсәтү шул ук шоу булып чыга түгелме соң инде? Җыр һәм бию аша гына кызларның “Каз өмәсе” дигән күркәм йоланы аңлавы, бармакларына күз иярмәслек тизлектә каз йолкый белүләрен ничек аңлый алырбыз икән?

Тәбрис Яруллинга “Татар кызы” бәйгесе ошыймы?

Иң беренче кызлар турында сөйләшәбез. Тәбриснең кызларга мөнәсәбәте мондый.

– Була җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, була үзенә тартып торучы эчке халәт. Безнең өчен күбрәк рухи дөнья кирәк.

Мин жюрида булганым бар. Ул эшне яратмыйм. Бәя бирү минем өчен авыр әйбер. Мин, гадәттә, тел өчен бәя бирәм. Ятланган әйбер шундук күренә. Татар телен камил белмәгән кыз чыгышын бу бәйге өчен генә әзерли. Ә кемнеңдер татарчасы шундый камил, ул иркен аралаша, ул аның сөйләм теле. Менә ул - көчле образ. Кеше яшь тә, заманча да, шул ук вакытта татарчасы шәп икән, аңа сокланалар. Үзем дә сизәм, миңа да татарча сөйләшсәм, сокланып карыйлар.

Мин “Татар кызы”на яшь кеше күзлегеннән карый алмыйм, аңа беркетелгәнлектән, объектив бәя генә бирә алам. Бәйге популярмы, белмим, контент популяр. Татар темасын алга сөрү, киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен бу - яхшы технология. Оештыручы буларак шуны әйтә алам, мин бит әле гаиләле кеше дә: яшьләр бирегә эне-сеңелләре, булачак хатыннары белән килә. Мин гаиләле кеше буларак ул кызларга алай озак карарга тиеш түгел. Шулай да миңа бәйгенең тамашасы ошар иде, - ди Тәбрис Яруллин.

Димәк, “Татар кызы” бәйгесенең финал өлешендә без шартлатып татарча сөйләшүче, матур, акыллы, татар тарихын, татар мәдәниятен белүче кызларның осталыгына карап тел шартлатачакбыз.

Оештыручылар 16 ноябрь көнне һәрберебезне Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрына, режиссер Мария Костина куйган “Татар кызы” тамашасын карарга чакыра.

"Татар-кызы" бәйгесендә җиңүчеләр ни белән бүләкләнде?



2011 ел — Эльза Галләмова, “Chevrolet Spark” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде. 

2012 ел – Зөлфия Шәхвәлиева,“Chevrolet Spark” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде. 

2014 ел — Зәлия Әхтәмова, “Daewoo Matiz” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде. 

2015 ел — Алинә Аптукова, “Лада” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ белән бүләкләнде. 

2016 ел — Эдельвейс Ихсанова, “Лада-Приора” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ. 

2017 ел – Гөлназ Гатина, “Лада Гранта” машинасы һәм күчеп йөри торган таҗ. 

Фикерләр








Җәмгыять

Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Җәмгыять

"Казан" халыкара аэропортына исем сайлыйбыз: Тукаймы, Җәлилме яки башкортлардан үрнәк алырга кирәкме?

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 41 932 кеше калдырган. Авиаконструктор Андрей Туполев өчен 9670 кеше, бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 27755, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 4507 кеше тавыш биргән. 

Җәмгыять

"Иремнең вафатына 40 көн узгач, Алмаз да безнең өйгә кереп үлде". Арчада 35 яшьлек ир өстенә кондызлар ега башлаган агач төшкән

Быел көз гадәттәгедән коры һәм матур килде. Алтынга тиң мондый көннәрне диванда ятып үткәрергә теләми кеше. Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла