Ташу корбаннары: “Бабайлар әйтүе буенча, язгы ташу өч көн күтәрелә, өч көн кими. Менә бүген өченче көне...”

12 Апреля 2018

Укылган: 2290 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Алмаз Әбүбәкеров
Апас районының Чирү авылы халкы өченче көн инде урамга чыга алмый.
Соңгы өч көндә халык теленә кергән иң көчле һәм куркыныч сүз бу - язгы ташу. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, беренчеләрдән булып, 2018 елның 10 апреле – тарихта ташу төшкән көн дип, быелгы язгы ташу корбаннары турында язма әзерләгән иде. Соңрак Апас районы Зур Күккүз авылында минут эчендә өенә ташу бәреп кергән Гыйззәтуллиннар турында да язды.

Ә язгы су шаяруы әле һаман да басылмый. Апас районының Чирү авылы су астында калган. Авылдан чыгып та, кереп тә булмый. Биредә бүген бердәнбер транспорт чарасы - көймә.



“Татар-информ” хәбәрчесе чирүлеләрнең хәлен белеште.

Чирү - Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Өч хуҗалык сыер асрый.


“Авылга көймә белән азык-төлек илтәм”

"Татар-информ" хәбәрчесе Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәеновка шалтыратканда, рәиснең көймә белән авылга кереп барышы иде.

- Язгы ташуга без ел саен әзер торабыз. Быел да ташу төшкәнче үк янгын сүндерү машинасы кертеп калдырган идек. Авылда МЧС хезмәткәре дежур тора. Авыл янындагы Бола елгасы 10 апрель көнне ташып чыкты, шуның аркасында су авыл эченә таралды. Авыл халкының күбесе пенсия яшендә. Шөкер, үлем-китем, авыручылар юк. Эвакуация таләп ителми. Чирүлеләрнең һәркайсы белән аралашып торабыз”, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Таһир Хөсәенов мондый масштабтагы язгы ташуның 2013 елда төшүен әйтте. Шул елны Чирүгә керү өчен район башлыгы тәкъдиме белән моторлы көймә сатып алынган.

Ел саен язын авыл халкын җыеп сөйләшәбез. Очрашуга МЧСтан, администрациядән вәкилләр дә килә. Авыру-сыктау күзәтелсә, язгы ташу алдыннан авылдан китеп торырга киңәш итәбез. Тик берәүнең дә үз нигезеннән вакытлыча да китәсе килми, - диде рәис.

Авыл җирлеге башлыгының без сөйләшкәндә халыкка азык-төлек илтеше иде.

- Кемгә ни кирәк, шалтыратып, заявка җыйдык. Бүген менә шуны илтәбез. Бабайлар әйтүе буенча, язгы ташу өч көн күтәрелә, өч көн кими. Менә бүген өченче көне. Иртәгәдән су кими башлар дип көтәбез, - диде Таһир Хөсәенов.

“Урамга саз итеге белән чыгып кердем”

Чирү авылының өскерәк өлешендә утыручылар саз итеге белән булса да урамга чыгып керү бәхетенә ия. Рузалия апа Гыйззәтуллина шушы авылда туган, гомере шунда үткән. Мондый куәтле ташуларның берничә тапкыр булуын хәтерли ул.



- 1958 һәм 1979 елда булган иде көчле ташу. Әмма ул елларда су әкрен генә күтәрелде. Быел кинәт төште. 5-6 ел Бола елгасы ташыса да, авылга су керми иде. Быел кар да күп булды, елга тиз арада ташыды. Боз да күтәрелмәде хәтта. Барысы да ике сәгать эчендә булды. Без авылның өскерәк ягында урнашкан. Су безгә керми үзе. Безгә дә җитсә, Чирү агып китте дигән сүз, - диде ул.

Авылда кибет юк. Продукцияне автолавка килеп сата. Ташу алдыннан авыл халкы азык-төлек запасы юнәтеп калган булган.

“Ике көн инде эшкә дә барган юк”

Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбәкеровлар су эчендә калган.



- Кичә иртәнге 7 тулганчы ишек алдына су керде. Идән асты тулы су. Идәнгә үк күтәрелмәде. Ел саен язны шөбһәләнеп көтәбез. Әзерлекне алдан башлыйбыз. Баз, идән астындагы әйберләрне чыгардык. Малларны махсус күтәрелгән урынга күчердек, – диде Алмаз Әбүбәкеров.



Алмаз ишек алдында көймә белән йөрүләрен әйтте. Аны махсус сатып алганнар.



Ишек алдында 1 метр биеклектә су. Инде ике көн эшкә дә барып булмый. Урамга көймә белән чыккан идем, агым көчле булгач, суны кичеп булмый”, – диде.

Аның сүзләренчә, әлегә су артмый да, кимеми ди. Әмма Чирү халкы шул бабайлар юраганнарга ышанып, иртәдән язгы ташу чигенә башлар дип көтә.

*****

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 12 апрель иртәнге 9га биргән мәгълүматы буенча, республика территориясендәге 4 муниципаль район, 1 торак пункттагы 27 бакча участогы, 3 түбән күпер, автомобильләр йөри торган грунт юлны су баскан. 

Хәзерге вакытта Нократ, Минзәлә, Зәй елгаларында су биеклеге арта бара.

Язгы ташу нәтиҗәләрен ликвидацияләү өчен 114 кеше һәм 41 берәмлек техника җәлеп ителгән. Резервта 234 кеше һәм 54 берәмлек техника әзер тора.


Фикерләр








Җәмгыять

Вәсим Вахитов: Һәр теләгән кешене инкассаторлыкка кабул итә алмыйбыз

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе оешмасы кыйммәтле әйберләрне ташудан тыш, тагын нинди хезмәт белән шөгыльләнә? Инкассатор булу никадәр дәрәҗәдә авыр? Инкассаторның хезмәт хакы күпме? Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде.

Җәмгыять

Укытучының купальникта фотога төшәргә хакы бармы?

Омск мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләгән Виктория Попова белән килеп чыккан гауга педагогның хокукы һәм бурычлары хакында күпсанлы бәхәсләр китереп чыгарды. Укытучының купальникта төшәргә хакы бар, ди күпсанлы укытучылар армиясе. "Татар-информ" хәбәрчесе бу гауганың хронологиясен искә төшерде һәм татарстанлыларның фикерләрен белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла