Татар халкының милли геройлары кемнәр?

10 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе татар халкының милли каһарманнарын ачыкларга булды. Без, милли геройлар исемлеген төзүне сорап, татар тарихын өйрәнгән шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.

Безнең экспертларыбыз милли герой дип аталырга лаек кешеләрнең исемнәрен әйтергә тиеш иде. Исемлек биш кешедән артырга тиеш түгел дигән шарт куелса да, кайбер экспертларыбыз бу санга сыеша алмады. Шул рәвешчә, безнең экспертларыбыз биштән сигезгә кадәр исемне атады. 

Безнең экспертларыбыз:
  1. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов; 
  2. Язучы Вахит Имамов; 
  3. Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров; 
  4. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков; 
  5. Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф;
  6. “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев; 
  7. Тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин;
  8. Профессор Хатыйп Миңнегулов.
Экспертлар әйткән исемнәрдән чыгып, без милли геройлар исемлеген төзедек. Иң күп аталган кешеләр исемлекнең башында бирелгән һәм популярлыгы кимүдән чыгып төзелгән.

1) Габдулла Тукай (5 тавыш бирелде)


"Габдулла Тукай". Рәфыйк Вахитов рәсеме. Рамил Гали фотосы. 

Габдулла Тукай (1886 – 1913) – татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

2) Гаяз Исхакый (4 тавыш)


Гаяз Исхакый (1878 – 1954) – язучы, драматург, журналист, сәясәтче. Татар халкының дәүләтчелеген булдыру идеясе авторы. XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, туган ягыннан аерылгач та, бар гомерен милләте өчен багышлаган. 

3) Олуг Мөхәммәт (4 тавыш)


Олуг Мөхәммәт (1405 – 1445) – Урта гасырларның билгеле дәүләт эшлеклесе, Алтын Урда (1436 елга кадәр), Кырым (1437) һәм Казан (14381445) ханы. Казан ханлыгының нигез салучысы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә, үзенең 3 меңлек гаскәре белән 40 меңлек гаскәрне тар-мар итүе белән тарихка кереп кала.

4) Сөембикә (4 тавыш)


Сөембикә һәм аның улы Үтәмеш. Билгесез автор рәсеме. Салават Камалетдинов фотосы

Сөембикә (якынча 1516 – 1557) – Казан ханбикәсе. Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе. 

5) Алмыш хан (Җәгъфәр) (3 тавыш)


Алмыш (IX гасыр – 925) – Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән хан.

6) Батырша (3 тавыш)


Батырша (1710 – 1762) – 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе җитәкчесе, публицист, мулла. Көрәшче-каһарман. Шәхси батырлыгы белән дә таныла - кулга алынгач, Ислам динен яклап, руханилар белән бәхәскә керә, җәзалауларга карамастан, фикереннән кире кайтмый һәм кораллы төрмә сакчыларын 

7) Садри Максуди (2 тавыш)


Садри Максуди (1878 – 1957) – Русия һәм соңыннан Төркия сәясәтчесе, җәмгыять эшлеклесе, галим. Татар халкының хокукларын яклавы белән билгеле шәхес.

8) Сафа Гәрәй (2 тавыш)


Сафа Гәрәй (1510 – 1549) – Казан ханлыгы ханы. Казан тәхетенә 1524 елда килә. Мәскәүгә каршы берничә һөҗүм оештыра. Ике тапкыр тәхеттән куыла, ләкин кире кайта ала. Күп басымнар булуга карамастан Сафа-Гәрәй чигенмәгән һәм Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклаган.


Бер генә тавыш алган милли геройлар:

9) Ильяс Алкин (1896 – 1937) хәрби һәм сәяси эшлекле, географ, Бөтенроссия мөселманнарының вакытлы хәрби шурасы рәисе (1917), Идел-Урал штатын гамәлгә кую буенча коллегия рәисе, Бөтенрусия оештыру мәҗлесе әгъзасы.

10) Кол Гали (якынча 1183 – 1236-1241 еллар аралыгы) – күренекле татар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Кулына кылыч тотып, үз дәүләтен саклаган кеше.

11) Бачман Тархан (якынча XIII гасыр) – Үзенең гаскәре белән монголларга каршы көрәшүче, монголлар тарафыннан әсирлеккә алынып, җәзалап үтерелгән.

12) Илһам хан – Чынгыз ханның 30 меңлек гаскәренә каршы чыгып, тар-мар иткән.

13) Мамай бәк – 1552 елда руслар Казанга хөҗүм иткән вакытта алты капка була. Алты капканы саклаучыларының берсе (Индус Таһиров Казан капкаларын саклаган һәр гаскәр башлыгының исемен аерым атады. Алдагы биш исеме дә аның тарафыннан аталды).

14) Нургали морза – алты капканы саклаучыларының берсе.

15) Ак Мөхәммәт-улан – алты капканы саклаучыларының берсе.

16) Кол Мөхәммәт Сәед – алты капканы саклаучыларының берсе.

17) Барбулсын Аталык – алты капканы саклаучыларның берсе.

18) Байбарс бәк – алты капканы саклаучыларының берсе.

19) Кол Шәриф (билгесез – 1552) – шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, дин әһеле. Казан ханлыгының башкаласын саклаганда һәлак була.

20) Җан Гали – 1600 елда Казан ханлыгын яклап баш күтәрә, соңыннан җәзалап үтерелә.

21) Акай Күчемов (билгесез – 1739) – азатлык өчен көрәштә баш күтәрүче.

22) Бәхтияр Канкаев – (XVIII гасыр) Емельян Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе. Полк атаманы.

23) Фәүзия Бәйрәмова (1950 елда туган) – сәясәтче, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1990 елларда Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап актив эшчәнлек алып барган шәхес. Нурулла Гариф аны үз идеяләреннән тайпылмаган бердәнбер хатын-кыз дип атады.

24) Шиһабетдин Мәрҗани (1818 – 1889) – галим, мәгърифәтче, фәлсәфәче, тарихчы, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, XIX гасырда татар милләтен бөтендөнья халыклар арасында урынын билгеләгән кеше

25) Нурсолтан ханбикә (якынча 1451 елда туган) - Казан ханбикәсе, Мәскәү белән килешү төзеп, ханлыкның мөстәкыйльлеген ныгытуы белән билгеле.

26) Гәүһәршат ханбикә (1481 – 1546) - Казан ханбикәсе, Казан ханлыгының сәяси тормышында зур роль уйнаган шәхес.

27) Мөхлисә Бубый (1869 – 1937) – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы галимә. Хатын-кызлардан беренче казый, педагог.

28) Фатиха Аитова (1866 – 1942) – 1907 елда татар кызлары өчен дөньяви белем бирү йортын ача һәм аны җитәкли.

29) Зөһрә Акчурина (1862 – 1903) – беренче татар хатын-кыз журналисты. Күренекле татар сәүдәгәрләре Акчуриннар нәселеннән. «Тәрҗеман» газетасы нәширләренең берсе.

30) Муса Җәлил (1906 – 1944) – шагыйрь, Советлар Союзы герое. 

31) Йосыф Акчура (1876 – 1935) – күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, сәясәтче, галим. 

Кем ул “милли герой” һәм аны таныту өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Безнең экспертларыбыз "милли герой" төшенчәсенә аңлатма да бирде.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: “Фәнни яктан “милли герой” дигән төшенчә юк. Милли каһарманнар, милләт язмышы турында уйлана башласак, милли герой – ул халкыбыз, дәүләтебез өчен зур эш башкарган кеше. Ул эш төрле юнәлештә булырга мөмкин: сәяси, икътисади, мәдәни һәм башка яклар. Кызганыч, татарларның сәяси каһарманнарның исемнәрен белмибез. Мәсәлән, башкортларда Салават Юлаевны бик яхшы беләләр, ә татарлар арасында шундый ук Салават Юлаев шикелле роль уйнаган баш күтәрүчеләр булган. Алар чыннан да милли каһарманнар. Ә менә язучы-шагыйрьләрне бик яхшы беләбез. Ни өчен шулай килеп чыккан соң? Совет заманында һәм хәзерге вакытта милләтне сәясиләштерү бик үк дөрес булып саналмый, шуңа күрә игътибар язучыларга һәм шагыйрьләргә бирелә. Башкортлар Салават Юлаевны күтәрергә өлгереп калган, ә 1960-70 елларда башка сәяси каһарманнарны күтәреп булмады.

Әлбәттә, кыска булса да фильмнар төшерергә, социаль челтәрләрдә постлар чыгарырга кирәк, чөнки яшьләр мәгълүматны шуннан күрә. Бәлки, ул ниндидер комикслар рәвешендә булырга тиештер, уеннар булырга мөмкин. Әйтик, “Милли хәзинә” дигән өстәл уены бар. Анда Батыршалар, Гаяз Исхакыйлар да искә төшерелә һәм ул заманча өстәл уены принцибында формалашкан. Андый уеннар күбрәк булсын иде. “Сәлам” татар теле дәреслеге хәтта Алтын Урданы искә төшерүче инглиз телендә компьютер уеннарын булдырды, аны балалар рәхәтләнеп үз итте. Шаккатасың, кайберләре Ак Урданың ханнарын да белә!

Мәгълүматны бүгенге заман технологияләре ягыннан белә башлаган буын артачак дип уйлыйм. 

Безгә материалларны газета-журналларда гына чыгару җитмәс, төрле ысуллар кулланырга кирәк. Клиплар да төшерергә була. Мәсәлән, ногайларның үз клиплары бар, аны берничә миллион кеше караган. Татарлар арасында ун миллионлык каралган клиплар бармы икән? Заманча музыка нигезендә дә танытырга мөмкин. Архитектура ягыннан карасак, һәйкәлләр генә түгел, ниндидер инсталляцияләр, заманча күргәзмәләр оештырып була”.

Тарихчы Илнур Низамиев: “Милли герой – башкаларны илһамландыра алучы. Үзенең замандашларына, киләчәк буынны илһамландыра ала торган кеше.

Алар турында кечкенә видеолар төшерергә, шәһәр транспортларында күрсәтергә, интернетта түләүле реклама аша таратырга кирәк. Яшьләр хәзер социаль челтәрләрдә, менә шунда сөйләргә кирәк. Соцчелтәрләр һәм видео аша китапларга, күргәзмәләргә, очрашуларга, социаль активлыкка һәм кызыксынуга чыгарырга була. Ләкин беренче чиратта бу шәхесләрнең тарих каршында гына түгел, ә бүгенге көнкүрештә дә актуальлеген билгеләү мөһим”.

Тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин: “Милли герой – халкына хезмәт иткән кеше. Татар милләтен татар итеп саклап калуга зур өлеш керткән шәхес”.

Филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов: “Милли герой – иң беренче үзенең милләтенә хезмәт иткән, аның иреге, бәйсезлеге өчен, бәхете өчен көрәшкән зат.

Күбрәк пропагандаларга кирәк. Алар хакында кинофильмнар төшерергә, документаль фильмнар, китаплар язарга, һәйкәлләрен куярга, сәнгать әсәрләрен тудырырга кирәк дип уйлыйм”.

Фикерләр








Җәмгыять

“Ул миңа алтыным, ә мин матурым диям...” – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән Ришат Тимергалиевның мәхәббәт тарихы турында

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга. Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды. "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары һәм аның тормыш иптәше мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. 

Җәмгыять

Роберт Миңнуллин: “Бәлки безнең бөеклегебез еракта гына калгандыр, ләкин без бүген яшибез”

11 октябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты мисалында татар әдәбиятының бүгенге торышын төрки дөньясындагы күренекле галимнәр сөйләде. Чара шагыйрьнең 70 еллык юбилена багышланды. Әлеге очрашуда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла