Татар ата-аналары нәрсә турында кисәтә?

20 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Михаил Захаров
18 ноябрьдә Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар конференциясе узды. Чарада Татарстанның төрле шəһəрлəреннəн, Башкортстаннан, Кырымнан килгән галимнəр, укытучылар һəм иҗтимагый оешмалар вәкилләре милли мәгариф мәсьәләләре буенча фикер алышты, практик тәкъдимнәрен җиткерде. "Татар-информ" хәбәрчесе әлеге очрашуда яңгыраган төп фикер-тәкъдимнәрне барлады.

Чараны оештыручылар – “Татар ата-аналары” иҗтимагый төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Конференциясенең программасын ни өчен хата белән язганнар?

Конференциядә катнашучыларга хата белән язылган программа таратылды. Татар телен саклауны максат итеп куйган конференциядә хаталы документ тарату сәер булып күренсә дә, аның үз мәгънәсе бар булып чыкты. Чараны оештыручыларның берсе, өч бала анасы Айсылу Галиева моның махсус эшләнгәнен әйтте.

“Бу махсус эшләнде. Әгәр дә мәктәпләрдә татар теле кысрыклап чыгарылса, безнең менә шундый “хата белән язулы” көнгә калуыбыз ихтимал”, - диде ул.

Татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачак

“Татар ата-аналары” иҗтимагый берләшмәсе координаторы, дүрт бала анасы Ксения Зарипова татар телен саклау һәм үстерү буенча Дәрдмәнд фонды булдырылачагын әйтте. 

“Дәрдмәнд фонды – безнең рәсми оешмабыз. Аның таләпләре - татар телен саклау һəм үстерү, перспектив татар проектларына ярдәм күрсәтү. Əлеге фонд тиздəн эшли башлар дип көтелә”, - диде ул.

“Бурычыбыз – балаларыбызны яңа шартларда татар телле шәхесләр итеп тәрбияләү. Балалар, ата-аналар белән эшләргә кирәк диючеләр күп булды, əмма мондый юнәлештә эшләүче берләшмәләр бик аз”, - диде чыгышында Ксения Зарипова. Дәрдмәнд фонды шуларның берсе булачак дип көтелә.

“Дөньяда иң югары хокук булып туган телдә белем бирү санала”

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин туган телдә белем бирүне дөньядагы иң югары хокук дип атады.

Ул быел июль аенда кабул ителгән "Туган телләрне укыту турындагы закон" нигезендә туган телдә белем бирүдә зур җитешсезлекләр барлыкка килүен әйтте. “Мәктәпләрдә тугызынчы класска кадәр генә татар телен укырга мөмкин. 10-11 сыйныфларда укыту мәҗбүри рус телендә алып барыла", - диде Лотфуллин.

  • Закон нигезендә, мәктәптә белем алу Россия Федерациясе халыклары туган телләрендә һәм республика дәүләт телләрендә тәэмин ителә. Туган тел дип рус телен дә сайларга мөмкин. Сайлау ирекле һәм ул укучыларның ата-аналары гаризасы нигезендә тормышка ашырыла.

"Ирекле сайлау өчен мəгарифтə теллəр бер үк шартларда булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә рус теленең өстенлеге зур: БДИ биреп, югары уку йортына укырга кереп була. Милли теллəрдә имтихан юк. Бу халыкара законнарның стандартларын да боза, чөнки туган телдә белем бирү дөньяда иң югары хокук булып санала”, - дип аңлатты Марат Лотфуллин.

Ул белем бирүнең мәгънәсе - киләчәк буыннарга халкының тәҗрибәсен тапшыруда, ә кешелекнең иң зур тәҗрибәсе – аның теле дип саный.

“Туган телне саклау татар кешеләреннән батырлык сорый”

Марат Лотфуллин туган телне саклау татар кешеләреннән батырлык сорый дип белдерде.

“Туган телне саклау татар кешелəреннəн батырлык, үз-үзеңә ышануны сорый. Моның өчен татар кешеләренә зур эш алып барырга туры киләчәк.

Халык арасында татар телен саклау юнәлешендә дәүләт органнары, министрлар эшләргә тиеш дигән сүзләр йөри. Әмма алар хәзер берни дә тиеш түгел. Аның андый вәкалəте юк, ул законда каралмаган.

Туган телне белү – кешенең җәмгыятьтәге статусы ул. Татар теленең халык арасында статусы булмаганда, Казанда идарә органнарында татар кешеләре бөтенлəй булмады. Мəгариф системасында алар ике процент иде”, - ди Марат Лотфуллин.

Белгеч татар балалары рус мəктəбен бетергəннəн соң татар халкына хезмәт итә алмаячак дип фаразлады. “Алар исəнмесез-саумысыз дип кенə əйтə алыр, татар балалары “кухня теле” белән генә татарчаны белмәячәк. Шуңа күрə туган телне мəктəптə өйрәнмичә белеп булмый”, - дигән нәтиҗәгә килде Марат Лотфуллин.

“Хаталы язасың икән, димәк, син укучыларыңны, үз-үзеңне хөрмәт итмисең”

Конференция программасы хаталы язылган, дигән идек. Оештыручылар программадагы хаталарны күргән унҗиденче кешегә бүләк бирергә вәгъдә итте. “Хаталарны табуда күбесенчә хатын-кызлар, барлыгы егерме бишләп кеше катнашты. Хаталарны унҗиденче булып тапкан кеше – Арчадан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Ибраһимова”, - диде Айсылу Галиева.

“Әгәр син үз-үзеңне хөрмәт итсәң, матур итеп сөйләшә-яза аласың. Ә социаль челтәрләр – үз-үзеңне күрсәтү ысулының берсе. Хаталы итеп язасың икән, димәк, син укучыларыңны, үз-үзеңне хөрмәт итмисең. Татарча клавиатураны йөкләү дә берни тормый, аңа акчаны да, вакытны да сарыф итәсе юк”, - ди Галиева.

Ләйсән Ибраһимова хәбәрчегә хаталы программаны иң элек “Татар ата-аналары” ВКонтакте төркемендә күреп алганын әйтте. “Хаталы язуларга тап булгач, программаны аерым биткә чыгарып алдым. Башта күп хата булыр дип игътибар да итмәдем, берсе артыннан берсен билгеләп бардым”, - ди ул.

“Саный торгач, унтугыз хата таптым һәм барысын да аңлатып, Айсылу ханымга язып җибәрдем. Дөресен әйтим, җиңәрмен дип уйламадым да”, - дип сөйләде татар теле укытучысы.

Чарада 300дән артык кеше катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында танылган алып баручы Айсылу Лерон, cәясәт белгече Руслан Айсин, нейропсихолог Нуршат Галимова, педагогия фәннәре докторы Рәмзи Дәүләтов, “Сабыйлар” үзәге остазлары, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, тарихчы Дамир Исхаков, милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин, хокукый юрист Рәшит Зарипов, башкорт ата-аналар берләшмәсе координаторы, Илнара Байназарова һәм башкалар булды.

Чара азагында “Татар ата-аналары” берләшмәсе эшчәнлегенә бәйле түгәрәк өстәл узды һәм резолюция кабул ителде


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Мине Ходай нәкъ шул вакытта шул урында бул дип җибәргән кебек”: Әлмәттә ике егет буада баткан балаларны коткарган

31 май Әлмәттә яшәүче ике икенче класс баласы өчен гомерләренең соңгы көне була язып кала. Алар буада бата, бәхеткә, шул тирәдә булган ике балыкчы балаларны коткарып кала. Судан чыгарганда малайларның икесе дә ярым үлем хәлендә була. Вакыйга турында тулырак – “Татар-информ”да.

Җәмгыять

"Бу зур эш": олимпиадада җиңгән укучыларга нинди сыйфатлар хас?

2018-2019 уку елы артта калды. Олимпиадаларда җиңүчеләр өчен ул аеруча уңышлы тәмамлана. Алар тырышлыкларының әҗерен күрә: бөтенроссия олимпиадасында җиңгән чыгарылыш сыйныф укучылары үз профиле буенча теләгән уку йортына укырга керә ала. Әҗере зур булса да, олимпиадада җиңү җиңел эш түгел. Ул балаларның башкаларда булмаган нинди сыйфатлары бар соң? Җиңү нәрсә бәрабәренә килә? “Татар-информ” яшь акыл ияләренең кайберләре белән аралашып алды. 

Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: "Кешеләрне яратмасаң, хакимият эшенә килмә"

Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә үзенең хакимияткә килүе, халык белән эшләү, Рөстәм Миңнехановның сыйфатлары, Владимир Путин белән ачыктан-ачык сөйләшүләре, Болгарны һәм Свияжскины торгызу турында сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла