Татар ата-аналарын ни борчый?

29 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Владимир Васильев
Татар гаиләсен бүген күп мәсьәләләр борчый.  Балаларга бүгенге шартларда милли тәрбияне дә, дини тәрбияне дә ничек бирергә? Милли хокукларны ничек якларга? Күптән түгел Казанда татар ата-аналары, экспертларны җәлеп итеп, бу һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Конференциядә яңгыраган төп фикерләрне "Интертат" укучыларына тәкъдим итәбез. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов: "Дини һәр дөньяви белемне бертигез дәрәҗәдә бирергә кирәк"

- Татарда милли тәрбия дин белән бергә бәйләнгән. Милли тәрбия дә, дини тәрбия дә икесе берсен-берсе тулыландыручы әйберләр, - диде ул. 

Хәзрәт бала тәрбияләүдә дини белем белән генә чикләнмичә, дөньяви белемне дә бертигез алып барырга кирәклеген искәртте.

- Моны Шиһабетдин Мәрҗаниебез - зур галимебез әйтте. Әгәр дә кеше динне алга сөреп, дөньяны онытса, ул фанатик була. Әгәр кеше, ди, дөньяны алга сөреп, динен онытса, атеист була, дин белән дөньяви белемне бергә алып барса, галим була. Менә шуны онытмаска кирәк, - диде хәзрәт.

Ул хәзерге заманда балаларга берничә тел белүне максат итеп куярга кушты.

- Бүгенге көндә татар баласы кимендә 4 тел белергә тиеш: татар, рус, гарәп, инглиз. Бу минимум, - диде ул.

Тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналы авторы Дамир Исхаков: "Татар халкының үсеш стратегиясен" әзерләгән галимнәр исламны йолаларга кайтарып калдыралар"

Дамир Исхаков “Татар халкының үсеш стратегиясе” дигән документта иң бәхәсле мәсәләләрнең берсе исламга, икенчесе мәгариф мәсьәләсенә кагылган булуы турында әйтте.

- Стратегия өстендә эшләгән галимнәрнең фикерләрен карасагыз, анда исламны гореф-гадәтләргә, йолаларга кайтарып калдырырга тырышалар. Шуннан бик ерак китә алмыйлар. Ә бит ислам дине тирәсендә күпкә катлаулырак, тирәнрәк нәрсәләр ята. 

Кызганычка каршы, безнең сәяси җитәкчеләр дин турында сөйләшкән вакытта, аның цивилизация белән бәйле икәнлеген күз алдыннан ычкындыралар. Кытайда коммунистлар властька килгәнче, бөтен Кытай чиновниклары борынгы заманнан башлап, кытайлыларның мирасы буенча имтихан биргәннәр. Аларның цивилизациясенә 4-5 мең ел. Шул заманнардагы әһәмиятле әсәрләрнең барысын да түрәләр белергә тиеш булган. Имтиханны кем бирә алмаган, шул түрә була алмаган. Экзаменнарны Мао Цзэдун властька килгәннән соң бетерәләр. Шуннан соң Кытайда хун-бегиннар килеп чыга, алар, исегезгә төшерәм, белемсез бандитлар иде. Без дә шуларга ошап калырга мөмкинбез.

Галим буларак әйтәм, бу әйберләрне төшереп калдырган шәхесләрнең киләчәге юк. Татар стратегиясеннән ислам динен һәм аның цивилизация белән бәйләнешләрен берничек тә төшереп калдырып булмый. Шул турыда сөйләшүләр бара, Алла бирса, уңышка ирешербез дип уйлыйм, - диде Дамир Исхаков.

Ул алга таба татар булып яшәү өчен тарихны һәм мирасны белергә кирәклеген әйтте. 

- Ә исламны белмичә торып, мирасны аңлап булмый. Исламның цивилизация белән бәйле якларын без истә тотарга тиешбез, - диде ул. 

Хокук яклаучысы юристы Руслан Нәгыев: "Закон кысаларында эш итүдән курыкмаска кирәк"

Рөстәм Нәгыевны конференция модераторы Руслан Айсин бердәнбер татар юристы буларак тәкъдим итте.

Руслан Нәгыев соңгы арада мөселман гореф-гадәтләрен тотучы гаиләләргә мәктәп аша басым ясаулар күзәтелүен әйтте. 

- Бу очракта дин тоту, вөҗдан иреге конституцион хокукы бозыла дип уйлыйбыз. Ата-аналарның һәм балаларның ризалыгыннан башка шәхси тормыш турында законсыз мәгълүмат җыю, дин тоткан өчен дискриминация булуы күренеп тора. 

Россия Конституцияcендә дәүләт белән дин бер-берсеннән аерылган дип әйтелә. Россия Конституцияcенең вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы федераль законы нигезендә дәүләт гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә керергә, ата-аналарның бала тәрбияләвенә кысылырга тиеш түгел. 

Хокук сакчылары, юристлар белән киңәшләшергә кирәк. Без коллегаларыбыз белән ярдәмгә килә алабыз. Закон кысаларында эш итүдән курыкмаска кирәк, - диде ул.

Адвокат, гражданнарның хокукларын яклау буенча җиңгән мәхкәмәләрнең берсе буларак, Мордовиядәге татар авылы Белозерье укытучыларына яулык киеп йөрүне тыю мәхкәмәсен китерде. 

- 11 укытучы курыкмадылар, үзләренең хокукларын судта лаеклы рәвештә якладылар. Мәхкәмәгә мәгълүмат чаралары кушылды, һәм без укытучыларга татарның традицион яулыгын киюне законсыз тыю карарын гамәлдән чыгаруга ирештек. Без мондый мәхкәмәләрдә җиңүне үзләренең хокукларын эффектив якларга сәләтле гражданнар җәмгыятенең җиңүе дип саныйбыз. Уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен закон бик күп мөмкинлекләр бирә, - диде хокук яклаучысы.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов: "Татар ата-аналары челтәрен булдырырга кирәк"

- Мәктәптә 20 ата-ана татар телендә укуларын теләүләрен белдерсә, татар сыйныфы ачарга мөмкинлек бар. Баласын татар телендә укытуларын теләүче ата-ананы табарга кирәк. Кызганыч, ниндидер мәктәпкә читтән кереп, әйдәгез бу ата-ананы табабыз, бу сыйныфны ачабыз дию бик авыр. Шуңа күрә, Казандагы татар мәктәпләрендә, татар ата-аналары челтәрен булдырырга кирәк. Бу эштә Бөтендөнья татар конгрессын да катнаштырырга кирәк. 

Конференцияне оештыру комитеты вәкиле, 4 бала анасы Ксения Зарипова: "Бала мәктәпкә килгәч авырый башлый"

Ксения Зарипова мәктәпләрдә балаларның сәламатлеге начараю проблемасын күтәрде. 

- Сәламәтлекне саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, башлангыч сыйныф укучыларының 70% сәламәт. Ә менә мәктәпне бетерүче укучылар арасында 50% артыгы инде хроник авырулар белән авырый. Бу үзеннән үзе әйтеп тора: бала мәктәпкә килгәч авырый башлый, - диде ул. 

Ксения Зарипова мәктәпләрдә балаларның авыру сәбәпләрен дәресләрнең күп булуында, хәрәкәтләнү дефицитында, стресста күрә.

- Авыруларны булдырмау юллары берничә: динамик паузалар ясау, хәрәкәтле уеннар, психолог тарафыннан релакс күнегүләр ясату, ашханәләрдә зыянлы ризыкларны менюдан чыгару, ризыкның сыйфатны яхшырту,  гастрит китереп чыгара торган Helicobacter pylori бактериясеннән савыт-сабаны яхшы дезинфекцияләү, - диде ул.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Путин белән “Туры элемтә”: хезмәт хакы һәм пособие, керем һәм ришвәтчелек, авыл халкы һәм сәламәтлек турында

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр “Туры элемтә”дә катнашты. 4 сәгать тә 8 минут барган очрашуда Путин 81 сорауга җавап бирде. "Интертат" “Туры элемтә”дә яңгыраган әһәмиятле мәсьәләләрне һәм мөһим фикерләрне тәкъдим итә.

Җәмгыять

Казанда юл фаҗигасендә һәлак булган 15 яшьлек кызның әти-әнисе: “Без яңадан яшәргә өйрәнәбез”

Казанның Вахитов районы судында “Фольксваген Джетта” йөртүчесенә карата ачылган эшне карый башладылар. Ул 10 мартта 15 яшьлек Айсинә Булычеваны бәрдереп үтерә һәм авария урыннан качып китз. Бу һәлакәт кыз светофорның яшел утына юл аркылы чыкканда булды. Беренче утырышта суд гаепләнүчедән һәм шаһитләрдән юл фаҗигасенең ничек килеп чыкканын сөйләүләрен үтенде. Суд залыннан - “Татар-информ” репортажы.

Җәмгыять

“Йөрәк түрендә - ятимлек ачысы”

Сугыш, ятимлек, ачлык... Хәзерге заман баласы өчен бу күренешләр түгел, сүзләр дә ят. Без аларны кинолар карап, китаплардан укып кына беләбез. Мин, кечкенәдән әби-бабай белән үскән кыз, сугыш заманында булган хәлләр турында алардан ишеткәләдем. Һәм өй түрендә торучы фотосурәткә гел күзем төшә иде. Бу фотосурәттә бабамның әти-әнисенең кызганыч, авыр тормышы яшеренгән. Сүзем Мамадыш районы Усали (элекке Өчиле) авылында гомер итүче Зиннәтов Миңнулла Зиннәт улы турында.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла